Ишагыя 65:1—25

65  «Үзем турында сорамаган кешеләргә мин үземне эзләргә,Мине эзләмәгән кешеләргә үземне табарга юл куйдым.+ Мин исемемне чакырмаган халыкка: „Менә мин, менә мин!“ — дидем.+  Мин көне буе кулларымны үҗәт халыкка,+Начар юллардан йөргән+Һәм үз уйларына ияргән халыкка сузып тордым.+  Бу халык мине һәрвакыт ачыктан-ачык хурлый,+ Бакчаларда корбаннар китерә+ һәм кирпечләр өстендә корбаннар төтәтә.  Алар каберләр арасында утыра,+Яшерен урыннарда* төн үткәрә,Дуңгыз итен ашый,+Савытларында җирәнгеч* нәрсәләр шулпасы.+  Алар: „Ераграк тор, миңа якынлашма,Чөнки мин синнән изгерәк“*,— ди. Алар борыныма кергән төтен кебек, көне буе янган ут сыман.  Менә, бу минем алдымда языла. Мин өнсез тормам,Ә аларга тиешлесен түләрмен.+ Мин аларга тиешлесен тулысынча кайтарырмын.  Моны үз гөнаһлары һәм шулай ук ата-бабаларының гөнаһлары өчен эшләрмен+,— ди Йәһвә.—Алар тауларда корбаннар төтәткәнгә,Калкулыкларда мине хурлаганга,+Башта мин аларга җәзаларын тулысынча үлчәп бирермен».  Йәһвә болай ди: «Яңа шәраб тулы йөзем тәлгәше турындаБерәрсе: „Аны юк итә күрмә, чөнки аннан яхшы нәрсә чыгар“,— дигән кебек,Мин дә үз хезмәтчеләремә шулай эшләрмен: Аларның барысын юк итмәм.+  Мин Ягъкубтан токым* барлыкка китерермен,Яһүдтән тауларымны мирас итеп аласы берәүне булдырырмын.+ Минем сайланганнарым таулы җиремне биләп алыр,Минем хезмәтчеләрем анда яшәр.+ 10  Шару́н+ сарыклар өчен көтүлек,Ахо́р үзәнлеге+ эре терлек өчен ял итү урыны булып китәр. Болар мине эзләгән халкым өчен эшләнер. 11  Ләкин сез Йәһвәне ташлап киттегез,+Минем изге тавымны оныттыгыз,+Уңыш илаһы өчен табын җәясез,Язмыш илаһы өчен касәләргә шәраб тутырасыз. 12  Шуңа күрә мин сезне кылычка тапшырырмын,+Сез барыгыз үтерелер өчен иелерсез,+Чөнки мин чакырдым, ә сез җавап бирмәдегез,Мин сөйләдем, ә сез тыңламадыгыз.+ Күземдә яман булганны кыла бирдегез,Миңа ошамаганны сайладыгыз».+ 13  Шунлыктан Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: «Менә, минем хезмәтчеләрем ашар, ә сез ач йөрерсез.+ Минем хезмәтчеләрем эчәр,+ ә сез сусап йөрерсез. Минем хезмәтчеләрем шатланыр,+ ә сез оятка калырсыз.+ 14  Менә, минем хезмәтчеләрем йөрәкләре шатлык белән тулганга кычкырыр,Ә сез йөрәк әрнүеннән кычкырырсыз,Рух төшенкелегеннән ыңгырашырсыз. 15  Сездән соң исем генә калыр, аны сайланганнарым каһәр итеп кулланыр. Аллаһы Тәгалә Йәһвә һәрберегезне үтерер,Ә үз хезмәтчеләрен башка исем белән атар.+ 16  Җир йөзендә үзенә фатиха сораган һәркемнеХакыйкать* Аллаһысы фатихалар,Җир йөзендә ант бирүче һәркемХакыйкать* Аллаһысы белән ант итәр.+ Чөнки элекке кайгы-хәсрәтләр* онытылырҺәм күз алдымнан алып куелыр.+ 17  Менә, мин яңа күкләр һәм яңа җир барлыкка китерәм,+ Элекке нәрсәләр инде искә төшмәсҺәм күңелгә дә килмәс.+ 18  Шуңа күрә мин барлыкка китергән нәрсәләргә карап, мәңге куанып шатланыгыз. Менә, мин Иерусалимны шатланыр өчен,Аның халкын сөенер өчен барлыкка китерәм.+ 19  Мин Иерусалимга карап шатланырмын, һәм үз халкыма карап куанырмын.+ Анда елау тавышы һәм ачы тавыш башка ишетелмәс».+ 20  «Анда берничә көн генә яшәп үлгән сабый бүтән булмас,Яшәр көннәрен яшәп бетермәгән карт кеше дә булмас. Чөнки йөз яшендә үлгән һәркем яшь дип саналыр,Һәм гөнаһ кылып йөрүче, йөз яшендә булса да, каһәрләнер.* 21  Алар йортлар төзер һәм анда яшәр,+Йөзем бакчалары утыртыр һәм җимешләрен ашар.+ 22  Алар өйләрен башка берәү яшәсен өчен төземәс,Йөзем агачларын җимешләрен башкалар ашасын өчен утыртмас. Минем халкымның көннәре агач көннәре кебек булыр,+Сайланганнарым үзләре ясаган нәрсәләрнең рәхәтен күрер. 23  Аларның тырышып эшләгәннәре юкка булмас,+Алар балаларын кайгы-хәсрәт өчен тудырмас,Чөнки алар үзләре дә,Аларның нәселе дә+ — Йәһвә фатихалаган токым.*+ 24  Алар мине әле чакырганчы мин җавап бирермен. Алар әле сөйләр, ә мин инде ишетермен. 25  Бүре белән сарык бәтие бергә тукланыр,Арыслан, үгез сыман, салам ашар,+Ә еланның ризыгы туфрак булыр. Алар минем бөтен изге тавымда явызлык эшләмәс һәм зыян китермәс»+,— ди Йәһвә.

Искәрмәләр

Я, бәлки, «Күзәтү алачыкларында».
Яки «нәҗес».
Я, бәлки, «Юкса изгелегем сиңа күчәр».
Сүзгә-сүз орлык.
Яки «Тугрылык». Сүзгә-сүз «Амин».
Яки «Тугрылык». Сүзгә-сүз «Амин».
Яки «бәла-казалар».
Я, бәлки, «Һәм йөзне тутырмыйча үлгән кеше ләгънәтле дип саналыр».
Сүзгә-сүз орлык.

Искәрмәләр

Медиаматериал