Маттай 19:1—30
Искәрмәләр
Искәрмәләр
Үрдүн аръягындагы Яһүдия чикләренә: Бу, күрәсең, Үрдүн елгасының көнчыгыш ягындагы өлкәне — Переяне, аеруча аның Яһүдия чигенә якын өлешен аңлата. Гайсә Гәлиләядән киткән һәм анда үледән терелтелгәннән соң гына кайткан. (А7 кушымт., 5 нче картаны кара.)
ябышыр: Монда кулланылган грек фигыле сүзгә-сүз «җилемләү, бергә тыгыз тоташу (бәйләнү); сарылу» дигән мәгънә йөртә. Монда ул символик мәгънәдә кулланыла һәм ир белән хатынны, җилем белән ябыштыргандай, берләштерергә тиеш бәйләнешне күрсәтә.
бер тән: Бу сүзтезмә Яр 2:24 тә кулланылган еврей төшенчәсенең грек теленә сүзгә-сүз тәрҗемәсе, һәм ул шулай ук «бер гәүдә» я «бер шәхес» дип тә бирелергә мөмкин. Ул ике кеше арасында иң тыгыз бәйләнешне сурәтли. Ул җенси мөнәсәбәтләрне генә түгел, ә ирле-хатынлы арасындагы бар мөнәсәбәтләрне аңлата; андый мөнәсәбәтләр ярдәмендә ике кеше тугры һәм аерылгысыз тормыш иптәшләре булып китә. Андый бәйләнеш таркатылса, бу ике якка да зыян китерәчәк.
аерылышу кәгазе: Яки «азат итү кәгазе». Аерылышырга булган ир-аттан рәсми кәгазь әзерләргә һәм, бәлки, өлкәннәр белән киңәшләшергә таләп итеп, Канун аңа андый җитди карары турында яңадан уйланырга вакыт биргән. Канунның максаты, күрәсең, дуамал аерылышуларга юл куймау һәм хатыннарны күпмедер дәрәҗәдә хокук яктан яклау булган (Кн 24:1). Ләкин Гайсә көннәрендә дини җитәкчеләр аерылышуны җиңеләйткән. Беренче гасырда яшәгән тарихчы Иосиф Флавий, үзе аерылышкан фарисей, аерылышу «һәртөрле сәбәп аркасында (һәм андый сәбәпләр бик күп булырга мөмкин)» рөхсәт ителгән дигән. (Мт 5:31 гә аңлатманы кара.)
фахишәлек: Грекча порне́йа. (Мт 5:32 гә аңлатманы һәм сүзлекне кара.)
хатыны белән аерылышып: Мк 10:12 гә аңлатманы кара.
зина кыла: Сүзлекне кара.
җенси якынлыкка яраксыз: Туры мәгънәдә печелгән ир-атлар. Бу шигырьдә шушы төшенчә туры һәм образлы мәгънәдә кулланыла.
өйләнүдән баш тарта: Сүзгә-сүз «үзләрен печтерелгән ир-атлар итә». Яки «печтерелгән ир-атлар кебек яшәргә була». Монда үзләрен печкән я печтерелгән ир-атлар турында сүз бармый. Ә үз ирекләре белән ялгыз калырга булган ир-атлар турында әйтелә.
Аллаһы гына игелекле: Яки «Бер генә игелекле шәхес бар». Монда Гайсә Йәһвәнең генә яхшылык ягыннан иң бөек үрнәк күрсәткәнен таныган. Шуңа күрә Аллаһы безгә үз Сүзе Изге Язмалар аша нәрсә яхшы икәнен белдергән (Мк 10:18; Лк 18:19).
якыныңны: Мт 22:39 га аңлатманы кара.
Камил: Монда кулланылган грек сүзе, берәр хакимият урнаштырган нормалар буенча, «тулы» я «хатасыз» дигәнне аңлатырга мөмкин. (Мт 5:48 гә аңлатманы кара.) Бу контекстта шушы кешегә Аллаһыга хезмәт итүендә камил булырга, ягъни тулы булырга, мал-мөлкәт комачаулаган (Лк 8:14).
диде аңа Гайсә: Гайсә бу яшь кешенең никадәр эчкерсез булганын күргән һәм, Мк 10:21 буенча, «аңа ярату тулы караш белән карап куйган». Шуңа күрә Гайсә, бәлки, бу кешегә шәкерт булып китәр өчен күбрәк фидакарьлек рухы үстерергә кирәк икәнен күреп, аңа болай дигән: милкеңне сатып акчаны ярлыларга өләш. Гайсәгә иярер өчен барысын калдырып киткән Петер һәм башкалардан аермалы буларак, бу яшь кеше шәкерт булып китәр өчен үз милкеннән аерыла алмаган (Мт 4:20, 22; Лк 18:23, 28).
хак сүз: Мт 5:18 гә аңлатманы кара.
дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк: Монда Гайсә үз фикерен аңлатыр өчен гипербола куллана. Дөя энә күзе аша үтә алмаган кебек, бай кеше дә, үз байлыгын Йәһвә белән мөнәсәбәтләреннән өстен куюын дәвам итсә, Патшалыкка керә алмый. Гайсәнең бер бай кеше дә Патшалыкны мирас итеп алмаячак дип әйтәсе килмәгән, чөнки ул аннары болай дигән: «Аллаһы барысын булдыра ала» (Мт 19:26).
Адәм Улы: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.
яңартачак: Яки «яңадан барлыкка китерәчәк; яңадан торгызачак». Монда кулланылган грек сүзе палингенеси́а ике өлештән тора; беренчесенең мәгънәсе «яңадан; кабат; тагын бер кат», икенчесенең — «туу; барлыкка килү». Борынгы яһүд язучысы Филон бу сүзне, Туфаннан соңгы дөньяның торгызылуы турында әйткәндә, кулланган. Ә яһүд тарихчысы Флавий аны Исраилнең әсирлектән соңгы торгызылуына караткан. Монда Маттайның хәбәрендә бу төшенчә Мәсихнең һәм аның хакимдәшләренең идарәсе җирне яңартачак вакытны аңлата. Ул вакытта беренче кешеләр гөнаһ кылганчы шатланган оҗмах кайтарылачак.
хөкем итәчәксез: Бу фикер Мәсихнең хакимдәшләре аның белән бергә хөкем итәчәк икәнен күрсәтүче башка шигырьләр белән туры килә (1Кр 6:2; Ач 20:4). Изге Язмалар буенча, идарә итү һәм хөкем итү вазифаларын берьюлы үтәү булмаган хәл түгел. Анда кайвакыт «хөкем итү» төшенчәсе киңрәк мәгънәдә — «идарә итү» я «хакимлек итү» мәгънәсендә кулланыла (Хк 2:18; 10:2; Абд 21).
100 тапкыр: Берничә кулъязмада «күп тапкыр» диелсә дә, бу язылышны күбрәк кулъязмалар раслый. (Мк 10:30; Лк 18:30 белән чагыштыр.)
мирас итеп... биреләчәк: Мт 25:34 кә аңлатманы кара.
Медиаматериал
Бу фоторәсемдә Перея буларак билгеле булган өлкәнең бер өлеше күрсәтелгән. Бу өлкә Үрдүн елгасының көнчыгышында урнашкан булган. Ул төньякта Пеллага таба, ә көньякта Үле диңгезнең көнчыгыш ягына таба сузылган булган. «Перея» төшенчәсе Изге Язмаларда очрамый. Әмма бу төшенчә «икенче як, аръяк» дигән мәгънә йөрткән грек сүзеннән барлыкка килгән. Бу грек сүзе Изге Язмаларда берничә тапкыр кулланыла һәм кайчак Перея өлкәсен күрсәтә (Мт 4:25; Мк 3:8). Гәлиләя халкы, Иерусалимга барганда, кайчак Перея аша үткән. Үз хезмәтенең ахырында Гайсә берникадәр вакыт Переядә өйрәтеп йөргән (Лк 13:22). Соңрак Гайсә, Иерусалимга барганда, кабат Перея аша үткән (Мт 19:1; 20:17—19; Мк 10:1, 32, 46).
1. Үрдүн елгасы
2. Үрдүн елгасының көнчыгышындагы тигезлекләр
3. Гилад таулары
Б. э. 71 я 72 елына караган бу аерылышу кәгазе арамей телендә язылган булган. Ул Яһүдия чүлендәге корыган елга юлы Вади-Мураббаатның төньяк ягында табылган булган. Анда язылганча, яһүдләр фетнәсенең алтынчы елында, Масада шәһәрендә яшәгән Наксан улы Йосыф Йонафан кызы Мириам белән аерылышкан.
Гайсә яшәгән көннәрдә ул җирләрдә дөя иң зур йортлаштырылган хайван булган. Изге Язмаларда гадәттә бер өркәчле дромедар дөясе (Camelus dromedarius) искә алына дип санала. Изге Язмаларда беренче тапкыр дөя Ибраһим турында сүз барганда искә алына: ул Мисырда вакытлыча яшәгәндә, аңа андый йөк хайваннары бирелгән булган (Яр 12:16).