Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Ни өчен миңа дога кылырга кирәк?

Ни өчен миңа дога кылырга кирәк?

 Бер сораштыру буенча, Америкада яшәүче яшүсмерләрнең 80 проценты дога кыла, әмма аларның яртысы гына моны һәр көн эшли. Һичшиксез, аларның кайберәүләре: «Дога ул нибары җан тынычлыгы бирү алымы гынамы я ул күпкә күбрәкне үз эченә аламы?» дигән сорау белән кызыксына.

 Дога нәрсә ул?

 Дога ул — бар нәрсәне Барлыкка Китерүче белән аралашу мөмкинлеге. Моның нәрсә аңлатканын уйлап кына кара! Йәһвә кешеләрдән бар яктан бөегрек булса да, ул «һәрберебезгә якын» (Рәсүлләр 17:27). Изге Язмаларда хәтта: «Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр»,— дигән чакыру язылган (Ягъкуб 4:8).

 Син Аллаһыга ничек якынлаша аласың?

  •   Ысулларның берсе — дога кылу. Шулай эшләп, син Аллаһы белән сөйләшәсең.

  •   Ысулларның икенчесе — Изге Язмаларны өйрәнү. Шулай эшләп, Аллаһы синең белән «сөйләшә».

 Шундый үзара аралашу — дога кылу һәм Изге Язмаларны өйрәнү — сиңа Аллаһы белән якын дуслык мөнәсәбәтләре үстерергә ярдәм итәчәк.

 «Аллаһы Тәгалә Йәһвә белән аралашу — кешеләр ия була алган иң бөек хөрмәтнең берсе» (Джереми).

 «Догада Йәһвәгә яшерен уй-хисләремне уртаклашып, мин аңа якынрак булганымны сизәм» (Миранда).

 Аллаһы догаларны ишетәме?

 Аллаһының барлыгына ышансаң да һәм хәтта аңа дога кылсаң да, Ул догаларны чыннан да ишетә дигән фикер белән ризалашу җиңел түгелдер. Шулай да Изге Язмаларда Йәһвә «Догаларны Тыңлаучы» дип атала (Зәбур 65:2). Аллаһы Сүзе безне хәтта бар мәшәкатьләрне аңа йөкләргә өнди. Ни өчен? «Чөнки ул сезнең хакта кайгырта» (1 Петер 5:7).

 Уйлап кара: Якын дусларың белән даими аралашу өчен син гадәттә вакыт бүлеп куярга тырышасың, шулай бит? Аллаһы очрагында да нәкъ шулай ук эшләп була. Аның Йәһвә дигән шәхси исемен кулланып, аңа регуляр рәвеште дога кыл (Зәбур 86:5—7; 88:9). Изге Язмаларда: «Өзлексез дога кылыгыз»,— дип әйтелә (1 Тисалуникәлеләргә 5:17).

 «Дога минем өчен күктәге Атам белән сөйләшү чарасы. Догада мин аңа үз күңелемне бушатам» (Мойзес).

 «Мин Йәһвәгә, әниемә я якын дустыма сөйләгәндәй, барын да җентекләп сөйлим» (Карен).

 Нәрсә турында дога кылып була?

 Изге Язмаларда: «Теләсә нинди хәлдә рәхмәт укып, дога кылыгыз һәм ялварыгыз, Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез»,— дип язылган (Филипиялеләргә 4:6).

 Бу үз проблемаларың турында дога кылу нормаль нәрсә булуын аңлатамы? Әйе! Зәбурда болай дип әйтеле: «Үз йөгеңне Йәһвәгә сал, һәм ул сиңа булышыр» (Зәбур 55:22).

 Әлбәтте, догада үз проблемаларың турында әйтү белән гәнә чикләнергә кирәк түгел. Шантель исемле бер кыз болай ди: «Мин Йәһвәдән ярдәм генә сорап торсам, бу бигүк яхшы булмас иде. Минемчә, догада беренче чиратта Йәһвәгә рәхмәт белдерерге кирәк һәм рәхмәтләр белдерү исемлеге озын булырга тиеш».

 Уйлап кара: Син тормышыңда нәрсәләр өчен рәхмәтле? Бүгенге көнне алсак, син нинди өч нәрсә өчен Йәһвәгә үз рәхмәтеңне белдерә аласың?

 «Хәтта гади генә нәрсәләр, мәсәлән, сокланырлык матур чәчәк, безне Йәһвәгә догада рәхмәт белдерәрге этәре ала» (Анита).

 «Аллаһы иҗади эшләренең таң калдырган үзенчәлекләре я йөрәгеңә чын-чынлап тәэсир иткән Изге Язмалардагы шигырьләр туранда уйлан, ә аннары Йәһвәгә монын өчен рәхмәтеңне белдер» (Брайан).