Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Сәламәтлегем начар булса, нәрсә эшләргә? (3 өлеш)

Гадәттә, яшүсмерләрнең сәламәтлекләре дә яхшы, көчләре дә күп. Шулай да кайбер яшьләр җитди авыру аркасында күп нәрсә эшли алмый. Син дә андый хәлдәме? Алайса, Влория, Джастин һәм Ниса исемле өч Йәһвә Шаһите турында уку сине дәртләндерер. Алар үз авырулары белән ничек яшәгәннәренә игътибар ит.

 Влория

14 яшьтән мин фибромиалгия белән чирлим. Ә инде 20 яшьтә миндә артрит, волчанка һәм Лайм авырулары табылды. Үзеңне һәрвакыт көчсез хис итсәң, эшләргә теләгәнеңне эшләү авыр. Кайвакыт аякларымны паралич суга иде, шуңа күрә миңа инвалид коляскасының кирәге чыга иде.

Борчылулар миңа тагын да күбрәк газаплар китереп торды. Мин бит хәтта яза да я берәр савыт та ача алмыйм. Йөри алган балаларны күргәндә, ни өчен мин дә шулай эшли алмый дип үз-үземнән сорый идем. Мин үземне булдыксыз хис иттем.

Бәхеткә, миңа гаиләм генә түгел, ә шулай ук Йәһвә Шаһитләренең җыелышы да ярдәм итеп торды. Кардәшләрем яныма еш килә иде, шуңа күрә ялгызлык хисе юкка чыга иде. Мине инвалид коляскасыннан алу һәм машинага утырту авыр булса да, кайберәүләр мине бергә аралашыр өчен кунакка чакыра иде.

Җыелышта миңа аеруча олы яшьтәге кардәшләр булышты, чөнки алар үзләре дә еш кына чирлиләр, шуңа күрә хәлемне аңлыйлар. Алар мине үз шартларыма ияләшергә, үземне башкалар белән чагыштырмаска һәм үземне гаепләмәскә өйрәтте. Җыелыш очрашуларында һәм хезмәттә үткән вакыт — минем өчен иң бәхетле вакыт (Еврейләргә 10:25). Рухи эшләр белән шөгыльләнгәндә, мин шуны аңлый башлыйм: авырсам да, башкалардан аерылып тормыйм.

Без чыдый алсын өчен, Йәһвә безгә кирәкле бар нәрсәне бирә. Моның турында онытмаска тырышам. Мәсәлән, Изге Язмаларда, «тәнебез череп таркала барса да, эчке кешебез көннән-көн яңара бара», дип әйтелә (2 Көринтлеләргә 4:16). Мин чыннан да үземне шулай хис итәм!

Уйлан: Сәламәтлек белән җитди авырлыкларың булса, ни өчен башкалардан ярдәм алу мөһим? Үзең сәламәт булсаң, син авырган кешеләрне ничек ныгыта аласың? (Гыйбрәтле сүзләр 17:17)

 Джастин

Бер көнне мин идәнгә егылдым һәм тора алмадым. Күкрәгем кысылды, һәм мин кымшана да алмадым. Мине шунда ук хастаханәгә алып киттеләр. Башта табиблар хәлемне билгели алмады. Ләкин андый хәл берничә тапкыр кабатлангач, алар миңа Лайм авыруы белән чирлим дип әйттеләр.

Лайм авыруы минем нерв системасына зыян китерде. Диагноз инде берничә ел элек куелган булса да, тәнем әле дә калтырый, кайвакыт моны контроль астында тота алмыйм. Кайчак тәнем һәм сөяк буыннарым сызлый, ә бармакларым шулкадәр авырта ки, хәтта алар белән хәрәкәт итә алмыйм.

«Мин бит бик яшь әле, ни өчен чирләргә тиеш?» — дип уйлый идем мин. Моның аркасында ачуым чыга иде. Мин Аллаһыга һәр көн ялварып: «Ни өчен миңа шундый балә төште?» — дип сорый идем. Хәтта Аллаһы мине калдырды дип уйлый башладым. Ләкин шуннан соң мин Изге Язмаларда язылган Әюпне исемә төшердем. Әюп үзенең ни өчен шулкадәр күп газаплар кичергәнен аңламаган, шулай да Аллаһыга тугры булып калган. Әгәр дә Әюп шундый күп авырлыкларда тугры булып калган икән, димәк, мин дә булдыра алам.

Җыелыштагы өлкәннәр миңа бик ярдәм итте. Алар хәлләрем турында һәрвакыт белешеп торды. Бер өлкән хәтта, сөйләшергә кирәк булса, теләсә нинди вакытта шалтырат, дип әйтте. Мин Йәһвәгә андый дуслар өчен рәхмәтләремне һәр көн белдерәм! (Ишагыя 32:1, 2)

Җитди авыру белән чирләп киткәч, без мондый гади нәрсәне онытабыз: Йәһвә хәлебезне яхшы белә. Изге Язмаларда: «Син кайгыларыңны Ходайга сал, һәм Ул сине ныгытыр»,— дип әйтелә (Зәбур 54:23). Мин шулай һәр көн эшләргә тырышам да.

Уйлан: Үзеңне яраткан кешеләрең сиңа сәламәтлек белән бәйле авырлыкларны кичерергә ничек ярдәм итә ала? (Гыйбрәтле сүзләр 24:10; 1 Тисалуникәлеләргә 5:11)

 Ниса

Яшүсмер чагымда, миңа Марфан авыруы диагнозын куйдылар. Бу авыру сөяк буыннарын боза. Марфан авыруы шулай ук йөрәккә, күзләргә һәм тәннең башка мөһим әгъзаларына зыян китерә ала. Тәнем һәр көн дә авыртмый, ләкин, авыртса, бу бик каты булырга мөмкин.

Диагнозымны белгәч, мин күп еладым. Мин яраткан эшләремне хәзер эшли алмам дип борчыла идем. Мәсәлән, миңа биергә ошый иде. Берәр көнне бию авырту китерә башлар һәм хәтта йөрү авырту китерер дигән фикер аркасында мин киләчәктән курка башладым.

Апам миңа бик булышты һәм үз-үземне жәлләп йөрмәскә ярдәм итте. Ул мине, курку хисе белән яшәргә кирәк түгел, чөнки курку тормышыма зыян китерер, дип өйрәтте. Ул мине дога кылып торырга дәртләндерде, чөнки Йәһвә хәлемне белә һәм аңлый (1 Петер 5:7).

Мәдхия 17:7 мине аеруча дәртләндерә. Анда: «Көенгән чагымда Ходайга дәшеп, үз Аллама тилмердем: Үзенең йортыннан авызымны ишетте, алдында тилмерүемне Аның колагы ишетте»,— дип әйтелә. Бу шигырь ярдәмендә мин шуны аңладым: мин Йәһвәгә дога кылганда һәм аңардан ярдәм сораганда, ул мине ишетә һәм ярдәм итә. Ул һәрвакыт минем белән.

Әйе, берәр бәхетсезлек аркасында борчылу я хәтта кайгыру — гадәти нәрсә. Ләкин бу хисләр тормышыбызга зыян китермәскә һәм Аллаһы белән дуслыгыбызны җимермәскә тиеш. Аллаһы проблемаларыбызда гаепле түгел. Без Йәһвәне тормышыбызда иң беренче урынга куйсак, ул безне беркайчан да калдырмаячак (Ягъкуб 4:8).

Уйлан: Аллаһы газапларыбызда гаеплеме? (Ягъкуб 1:13)