татар
Социаль челтәрләр миңа ничек тәэсир итә?
https://cms-imgp.jw-cdn.org/img/p/500600121/univ/art/500600121_univ_sqr_xl.jpg
ijwyp 117 мәкалә

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Социаль челтәрләр миңа ничек тәэсир итә?

Социаль челтәрләр миңа ничек тәэсир итә?

 Әти-әниең сиңа социаль челтәрләрне кулланырга рөхсәт итәме? Рөхсәт итсәләр өч мөһим якны карап чыгу файдалы булыр.

Бу мәкаләдә

  • Вакыт

  • Йокы

  • Хисләр

  • Яшьтәшләрең сөйли

Вакыт

 Социаль челтәрләрне куллану — атка атланып бару сыман: я син аны контрольдә тотасың, я ул сине.

 «Социаль челтәрләргә тиз ияләшәсең һәм алар бик күп вакыт урлыйлар. Кайвакыт берничә минутка гына кереп чыгам дип әйтәм дә, ә үзем сәгатьләр буе утырам» (Джоанна).

 Син беләсеңме? Социаль челтәрләр кешедә анда керү гадәте булдыру максаты белән ясалган. Челтәрләрне булдыручылар шуны белә: челтәр популяр булса һәм кешеләр анда күп вакыт үткәрсә, реклама бирүчеләр күбрәк акча түләячәк.

 Үзеңә сораулар бир: «Мин социаль челтәрләрне карап утырганда вакыт турында еш онытаммы? Бу вакытның өлешен файдалырак кулланып булмас идеме?»

 Нәрсә эшләп була? Социаль челтәрләрдә күпме вакыт үткәрәчәгеңне алдан ук билгеләп куй, һәм бу чикне бозма.

Социаль челтәрләрдә күпме вакыт үткәрәчәгеңне билгеләп куй һәм бу чикне бозма

 «Мин телефоныма кушымталарның куллану вакытын чикли торган программа куйдым. Бу миңа социаль челтәрләрдә көне буе утырмаска булышты» (Тина).

 Изге Язмалардагы принцип: «Вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланыгыз» (Эфеслеләргә 5:16)

Йокы

 Күпчелек белгеч әйтүенчә, яшүсмерләргә һәр төн 8 сәгать йокларга кирәк. Әмма күп кенә яшүсмерләргә, дөресен генә әйткәндә, йокы җитеп бетми. Сәбәпләрнең берсе: йокларга ятар алдыннан социаль челтәрләрне куллану.

 «Йокларга ятар алдыннан, мин яңа СМСлар юк микән дип, телефонны тикшерәм. Нәтиҗәдә сәгатьләр буе телефон карап утырам. Бу гадәттән бик арынасым килә» (Мария).

 Син беләсеңме? Йокы җитмәгәнгә борчу хисе һәм депрессия туа ала. Джин Твенге исемле психология профессоры әйтүенчә, «йокы җитмәве кәефебезгә начар тәэсир итә һәм вакыт узу белән җитди психик авыруларның сәбәбе булып китә ала». a

 Үзеңә сорау бир: «Мин ничә сәгать йоклыйм? Мин йоклар урынына, социаль челтәрләрдә озак утырмыйммы?»

 Нәрсә эшләп була? Электрон җайланмаларны йокы бүлмәсендә тотма. Аларны йокларга ятар алдыннан ике сәгать алдарак кулланма. Уяныр өчен будильник куллансаң, телефон я планшеттагы будильникны кулланма.

Электрон җайланмаларны йокларга ятканчы ике сәгать алдан кулланма.

 «Кайвакыт телефонны төн җиткәнче карап утырам. Бу гадәттән арынырга теләсәм дә, әлегә булдыра алмыйм. Минем җитлеккән һәм җаваплы кеше буласым килә. Шуңа күрә иртән көч тулы кеше булып уянып торыр өчен, иртәрәк ятуны, максат итеп куйдым» (Джереми).

 Изге Язмалардагы принцип: «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез» (Филипиялеләргә 1:10)

Хисләр

 Яшүсмерләр арасында үткәрелгән бер сораштыру буенча, аларның яртысы «һәрвакыт үзләрен күңелсез һәм өметсез хис итә». Моңа социаль челтәрләр дә үз өлешен кертә. Психология табибы Леонардо Саксның әйтүенчә, «социаль челтәрләрдә, үзеңне башкалар белән чагыштырып, күбрәк вакыт үткәрсәң, эмоциональ яктан зыян китерү куркынычы арта бара». b

 «Яшүсмер кызларга һәм егетләргә үзләрен башкалар белән чагыштыру хас, ә социаль челтәрләр андый гадәткә үз өлешен кертә. Син сәгатьләр буе төрле кешеләргә карап утырасың һәм аларның тормышларын үзеңнеке белән чагыштырасың. Я дусларыңның күңел ачуларын күзәтеп, күп нәрсәне югалтасың дип уйлый башлыйсың» (Фибе).

 Син беләсеңме? Социаль челтәрләр дусларның хәлен белергә булыша ала, әмма челтәрләр чын аралашуны алмаштыра алмый. «Онлайн аралашу шәхси аралашу теләген канәгатьләндерә алмый», —дип яза Николас Кардарас исемле белгеч. c

 Үзеңә сорау бир: «Социаль челтәрләрдә дусларымның ничек итеп вакыт үткәргәннәрен күргәч, үземне ялгыз хис итмимме? Моның аркасында тормышым күңелсез үтә кебек тоелмыймы? Социаль челтәрләрдә урнаштырган нәрсәләрем лайклар җыймаса мин күңелсезләнәмме?»

 Нәрсә эшләп була? Тәнәфес ал. Ягъни социаль челтәрләрне берничә көн, атна, я хәтта ай кулланмыйча тор. Дусларың белән ешрак йөзгә йөз, я шалтыратышып аралаш. Андый тәнәфестән соң үзеңне ничек хис иткәнеңә игътибар ит. Син әзрәк стресс кичерәсеңме? Үзеңне бәхетле хис итәсеңме?

Дусларың белән күбрәк шәхси рәвештә аралашыр өчен вакыт бүлеп куя аласыңмы?

 «Социаль челтәрләрне кулланганда, мин һәрвакыт башкаларның эшләрен күзәтеп тора идем. Ә бар аккаунтларымны бетергәч, миңа җиңелрәк булып китте, җилкәләремнән авыр йөк төшкәндәй булды. Чыннан да мөһим нәрсәләргә күпкә күбрәк вакыт табылды» (Брианна).

 Изге Язмалардагы принцип: «Ләкин һәркем үз эшләрен сынасын, шул чакта ул үз эшләренә шатланачак. Ул үзен башка берәү белән чагыштырмасын» (Гәләтиялеләргә 6:4).

a «Поколение» китабыннан.

b «Why Gender Matters» китабыннан.

c «Glow Kids» китабыннан.