• «Иң яхшы дусларның иң начарлары»

  • Тату яшәргә кирәклегенең ике сәбәбе

  • Яшьтәшләрең сөйли

«Иң яхшы дусларның иң начарлары»

Абый-сеңелләрне «иң яхшы дусларның иң начарлары» дип атыйлар. Син аларны яратасың, алар да сине ярата, ләкин кайчак аларны түзә алмыйсың. «Минем энем минем ачуымны чыгара,— дип әйтә 18 яшьлек Хелена.— Ачуымны китерер өчен нәрсә әйтергә һәм нәрсә эшләргә икәнен белә бит ул!»

Абый-сеңелләрең белән уртак тел таба алмасаң, сезгә ачык аралашу һәм бер фикергә килергә тырышу булышыр. Мисаллар:

  • Бер малай абые (я энесе) белән бүлмә уртаклашу турында бәхәсләшә, ди. Бу бәхәсне ничек чишеп була? Бер-берсенә юл куеп һәм абыйсына я энесенә бүлмәдә җитәрлек урын биреп. Инҗилдә, Лүк 6:31 дә, язылган принцип буенча эш итсеннәр.

  • Бер кыз һәм аның апасы (я сеңлесе) рөхсәт алмыйча бер-берсенең киемен ала, ди. Бу мәсьәләне ничек чишеп була? Бер-берсе белән сөйләшеп алсыннар һәм яраган-ярамаган нәрсәләр турында бер фикергә килсеннәр. Инҗилдә, 2 Тимутигә 2:24 тә, язылган принцип буенча эш итсеннәр.

Кайбер очракларда абый-энеләрнең ызгыш-талашлары начар нәтиҗәләргә китерә. Әйдәгез, Изге Язмаларда искә алына торган ике мисалга игътибар итик:

  • Мириам һәм Һарун үзләренең энеләреннән — Мусадан көнләшкән һәм ачы җимеш урган. Саннар 12:1—15 тәге өзекне укып чык. Үз-үзеңнән: «Абыемнан (энекәшемнән) көнләшмәс өчен мин нинди чара күрә алам?» — дип сора һәм уйлан.

  • Кабилнең үз энесенә — Һабилгә шулкадәр ачуы чыккан ки, ул хәтта үз энесен үтергән. Яратылыш 4:1—12 дәге өзекне укып чык. Үз-үзеңнән: «Абыем (энекәшем) я апам (сеңелем) белән аралашканда, ачуымны ничек тыя алам?» — дип сорап уйлан.

Тату яшәргә кирәклегенең ике сәбәбе

Абый-энеләрең белән тату яшәү әллә ни җиңел булмаса да, моның кирәклегенең ким дигәндә ике сәбәбе бар.

  1. Алай эшләү — рухилык билгесе. «Мин ике сеңелемә бик тиз ачуланып китә идем,— ди 25 яшьлек Алекс.— Әмма хәзер алай түгел: мин тып-тыныч һәм сабыр. Күрәсең, рухи яктан үсәм».

    Изге Язмаларда: «Ярсырга ашыкмаган кешенең акылы үткен, сабырсыз кеше үз ахмаклыгын күрсәтә»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 14:29).

  2. Алай эшләү сине киләчәккә әзерли. Абый-сеңелләренең җитешсез якларын түзә алмасаң, тормыш иптәшеңне, эштәге хезмәттәшеңне, начальнигыңны я башка берәүне ничек түзә алырсың?

    Факт: абый-сеңелләрең белән проблемалар турында сөйләшә белсәң һәм бер фикергә килә алсаң, үзара мөнәсәбәтләрегез яхшы булыр. Андый сәләтләрне гаиләдә үстерә башларга кирәк.

    Изге Язмаларда болай диелә: «Һәркем белән тыныч-тату яшәр өчен көчегездән килгәнне эшләгез» (Римлыларга 12:18).

Абый-сеңелләр белән тату яшәү турындагы киңәшләрне «Яшьтәшләрең сөйли» дигән өстәмә исем астында табып була. Шулай ук «Яшүсмерләр өчен йөкләмәләр» дигән рубрикадан «Апа-абыйлар белән уртак тел табу» дигән йөкләмәдәге юлларны тутырып була.