Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Әти-әниемнең ышанычын ничек яуларга?

Әти-әниемнең ышанычын ничек яуларга?

 Нәрсә белү мөһим

Ышанычка лаек булсаң, сиңа ышану авыр булмас. Әти-әниеңнең кушканнарын үтәү бурыч түләү белән чагыштырып була. Син әти-әниеңне тыңларга бурычлы. «Бурычыңны» түләгән саен, сиңа ышаныч арта бара, һәм сиңа күбрәк «кредит» (яки ирек) бирелә барыр. Ләкин ышанычка лаек булмасаң, «ышаныч кредиты» кими барганына гаҗәпләнмә.

Әти-әниеңнең ышанычын яулар өчен вакыт кирәк. Әти-әниеңнең үзеңә күбрәк ирек бирүләрен теләсәң, үзеңнең җаваплы кеше булуыңны исбатла.

ТОРМЫШТАН АЛЫНГАН МИСАЛ. «Яшүсмер чагымда мин әти-әниемнең таләпләрен шик астына куймый идем. Әмма аларны тыңлар урынына мин ничек теләдем, шулай яшәдем һәм моны әти-әниемнән яшердем. Шуңа күрә әти-әниемә миңа ышану авыр иде. Берникадәр вакыт узгач, мин шуны аңладым: әти-әниемнең үземә күбрәк ирек бирүләрен теләсәм, алардан бернәрсәне дә яшерергә тиеш түгелмен. Сиңа ышаныч булсын өчен, ышанычка лаек кеше булу мөһим (Крейг).

 Нәрсә эшләп була

Авыр булса да, намуслы бул. Һәр кеше хаталар ясый. Син дә хата кылдың икән, әти-әниеңә ялган сөйләү (яки дөреслекне яшерү) дөрес булмас иде. Югыйсә, аларның сиңа ышанмый башлаулары бар. Аларга «хата кылдым» дип барысын да намуслы сөйләп бирсәң, алар: «Кызыбыз (я улыбыз) үсеп җиткән. Гаебен таный белә»,— дигән нәтиҗәгә килер. Ә андый кеше ышанычка лаек.

«Хаталар кылуың түгел, ә аларны яшерүең зыянлы. Нәтиҗәдә, синең ышанычны югалтуың бар» (Анна).

Изге Язмаларда: «Без... үзебезне һәр яктан намуслы тотарга телибез»,— диелә (Еврейләргә 13:18).

  • Уйлап кара: әти-әниең синнән: «Кая барасың? Анда нәрсә эшләрсең?» — дип сораганда, син аларга барысын да сөйлисеңме яисә нәрсәнедер әйтмичә каласыңмы? Әти-әниең синнән: «Кайларда булдың? Ниләр кылдың?» — дип сораганда, алардан бернәрсә дә яшермисеңме?

Җаваплы бул. Әти-әниеңнең таләпләренә буйсын. Өйдәге вазифаларыңны теләп башкар. Эшне озакка сузма. Дәресләреңне вакытында яса. Өйгә вакытында кайт.

«Әти-әниең сиңа дуслар белән кич үткәрергә ризалык бирсә, өйгә соң кайтма. Кичке тугызда кайтырга куштылар икән, унберенче яртыга кадәр дусларың белән утырма. Югыйсә, киләсе тапкыр сине җибәрмәүләре бар» (Райан).

Изге Язмаларда: «Һәркем бит үз җаваплылык йөген үзе йөртәчәк»,— диелә (Гәләтиялеләргә 6:5, искәрмә).

  • Уйлап кара: син нинди абруйга ия? Син соңга калмыйсыңмы? Өйдәге вазифаларыңны ярты-йорты башкармыйсыңмы? Таләпләргә, ошап бетмәсә дә, буйсынасыңмы?

Сабыр бул. Әти-әниеңнең ышанычын югалтсаң, аны яңабаштан яулап алу җиңел булмаячак. Шуңа күрә сабыр бул.

«Билгеле бер яшькә җиткәч, әти-әнием миңа күбрәк җаваплылык бирер дип уйлаган идем. Әмма алай килеп чыкмады, һәм мин бик күңелсезләндем. Үсеп җитү һәм җитлегү ике төрле нәрсә ул. Мин әти-әниемә ышанычка лаек кеше булуымны исбатларга тырыштым. Күпмедер вакыт көтәргә туры килсә дә, мин үз максатыма ирештем. Билгеле бер яшькә җитү түгел, ә билгеле эшләр кылу сине ышанычлы кеше итә» (Рейчел).

Изге Язмаларда: «Нинди кеше икәнегезне белер өчен үзегезне сынап торыгыз»,— диелә (2 Көринтлеләргә 13:5).

  • Уйлап кара: әти-әниеңнең ышанычын яулап алыр өчен, син нәрсә эшли аласың? Шуннан «нинди кеше икәне» беленер.

КИҢӘШ. Эшне озакка сузмаска, өйдәге вазифаларыңны җиренә җиткереп башкарырга, өйгә соң кайтмаска өйрән. Бу синең максатың булсын. Әти-әниеңә нинди максат куйганыңны әйт һәм алардан бу максатка ирешергә ярдәм итә алган киңәшләр сора. Шуннан соң, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «үткәндәге яшәү рәвешең буенча эш итүче... элекке шәхесеңнән арын» (Эфеслеләргә 4:22). Берникадәр вакыттан соң әти-әниең уңышларыңны күрә барачак!