Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Флирт — зыянсыз күңел ачу гынамы?

Флирт — зыянсыз күңел ачу гынамы?

 Нәрсә ул флирт?

Кайбер кешеләр флиртны берәр кешегә сүз әйтеп я берәр нәрсә эшләп мәхәббәт хисен белдертү дип аңлый. Башка кешегә романтик хисләрең бар икәнен күрсәтү начармы? Кайчак юк. «Әгәр дә синең күңелеңә хуш килгән кеше белән йөрешәсең килсә,— ди Энн исемле яшь хатын-кыз,— аның да үзеңә карата хисләрен шулай гына белеп була».

Әмма берәрсе йөрешергә җыенмый торып башка берәүдә мәхәббәт хисе уятып йөрсә, нишләргә? Әйдәгез, моны белик.

«Әгәр дә син йөрешә башларга теләп берәрсенә күз төшерәсең, бу бер нәрсә. Ләкин берәүдә мәхәббәт хисе уятып аны бүтән яратмагандай кылансаң һәм хисләрен рәнҗетсәң, бу гел икенче төрле нәрсә. Синдә бит йөрешергә теләк тә юк иде» (Динна).

 Ни өчен кайберәүләр үзләрен шулай тота?

Кайберәүләр үзләренең «дәрәҗәләрен» күтәрер өчен үзләрен шулай тота. «Башка кешеләргә ошавыңны күргәч, синең, бәлки, аларны үзеңә карату теләге тагы да көчлерәк булып китәр»,— ди Хэйли исемле яшь хатын-кыз.

Әмма берәрсен яраткандай кыланып йөрсәң, син шул кешенең хисләрен рәнҗетерсең һәм үзеңә акыллылык җитмәвен күрсәтерсең. Изге Язмаларда: «Акылга сай кеше ахмаклыкка шатлана»,— диелә (Гыйбрәтле сүзләр 15:21).

Югарыда искә алынган Хэйли: «Флирт зыянсыз нәрсәдән башлана, ләкин еш кына зур зыян китерә»,— дигән нәтиҗәгә килә. Аның сүзләре хак.

 Бу кайсы яклардан куркыныч?

  • Флирт абруеңа тап төшерә.

    «Күз атып йөрүче кызга бернинди дә ышаныч юк, аны җитлеккән кеше дип атап булмый. Ул намуссыз, ул синең белән кулланмакчы гына була» (Джереми).

    Инҗилдә: «Мәхәббәт... үз файдасын эзләми»,— дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 13:4, 5).

    Сине нинди сүзләреңә һәм эшләреңә карап флирт кылучы дип атаулары бар? Уйлап кара.

  • Флирт кешегә зыян китерә.

    «Күз атып йөрүче берәр егетне очратсам, аңардан читтәрәк торам. Бу егет мин кыз кеше булганга гына минем белән сөйләшә. Флирт кылучы кеше минем турында уйламый; аның әтәчләнеп йөрисе генә килә» (Жаклин).

    Инҗилдә: «Һәркем үзенә түгел, ә башкаларга файда эзләсен»,— дип язылган (1 Көринтлеләргә 10:24).

    Уйлап кара: берәрсенең сиңа гашыйк булуына ышанып ялгышканың бармы? Аннан соң үзеңне ничек хис иттең? Башка кешенең хисләрен рәнҗетмәс өчен нәрсә эшләргә?

  • Флирт кылып йөрүчегә ышаныч юк.

    «Күз атып йөрүче кеше белән йөрешү ахмаклык, ә инде аңа кияүгә чыгу турында әйтәсе дә юк. Икейөзле кешене белеп бетереп тә, аңа ышанып та булмый» (Оливия).

    Мәдхия җырлаучы Давыт: «Чын йөзләрен яшерүчеләрдән сакланып йөрим»,— дигән (Зәбур 26:4).

    Уйланып кара: кеше флирт кыла икән, димәк, ул нинди кеше? Синең андый кеше белән дуслашасың киләме?