Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Әти-әнием аерылышырга җыенса, нәрсә эшләргә?

Мондый адымнар яса:

Үз борчылуларыңны әти-әниеңә җиткер. Әти-әниең синең кайгырганыңны белсен һәм борчылуыңны аңласын. Бәлки, алар барысын аңлатып бирер һәм бу җан әрнүләреңне киметер.

Әти-әниең ярдәм итә алмаса, барысын җитлеккән дустыңа сөйләп кара (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).

Ә иң мөһиме шуны онытма: күктәге Әтиең —догаларны тыңлаучы Аллаһы (Мәдхия 64:3). Аңа күңелеңне бушат, чөнки ул синең «хакта кайгырта» (1 Петер 5:7).

Нәрсә эшләмәскә

Әти-әниеңнең аерылышуы китергән авырту сынган кулның сызлавы кебек: ул авыртса да вакыт узу белән төзәлә

Үпкәләп йөрмә. Данилның әти-әнисе аңа 7 яшьләр булганда аерылышканнар. «Әти-әнием үзләре турында уйлап эш иттеләр. Безнең турында уйлап та карамадылар».

Данил үпкәләп йөрүен дәвам итсә үзенә нинди зыян китерәчәк? (Җавап алыр өчен Гыйбрәтле сүзләр 29:22 укы).

Ни өчен Данилга әти-әнисен кичерү яхшырак булыр иде? (Җавап алыр өчен Эфеслеләргә 4:31, 32 укы).

Үзеңә зыян китермә. «Әти белән әнием аерылышкач, мин боектым, бәхетсез идем,— дип сөйли Денис.— Мин начар укый башладым һәм икенче елга калдым. Дәресләрдә шаяртып кылана башладым, сугыш чукмары булып киттем».

Синеңчә, аның үзен шулай тотып нәрсә күрсәтәсе килгән?

Денис кебек кешеләргә Гәләтиялеләргә 6:7 дә язылган принцип, үзләренә зыян китермәсеннәр өчен, ничек булыша ала?

Күңел яралары төзәлсен өчен вакыт кирәк. Тормышың көйләнеп киткәч үзеңне яхшырак хис итә башларсың.