Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Сүгенү чыннан да начармы?

«Сүгенү сүзләрен шулкадәр еш ишеткәнгә, хәзер инде минем моңа бер дә исем китми. Бу гадәти хәл (Кристофер, 17 яшь).

«Яшьрәк булганда, мин күп сүгенә идем. Бу үзләштерер өчен бик җиңел, ә арыныр өчен бик авыр гадәт булды» (Ребекка, 19 яшь).

 Тест

  • Башкаларның сүгенүе сиңа ничек тәэсир итә?

    • Мин моңа игътибар да итмим. Бу минем өчен гадәти яңгырый.

    • Бу миңа ошап бетми, ләкин бернәрсә дә эшләп булмый.

    • Бу мине рәнҗетә. Мин моның белән бер дә килешә алмыйм.

  • Син еш сүгенәсеңме?

    • Беркайчан да

    • Кайвакыт

    • Еш кына

  • Синеңчә, яман теллелек мәсьәләсе җитдиме?

    • Юк

    • Җитди

 Ни өчен бу мөһим?

Синең өчен сүгенү җитди мәсьәләме? «Юк, — дип әйтерсең син, бәлки, — дөньяда борчылыр өчен зуррак проблемалар бар бит. Моннан тыш, һәркем сүгенә!» Бу чыннан да шулаймы?

Ышанасыңмы, юкмы, күпләр сүгенү сүзләрен кулланмый. Чөнки алар моңа башкалар белмәгән берничә сәбәп белә:

  • Сүгенү сүзләре сүзләр булып кына калмый. Синең сөйләмең синең асылыңны, эчеңдә нинди икәнеңне күрсәтә. Шулай ук, сүгенү сүзләрен кулланып, син башкаларның хисләрен исәпкә алмаганыңны күрсәтәсең. Ә син чыннан да шундыймы?

    Изге Язмаларда болай диелә: «Кешенең авызыннан чыккан нәрсәләр аның күңеленнән чыга» (Маттай 15:18).

    Яман теллелек тирә-якны пычрата. Нигә үзеңне дә, башкаларны да агуларга?

  • Начар сүзләрне куллануың башкаларда үзең турында яман караш тудыра. Бер китапта болай диелә: «Нәрсә һәм ничек сөйләвебездән күп нәрсә тора: дусларыбыз кем булыр, безне гаиләбездә һәм эшебездә хөрмәт итәрләрме, башкалар белән мөнәсәбәтләребез нинди булыр, авторитетлы булырбызмы, безне эшкә алырлармы, хезмәттә күтәрерләрме һәм чит кешеләр үзләрен безнең белән ничек тотар» («Cuss Control»). Анда мондый киңәш тә бирелә: «Үзегездән болай дип сорагыз: сүгенми башласам, башкалар белән мөнәсәбәтләрем яхшырырмы?»

    Изге Язмаларда болай диелә: «Яман теллелектән... арыныгыз» (Эфеслеләргә 4:31).

  • Яман теллелек сине, синең уйлавыңча, текә итми. Үзенең «Нинди тупас!» дигән китабында доктор Алекс Пакер болай ди: «Һәрвакыт сүгенгән кешеләрне тыңлау алҗыта». Сүгенү сүзләре тулы сөйләм белән «төшенүчәнлек, үткен акыллылык, акыл сәләте һәм кызгану хисен чагылдырып булмый. Сөйләмегез сүлпән, аңлаешсыз һәм сай булса, ул фикер йөртүегезгә дә йогынты ясар» дип өсти ул.

    Изге Язмаларда болай диелә: «Авызыгыздан һичнинди черек сүз чыкмасын» (Эфеслеләргә 4:29).

 Нәрсә эшләп була?

  • Үзеңә максат куй. Бер ай дәвамында я әзрәк начар сүзләрне әйтмәскә тырышып кара. Уңышларыңны календарьгә язып куеп була. Әмма тәвәккәллегеңне югалтмас өчен, башка адымнар да ясарга кирәк:

  • Акылыңны начар сүзләр белән тутыра торган күңел ачулардан тыел. Изге Язмаларда болай диелә: «Яманнар белән аралашу яхшы гадәтләрне боза» (1 Көринтлеләргә 15:33, искәрмә). «Яманнар» кешеләр генә түгел, күңел ачулар да, ягъни син караган фильмнар, син уйнаган уеннар, син тыңлаган музыка да. 17 яшьлек Кеннет болай ди: «Яңгыраган берәр җырга, ул сиңа ошаганга гына, кушылып җырлау бик җиңел, анда сүгенү сүзләре бар икәненә син бер дә игътибар бирмисең».

  • Үзеңне җитлеккән итеп тот. Кайберәүләр үзләрен өлкәнрәк итеп күрсәтер өчен сүгенү сүзләре куллана. Чынлык та исә нәкъ киресе килеп чыга. Чөнки җитлеккән кешеләр «үз төшенүчәнлекләрен... яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәткән» (Еврейләргә 5:14). Алар башкаларда «тәэсир калдыру» өчен генә үз нормаларын түбәнәйтми.

Чынлыкта яман теллелек синең зиһенеңне дә, тирә-яктагыларныкын да пычрата. Бу дөньяда болай да бик күп пычраклык! Өстә искә алынган китапта мондый киңәш бирелә: «Әшәке сүзләргә юк диегез. Дөньябызны чистарак итәр өчен, үз өлешегезне кертегез: пычрак сүзләрдән арыныгыз. Сез үз-үзегезне дә яхшырак хис итәрсез, һәм башкалар да сезне күбрәк хөрмәт итәр» («Cuss Control»).