Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИМАННАРЫН ҮРНӘК ИТЕП ТОТЫГЫЗ | МӘРЬЯМ

Кайгырса да бирешмәгән

Кайгырса да бирешмәгән

МӘРЬЯМ тезләнеп утырган, аның җан әрнүе тел белән аңлатып бирмәслек. Аның улы сәгатьләр буе җәфаланганнан соң әле генә вафат булган. Аның кычкырып әйткән соңгы сүзләрен Мәрьям әле дә хәтерли. Төш вакыты булса да, күк йөзен караңгылык баскан. Җир нык итеп тетри башлый (Маттай 27:45, 51). Гайсә Мәсихнең үлеме аркасында күп кенә кеше кайгырса да, Йәһвәнең үз Улы турында кайгырып кичергәне күпкә көчлерәк. Күрәсең, Йәһвәнең үз хисләрен бөтен дөньяга ачасы килә кебек тоела торгандыр Мәрьямгә.

Көн яктылыгы Голгофага (Баш сөягенә) төшкән караңгылыкны тарата бара. Мәрьям үз улы өчен әле дә кайгырып тора (Яхъя 19:17, 25). Улы белән бәйле хатирәләр бер-бер артлы аның күңеленең төпкәләреннән калкып чыга. Аларның берсе якынча 33 ел элек булган вакыйгага бәйле. Мәрьям үз ире Йосыф белән үзләренең кадерле баласын Иерусалим гыйбадәтханәсенә алып килә. Шулвакыт Шимон исемле олы яшьтәге бер кеше Аллаһы иңдергән бер пәйгамбәрлек әйтә. Ул Гайсә бөек эшләр башкарачак, ә Мәрьямнең җанын озын кылыч телгәләр дип әйтә (Лүк 2:25—35). Шушы зур кайгы кичергәндә генә Мәрьям Шимон әйткән сүзләрнең мәгънәсенә төшенә.

Кайгы Мәрьямнең йөрәгенә кадалган

Билгеле, баланы югалту — кеше кичерә алган кайгыларның иң зурысы, ул кеше күңелендә иң тирән яра калдыра. Үлем — иң явыз дошман. Ул һәрбер кешенең күңелен яралый (Римлыларга 5:12; 1 Көринтлеләргә 15:26). Андый яраларга ничек түзеп яшәргә? Мәрьямнең җанын озын кылыч телгәләсә дә, иманы аңа бирешмәскә ярдәм иткән. Моның турында күбрәк белер өчен, әйдәгез, Мәрьямнең Гайсә җирдә хезмәт итә башлаган вакыттан алып аның үлеменә кадәр һәм шуннан соң ничек яшәгәнен карап чыгыйк.

«УЛ СЕЗГӘ НӘРСӘ ӘЙТСӘ, ШУНЫ ЭШЛӘГЕЗ»

Өч ярым ел элек булган вакыйгаларга игътибар итик. Мәрьям ниндидер үзгәрешләр булачагын сизә. Хәтта Насара дигән кечкенә шәһәрдә дә кешеләр Чумдыручы Яхъя турында һәм аның тәүбә итәргә чакыручы хәбәре турында сөйләшеп йөри. Күрәсең, Мәрьям шул хәбәр аның олы улын ваемсыз калдырмый һәм аны хезмәтен башларга этәрә икәнен күреп тора (Маттай 3:1, 13). Гайсә туган йортыннан китсә, аның әнисенең дә, эне-сеңелләренең да тормышы кискен үзгәрәчәк. Ни өчен алай дип әйтеп була?

Күрәсең, Мәрьямнең ире Йосыф инде вафат. Алай булса, Мәрьям якын кешеңне югалту нәрсә икәнен үзе дә бик яхшы белә *. Гайсәне хәзер «балта остасының улы» дип түгел, ә «балта остасы» дип атыйлар. Күрәсең, Гайсә үз атасының эшен дәвам иткән һәм әнисе белән ким дигәндә алты эне-сеңелен тәэмин итеп торган * (Маттай 13:55, 56; Марк 6:3). Гайсә үзеннән соң туган энесе Ягъкубны балта остасы эшенә өйрәткән булса да, аның туган йортыннан чыгып китүе гаиләдәгеләренә барыбер ниндидер авырлыклар тудырачак. Мәрьямгә болай да инде авыр, ә Гайсә китсә, ул нишләр? Шунысы күпкә мөһимрәк: Насарада үскән Гайсә күп вакыт алдан вәгъдә ителгән Мәсих булып киткәч, әнисе бу хәбәрне ничек кабул итәр? Моны Изге Язмаларның бер өзегеннән белеп була (Яхъя 2:1—12).

Гайсә Яхъя янына килә һәм суга чумдырылу үтә. Шул вакытта ул Майланган Зат, ягъни Мәсих, булып китә (Лүк 3:21, 22). Шуннан соң ул үзенә шәкертләр сайлый. Эше ашыгыч булса да, ул әнисе, эне-сеңелләре һәм дуслары белән бергә ял итәргә вакыт таба. Әнисе, энеләре һәм шәкертләре белән бергә ул Кәнә шәһәрендәге туйга бара. Күрәсең, ул шәһәр Насарадан якынча 13 километр ераклыкта, тау өстендә урнашкан. Мәҗлес вакытында әнисе Мәрьям бер проблема туганын аңлый. Бәлки, ул туйны уздырган гаиләнең үзара нәрсәдер турында пышылдап сөйләшкәннәренә һәм бер-берсенә борчылып карап куйганнарына игътибар итә. Аларның шәрабы беткән! Исраиллеләр тоткан гореф-гадәт буенча кунакка җитәрлек шәраб бирелергә тиеш, ә шәраб җитмәсә бу зур хурлык дип саналган. Туйны уздырган гаилә дә андый хурлыкка калырга мөмкин. Мәрьям аларны кызгана һәм Гайсәдән ярдәм сорый.

«Аларның шәраблары калмаган»,— дип әйтә ул улына. Ул улыннан нәрсә көтә? Без моны белмибез. Әмма ул улының бөек кеше булуын һәм бөек эшләр башкарачагын белә. Бәлки, Мәрьям улы хәзер ук андый эшләрне башкара башлар дип уйлый торгандыр. Күрәсең, аның үз улына: «Улым, нәрсә дә булса эшләче»,— дип әйтәсе килгәндер. Гайсәнең җавабы аны хәйран калдырадыр. Ул: «Ни өчен без синең белән моның турында борчылырга тиеш?» — ди. Кайберәүләр Гайсә шушы сүзләрне хөрмәтсезлек белән әйтә дип уйлый, әмма бу алай түгел. Грек телендә кулланылган сүзтезмә тәкъдимне кире кагу сүзләре кебек яңгырый. Шул сүзләрне әйтеп, Гайсә үз әнисен йомшак төзәткән генә. Гайсәнең үз әнисенә үзенә ничек хезмәт итәргә кирәк икәнен әйтеп тормасын дип әйтәсе килгән. Хезмәте турында әйткәндә, ул үз Атасы Йәһвәне генә тыңларга тиеш.

Мәрьям үз улының төзәтү сүзләрен кабул итә, чөнки ул басынкы һәм Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгәнен шунда ук аңлап ала. Ул мәҗлестәге хезмәтчеләргә: «Ул сезгә нәрсә әйтсә, шуны эшләгез»,— ди. Мәрьям аңлый: хәзер Гайсә үз-үзенә хуҗа, ул үзе инде әнисе белән башкаларга җитәкчелек биреп торачак. Гайсә дә, әнисе кебек, яңа гына өйләнешкән пар турында кайгырта. Ул үзенең беренче могҗизасын кыла: суны сыйфатлы шәрабка әйләндерә. Нәтиҗәдә, «шәкертләре аңа иман итә башлый». Мәрьям дә Гайсәгә иман итә башлый. Хәзер инде ул Гайсәне үз улы дип кенә түгел, ә шулай ук үзенең Хуҗасы һәм Коткаручысы да дип саный.

Әти-әниләр өчен Мәрьямнең иманы — үрнәк. Әлбәттә, Мәрьямгә кадәр беркемнең дә камил угылны тәрбияләгәне булмаган һәм булмаячак та. Шулай да балалар — камил булмаса да — үсеп җиткәч, әти-әниләренең тормышлары кискен үзгәрергә мөмкин. Әти-әниләр балаларын бала чагында карагандай кайгыртырга мөмкин, әмма аларны алай инде карыйсы юк (1 Көринтлеләргә 13:11). Алайса, әти я әни үзенең үсеп җиткән баласына ничек ярдәм итә ала? Бер мөмкинлек — үз балаңның Изге Язмалардагы тәгълиматларны алга таба да тотачагына һәм Йәһвә фатихасын алып торачагына ышаныч белдерү. Әти-әнинең басынкылык белән әйткән андый сүзләре аларның балаларына рухи яктан үсәргә булышачак. Гайсәнең хезмәте вакыйгаларга бик бай булган. Ул әнисенең үзенә булышып торуын, һичшиксез, бик кадерләгән.

«ЭНЕЛӘРЕ... АҢА ИМАН ИТМИ ИДЕЛӘР»

Инҗилдә, Гайсәнең өч ярым еллык хезмәте турында әйтелгәндә, Мәрьям турында бик аз мәгълүмат китерелә. Әмма без шуны беләбез: аның ире, күрәсең, инде вафат булган. Ялгыз булып калып, ул берүзе кечкенә балалары белән яшәгән. Шуңа күрә аның үз туган җирләрендә вәгазьләп йөргән улы Гайсә артыннан йөрергә мөмкинлеге булмаган (1 Тимутигә 5:8). Шулай да ул Мәсихкә кагылышлы белемнәре турында уйланып торган һәм иң якын синагогага, гаиләсе белән бергә элек йөргәндәй, йөргән (Лүк 2:19, 51; 4:16).

Алай булса, ул, бәлки, Гайсәнең Насара гыйбадәтханәсендә сөйләгәннәрен тыңлап утыргандыр. Күз алдыбызга китерик: аның улы Гайсә берничә гасыр элек әйтелгән Мәсих турындагы бер пәйгамбәрлекнең үзендә үтәлгәнен әйтеп тора. Шул вакытта Мәрьям бик дулкынлангандыр! Әмма башка насаралылар Гайсәне кабул итмәгәч, ул бик күңелсезләнгәндер. Алар хәтта аның улын үтерергә тырышкан! (Лүк 4:17—30)

Мәрьямнең башка уллары да Гайсәне Мәсих итеп танымый. Моның аркасында да аның җаны телгәләнә. Яхъя 7:5 тә әйтелгәнчә, Гайсәнең дүрт энесе әниләренең иманыннан үрнәк алмаган. Инҗилдә: «Энеләре... аңа иман итми иделәр»,— диелә. Гайсәнең сеңелләре турында — ә алар ким дигәндә икәү булган — Изге Язмаларда бернәрсә дә әйтелми. Һәрхәлдә, Мәрьям дини яктан бүленгән гаиләдә яшәү никадәр авыр икәнен бик яхшы белгән. Бер яктан аңа — Аллаһы хакыйкатенә тугры булып калырга, ә икенче яктан балаларының күңелләрен яулап алырга кирәк булган. Шул ук вакыт аңа аларны мәҗбүр итмәскә һәм гаиләдә тынычлык саклап яшәргә кирәк булган.

Бер тапкыр Гайсәнең туганнары — алар арасында, һичшиксез, аның энеләре дә булган — барып аны «үзләре белән алып китәргә» булганнар. Алар хәтта: «Ул акылдан язган»,— дип әйткән (Марк 3:21, 31). Әлбәттә, Мәрьям алай уйламаган, шулай да ул уллары белән бергә барган. Күрәсең, ул Гайсә турында күбрәк белгәч алар аңа иман итми башламаслармы дип уйлаган. Аның өметләре акланганмы? Гайсә гаҗәеп эшләр башкарып һәм таңга калырлык тәгълиматларга өйрәтеп торса да, аның энеләре аңа иман итмәгән. Аларның әнисе сабырлыгы җитмичә үз эченнән: «Улларымның күңелләрен ничек кузгатырга инде?» — дип уйлап йөргәнме?

Ул үзенең ышанмаучы туганнары хакыйкатькә беркайчан да килмәс дип уйламаган. Киресенчә, ул аларга тоткан дине үзен шатландыра һәм җан тынычлыгын сакларга булыша икәнен күрсәтеп торган. Шул ук вакыт ул хакыйкатькә тугры улына да булышып торган. Ул Гайсәне сагынганмы? Ул аның өйдә үзе һәм башка туганнары белән вакыт-вакыт яшәвен теләгәнме? Мәрьямнең андый хисләре туса да, ул аларны тыя белгән. Ул Гайсәнең рухын ныгыту һәм аңа булышу зур хөрмәт дип санаган. Бәлки, сез дини яктан бүленгән гаиләдә яшисездер. Мәрьямнең үрнәгеннән сез күп нәрсәгә өйрәнә аласыз. Сез дә, аңардан үрнәк алып, балагызга, ул Аллаһыны тормышында беренче урынга куйсын өчен, ярдәм итә аласызмы?

«ҖАНЫҢНЫ... ОЗЫН КЫЛЫЧ ТЕЛГӘЛӘР»

Мәрьям Гайсәгә иман итүе өчен әҗерен алганмы? Йәһвә кешеләргә иманнарын күрсәткәннәре өчен һәрвакыт әҗерләрен бирә, димәк, Мәрьям дә әҗерен алган (Еврейләргә 11:6). Ул, үз улының сөйләгәннәрен үзе ишеткәч я кешеләрнең Гайсәнең таудагы вәгазе турында сөйләгәннәрен ишеткәч, нәрсә хис иткән? Моны күз алдыгызга китереп карагыз.

Йосыф һәм Мәрьям Гайсәне күп эшләргә өйрәткән, бу Гайсәнең мисалларында чагылган

Улы сөйләгән мисалларны ишеткәндә, Мәрьям аның Насарада үскән чагын искә төшереп торганмы? Гайсә өй эше белән бәйле мисалларны сөйләгәндә, Мәрьям үз улының кечкенә чагында үзенә өйдәге эшләрне башкарырга булышканын исенә төшергәнме? Мәсәлән, аның мисалларында бер тәңкәне югалткач идәннәрен себерә башлаган бер хатын-кыз турында сүз бара, он тарттырган, яктырткыч яндырып җибәргән һәм аны югарырак урынга утырткан башка хатын-кызлар турында әйтелә (Лүк 11:33; 15:8, 9; 17:35) Гайсә уңайлы камыт белән җиңел йөк турында сөйләгәндә, Мәрьям бер кояшлы көнне исенә төшергәндер: көндез ире Йосыф кечкенә уллары Гайсәне камытны ничек ясарга һәм хайванга аны йөртү уңайлы булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк икәненә өйрәтеп тора (Маттай 11:30). Шик тә юк, Мәрьямгә Йәһвәнең үзенә йөкләгән җаваплы эше турында уйлану канәгатьлек хисе китергән: Йәһвә аңа Мәсих булып китәчәк угылны тәрбияләү һәм өйрәтү эшен ышанып тапшырган булган! Иң бөек укытучы Гайсәне тыңлап утыру аны сөендергәндер. Бу укытучы көндәлек тормышыннан алынган мисаллар китереп, иң мөһим сабакларга өйрәткән!

Шулай да Мәрьям басынкы булып калган. Гайсә үз әнисенә беркайчан да чамадан тыш зур игътибар бирмәгән, ә инде аңа табыну турында әйтәсе дә юк. Ул сөйләгән чакта халык арасыннан бер хатын-кыз аңа: «Сине күтәреп йөргән карын һәм сине имезгән имчәкләр бәхетле!» — дип кычкырган. Гайсә исә: «Юк, Аллаһы сүзен тыңлап, аны үтәүчеләр бәхетле!» — дип җавап биргән (Лүк 11:27, 28). Ә башка бер очракта халык арасыннан кайберәүләр Гайсәгә: «Урамда әниең белән энеләрең тора»,— дигәч, ул аның әниләре белән энеләре Аллаһыга ышанган кешеләр дип җавап кайтарган. Мәрьям бер дә аның сүзләренә үпкәләмәгән, ул үз улының нәрсә әйтәсе килгәнен, һичшиксез, аңлаган: бер-береңә турыдан-туры туган булуга караганда рухи яктан «туган» булу күпкә мөһимрәк (Марк 3:32—35).

Үз улының җәфалану баганасында газапланып үлүенә карап торганда Мәрьям кичергән җан әрнүләрен тел белән аңлатып булмас. Аның хисләрен Гайсәнең үлеменә шаһит булып торган рәсүл Яхъяның соңрак язган сүзләреннән аңлап була. Ул Гайсәнең үлеме вакытында Мәрьям «Гайсәнең җәфалану баганасы янында... басып тора иде» дип язган. Тугры һәм үз улын яратучан Мәрьямгә Гайсә янында аның үлеменә кадәр басып торырга бернәрсә дә комачаулый алмаган. Гайсә аны күреп торган. Сулыш алган саен ул зур газап кичергән. Һәр сүзен әйтү аңа авырту китергән. Шулай да ул сөйләгән. Ул үз әнисен үзенең яраткан шәкерте Яхъяның кулына тапшырган. Гайсә Мәрьямне энеләренә түгел, ә үзенә чын күңелдән ышанган шәкертенә карарга кушкан, чөнки ул вакытта аның энеләренең берсе дә аңа иман итмәгән. Әйе, иманлы кеше үз гаиләдәгеләре турында, аеруча рухи яктан, кайгыртырга тиеш. Гайсә моны ачык күрсәткән (Яхъя 19:25—27).

Ә Гайсә инде үлгәч, Мәрьямнең җанын, пәйгамбәрлектә әйтелгәнчә, озын кылыч телгәләгән. Аңа җан әрнүен кичерү бик авыр булган. Ә аның өч көннән соң нинди шатлык кичергәнен без хәтта күз алдыбызга да китерә алмыйбыз! Мәрьям Йәһвәнең кылган иң зур могҗизасын — терелтелгән Гайсәне күргән! Гайсә соңрак үз энесе Ягъкуб белән, күрәсең, йөзгә-йөз очрашкач, аның әнисе тагы да күбрәк шатланган (1 Көринтлеләргә 15:7). Бу очрашу Ягъкубның үзен дә, башка энеләрен дә рухландырып җибәргәндер. Инҗилдән белгәнебезчә, алар соңрак Гайсәне Мәсих итеп танып аңа иман итә башлаган. Шуннан соң озакламый алар әнисе белән бергә мәсихче очрашуларга йөреп дога кыла башлаган (Рәсүлләр 1:14). Гайсәнең ике энесе Ягъкуб белән Яһүд берникадәр вакыт узгач Изге Язмаларның ике китабын язган.

Мәрьям башка улларының да тугры мәсихчеләр булып китүләренә бик шатланган

Мәрьям соңгы тапкыр уллары белән очрашуларга йөреп дога кылганда искә алына. Әйе, Мәрьям рухи кеше булган һәм безгә яхшы үрнәк калдырган! Җанын озын кылыч телгәләсә дә, ул иманы ярдәмендә бирешмәгән һәм, нәтиҗәдә, данлыклы әҗерен алган. Аның иманын үрнәк итеп тотсак, без дә бу дөньяның «кылычы» җаныбызны телгәләсә дә бирешмәбез һәм күз алдына китерә алмаслык әҗер алырбыз.

^ 8 абз. Инҗилдә 12 яшьлек Гайсә белән булган вакыйга турында әйтелгәндә Йосыф соңгы тапкыр искә алына. Йосыф искә алынмаса да, Гайсәнең әнисе һәм аның эне-сеңелләре искә алына. Гайсәне хәзер Йосыфның улы дип түгел, ә «Мәрьямнең улы» дип атыйлар (Марк 6:3).

^ 8 абз. Йосыф Гайсәнең туган әтисе булмаган, шуңа күрә Гайсәнең эне-сеңелләре бер анадан туганга гына аның туганнары булган (Маттай 1:20).