Лүк 15:1—32

15  Салым җыючыларның һәм гөнаһ кылучыларның барысы Гайсәне тыңлар өчен аның янына җыелды.+ 2  Шунда фарисейлар белән канунчылар: «Бу кеше гөнаһ кылучыларны кабул итә һәм алар белән бергә ашый»,— дип сукранды.+ 3  Ул исә аларга мондый мисал китерде: 4  «Кайсыгыз 100 сарыгы булып та, аларның берсе югалса, 99 ын чүлдә калдырып, югалганын тапканчы эзләмәс?+ 5  Ә инде тапкач, ул аны җилкәсенә салып шатланыр. 6  Һәм өенә кайткач, дусларын һәм күршеләрен чакырып: „Минем белән бергә шатланыгыз, чөнки мин югалган сарыгымны таптым“,— дияр.+ 7  Сезгә шуны әйтәм: күктә дә, тәүбә итүгә мохтаҗ булмаган 99 тәкъва кешегә караганда, тәүбә итә торган бер гөнаһ кылучы турында күбрәк шатлык булыр.+ 8  Яки кайсы хатын 10 драхмасы булып та, берсен югалтса, яктырткычны яндырып идәннәрен себермәс һәм аны тапканчы җентекләп эзләмәс? 9  Ә инде тапкач, ул үз дуслары белән күршеләрен чакырып, аларга: „Минем белән бергә шатланыгыз, чөнки мин югалткан драхмамны таптым“,— дияр. 10  Сезгә шуны әйтәм: Аллаһы фәрештәләре дә тәүбә итә торган бер гөнаһ кылучы өчен шулай ук шатланалар».+ 11  Шуннан соң Гайсә болай диде: «Бер кешенең ике улы булган. 12  Аларның кечесе атасына: „Әти, милекнең миңа тиешле өлешен бир әле“,— дигән. Шунда атасы милекне улларына бүлеп биргән. 13  Берничә көн үткәннән соң, кече улы барысын җыеп, ерак илгә чыгып киткән һәм анда типтереп яшәп, үзенең бар милкен туздырып бетергән. 14  Бар нәрсәсен туздырып бетергәч һәм шул илдә бик каты ачлык башланганга, ул мохтаҗлыкка калган. 15  Шунда ул шул илнең бер кешесенә барып ялланган, ә тегесе аны үз басуларына дуңгызлар+ көтәргә җибәргән. 16  Ул инде дуңгызлар ашый торган кузаклар белән дә тукланырга шат булган, ләкин аңа беркем дә бернәрсә бирмәгән. 17  Акылына килгәч ул болай дигән: „Әтиемнең күпме ялчылары туйганчы икмәк ашый, ә мин монда ачтан үләм! 18  Әтием янына кайтыйм да болай диим: „Әти, мин күктәге Аллаһыга да, сиңа каршы да гөнаһ кылдым. 19  Улың дип аталырга лаек та түгелмен. Мине үзеңә ялчы итеп ал“. 20  Шунда ул атасы янына кайтып киткән. Ул әле еракта булганда, әтисе аны күреп алган һәм бик кызганган. Ул аның каршына йөгереп барган һәм, аны җылы кочакларына алып, назлы итеп үпкән. 21  Шунда улы: „Әти, мин күктәге Аллаһыга да, сиңа каршы да гөнаһ кылдым.+ Улың дип аталырга лаек та түгелмен“,— дигән. 22  Ә атасы үз хезмәтчеләренә болай дип әйткән: „Тизрәк! Иң яхшы озын киемне алып килеп, аны киендерегез, бармагына йөзек, ә аякларына аяк киеме кидерегез. 23  Шулай ук симертелгән бозауны алып чыгып чалыгыз. Әйдәгез, ашап, бәйрәм итик, 24  чөнки бу улым үле иде һәм терелде,+ югалган иде һәм табылды“. Һәм алар күңел ача башлаганнар.+ 25  Ул вакытта аның олы улы кырда булган. Кайтып килгәндә, өенә җитәрәк, ул музыка белән бию тавышлары ишеткән. 26  Хезмәтчеләрнең берсен чакырып, ул: „Нәрсә булды?“ — дип сораган. 27  Тегесе аңа: „Энең кайтты, һәм әтиең аның сау-сәламәт әйләнеп кайтуына куанып, симертелгән бозау чалдырды“,— дигән. 28  Шунда олы угылның ачуы чыккан, һәм аның өйгә керәсе килмәгән. Әтисе исә, чыгып, аңардан өйгә керүен үтенә башлаган. 29  Моңа ул әтисенә болай дигән: „Менә! Мин сиңа инде күпме еллар кол кебек хезмәт итәм һәм бер әмереңне дә бозмадым, шулай да синең миңа дусларым белән бергә күңел ачу өчен кәҗә бәтие дә биргәнең булмады. 30  Ә милкеңне фахишәләр белән туздырып бетергән бу улыңның кайтуы булды, син шунда ук аның өчен симертелгән бозауны чалдыргансың“. 31  Шунда әтисе аңа болай дигән: „Улым, син бит һәрвакыт минем белән, бар нәрсәм синеке. 32  Ә энең үле иде һәм терелде, югалган иде һәм табылды, шуңа күрә без шатланып бәйрәм итә башладык“».

Искәрмәләр

Искәрмәләр

мисал: Яки «гыйбрәтле хикәя». (Мт 13:3 кә аңлатманы кара.)

10: Бу шигырьдәге драхмасы сүзенә аңлатмадан күренгәнчә, бер драхма бер көнлек эш хакына диярлек тиң булган. Әмма югалган бу тәңкәнең махсус әһәмияте булгандыр. Ул, бәлки, нәселдән нәселгә күчә торган ун тәңкәдән торган әйбернең я муенсаның бер өлеше булгандыр. Аны табар өчен яктырткычны яндырырга кирәк булган, чөнки тәрәзә булса, ул гадәттә бик кечкенә булган. Һәм ул вакыттагы йортларда гадәттә балчык идән булган, шуңа күрә бу хатын югалган тәңкәне табар өчен идәнне себергән.

драхмасы: Драхма көмеш грек тәңкәсе булган. Гайсәнең җирдәге хезмәте вакытына драхма авырлыгы, күрәсең, 3,4 г тәшкил иткән. Ул вакытта греклар драхма динарга тиң дип санаган, әмма Рим хөкүмәте драхманың кыйммәтлеге динарның дүрттән өч өлешен тәшкил итә дип билгеләгән. Яһүдләр гыйбадәтханә хакына ике драхмалык (дидрахма) еллык салым түләгән. (Мт 17:24 кә аңлатманы; сүзлектән «Драхма» һәм Ә14 кушымт. кара.)

драхмамны: Лк 15:8 гә аңлатманы; сүзлектән «Драхма» һәм Ә14 кушымт. кара.

Бер кешенең ике улы булган: Читкә киткән угыл (югалган угыл буларак та билгеле) турындагы хикәя Гайсәнең башка хикәяләреннән аерылып тора. Бу Гайсә сөйләгән иң озын мисал. Аның төп үзенчәлеге — гаиләдәге мөнәсәбәтләр. Башка мисалларында Гайсә еш кына тере булмаган нәрсәләр, мәсәлән, төрле орлык һәм җир турында я хуҗа белән хезмәтчеләре арасындагы эш мөнәсәбәтләре турында сөйләгән (Мт 13:18—30; 25:14—30; Лк 19:12—27). Бу мисалда исә Гайсә әти кеше белән уллары арасындагы якын мөнәсәбәтләрне ассызыклый. Шушы хикәяне тыңлаган күп кенә кешеләрнең андый игелекле һәм шәфкатьле атасы булмагандыр. Бу мисалда күктәге Атабызның җирдәге балаларына: үзенә тугры булганнарга да, читкә китеп яңадан кайтучыларга да карата тирән кызгануы һәм мәхәббәте сурәтләнә.

Аларның кечесе: Муса кануны буенча, әти кеше беренче улына үз мөлкәтенең ике өлешен биргән (Кн 21:17). Шуңа күрә бу мисалдагы кече угылның мирасы абыйсыныкы белән чагыштырганда ике мәртәбә азрак булырга тиеш булган.

типтереп яшәп: Яки «акылсыз яшәп». Тамырдаш грек сүзе Эф 5:18; Тит 1:6; 1Пт 4:4 тә шул ук мәгънәдә кулланыла.

туздырып бетергән: Монда кулланылган грек сүзе сүзгә-сүз «(төрле якларга) тарату» дигәнне аңлата (Лк 1:51; Рс 5:37). Мт 25:24, 26 да ул «җилгәрү» дип бирелгән. Монда ул әрәм-шәрәм итүчән һәм акылсыз сарыф итүчән булу мәгънәсендә кулланыла.

дуңгызлар көтәргә: Канун буенча, бу хайваннар нәҗес булган, шуңа күрә яһүд кешесе өчен бу кимсетүче һәм җирәнгеч һөнәр булган (Лв 11:7, 8).

кузаклар: Агачта үсә торган бу кузакның каты кабыгы көрән төсле һәм ялтырап тора. Ул кәкре мөгезгә охшаш, һәм бу аның исеменең грекча сүзгә-сүз мәгънәсенә (кера́тион, «кечкенә мөгез») туры килә. Андый кузак бүгенге көнгә кадәр атлар, эре терлек һәм дуңгызларны ашатыр өчен киң кулланыла. Шушы яшь кешенең хәтта дуңгыз азыгын ашарга әзер булуы аның никадәр түбән төшкәнен күрсәтә. (Лк 15:15 кә аңлатманы кара.)

сиңа каршы Яки «синең алдыңда». Сүзгә-сүз «алдында; күз алдында» дигәнне аңлаткан грек бәйлеге эно́пион Септуагинтада 1Иш 20:1 дә шул ук мәгънәдә кулланыла. Анда Давыт Йонафаннан: «Әтиеңә каршы нинди гөнаһ кылдым?» — дип сорый.

ялчы: Өенә кайткач, кече угыл атасыннан үзен угыл буларак түгел, ә ялчы буларак кабул итүен сорарга җыенган. Андый кеше, коллардан аермалы буларак, өйдәгеләр санына кермәгән, ә чит кеше булган. Аларны еш кына нибары бер көнгә яллаганнар (Мт 20:1, 2, 8).

аны... назлы итеп үпкән: Яки «аны... яратып үпкән». «Назлы итеп үбү» дип тәрҗемә ителгән грек төшенчәсе, филе́о дигән фигыльнең көчәйтелгән формасы дип санала. Бу фигыль кайвакыт «үбү» дип бирелә (Мт 26:48; Мк 14:44; Лк 22:47), әмма ешрак ул «ярату» дигәнне аңлата (Ях 5:20; 11:3; 16:27). Улын шундый җылы итеп һәм дусларча сәламләп, мисалдагы әти тәүбә иткән улын кабул итәргә әзер булуын күрсәтә.

Улың дип аталырга: Кайбер кулъязмаларда «Мине үзеңә ялчы итеп ал» дип өстәлгән, әмма мондагы язылышны төрле борынгы, ышанычлы кулъязмалар раслый. Кайбер белгечләр бу сүзләр, Лк 15:19 га туры китерер өчен, өстәлгән булган дип уйлый.

озын киемне... йөзек... аяк киеме: Бу озын кием гади кием түгел, ә иң яхшы кием булган. Андый кием, бәлки, матур итеп чигелгән булгандыр һәм хөрмәтле кунакларга тәкъдим ителгәндер. Улының бармагына йөзек кидерү атасының хуплавын һәм яратуын белдергән һәм шулай ук кире кабул ителгән угылның абруе, кадере һәм дәрәҗәсенең кайтарылганын күрсәткән. Коллар гадәттә йөзек һәм аяк киеме йөртмәгән. Шулай итеп, әтисе улының тулы хокуклы гаилә әгъзасы буларак кабул ителгәнен ачык итеп күрсәткән.

туздырып бетергән: Сүзгә-сүз «ашап бетергән». Бу грек сүзе монда кече угылның үз атасының милкен ничек әрәм-шәрәм иткәнен ачык сурәтләр өчен кулланыла.

Медиаматериал

Көтүче һәм аның сарыклары
Көтүче һәм аның сарыклары

Көтүченең тормышы җиңелләрдән булмаган. Ул эссенең, салкынның һәм йокысыз төннең нәрсә икәнен белгән (Яр 31:40; Лк 2:8). Ул көтүен ерткычлардан, мәсәлән арысланнар, бүреләр һәм аюлардан яклаган, шулай ук аны караклардан саклаган (Яр 31:39; 1Иш 17:34—36; Иш 31:4; Ам 3:12; Ях 10:10—12). Көтүче көтү таралмасын өчен күзәткән (1Пат 22:17), югалган сарыкларны эзләгән (Лк 15:4), хәлсез һәм арыган бәрәннәрне куенында (Иш 40:11) я җилкәсенә салып йөрткән, шулай ук чирле һәм яраланганнарын кайгырткан (Йз 34:3, 4; Зк 11:16). Изге Язмаларда көтүче һәм аның эше турында еш кына образлы итеп әйтелә. Мәсәлән, Йәһвә үз сарыкларын, ягъни үз халкын, ярату белән кайгыртучы Көтүче итеп сурәтләнә (Зб 23:1—6; 80:1; Ир 31:10; Йз 34:11—16; 1Пт 2:25). Ә Гайсә «бөек көтүче» (Ев 13:20) һәм «баш көтүче» дип атала; аның җитәкчелегендә мәсихче җыелыштагы күзәтчеләр Аллаһы көтүен теләп, риясыз һәм тырышып көтә (1Пт 5:2—4).

Кузаклар
Кузаклар

Кузакның бу төре кәҗә мөгезе агачында (Ceratonia siliqua) үсә. Бу матур мәңге яшел агач бөтен Израильдә, шулай ук Урта диңгез тирәсендәге җирләрдә үсә. Аның биеклеге 9 м җитә. Җимешләре, ягъни кузаклары, 15—25 см озынлыкта һәм 2,5 см киңлектә була. Өлгергәч, яшел кузаклар көрән төсле булып китә һәм ялтырап тора. Аларның эчендә берничә борчак сыман орлык бар. Орлыклар арасында баллы, сусыл, ашарга яраклы җимеш ите була. Бу кузак бүгенге көнгә кадәр атлар, эре терлек һәм дуңгызларны ашатыр өчен киң кулланыла.