Марк 3:1—35

3  Ул кабат синагогага керде. Анда кулы корышкан* бер кеше бар иде.+ 2  Фарисейлар Гайсәне, ул шул кешене Шимбә көнне савыктырмас микән дип, игътибар белән күзәтеп торды. Алар моны аны гаепләр өчен эшләде.+ 3  Ул кулы корышкан* кешегә: «Тор да уртага чыгып бас»,— диде. 4  Шуннан соң ул шул фарисейлардан: «Шимбә көнне игелекнеме яки яманлыкны башкару дөресме? Җанны коткарумы яки аны һәлак итү дөресме?»+ — дип сорады. Әмма алар дәшмәде. 5  Ул аларның таш йөрәкле+ булуларына тирән кайгырып, аларны ачу белән күздән кичереп чыкты да теге кешегә: «Кулыңны суз»,— диде. Ул кеше кулын сузды, һәм аның кулы савыкты. 6  Шунда фарисейлар чыгып китте һәм Һиру́д тарафдарлары+ белән Гайсәне үтерү турында киңәш кора башлады. 7  Ә Гайсә үзенең шәкертләре белән диңгезгә таба китте, һәм аңа Гәлилә́я белән Яһүдиядән шактый күп кеше иярде.+ 8  Аның күп санлы эшләре хакында ишеткән бихисап күп кеше хәтта Иерусалимнан, Идумиядән, Үрдү́н аръягыннан һәм Тир белән Сидо́н тирәләреннән дә килде. 9  Гайсә үз шәкертләренә, халык аны кысмасын дип, кечкенә көймәне әзер тотарга кушты. 10  Чөнки ул күп кешене савыктырганга, каты авырган кешеләр, аңа кагылыр өчен, аны чолгап алган иде.+ 11  Хәтта җеннәр+ дә, аны күрү белән, аның каршына егылып болай дип кычкыра иде: «Син — Аллаһы Улы!».+ 12  Әмма ул аларны күп тапкыр катгый тыйды һәм үзенең кем икәнлеген әйтмәскә кушты.+ 13  Шуннан соң ул, тауга менеп, үзе сайлаганнарны чакырды,+ һәм алар аңа иярде.+ 14  Ул үзе белән бергә булырга тиешле 12 кешене сайлады* һәм аларны рәсүлләр дип атады. Соңрак ул аларны вәгазьләргә җибәрде+ 15  һәм җеннәрне куып чыгарырга вәкаләт бирде.+ 16  Менә шул сайланган* 12 нең+ исеме: Шиму́н (Гайсә аны Пете́р дип тә атый иде),+ 17  Зебеди́ угыллары Ягъкуб белән Яхъя (Гайсә аларны шулай ук «Буанерге́с», ягъни «күк күкрәү угыллары» дип атый иде),+ 18  Әндри́, Фили́п, Бартолма́й,+ Матта́й, Тома́с, Алфа́й улы Ягъкуб, Фадда́й, Шимун Кәнәни́ 19  һәм Гайсәгә соңрак хыянәт иткән Яһүд Искарио́т. Шуннан соң Гайсә бер йортка керде, 20  һәм кабат бихисап күп кеше җыелды, шуңа күрә ул үз шәкертләре белән хәтта ашап алырга да өлгермәде.+ 21  Туганнары исә, аның кылган эшләре хакында ишеткәч: «Ул акылдан язган»,— диделәр һәм аны үзләре белән алып китәргә дип киттеләр.+ 22  Иерусалимнан килгән канунчылар да: «Аның эчендә Билзибу́л, һәм ул җеннәрне җеннәр башлыгы ярдәме белән куып чыгара»+,— дип әйтте. 23  Шуңа күрә ул аларны чакырып алды да аларга мисаллар китерә башлады: «Ничек инде Шайтан Шайтанны куып чыгара алсын, ди? 24  Әгәр берәр патшалык бүленсә, шул патшалык таркалачак;+ 25  әгәр берәр гаилә бүленсә, шул гаилә таркалачак. 26  Шайтан да үз-үзенә каршы чыгып бүленсә, ул да таркалачак, һәм бу аның ахыры булачак. 27  Беркем дә көчленең өенә кергәч, аны башта бәйләмәсә, аның малын талап чыга алмас. Ул аны бәйләгәч кенә, өен талап чыга алыр. 28  Сезгә хак сүз әйтәм: кеше нинди генә гөнаһ кылса да һәм нинди генә көфер сүз әйтсә дә, барысы кичерелер. 29  Әмма изге рухка каршы көфер сүз әйтүче һичкайчан кичерелмәс,+ ул мәңгелек гөнаһта гаепле булыр».+ 30  Ул бу сүзләрне алар: «Аның эчендә җен»+,— дигәнгә күрә әйтте. 31  Шунда аның әнисе белән энеләре+ килде һәм тышта гына калып, бер кешегә Гайсәне чакырырга кушты.+ 32  Аның янында күп кеше утыра иде һәм аңа: «Урамда әниең белән энеләрең тора, алар сине сорап килгән»+,— диделәр. 33  Ләкин ул: «Кем минем әнием һәм кем минем энеләрем?» — дип сорады.+ 34  Шуннан соң үзе янында утырганнарга карап, ул болай диде: «Менә минем әнием һәм минем энеләрем!+ 35  Аллаһы ихтыярын үтәүче — минем абый-энем дә, апа-сеңелем дә, әнием дә».+

Искәрмәләр

^ Яки «кулы параличланган». Сүзгә-сүз «кулы кипкән».
^ Яки «кулы параличланган». Сүзгә-сүз «кулы кипкән».
^ Яки «билгеләде».
^ Яки «билгеләнгән».

Искәрмәләр

Җанны: Яки «тормышны». (Сүзлектән «Җан» кара.)

Җанны коткарумы яки аны һәлак итү: Яки «Тормышны коткарумы яки аны һәлак итү». (Сүзлектән «Җан» кара.)

тирән кайгырып... ачу белән: Марк хәбәрендә генә бу очракта Гайсәнең, дини җитәкчеләрнең таш йөрәкле булуларын күргәч, кичергән хисләре турында языла (Мт 12:13; Лк 6:10). Гайсәнең хисләрен чагылдырган бу сүзләр тирән хисле Петернең сүзләренә нигезләнеп язылгандыр. («Марк китабына кереш сүз» кара.)

Һируд тарафдарлары: Сүзлекне кара.

киңәш кора башлады: Изге Язмаларда ике очракта бер-берсенә каршы килгән ике төркемнең — фарисейлар һәм Һируд тарафдарларының — Гайсәне үтерү турында киңәш корганы ачык итеп искә алына; бу — беренчесе. Икенче очрак якынча ике ел үткәч, Гайсәнең үлеменә өч көн калганда булган. Бу шушы ике төркемнең озак вакыт дәвамында Гайсәгә каршы мәкер корып йөргәнен күрсәтә (Мт 22:15—22).

диңгезгә: Ягъни Гәлиләя диңгезе. (Мт 4:18 гә аңлатманы кара.)

Идумиядән: Гайсәнең җирдәге хезмәте вакытында Идумия Рим провинциясе Яһүдиянең иң көньяк өлкәсе булган. (Ә10 кушымт. кара.) Грекча бу исем «Эдомлылар [җире]» дигәнне аңлата. Эдомлылар башта Үле диңгезнең көньяк ягындагы җирләрдә яшәгән. (Ә3 һәм Ә4 кушымт. кара.) Б. э. к. VI гасырда аларны Бабыл патшасы Набонид яулап алган. Б. э. к. IV гасырга Набатея гарәпләре аларның җирләрен басып алган, шуңа күрә эдомлылар төньякка Нәгебкә, Хебрун тирәләренә кадәрге җирләргә күчкән. Һәм бу җир Идумия дип аталган булган. Аларны хасмонейлар (маккавейлар) яулап алган һәм аларга, сөннәткә утырып, яһүдләр кануны буенча яшәргә ризалашсалар гына, калырга рөхсәт иткән. Һирудларның ата-бабалары яһүдләрнең канунына һәм гореф-гадәтләренә буйсындырылган кешеләр арасында булган.

Үрдүн аръягыннан: Күрәсең, Үрдүн елгасының көнчыгыш ягындагы өлкә; ул шулай ук Перея дип тә билгеле булган (пе́ран дигән грек сүзеннән барлыкка килгән, мәгънәсе «икенче як, аръяк»).

үзенең кем икәнлеген әйтмәскә: Нәҗес рухлар Гайсәнең «Аллаһы Улы» булганын белсәләр дә һәм аны шулай дип атасалар да (11 нче шиг.), Гайсә җеннәргә үзе турында шаһитлек бирергә рөхсәт итмәгән. Алар — кире кагылган фетнәчеләр, изге нәрсәләрне нәфрәт итүчеләр һәм Аллаһының дошманнары. (Мк 1:25 кә аңлатманы кара.) Шулай ук бер очракта бер кызны «күрәзәче җен» Паул белән Силасны «Аллаһы Тәгаләнең хезмәтчеләре» һәм «котылу юлын» вәгазьләүчеләр дип атарга этәргән. Һәм Паул бу җенне аңардан куып чыгарган (Рс 16:16—18).

рәсүлләр: Яки «җибәрелгәннәр». Грек сүзе апо́столос «җибәрү» дигән мәгънә йөрткән апосте́лло дигән фигыльдән барлыкка килгән. Шушы фигыль бу шигырьнең ахырында кулланыла һәм «җибәрде» дип тәрҗемә ителгән. (Мт 10:2 гә аңлатманы кара.)

Гайсә аны Петер дип тә атый иде: Гайсә Шимунга биргән исемнең мәгънәсе «кыяташ кисәге» (Ях 1:42). Натанаилдә «һичнинди мәкер» булмаганын аңларга сәләтле булган Гайсә (Ях 1:47) Петернең дә асылын аңлый алган. Петер, аеруча Гайсә үлеп терелтелгәч, кыядай нык булып көчле сыйфатлар күрсәткән. (Мт 10:2 гә аңлатманы кара.)

Буанергес: Монда кулланылган семит сүзтезмәсе Марк хәбәрендә генә очрый. Гайсә Ягъкубка һәм Яхъяга бу исемне, күрәсең, аларның кызу канлы холыклары аркасында биргән (Лк 9:54).

ягъни: Марк яһүд укучыларына билгеле булган төшенчәләрне аңлата я тәрҗемә итә. Бу аның үз хәбәрен яһүд булмаганнарны күздә тотып язганын күрсәтә.

күк күкрәү угыллары: Еврей, арамей һәм грек телләрендә сүзтезмә «угыл(лар)ы» берәр кешене аерып торган сыйфатны яки үзенчәлекне күрсәтер өчен я берәр кеше төркемен сурәтләр өчен кулланылырга мөмкин. (Бу шигырьдәге Буанергес сүзенә аңлатманы һәм Рс 4:36 га аңлатманы кара.)

Бартолмай: Мәгънәсе «Толмай улы». Ул Яхъя искә алган Натанаил дип фараз итәләр (Ях 1:45, 46). Яхшы хәбәрләрне чагыштыру шуны күрсәтә: Маттай һәм Лүк Бартолмай белән Филипне бергә искә алган кебек, Яхъя да Натанаил белән Филипне бергә искә ала (Мт 10:3; Лк 6:14).

Алфай улы Ягъкуб: Күрәсең, Мк 15:40 та «Кече Ягъкуб» дип аталган шәкерт. Алфай Ях 19:25 тә искә алынган Кләпәс дип санала; димәк ул «башка Мәрьямнең» ире дә булып чыга (Мт 27:56; 28:1; Мк 15:40; 16:1; Лк 24:10). Монда әйтелгән Алфай, күрәсең, Мк 2:14 тә искә алынган Левинең атасы Алфай түгел.

Фаддай: Лк 6:16 һәм Рс 1:13 тә китерелгән рәсүлләр исемлекләрендә Фаддай исеме юк. Аның урынына «Ягъкуб улы Яһүд» диелә. Шуңа күрә мондый нәтиҗәгә килеп була: Фаддай бу — Яхъяның Яхшы хәбәрендә «Яһүд (Искариот булганы түгел)» дип аталган рәсүлнең башка исеме (Ях 14:22). Аны, хыянәтче Яһүд Искариот белән бутамасыннар өчен, күрәсең, кайчак Фаддай дип атаганнар.

Кәнәни: Бу кушамат рәсүл Шимунны рәсүл Шимун Петердән аерып тора (Мт 10:4). Ул «ашкынучы» дигәнне аңлата һәм еврей я арамей теленнән килеп чыккан дип санала. Лүк бу Шимунны «ашкынучан» дип атый; ул мәгънәсе шулай ук «ашкынучы» булган зелоте́с дигән грек сүзен куллана (Лк 6:15; Рс 1:13). Бәлки, Шимун кайчандыр зелотларның берсе — Римга каршы торган партия әгъзасы булгандыр. Бу кушамат аңа шуның аркасында я, бәлки, аның ашкынучан булуы аркасында бирелгәндер.

Искариот: Мт 10:4 кә аңлатманы кара.

Туганнары: Алар арасында Гайсәнең бер анадан туган энеләре Ягъкуб һәм Яһүд булгандыр; бу энеләр Изге Язмаларга кергән китаплар язган. Гайсәнең бер анадан туган дүрт энесенең исемнәре Мт 13:55 һәм Мк 6:3 тә искә алына. (Мт 13:55 кә аңлатманы кара.)

Билзибул: Бу исем Шайтанга карата кулланыла. (Мт 10:25 кә аңлатманы кара.)

мисаллар: Мт 13:3 кә аңлатманы кара.

гаилә: Ягъни өйдәгеләр. Төп нөсхә язылган телдә «гаилә» дип тәрҗемә ителгән төшенчә берәр гаиләне я ерак туганнарны, шул исәптән патшалар сараендагы кешеләрне аңлатырга мөмкин (Рс 7:10; Фп 4:22). Бу төшенчә Һирудлар һәм кайсарлар кебек идарә итүче династияләргә кулланылган. Ул династияләрдә эчке ызгышлар гадәти һәм җимергеч булган.

таркалачак: Яки «алга таба (бергә тормаячак)». (Бу шигырьдәге гаилә сүзенә аңлатманы кара.)

изге рухка каршы көфер сүз әйтүче: Аллаһыга я рухи нәрсәләргә каршы әйтелгән яла ягучы, зарарлы һәм хурлыклы сөйләм. Изге рух Аллаһының үзеннән иңә, шуңа күрә белә торып аның тәэсиренә каршы тору я аның тәэсирен кире кагу Аллаһыга каршы әйтелгән көфер сүзгә тиң булган. Мт 12:24, 28 һәм Мк 3:22 дә күрсәтелгәнчә, яһүд дине җитәкчеләре Гайсәдә, ул могҗизалар кылганда, Аллаһы рухының эш итүен күргән; шулай да алар бу көчне Шайтан Иблискә караткан.

мәңгелек гөнаһта гаепле булыр: Күрәсең, беркайчан да кичерелмәс гөнаһны аңлата; андый гөнаһны капларлык корбан юк. (Бу шигырьдәге изге рухка каршы көфер сүз әйтүче дигән аңлатманы һәм параллель урында Мт 12:31 гә аңлатманы кара.)

энеләре: Ягъни Гайсәнең бер анадан туган энеләре. Аларның исемнәре Мт 13:55 һәм Мк 6:3 тә китерелә. («Эне» төшенчәсенең мәгънәсен белер өчен Мт 13:55 кә аңлатманы кара.)

Менә минем әнием һәм минем энеләрем!: Монда Гайсә үзенең рухи кардәшләрен — шәкертләрен — үзенең кан кардәшләреннән аера; Гайсәнең кайбер энеләре, күрәсең, аңа иман итмәгән (Ях 7:5). Үзе һәм туганнары арасындагы бәйләнешләрнең никадәр кадерле булуына карамастан, ул «Аллаһы ихтыярын» үтәүче кешеләр белән мөнәсәбәте күпкә кадерлерәк икәнен күрсәтә (Мк 3:35).

Медиаматериал