Лүк 17:1—37

17  Шуннан соң ул үз шәкертләренә болай диде: «Иманнан ваз кичәргә этәрүчеләр һичшиксез булачак. Әмма андыйларга кайгы!+ 2  Ул шушы кечкенәләрнең берсен иманнан ваз кичәргә этәргәнче, муенына тегермән ташы асып, диңгезгә ыргытсалар, аның өчен яхшырак булыр иде.+ 3  Үз-үзегезне игътибар белән күзәтеп торыгыз. Кардәшең сиңа каршы гөнаһ кылса, аны шелтәлә+ һәм, тәүбә итсә, аны кичер.+ 4  Ул көненә хәтта җиде тапкыр сиңа каршы гөнаһ кылса һәм җиде тапкыр яныңа килеп: „Тәүбә итәм“,— дисә, аны кичер».+ 5  Шуннан соң рәсүлләр Хуҗабызга: «Безнең иманыбызны арттырчы»+,— диделәр. 6  Шунда ул аларга болай дип әйтте: «Иманыгыз горчица орлыгы хәтле генә булса да, сез бу тут агачына: „Тамырың белән чык та диңгезгә күчеп утыр!“ — дисәгез, ул сезне тыңлар иде.+ 7  Кайсыгыз җир сукалап яки көтү көтеп кырдан кайткан үз хезмәтчесенә: „Кил монда тизрәк, табын янына утыр“,— дияр? 8  Әллә сез аңа: „Миңа кичке ашка берәр нәрсә әзерлә һәм, мин ашап-эчкәндә, билеңне буып, миңа хезмәт ит. Шуннан соң үзең ашап-эчәрсең“,— димәссезме? 9  Үзенә кушканнарны башкарып чыккан хезмәтчегә хуҗасы әллә рәхмәт әйтеп торырмы? 10  Сез дә үзегезгә кушылганның барысын да башкарып чыкканнан соң: „Без мактауга лаексыз хезмәтчеләр. Нәрсә эшләргә тиеш булсак, шуларны гына башкардык“,— диегез».+ 11  Иерусалимга юл тотканда, ул Сама́рия белән Гәлилә́я арасыннан үтеп бара иде. 12  Бер авылга кергәндә, аны махау авырулы ун кеше күреп алды һәм аңардан читтәрәк тукталды.+ 13  Алар көчле тавыш белән: «Гайсә, Остаз, безне кызган!» — дип кычкырдылар. 14  Аларны күргәч ул: «Барыгыз, руханиларга күренегез»+,— диде. Алар барган чакта савыктылар.+ 15  Аларның берсе савыкканын күргәч, көчле тавыш белән Аллаһыны данлап кире килде 16  һәм, Гайсә алдына йөзтүбән капланып, аңа рәхмәт укый башлады. Ә ул кеше сама́рияле иде.+ 17  Шунда Гайсә болай диде: «Савыктырылганнар унау иде түгелме? Тугызы кайда соң? 18  Аллаһыны данлар өчен бу чит милләт кешесеннән башка беркем дә кире килмәдемени?» 19  Шуннан соң Гайсә аңа: «Тор, юлыңда бул. Иманың сине савыктырды»*+,— диде. 20  Бер көнне фарисейлар аңардан Аллаһы Патшалыгының киләчәк вакыты турында сорадылар.+ Ул аларга мондый җавап бирде: «Аллаһы Патшалыгының килүе кайберәүләр өчен ачык билгеле булмаячак, 21  һәм аның турында: „Менә ул монда!“ яки „Ул тегендә!“ — дип әйтмәячәкләр. Чөнки Аллаһы Патшалыгы сезнең арада».+ 22  Шуннан соң ул үз шәкертләренә болай диде: «Шундый көннәр килер ки, сез Адәм Улы көннәренең берсен күрергә теләрсез, әмма күрмәссез.+ 23  Кешеләр сезгә: „Менә ул тегендә!“ яки: „Менә ул монда!“ — дияр. Чыкмагыз һәм алар артыннан бармагыз.+ 24  Чөнки яшен күкнең бер читеннән икенче читенә чаклы яктырткан кебек, Адәм Улы+ белән дә үз көнендә шул ук рәвешчә булачак.+ 25  Әмма башта ул күп газаплар чигәргә тиеш, һәм бу буын аны кире кагарга тиеш.+ 26  Нух көннәрендә ничек булган булса,+ Адәм Улы көннәрендә дә шулай булачак:+ 27  кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Нух көймәгә кергән көнгә кадәр шулай булган.+ Шуннан соң Туфан килеп барысын һәлак иткән.+ 28  Лут көннәрендә дә шулай булган:+ кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, сатып алганнар, сатканнар, утыртканнар, төзегәннәр. 29  Әмма Лут Сәдү́м шәһәреннән чыккан көнне күктән ут белән күкерт яңгыры яуган һәм аларның барысын һәлак иткән.+ 30  Адәм Улы үзен кешеләргә ачкан көнне дә шулай булачак.+ 31  Ул көнне өй түбәсендәге кеше, әйберләре өй эчендә калган булса, аларны алыр өчен төшмәсен, кырдагысы да өендәге әйберләрен алыр өчен кайтмасын.+ 32  Лут хатынын исегездә тотыгыз.+ 33  Үз җанын саклап калырга тырышучы аны югалтыр, ә җанын югалтучы аны саклап калыр.+ 34  Сезгә шуны әйтәм: ул төнне ике кеше бер ятакта булыр. Берсе алыныр, икенчесе калдырылыр.+ 35  Ике хатын-кыз бер тегермәндә тартыр. Берсе алыныр, икенчесе калдырылыр». 36  —— 37  Шунда алар аңардан: «Хуҗабыз, бу кайда булыр?» — дип сорады. Ул аларга: «Мәет кайда булса, бөркетләр шунда җыелыр»+,— диде.

Искәрмәләр

Яки «коткарды».

Искәрмәләр

Иманнан ваз кичәргә этәрүчеләр: Яки «киртәләр куючылар». Монда кулланылган грек сүзе ска́ндалон берәр тозакны аңлаткан дип санала; кайберәүләр бу сүз җим беркетү өчен тозактагы чыбыкны белдергән дип уйлый. Киң мәгънәдә ул берәр кешенең абынуына я егылуына сәбәп булган теләсә нинди комачаулыкны аңлата башлаган. Символик мәгънәдә кулланылганда, ул берәүне ялгыш юлдан барырга, әхлакый яктан абынырга я егылырга, ягъни гөнаһ кылырга, этәргән берәр гамәлгә я шартка карый. Бу сүзнең тамырдаш фигыле скандали́зо Лүк 17:2 дә «иманнан ваз кичәргә этәрү» дип тәрҗемә ителгән, аны шулай ук «абыну ташы булу» дип тә тәрҗемә итеп була.

көненә... җиде тапкыр: Бу сүзләр Петергә Гайсәнең элегрәк биргән җавабын хәтерләткәндер. Петер Гайсәдән кардәшен ничә тапкыр кичерергә тиешлеген сораган булган. Ул чакта Гайсә: «77 тапкыр»,— дип җавап биргән. (Мт 18:22 гә аңлатманы кара.) Гайсәнең шул җавабын һәм мондагы сүзләрен сүзгә-сүз аңларга кирәкми. Монда «җиде тапкыр» дигән сүзләр чиксез тапкыр дигән мәгънә йөртә. (Зб 119:164 тәге «көненә җиде тапкыр» дигән сүзтезмә белән чагыштыр. Ул кат-кат, өзлексез, гел дигәнне аңлата.) Берәр мәсихче үз кардәшенә каршы көненә җиде тапкыр гөнаһ кылырга һәм җиде тапкыр тәүбә итәргә мөмкин. Шелтә алгач, ул тәүбә итә икән, аны һәр тапкыр кичерергә кирәк. Андый чакта гел, чиксез кичереп торырга кирәк (Лк 17:3).

горчица орлыгы хәтле: Яки «горчица орлыгы шикелле кечкенә». (Лк 13:19 га аңлатманы кара.)

тут агачына: Бу агач Изге Язмаларда бер генә тапкыр искә алына. Монда кулланылган грек сүзе гадәттә тут агачының һәр төренә карата кулланылган, ә Израильдә кара тут агачы (Morus nigra) киң таралган. Бу йөрәксыман зур яфраклы нык агачның биеклеге якынча 6 м җитә; аның кара бөрлегәннекенә охшаш җимешләре куе кызыл я кара була. Бу агач үзенең киң җәелгән тамырлары белән билгеле. Шуңа күрә аны тамыры белән чыгару күп көч таләп итә.

билеңне буып: Монда «билеңне буып» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе перизо́ннимай хезмәт итәр өчен алъяпкыч бәйләү я, мәсәлән билбау белән киемне буу, дигәнне аңлата. Бу контекстта шушы грек сүзен шулай ук «киенеп һәм хезмәт итәргә әзер торып» дип тәрҗемә итеп була. Бу грек сүзе Лк 12:35, 37 һәм Эф 6:14 тә очрый. (Лк 12:35, 37 гә аңлатмаларны кара.)

мактауга лаексыз: Сүзгә-сүз «бернигә дә яраксыз». Гайсәнең бу мисал белән хезмәтчеләр — үзенең шәкертләре — үзләрен бернигә дә файдасыз я яраксыз дип санарга тиеш дип әйтәсе килмәгән. Контекст буенча, «мактауга лаексыз» дигән сүзләр шуны аңлата: хезмәтчеләр үзләрен аерым хөрмәткә я мактауга лаек дип санарга тиеш түгел, ә үзләрен тыйнак тотарга тиеш булган. Кайбер белгечләр бу төшенчә гипербола буларак кулланыла дип саный. Аның мәгънәсе «без аерым игътибарга лаек булмаган хезмәтчеләр генә».

Иерусалимга юл тотканда, ул Самария белән Гәлиләя арасыннан үтеп: Бу сәяхәтнең максаты Иерусалим булган, ләкин Гайсә башта Ифраим шәһәреннән төньякка таба Самария һәм Гәлиләя (бәлки, аның көньяк өлеше) аша Переягә юл тоткан. Шушы сәяхәт вакытында Гайсә Самариядәге я Гәлиләядәге бер авылга кергәндә, аны махау авырулы ун кеше күреп алган (Лк 17:12). Шул чакта Гайсә үз үлеме алдыннан Гәлиләядә соңгы тапкыр булган. (Ях 11:54; A7 кушымт. кара.)

махау авырулы ун кеше: Изге Язмалар язылган чорда махаулылар, күрәсең, бергә җыелып, төркемләп яшәгән, һәм шулай итеп алар бер-берсенә ярдәм итә алган (2Пат 7:3—5). Аллаһы кануны буенча, махаулылар башкалардан аерым яшәргә тиеш булган. Махаулы кешегә шулай ук: «Нәҗес, нәҗес!» — дип кычкырып, үзе турында башкаларны кисәтергә кирәк булган (Лв 13:45, 46). Шуңа күрә махаулылар Гайсәдән читтәрәк тукталган булган да. (Мт 8:2 гә аңлатманы һәм сүзлектән «Махау; махаулы» кара.)

руханиларга күренегез: Гайсә Мәсих җирдә булганда, Муса кануны буенча яшәгән һәм Һарун токымы үтәгән руханилыкның гамәлдә булуын таныган. Махаулы ун кешене савыктыргач, ул аларга руханига барып күренергә кушкан (Мт 8:4; Мк 1:44). Муса кануны буенча, рухани махаулы кешенең савыкканын расларга тиеш булган. Махаудан савыккан кешегә гыйбадәтханәгә барып, корбан яки бүләк итеп ике чиста кош, эрбет агачы ботагы, ачык кызыл төстәге җеп һәм иссоп үсемлеге китерергә кирәк булган (Лв 14:2—32).

Алар... савыктылар: Гайсәнең бу ун махаулыны савыктырганы турында Лүк кенә яза.

ачык билгеле: Монда кулланылган грек сүзе Мәсихче Грек Язмаларында бер тапкыр гына очрый һәм «игътибар белән карау; күзәтү» дигәнне аңлаткан фигыльдән барлыкка килгән. Кайбер белгечләр фикеренчә, табиблар үз хезмәтләрендә, берәр чирнең тышкы билгеләрен күзәтүләре турында язганда, бу сүзне кулланган. Бу сүз монда, күрәсең, Аллаһы Патшалыгының килүе кайберәүләр өчен ачык билгеле булмаячак дигән фикерне белдерә.

сезнең арада: «Сез» дигән исем алмашлыгы, һичшиксез, Гайсә белән сөйләшкән фарисейларга карый. (Лк 17:20; Мт 23:13 белән чагыштыр.) «Патшалык» алар арасында булган дип әйтеп була, чөнки Гайсә Патша һәм Аллаһының вәкиле, Аллаһы тарафыннан патшалык итәргә майлаган зат булган. Моннан тыш аның Аллаһы билгеләгән патша булганын раслаучы эшләр башкарырга һәм үзе белән Патшалыкта идарә итәчәк кешеләрне әзерләргә хакимлеге булган (Лк 22:29, 30).

яшен... яктырткан кебек: Гайсәнең килү чоры яшен белән чагыштырылган, чөнки аның Патша булып идарә итүенә дәлил игътибарлы бар кешеләргә ап-ачык күренергә тиеш булган.

Адәм Улы белән дә үз көнендә шул ук рәвешчә булачак: Я, бәлки, «Адәм Улы белән дә шул ук рәвешчә булачак». Кайбер борынгы кулъязмаларда кыска язылыш кулланыла, ә башка борынгы кулъязмаларда монда кулланылган язылыш очрый. Соңгысы Изге Язмаларның күп тәрҗемәләрендә кулланыла.

Нух көннәрендә: Изге Язмаларда «-нең/-ның көн(нәр)е» дигән төшенчә кайвакыт аерым бер кеше яшәгән вакытка карата кулланыла (Иш 1:1; Ир 1:2, 3; Лк 17:28). Монда Адәм Улы көннәре «Нух көннәре» белән чагыштырыла. Мт 24:37 дә язылган охшаш сүзләрдә «Адәм Улының килү чоры» дигән сүзтезмә кулланыла. Гайсә бу чагыштыруны Нух көннәренең ахырында булган Туфан белән генә чикләми. Шулай да, аның сүзләре буенча, аның «көннәре» я «килү чоры» охшаш ахыр күрәчәк. «Нух көннәре» чынлыкта күп елларга сузылган, шуңа күрә алдан әйтелгән «Адәм Улының көннәре [яки «килү чоры»]» шулай ук күп елларга сузылырга тиеш дигән нәтиҗә ясарга нигез бар. «Адәм Улының көннәре» дә котылуны эзләмәгән кешеләрнең юк ителүе белән тәмамланачак. (Мт 24:3 кә аңлатманы кара.)

көймәгә: Мт 24:38 гә аңлатманы кара.

Туфан: Яки «су басу; һәлакәт». Грек сүзе катаклисмо́с җимергеч көче булган зур су басуны белдерә. Изге Язмаларда бу сүз Нух көннәрендәге Туфанны күрсәтер өчен кулланыла (Яр 6:17, Септуагинта; Мт 24:38, 39; 2Пт 2:5).

өй түбәсендәге: Монда искә алынган йорт түбәләре яссы булган һәм төрле максат белән кулланылган, мәсәлән, анда нәрсәдер саклаганнар (Йш 2:6), ял иткәннәр (2Иш 11:2), йоклаганнар (1Иш 9:26) һәм дини бәйрәмнәр үткәргәннәр (Нк 8:16—18). Шуңа күрә анда култыкса ясарга кирәк булган (Кн 22:8). Түбәгә баскычтан менгәннәр. Гадәттә, баскыч йортның тышкы ягыннан төзелгән булган яисә баскычны сөяп куйганнар. Кеше түбәдән өйгә кермичә төшә алган. Бу безгә кеше Гайсәнең качу турындагы кисәтүен ничек үти алган икәнен һәм хәлнең никадәр ашыгыч булганын аңларга ярдәм итә.

җанын: Яки «тормышын». (Сүзлектән «Җан» кара.)

алыныр: Монда «алыныр» дип бирелгән грек сүзе төрле контекстта, еш кына уңай мәгънәдә, кулланыла. Мәсәлән, Мт 1:20 дә ул «өеңә алып кайтырга», Мт 17:1 дә «үзе белән... алып» һәм Ях 14:3 тә «яныма алачакмын» дип тәрҗемә ителгән. Бу контекстта ул, күрәсең, «Хуҗабыз» белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия булуны һәм коткарылуны аңлата (Лк 17:37). Ул шулай ук Нухның Туфан килгән көнне көймәгә алынганын һәм Лутның Сәдүмнән кулыннан алып чыгарылганын хәтерләтергә мөмкин (Лк 17:26—29). Калдырылган булу, димәк, һәлак ителүгә лаеклы дип хөкем итүне аңлата.

Кайбер борынгы кулъязмаларда: «Ул вакытта кырда ике кеше булыр. Берсе алыныр, икенчесе калдырылыр»,— дип язылган. Ләкин бу сүзләр борынгырак һәм ышанычлырак кулъязмаларда юк, һәм аларның Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмаларның өлеше булмаганы ачык. Әмма охшаш сүзләр Мт 24:40 та Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмаларның өлеше булып тора. Кайбер белгечләр уйлавынча, күчереп язучы бу сүзләрне Маттай хәбәреннән алып Лүк хәбәренә өстәгән. (А3 кушымт. кара.)

Медиаматериал

Өске һәм аскы тегермән ташлары
Өске һәм аскы тегермән ташлары

Рәсемдәге кебек, зур тегермән ташын йорт хайваны, мәсәлән, ишәк әйләндергән, һәм ул ашлык тарттырыр я зәйтүн җимешләрен сытар өчен кулланылган. Өске тегермән ташының диаметры 1,5 м җитә алган, һәм аны тагы да зуррак аскы таш өстендә тәгәрәткәннәр.

Тут агачы
Тут агачы

Тут агачы бер генә тапкыр, Гайсә рәсүлләргә иманнары турында әйткәндә, искә алына (Лк 17:5, 6). Монда кулланылган грек сүзе гадәттә тут агачының һәр төренә карата кулланылган, ә Израильдә кара тут агачы (Morus nigra) киң таралган. Бу йөрәксыман зур яфраклы нык агачның биеклеге якынча 6 м җитә; аның кара бөрлегәннекенә охшаш җимешләре куе кызыл я кара була.