Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы нәрсә башкара соң?

Аллаһы нәрсә башкара соң?

Аллаһы нәрсә башкара соң?

«Әй Ходай [«Йәһвә», ЯД], Син ник ерак торасың, кайгылы, кирәкле чакта нигә Үзеңне яшерәсең?» (МӘДХИЯ 9:22).

«КАЙГЫЛЫ чакта» яшәгәнебезне аңлар өчен, нибары яңалыкларның исемнәренә генә игътибар итү җитә. Һәм бәла якынлашканда — без үзебез берәр җинаятькә, бәхетсезлеккә дучар булганда яисә яраткан кешебезне югалтканда,— бездә мондый сораулар туа торгандыр: «Аллаһы моны күрәме? Ул безнең турыда кайгыртамы? Ул бармы?»

Ә бәлки безнең өметләребез ялгыш карашларга нигезләнгәндер? Әйтик, кечкенә бала, әтисе эшкә киткәнгә, юксына ди. Ул әтисен сагынып, аның тизрәк өйгә кайтуын тели һәм үзен ташланган бала кебек хис итә. Көне буе ул бертуктамый: «Әтием кайда?» — дип сорап тора.

Бу баланың ялгыш карашын аңлау авыр түгел. Чөнки нәкъ шул вакытта аның атасы, гаиләсен тәэмин итәр өчен, эшләп йөри. Без дә: «Аллаһы кайда?» — дип сораганда, теге бала кебек, ялгыш карашта тормыйбыз микән?

Кайберәүләр Аллаһының явыз кешеләргә тоткарланмыйча җәза биреп торуын тели. Башкалары исә Аллаһыны Кыш бабайга тиңли: имеш ул аларга, эш, тормыш иптәше, отышлы лотерея билеты кебек, бүләкләр бирергә тиеш дип саный.

Бу карашларда мондый фикер чагыла: Аллаһы гаделлекне урнаштырырга ашыкмый икән яки без көткән ярдәмне бирми икән, димәк ул безнең газапларга ваемсыз һәм ихтыяҗларыбызны белми. Ләкин бу алай түгел! Чынында исә Йәһвә Аллаһы кешелек гаиләсе турында, хәтта сез бу мәкаләне укыганда да, кайгырта. Тик бу еш кына кешеләр теләгәнчә булмый.

Алайса Аллаһы нәрсә башкара соң? Моңа җавап бирер өчен, безгә кешелек тарихының башына игътибар итәргә кирәк. Ул вакытта кешеләрнең Аллаһы белән мөнәсәбәтләре җимерелгән булган. Шулай да бу мөнәсәбәтләрне әле кайтарып була.

Гөнаһның һәлакәтле нәтиҗәләре

Күп еллар буе җимерек хәлдә торган йортны күз алдыгызга китерегез. Аның түбәсе ишелгән, ишекләре кыегайган, ә тышкы ягы ямьсезләнеп беткән. Кайчандыр бу йорт төзек булган, әмма аңа шундый зур зыян китерелгән ки, хәзер аны яңадан торгызыр өчен күп вакыт һәм көч кирәк булыр.

Якынча 6 000 ел элек кешелеккә дә шундый ук зыян китерелгән булган. Моны күзгә күренми торган шәхес, Шайтан, Адәм белән Хауваны Аллаһыга каршы күтәрелергә котыртып эшләгән. Моңа кадәр Адәм белән Хауваның камил сәламәтлеге һәм үз буыннары белән мәңге яшәргә өметләре булган (Яратылыш 1:28). Әмма гөнаһ кылып, алар булачак кешелек гаиләсенә зур зыян китергән.

Бу фетнә аркасында һәлакәтле тормыш башланган. Инҗилдә: «Бер кеше [Адәм] аркылы гөнаһ һәм гөнаһ белән бергә үлем дөньяга үтеп керде»,— дип әйтелә (Римлыларга 5:12). Гөнаһ Барлыкка Китерүчебез белән мөнәсәбәтләрне бозып, безгә физик, эмоциональ яктан һәм фикер йөртүебезгә зыян китергән. Гөнаһ аркасында кешеләр үлә башлаган. Шулай итеп кешелек хәле җимерелә барган йорт хәленә охшаш булып киткән. Аллаһының тәкъва пәйгамбәре Әюб бу хәлне төгәл тасвирлап, «кеше кыска гомерле һәм борчылулардан туеп беткән» дип әйткән (Әюб 14:1).

Ләкин Адәм белән Хауваның гөнаһ кылуыннан соң, Аллаһы кешеләрне ташлаганмы? Һич тә юк! Шул вакыттан алып бу көнгә кадәр күктәге Атабыз кешелек хакына эшләр башкара. Нинди эшләр? Моны яхшырак аңлар өчен, җимерек йорт белән мисалга кайтыйк һәм аны торгызыр өчен кирәк булган өч адымга игътибар итик. Бу адымнарның һәрберсе Аллаһының кешелекне «торгызыр» өчен башкарган эшләре белән бәйле.

1 Йорт хуҗасы үз җимерек йортын тикшереп чыкканнан соң сайлау ясарга тиеш: я аны юк итәргә, я аны торгызырга.

Гадән бакчасындагы фетнәдән соң күп тә үтми, Йәһвә Аллаһы кешелекне «торгызу» турында үз ниятен белдерә. Ул бу фетнәдә гаепле булган күзгә күренми торган рухи шәхескә болай ди: «Синең белән хатын-кыз арасына, синең токымың белән аның нәселе арасына дошманлык җебе сузачакмын. Аның нәселе сиңа сугып башыңны ярыр, син исә аны үкчәсеннән чагарсың» (Яратылыш 3:15).

Бу сүзләрне әйтеп, Йәһвә шул фетнәгә котыртучыны юк итәргә вәгъдә бирә (Римлыларга 16:20; Ачылыш 12:9). Һәм кешеләрне гөнаһтан йолып алачак «токым» турында алдан әйтә (1 Яхъя 3:8) *. Шулай итеп Йәһвә үз ниятен ачыклый: ул кешелекне җимерергә түгел, ә аны «торгызырга» җыена. Ләкин моның өчен күп вакыт кирәк булачак.

2 Архитектор торгызу эшләрен үткәрер өчен план төзи.

Йәһвә Аллаһы исраиллеләргә кануннар җыентыгын һәм аларга табыну урынының — гыйбадәтханәнең планын бирә. Инҗилдә: «Болар — киләчәкнең күләгәсе генә»,— дип әйтелә (Көлессәйлеләргә 2:17). Алар күпкә бөегрәк нәрсәнең прообразы-планы булган.

Мәсәлән, исраиллеләр, Аллаһы аларның гөнаһларын кичерсен өчен, корбаннар китергән (Левиләр 17:11). Бу күп гасырлардан соң биреләчәк корбанның, кешелекне тулысынча йолып алачак бөегрәк корбанның прообразы булган *. Исраиллеләр чатырда һәм гыйбадәтханәдә табынган. Аларның корылышы Мәсихнең корбан үлеменнән алып күккә күтәрелүенә кадәр башкарачак эшләренең прообразы булып торган. (7 нче биттәге планны карагыз.)

3 План буенча торгызу эшләрен алып барыр өчен, төзүче сайлана.

Исраиллеләр корбаннар китергән, ә Гайсә кешелекне йолып алыр өчен үз тормышын биргән. Ул вәгъдә ителгән Мәсих булган. Менә ни өчен Чумдыручы Яхъя Гайсәне «дөньяның гөнаһын Үз өстенә алучы Аллаһы Бәрәне» дип атаган (Яхъя 1:29). Гайсә бу йөкләмәне теләп кабул иткән. «Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине җибәргән Атам ихтыярын башкару өчен күктән иңдем»,— дигән ул (Яхъя 6:38).

Аллаһы ихтыяры буенча Гайсә «күпләрне йолып алу өчен Үзенең тормышын бирергә» һәм үз шәкертләре белән Патшалык турында килешү төзергә дип килгән (Маттай 20:28; Лүк 22:29, 30). Бу Патшалык ярдәмендә Аллаһы кешеләргә карата үз ниятен үтәячәк. Аллаһы Патшалыгы турындагы хәбәр «Яхшы хәбәр» дип атала, чөнки бу хәбәрдә Аллаһы җир белән идарә итәр өчен, күктә хөкүмәт урнаштырган дип әйтелә (Маттай 24:14; Данил 2:44) *.

«Торгызу» эшләре дәвам итә

Күккә күтәрелер алдыннан Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз... Һәм белегез: Мин, дөнья беткәнгә тикле, һәрвакыт сезнең белән булам» (Маттай 28:19, 20).

Димәк кешелекне «торгызу» эшләре Гайсә үлеме белән тәмамланмаган. Бу эшләр «дөнья беткәнгә тикле» — Аллаһы Патшалыгы җир белән идарә итә башлаган чакта дәвам итәчәк. Бу вакыт бик якын, чөнки Гайсәнең «дөньяның бетәчәге» турында сөйләгән билгесе хәзер үтәлеп бара (Маттай 24:3—14; Лүк 21:7—11; 2 Тимутегә 3:1—5) *.

Бүген Йәһвә Шаһитләре 236 ил һәм территориядә Гайсәнең әмерен үтәп, Аллаһы Патшалыгы хакында яхшы хәбәрне вәгазьли. Сез хәзер укый торган журнал сезгә бу Патшалык һәм ул башкарачак эшләр турында күбрәк белергә булышачак. «Күзәтү манарасы» журналының һәрбер санында, икенче битендә болай дип язылган: «Ул [бу журнал] барлык кешеләрне Аллаһы Патшалыгы тиздән үз якыннарын җәберләүчеләрне юк итәчәге һәм җирне оҗмахка әйләндерәчәге турындагы яхшы хәбәр белән юата. Ул хәзерге вакытта хакимлек итүче Аллаһы тарафыннан билгеләнгән Патшага, Гайсә Мәсихкә, ышанырга дәртләндерә. Аның коелган каны кешелеккә мәңгелек тормышка ирешер өчен юл ача».

Кызганычка каршы, сезгә бүген дә террористлар һөҗүмнәре, табигатьтәге афәтләр турында ишетергә яки үзегезгә берәр бәла кичерергә туры килә торгандыр. Әмма Изге Язмаларны өйрәнеп, сез Аллаһының кешеләрне калдырмаганына дәлилләр табарсыз. Аллаһы «бит безнең һәрберебездән ерак түгел» (Рәсүлләр 17:27). Һәм ул Адәм белән Хаува югалтканны кире кайтарырга вәгъдә бирә. Аның сүзләре һичшиксез үтәләчәк! (Ишагыйя 55:11).

[Искәрмәләр]

^ 16 абз. Яратылыш 3:15 тәге сүзләрне яхшырак аңлар өчен, «Аллаһы җитәкчелеге — Оҗмахка алып баручы юл» дигән брошюраның 14—18 нче битләрен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

^ 19 абз. Моның турында күбрәк белер өчен, «Аллаһы җитәкчелеге — Оҗмахка алып баручы юл» дигән брошюраның 19—21 нче битләрен карагыз.

^ 22 абз. Аллаһы Патшалыгы турында күбрәк белер өчен, «Аллаһы җитәкчелеге — Оҗмахка алып баручы юл» дигән брошюраның 24—25 нче битләрен карагыз.

^ 25 абз. Моның турында күбрәк белер өчен, «Аллаһы җитәкчелеге — Оҗмахка алып баручы юл» дигән брошюраның 25—26 нче битләрен карагыз.

[7 биттәге схема/иллюстрацияләр]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

Чын йортның «күчермәсе генә». Изге чатыр нәрсәнең прообразы булган?

КОРБАН КИТЕРҮ УРЫНЫ

Аллаһының Гайсә корбанын кабул итәргә әзер булуы (ЕВРЕЙЛӘРГӘ 13:10—12).

БАШ РУХАНИ

Гайсә (ЕВРЕЙЛӘРГӘ 9:11).

1 Гөнаһ йолу көнендә баш рухани халыкның гөнаһларын йолып алыр өчен корбан китергән (ЛЕВИЛӘР 16:15, 29—31).

1 Б. э. 33 елында, 14 нисан көнендә Гайсә безнең өчен үз тормышын корбан иткән (ЕВРЕЙЛӘРГӘ 10:5 —10; 1 ЯХЪЯ 2:1, 2).

ИЗГЕ БҮЛМӘ

Гайсә рух белән тудырылган Угыл (МАТТАЙ 3:16, 17; РИМЛЫЛАРГА 8:14—17; ЕВРЕЙЛӘРГӘ 5:4—6).

ПӘРДӘ

Гайсәнең тәне. Ул аның җирдәге һәм күктәге тормышын аерып торган (1 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 15:44, 50; ЕВРЕЙЛӘРГӘ 6:19, 20; 10:19, 20).

2 Баш рухани пәрдә аша үтеп, Изге бүлмәдән Иң изге бүлмәгә кергән

2 Терелтелгәннән соң, Гайсә «пәрдә» аша үткән: күккә күтәрелеп, «безнең өчен Аллаһы алдына барып баскан» (ЕВРЕЙЛӘРГӘ 9:24—28).

ИҢ ИЗГЕ БҮЛМӘ

Күк (ЕВРЕЙЛӘРГӘ 9:24).

3 Елга бер тапкыр Иң изге бүлмәгә кереп, баш рухани килешү сандыгы алдына корбан канының бер өлешен тамызып алган (ЛЕВИЛӘР 16:12—14).

3 Үзенең түгелгән канының бәясен тапшырып, Гайсә безнең гөнаһларыбызны чын мәгънәдә йолып алган (ЕВРЕЙЛӘРГӘ 9:12, 24; 1 ПЕТЕР 3:21, 22).