Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Яхшы хуҗабикә»

«Яхшы хуҗабикә»

Беренче гасыр мәсихчеләренең көндәлек тормышы

«Яхшы хуҗабикә»

«Юлын дәвам итеп, Гайсә шәкертләре белән бер авылга керде; анда Марта исемле бер хатын Аны үз өендә кабул итте. Аның Мәрьям атлы сеңлесе бар икән; ул, Гайсәнең аяк очына утырып, Аның сүзләрен тыңлый иде. Марта исә бик тырышып табын әзерләп йөри иде һәм Гайсә янына килеп: „Раббым! Сеңлемнең бөтен эшне миңа гына калдыруына бер дә пошынмыйсыңмы? Әйт әле аңа, миңа булышсын“,— диде. Гайсә исә аңа: „Марта! Марта! Син күп нәрсә хакында кайгыртасың һәм ыгы-зыгы килеп йөрисең, ә бары бер нәрсә генә кирәк. Мәрьям исә яхшырак өлешне сайлады, һәм ул аннан алынмас“,— дип җавап кайтарды» (ЛҮК 10:38—42).

МАРТА эшчән хатын-кыз булган, һәм башкалар аны, һичшиксез, хөрмәт иткән. Беренче гасыр яһүдләрнең гореф-гадәте буенча, хатын-кызга бәя биргәндә, аның хуҗалык эшен сөюенә һәм гаиләсе турында кайгырта алуына игътибар иткәннәр.

Беренче гасырда яшәгән мәсихче хатын-кызларга да «яхшы хуҗабикә булырга» киңәш бирелгән (Титуска 2:5). Әмма аларның шулай ук үз иманнары турында сөйләргә хөрмәтле вазифалары да булган (Маттай 28:19, 20; Рәсүлләр 2:18). Беренче гасыр яһүди хатын-кыз нинди эшләр башкарган? Һәм Гайсәнең Мәрьям турында әйткән сүзләреннән нинди сабак алып була?

Күп эшләр белән мәшгуль. Әле таң да атмагандыр, ә хуҗабикә инде үз эшләрен башкара башлый (Гыйбрәтле сүзләр 31:15). Гаиләсен гади генә ботка пешереп ашатканнан соң, ул үз улларын синагога мәктәбенә озата. Кызлары исә өйдә кала. Алар уңган хатыннар булыр өчен, өйдәге эшләрне башкарырга өйрәнәчәк.

Кызлары белән бергә аналары өй эшләрен башкара башлый. Алар яктырткычларга май сала (1), идәннәрне себерә (2) һәм кәҗәләрен сава (3). Шуннан соң алар шул көнгә икмәк пешерер өчен кирәкле эшләр башкара башлый. Кызлар көрпәләрдән аерыр өчен ашлык или (4) һәм кул тегермәнендә шул ашлыкны тарттырып он ясый (5). Аналары он, су һәм чүпрәне бергә кушып, камыр баса (6). Камыр күтәрелгәнче ул башка эшләрен үти, ә кызлары ул вакыт яңа сауган сөттән эремчек ясый (7).

Төш җиткәнче ана белән кызлары базар мәйданына барып кайта. Базарда аларны һавадан аңкып торган хуш исле тәмләткечләр исләре, хайваннар тавышлары һәм сатучыларның сатулашу тавышлары камап ала. Монда алар бер көнлек ризык, мәсәлән, яшелчә белән киптерелгән балык сатып алалар (8). Аналары мәсихче булса, ул шулай ук базарда башкалар белән үз иманы турында сөйләшеп ала (Рәсүлләр 17:17).

Яхшы ана юлда барганда үз балаларына Изге Язмадагы принциплар турында сөйләр һәм аларны кадерләргә өйрәтер (Канун 6:6, 7). Ул шулай ук үз кызларына базарда әйберләр алганда, ничек акыл белән эш итәргә икәнен аңлатыр (Гыйбрәтле сүзләр 31:14, 18).

Хатын-кызның көндәлек эшләренең берсе — коега барып кайту (9). Анда ул бүтән хатыннар белән аралашып ала да, су алып өенә юл тота. Өйгә кайткач, ул кызлары белән икмәк пешерә башлый. Башта алар камырдан түгәрәк көлчәләр ясый, аннан соң аларны урамдагы кайнар мичкә сала (10). Кайнар икмәкнең исен иснәп һәм аралашып, алар икмәкнең пешкәнен күзәтеп тора.

Аннары алар якында гына урнашкан елгага барып, керләрен юа (11). Башта алар билгеле үсемлекләрнең көленнән ясалган сода сабынын — селте кулланып, тырышып керләрен чистарта. Аннан соң аларны чайкап сыккач, якындагы куаклыкларга яки ташларга җәеп киптерәләр.

Юылган киемнәрне өйгә кайтаргач, ана белән кызлары өйнең түбәсенә менеп, киемнәргә, кирәк булса, ямау салалар (12), я, кирәк булса, тегеп куялар. Аннан соң алар бу киемнәрне үз урыннарына урнаштыра. Соңрак кызларны чигү-туку һөнәренә өйрәтәләр (13). Аннары хуҗабикә кичке аш әзерли (14). Кунакчыллык тормышның аерылмас өлеше булганга, гаилә килгән кунакка да җитәрлек итеп икмәк, яшелчә, эремчек, киптерелгән балык һәм су куеп табын әзерли.

Көн үз ахырына якынлашып бара. Балалар йокларга әзерләнеп, яраланган тезләренә май сөртә. Шуннан соң җемелдәп торган ут яктысында әти-әниләре аларга Изге Язмадан берәр өзекне үз сүзләре белән сөйләп бирә. Аннары алар бергәләп дога кыла. Өйдә тынлык урнашкач, ире үз хатынын мондый яхшы билгеле сүзләр белән мактый: «Игелекле хатынны кем таба алыр? Андый хатын асылташлардан да кадерлерәк» (Гыйбрәтле сүзләр 31:10).

«Яхшырак өлешне сайлый». Беренче гасырда яшәгән тырыш хатыннарның күп вакыты, һичшиксез, төрле вазифаларны үтәүгә багышланган булган (Лүк 10:40). Нәкъ шулай ук бүген дә хатыннар, аеруча ана кешеләр, күп эшләр белән мәшгуль. Бүгенге техника ярдәмендә көндәлек эшләрне башкару җиңеләйсә дә, күп кенә аналарга гаилә турында кайгыртудан тыш, эшкә дә йөрергә туры килә.

Төрле авырлыкларга карамастан, күп кенә мәсихче хатыннар мәкалә башында китерелгән өзектәге Мәрьямнең үрнәген тота. Алар рухи нәрсәләрне бик кадерли (Маттай 5:3). Изге Язмалар киңәшен тотып, алар гаиләләре хакында кайгырта (Гыйбрәтле сүзләр 31:11— 31). Әмма алар шулай ук Гайсәнең Мартага биргән киңәшен дә куллана. Рухи хатын булганга, Марта бу ярату белән бирелгән нәсыйхәтне теләп кабул иткән. Мәсихче хатыннар Аллаһы турында белем ала (15) һәм башкаларга үз иманнары хакында сөйли. Алар үз өйдәге вазифаларына бу рухи эшләренә комачауларга юл бирми (Маттай 24:14; Еврейләргә 10:24, 25). Шулай итеп алар «яхшырак өлешне сайлый» (Лүк 10:42). Андый хуҗабикәләрне Аллаһы, Гайсә Мәсих һәм үз гаиләләре югары бәяли (Гыйбрәтле сүзләр 18:22).