Лүк 10:1—42

10  Шуннан соң Хуҗабыз Гайсә тагын 70 шәкертне сайлап, аларны икешәр-икешәр итеп+ үзе барырга җыенган һәр шәһәргә һәм һәр урынга үзе алдыннан җибәрде.+ 2  Аннары ул аларга болай диде: «Әйе, урасы ашлык күп, ә эшчеләр аз. Шуңа күрә ашлык Хуҗасыннан ашлык урырга эшчеләр җибәрсен дип үтенегез.+ 3  Барыгыз! Мин сезне бүреләр арасына бәрәннәрне җибәргән кебек җибәрәм.+ 4  Үзегез белән янчык та, ризык салынган капчык та, аяк киеме дә алмагыз+ һәм юлда кочаклашып исәнләшер өчен туктап тормагыз.+ 5  Кайсы гына йортка керсәгез дә, иң элек: „Бу йортка иминлек булсын“,— диегез.+ 6  Анда тынычлык яратучы кеше булса, тынычлыгыгыз аның белән калыр. Ә инде булмаса, үзегезгә кире кайтыр. 7  Шул йортта калыгыз,+ сезгә нәрсә бирсәләр, шуны ашагыз һәм эчегез.+ Эшче бит үз хезмәт хакына лаеклы.+ Өйдән өйгә күчеп йөрмәгез. 8  Шулай ук кайсы да булса шәһәргә килгәч, анда сезне кабул итсәләр, алдыгызга куелганны ашагыз, 9  андагы авыруларны савыктырыгыз һәм аларга: „Аллаһы Патшалыгы сезгә якынлашты“,— дип сөйләп йөрегез.+ 10  Әмма берәр шәһәргә килгәч, анда сезне кабул итмәсәләр, аның зур урамнарына чыгып, болай диегез: 11  „Хәтта шәһәрегезнең аякларыбызга кунган тузанын да сезгә каршы шаһитлек билгесе итеп кагып төшерәбез.+ Шулай да белегез: Аллаһы Патшалыгы якынлашты“. 12  Сезгә шуны әйтәм: Хөкем көнендә Сәдүмгә бу шәһәргә караганда җиңелрәк булачак.+ 13  Кайгы сиңа, Хорази́н! Кайгы сиңа, Битсәи́дә! Чөнки сездә башкарылган кодрәтле эшләр+ Тир белән Сидонда башкарылган булса, алар матәм киеме киеп һәм көлгә утырып күптән инде тәүбә итәрләр иде.+ 14  Шуңа күрә хөкем вакытында Тир белән Сидонга сезгә караганда җиңелрәк булачак. 15  Ә син, Кәпернау́м,+ күккә кадәр күтәрелерсең дип уйлыйсыңмы? Юк! Син Кабергә төшәчәксең! 16  Сезне тыңлаучы мине дә тыңлый.+ Сезне кире кагучы мине дә кире кага, ә мине кире кагучы мине җибәрүчене дә кире кага».+ 17  Шуннан соң шатлана-шатлана 70 шәкерт әйләнеп кайтты һәм: «Хуҗабыз, без синең исемеңне куллангач, безгә хәтта җеннәр дә буйсына»+,— диде. 18  Ул исә аларга болай дип әйтте: «Мин Шайтанның күктән яшен кебек төшкәнен күрдем.+ 19  Мин сезгә еланнарны, чаяннарны+ таптарга һәм дошманның барлык көчләрен җиңеп чыгарга хакимлек бирдем,+ сезгә һичнәрсә зыян китерә алмас. 20  Шулай да рухларның үзегезгә буйсынуына түгел, ә исемнәрегезнең күкләрдә язылганына шатланыгыз».+ 21  Шунда Гайсә, изге рухтан килгән шатлык белән тулып, болай диде: «Атам, күкнең һәм җирнең Хуҗасы, сине барысы алдында данлыйм, чөнки син боларны зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшереп,+ балаларга ачып бирдең. Әйе, и Атам, чөнки син моны яхшы дип таптың.+ 22  Атам миңа барысын да тапшырды. Угылның кем икәнен Атадан башка һичкем белми. Атаның да кем икәнен Улыннан башка+ һәм Угыл аны ачарга теләгән кешедән башка һичкем белми».+ 23  Шунда ул, шәкертләре белән генә калып, аларга болай диде: «Сез күрә торган нәрсәләрне күрүче күзләр бәхетле.+ 24  Сезгә шуны әйтәм: сез күрә торган нәрсәләрне күп пәйгамбәрләрнең һәм патшаларның күрәсе килгән иде, әмма алар күрмәде;+ һәм аларның сез ишетә торган нәрсәләрне ишетәсе килгән иде, әмма алар ишетмәде». 25  Шунда Канунны яхшы белүче бер кеше, Гайсәне сынап карарга теләп, урыныннан торды да: «Остаз, мәңгелек тормышны мирас итеп алыр өчен миңа нәрсә эшләргә?» — дип сорады.+ 26  «Канунда нәрсә язылган? Син ничек аңлыйсың?» — диде аңа Гайсә. 27  Тегесе болай дип җавап бирде: «„Йәһвә Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен кодрәтең һәм бөтен акылың белән ярат“+ һәм „якыныңны үзеңне яраткандай ярат“».+ 28  Гайсә аңа: «Син дөрес җавап бирдең. Шулай эшлә һәм мәңгелек тормышка ия булырсың»,— диде.+ 29  Әмма бу кеше, үзен акларга теләп,+ Гайсәдән: «Ә минем якыным кем соң?» — дип сорады. 30  Гайсә моңа болай диде: «Бер кеше Иерусалимнан Әрихәгә төшүче юл буенча барганда юлбасарлар кулына эләккән. Алар аны чишендереп кыйнаганнар һәм үлем хәлендә калдырып киткәннәр. 31  Бер руханига да шул юлдан барырга туры килгән, әмма ул теге кешене күргәч, юлның икенче ягыннан үтеп киткән. 32  Бер ле́виле дә, шул урынга барып җиткәч һәм бу кешене күргәч, юлның икенче ягыннан китеп барган. 33  Бер сама́рияле+ исә, шул юл буйлап сәяхәт иткәндә, бу кешегә тап булган һәм аны күреп бик кызганган. 34  Ул аның янына килеп, яраларына шәраб белән май салып бәйләгән. Аннары ул аны үзенең ишәгенә утыртып, кунак йортына алып килгән һәм аның хакында кайгырткан. 35  Ә икенче көнне ике динар чыгарып, кунак йорты хуҗасына биргән һәм: „Аның хакында кайгыртчы, әгәр күбрәк сарыф итсәң, кире кайткач түләрмен“,— дигән. 36  Синеңчә, шушы өч кешенең кайсысы юлбасарлар кулына эләккән кешенең якыны+ була?» 37  «Аңа шәфкать күрсәткәне»+,— дип җавап бирде тегесе. Шунда Гайсә аңа: «Бар, үзең дә шулай эшлә»+,— диде. 38  Алар юлларын дәвам иттеләр, һәм Гайсә бер авылга керде. Анда Ма́рта+ исемле бер хатын аны үз өендә кунак итте. 39  Аның Мәрьям исемле сеңелесе бар иде. Мәрьям Хуҗаның аяк очына утырып, аның сүзләрен* тыңлап утырганда, 40  Ма́рта табын әзерләп мәшәкатьләнеп йөри иде. Шунда ул Гайсә янына килеп: «Хуҗам, сеңелем бөтен эшне миңа гына калдырды, әллә сиңа барыберме? Әйт әле аңа, миңа булышсын»,— диде. 41  Гайсә аңа мондый җавап кайтарды: «Ма́рта, Ма́рта, син күп нәрсә турында борчыласың һәм мәшәкатьләнеп йөрисең. 42  Ә безгә күп нәрсә кирәк түгел, бер әйбер дә җитәр.+ Мәрьям исә яхшырагын сайлады,+ һәм бу аңардан алынмас».

Искәрмәләр

Яки «өйрәтүен (хәбәрен)».

Искәрмәләр

Шуннан соң: Лк 10:1—18:14 тә язылган вакыйгалар башка Яхшы хәбәрләрдә искә алынмый. Әмма бу бүлекләрдәге кайбер тәгълиматлар белән күрсәтмәләрне башка Яхшы хәбәр язучылар, күрәсең, Гайсәнең хезмәтендәге иртәрәк булган очраклар белән бәйле хәбәрләрдә китергән. Лүк бәян иткән вакыйгалар, күрәсең, б. э. 32 елының көзендә Чатыр (Куыш) кору бәйрәменнән соң булган. (А7 кушымт. кара.) Ул вакытта Гайсә үз игътибарын көньякта — Иерусалим белән аның тирә ягындагы өлкәдә һәм Яһүдия белән Перея төбәкләрендә хезмәт итүгә туплаган, ахры. Ул үзенең җирдәге хезмәтенең соңгы алты аенда шул өлкәдә вәгазьләгән.

тагын 70 шәкертне: Элегрәк Гайсә 12 рәсүлен өйрәтеп, вәгазьләргә җибәргән булган (Лк 9:1—6). Ә монда, күрәсең, вәгазьләргә җибәрелгән өстәмә 70 шәкерт турында сүз бара.

70 шәкертне: Кайбер борынгы кулъязмаларда «72 шәкертне» диелә, һәм кайбер Изге Язмалар тәрҗемәләрендә шулай язылган да. Әмма «70 шәкерт» дигән язылышны күп кенә башка борынгы ышанычлы кулъязмаларда табып була. Мәсәлән, ул б. э. IV гасырына караган Синай кодексында, шулай ук б. э. V гасырына караган Александрия һәм Ефрем кодексларында очрый. Изге Язмалар белгечләре кулъязмалар язылышындагы бу кечкенә аерманы төрлечә аңлата, ләкин ул тулаем хәбәргә тәэсир итми. Күп кенә борынгы кулъязмаларда һәм тәрҗемәләрдә Гайсәнең зур төркем шәкертләрне, икешәр-икешәр бүлеп, вәгазьләргә җибәргәне раслана.

аяк киеме: Монда, күрәсең, өстәмә аяк киеме турында сүз бара, чөнки Гайсә үз шәкертләренә үзегез белән аяк киеме алмагыз дип әйтә. Озын сәфәргә өстәмә аяк киемен алу гадәти булган, чөнки киелгән аяк киеменең табаннары таушалып бетә алган я баулары өзелә алган. Элегрәк рәсүлләргә охшаш күрсәтмәләр биргәндә, Гайсә аларга аяк киемнәрен «кияргә» кушкан (Мк 6:8, 9). Ә Мт 10:9, 10 да әйтелгәнчә, ул аларга үзләре белән аяк киеме, ягъни алмаш аяк киеме, «алмаска» кушкан.

кочаклашып исәнләшер: Яки «сәлам бирү». Билгеле очракларда грек сүзе аспа́зомай («исәнләшү») «сәлам» я «хәерле көн» дип әйтүдән күбрәкне аңлата алган. Бу сүз дуслар очрашкан чактагы кочаклашуларны һәм озак сөйләшүләрне үз эченә ала алган. Гайсәнең үз шәкертләрен әдәпсез булырга өндисе килмәгән, юк. Ул үз шәкертләренә кирәкмәгән нәрсәләрдән сакланырга һәм вакытларын акыллы кулланырга кирәк икәненә басым ясаган. Бер тапкыр Илиша пәйгамбәр үзенең хезмәтчесе Гыйзигә охшаш күрсәтмәләр биргән (2Пат 4:29). Бу ике очракта да бирелгән йөкләмәләр ашыгыч булган, шуңа күрә тоткарланыр өчен вакыт булмаган.

тынычлык яратучы кеше: Сүзгә-сүз «тынычлык улы». Бу сүзтезмә, грекча язылган булса да, күрәсең, еврей идиомасын чагылдыра; бу идиома тынычлык сөюче я үзен дусларча тоткан кешене күрсәтә. Бу контекстта шушы сүз Аллаһы белән татулашырга теләгән һәм «тынычлык хакындагы яхшы хәбәрне» тыңлаган һәм кабул иткән кешене сурәтли; бу яхшы хәбәр аңа Аллаһы белән тынычлык бирә (Рс 10:36).

Өйдән өйгә күчеп йөрмәгез: Элегрәк Гайсә охшаш күрсәтмәләрне 12 рәсүленә биргән (Мт 10:11; Мк 6:10; Лк 9:4). Монда исә 70 вәгазьчегә җитәкчелек бирелгән. Аның буенча, алар, шәһәргә барып җиткәч, үзләренә кунакчыллык күрсәтелгән йортта калырга һәм «өйдән өйгә күчеп йөрмәскә» тиеш булган. Аларга өй хуҗасы үзләренә уңайлырак шартлар, күңел ачулар я материаль нәрсәләр тәкъдим итә алган урынны эзлисе булмаган. Шулай итеп, шәкертләр андый нәрсәләр вәгазьләү йөкләмәсенә караганда икенче урында тора икәнен күрсәтер иде.

әдүмгә. . . җиңелрәк булачак: Гайсәнең сүзләре буенча, Сәдүм һәм Гамурада юк ителгән кешеләрнең ким дигәндә кайберләре Хөкем көнендә үледән терелергә мөмкин (Мт 10:15; 11:22, 24; Лк 10:14). Алайса, алар «үледән тереләчәк» «тәкъва булмаганнар» арасында булачак (Рс 24:15). Сәдүм белән Гамурада яшәгәннәрнең барысы да тереләчәкме, юкмы, бу бөтен җирнең гадел Хакиме Йәһвәдән һәм аның Улыннан тора. (Яр 18:25; Ях 5:22; шулай ук Ях 5:29 га аңлатманы кара.)

Тир белән Сидонда: Урта диңгез ярында урнашкан бу Финикия шәһәрләре яһүд шәһәрләре булмаган. (Ә10 кушымт. кара.)

матәм киеме: Мт 11:21 гә аңлатманы кара.

күккә: Мт 11:23 кә аңлатманы кара.

Кабергә: Мт 11:23 кә аңлатманы кара.

70 шәкерт: Лк 10:1 гә аңлатманы кара.

Мин Шайтанның күктән яшен кебек төшкәнен күрдем: Гайсә, күрәсең, пәйгамбәрлек әйткән: Шайтанның күктән ыргытылуын инде булган хәл буларак күргәнен сурәтләгән. Ач 12:7—9 да күктәге сугыш тасвирлана һәм Шайтанның төшкәне Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыкның тууы белән бәйләнә. Гайсә монда Шайтан белән аның җеннәренең шул киләчәк сугышта, һичшиксез, җиңеләчәген ассызыклаган, чөнки Аллаһы 70 шәкерткә — камил булмаган кешеләргә — җеннәрне куып чыгарыр өчен көч биргән (Лк 10:17).

еланнарны, чаяннарны: Бу контекстта Гайсә шушы хайваннарны образлы итеп кулланган. Алар зыян китерә алган нәрсәләрне аңлата. (Йз 2:6 белән чагыштыр.)

балаларга: Мт 11:25 кә аңлатманы кара.

Йәһвә: Монда өземтә итеп китерелгән Кн 6:5 тә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)

йөрәгең... җаның... кодрәтең... акылың: Канунны яхшы белүче кеше монда Кн 6:5 не өземтә итеп китергән. Еврей телендәге төп нөсхәдә шул шигырьдә өч төшенчә кулланыла: йөрәк, җан һәм кодрәт. Әмма грек телендә язылган Лүк хәбәре буенча, бу кеше дүрт төшенчәне: йөрәк, җан, кодрәт һәм акылны искә ала. Аның җавабы, күрәсең, шуны күрсәтә: Гайсә көннәрендә төп нөсхәдәге өч еврей сүзе бөтен дүрт грек төшенчәсен үз эченә алган дип саналган. (Күбрәк нечкәлекләрне белер өчен, Мк 12:30 га аңлатманы кара.)

бөтен җаның: Яки «бөтен барлыгың (тормышың)». (Сүзлектән «Җан» кара.)

якыныңны: Мт 22:39 га аңлатманы кара.

Бер самарияле: Яһүдләр, гадәттә, самариялеләргә нәфрәт белән караган һәм алар белән уртак эшләр алып бармаган (Ях 4:9). Кайбер яһүдләр «самарияле» атамасын хәтта кимсетү һәм хурлау сүзе итеп кулланган (Ях 8:48). Мишнада бер раввинның мондый сүзләре китерелә: «Самариялеләрнең икмәген ашаган кеше дуңгыз итен ашаган кешегә тиң» (Шебиит 8:10). Күп кенә яһүдләр самарияленең шаһитлегенә ышанмас иде я аңардан һичнинди ярдәм кабул итмәс иде. Күпчелек яһүдләрнең җирәнүле карашын белгәнгә, Гайсә игелекле самарияле турындагы бу мисал ярдәмендә җитди сабак биргән.

яраларына шәраб белән май салып бәйләгән: Табиб Лүк монда Гайсәнең мисалын җентекләп яза һәм ул көннәрдәге яра дәвалау ысулларын тасвирлый. Май да, шәраб та, гадәттә, җәрәхәтләр дәвалау чаралары итеп кулланылган. Майны кайвакыт яраларны йомшартыр өчен кулланганнар (Иш 1:6 белән чагыштыр), ә шәраб, дәвалау чарасы буларак, антисептик һәм көчле булмаган дезинфекцияләү үзлегенә ия. Лүк шулай ук самарияленең, яраланган кешенең хәле начарланмасын өчен, яраларын бәйләгәнен искә ала.

кунак йортына: Монда кулланылган грек сүзенең сүзгә-сүз мәгънәсе «бар кешеләр кабул ителгән урын». Андый урыннарда юлчылар үз хайваннары белән тукталган. Кунак йорты хуҗасы юлчыларның төп ихтыяҗларын канәгатьләндергән һәм, аерым түләү өчен, үз карамагына калдырылган кешеләрне кайгырта алган.

динар: Сүзлектән «Динар» һәм Ә14 кушымт. кара.

Аңа шәфкать күрсәткәне: Канунны яхшы белгән бу кешенең, бәлки, «самарияле» дип җавап бирергә теле әйләнмәгәндер. Ничек кенә булмасын, аның җавабы һәм Гайсәнең соңгы сүзләре бу мисалның асылын ачыклый: кешенең чын якыны — игелек күрсәткән кеше.

бер авылга: Күрәсең, Битания турында әйтелә. Ул Зәйтүн тавының көнчыгыш-көньяк-көнчыгыш битендә, Иерусалимнан якынча 3 км ераклыкта урнашкан авыл булган. (Ях 11:18 гә аңлатманы кара.) Бу авылда Марта, Мәрьям һәм Лазар яшәгән. Гәлиләядә Кәпернаум шәһәре Гайсәнең туктала торган төп урыны булган (Мк 2:1), ә Яһүдиядә Битанияне андый урын дип атап булган.

Марта: Монда Гайсәне үз өендә Марта кунак иткән дип әйтелә. Гадәттә эшләрдә җитәкчелекне үз өстенә Марта алган (Лк 10:40; Ях 11:20); бу аның, бәлки, Мәрьямнән олырак булганын күрсәтәдер (Лк 10:39).

Ә безгә күп нәрсә кирәк түгел, бер әйбер дә җитәр: Кайбер борынгы кулъязмаларда кыскарак язылыш китерелә, һәм аны: «Ә бит бер нәрсә кирәк»,— дип тәрҗемә итеп була. Кайбер Изге Язмалар тәрҗемәләрендә шулай язылган да. Ләкин мондагы язылышны ышанычлы кулъязмалар раслый. Нинди генә язылыш булмасын, Гайсә киңәшенең төп мәгънәсе үзгәрми, ягъни рухи нәрсәләрне беренче урынга куярга кирәк. Аннары Гайсә Мәрьямне, рухи нәрсәләрне өстен куеп, «яхшырагын» сайлаганы өчен мактый.

яхшырагын: Яки «иң яхшы өлешен». Монда «өлеш» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе мери́с Септуагинтада ризыкның өлешен (Яр 43:34; Кн 18:8) һәм шулай ук рухи мәгънәдә «өлешне; мирасны» (Зб 16:5; 119:57) белдерер өчен кулланыла. Мәрьям очрагында «иң яхшы өлеш» Аллаһы Улыннан рухи ризык алуны үз эченә алган.

Медиаматериал

Бүре
Бүре

Израильдә бүреләр (Canis lupus) башлыча төнлә ауга чыга (Хб 1:8). Бүреләр кансыз, аяусыз, куркусыз һәм комсыз хайваннар. Алар еш кына үзләренә кирәгеннән күбрәк сарыклар үтерә: аларны ашап бетерә дә, алып китә дә алмый. Изге Язмаларда хайваннар, шулай ук аларның сыйфатлары һәм гадәтләре еш кына, уңай я тискәре үзенчәлекләрне сурәтләр өчен, образлы итеп кулланыла. Мәсәлән, үлем түшәгендә ятканда, Ягъкуб пәйгамбәрлек әйтеп, Биньямин кабиләсен күчмә мәгънәдә бүре сыман сугышчы итеп тасвирлаган (Яр 49:27). Әмма күпчелек очракларда бүре рәхимсезлек, комсызлык, бозыклык һәм хәйләкәрлек кебек тискәре сыйфатларны сурәтләр өчен кулланыла. Изге Язмаларда ялган пәйгамбәрләр (Мт 7:15), вәгазь эшенә каршы килүчеләр (Мт 10:16; Лк 10:3) һәм мәсихче җыелышка эчтән куркыныч тудырган ялган укытучылар (Рс 20:29, 30) бүреләр белән чагыштырыла. Көтүчеләр бүреләрдән янаган куркынычны яхшы белгән. Гайсә «ялланган кеше» турында ул «бүренең килгәнен күреп, сарыкларны ташлап кача» дип әйткән. «Сарыклар турында кайгыртмаган» ялланган кешедән аермалы буларак, Гайсә — «яхшы көтүче», ул «үз сарыклары өчен үз җанын биргән» (Ях 10:11—13).

Юл таягы һәм ризык капчыгы
Юл таягы һәм ризык капчыгы

Борынгы еврейләр үзләре белән еш кына таяк йөрткән. Аны төрлечә: таяну өчен (Чг 12:11; Зк 8:4; Ев 11:21), яклану (2Иш 23:21), ашлык сугу (Иш 28:27), зәйтүн агачларын кагу (Кн 24:20; Иш 24:13) һәм башка шундыйлар өчен кулланганнар. Ризык капчыгы гадәттә күннән ясалган һәм аны сәяхәтчеләр, көтүчеләр, игенчеләр һәм башкалар иңбашлары аркылы җилкәгә асып йөрткәннәр. Капчыкка ризык, кием һәм башка әйберләр салганнар. Гайсә үз рәсүлләрен вәгазь сәяхәтенә җибәргәндә, аларга башка киңәшләр белән бергә таяклар һәм ризык капчыклары турында да күрсәтмәләр биргән. Рәсүлләр үзләре белән булган нәрсәләрне генә алып, юлга чыгарга тиеш булган һәм өстәмә әйберләрне алырга тиеш булмаган; алар турында Йәһвә кайгыртыр иде. (Гайсә күрсәтмәләренең бөтен нечкәлекләрен ничек аңларга кирәк булганын белер өчен Лк 9:3 һәм 10:4 кә аңлатмаларны кара.)

Кәпернаум, Хоразин һәм Битсәидә
Кәпернаум, Хоразин һәм Битсәидә

Бу видеороликта күрсәтелгән күренеш Офер күзәтү мәйданчыгыннан төшерелгән; ул Гәлиләя диңгезенең төньяк-көнчыгыш яры янында урнашкан. Борынгы Кәпернаум урнашкан булган дип фаразланган урыннан (1) Хоразинга (2) кадәр якынча 3 км гына булган. Кәпернаум, күрәсең, Гайсә үзенең Гәлиләядә ике елдан күбрәк башкарган зур хезмәте дәвамында туктала торган төп шәһәр булган. Рәсүлләр Петер һәм Әндри Кәпернаумда яшәгән, шулай ук Маттайның да салым җыю урыны шул шәһәрдә я аның янында урнашкан булган (Мк 1:21, 29; 2:1, 13, 14; 3:16; Лк 4:31, 38). Петер, Әндри һәм Филип чыгышлары белән якындагы Битсәидәдән (3) булган (Ях 1:44). Гайсә шушы өч шәһәрдә я алар янында күп могҗизалар кылган. (А7-В кушымтадагы карта 3Ә һәм А7-Г кушымтадагы карта 4 кара.)

Иерусалимнан Әрихәгә илтүче юл
Иерусалимнан Әрихәгә илтүче юл

Бу кыска видеороликта күрсәтелгән юл (1) Иерусалимны Әрихә белән тоташтырган борынгы юлның нинди булганын күз алдына китерергә булыша. Бу юл 20 километрдан озынрак булган һәм Иерусалимнан Әрихәгә бормалана-бормалана төшкән. Иерусалим Әрихәдән 1 км югарырак урнашкан булган. Кеше яшәми торган ул җирдә юлбасарлар шулкадәр күп булган, хәтта юлчыларны яклар өчен гарнизон куярга туры килгән. Бу юл Яһүдия чүленнән чыккан урында Рим Әрихәсе (2) урнашкан булган, ә борынгырак Әрихә шәһәре (3) Рим Әрихәсеннән якынча 2 км ераклыкта урнашкан булган.

Зәйтүн мае
Зәйтүн мае

Борынгы заманнардан бирле Урта диңгез халыклары зәйтүн мае көндәлек тормыш өчен бик кирәк дип санаган. Алар аны ашаган, дару итеп кулланган, ягулык итеп яндырган һәм хәтта косметикага һәм парфюмериягә дә кушкан. Зәйтүн җимешенең йомшагы 20—30 процентка майдан тора. Майны чыгарыр өчен, пешкән зәйтүн җимешләрен аз гына изгечтә изгәннәр. Андый май изге чатырда яктырткычлар өчен кулланылган булган (Чг 27:20, 21). Зур күләмдәге зәйтүннәрне тегермән ташы белән ваклаганнар (1). Шул изелгән җимешләрне капчыкларга я тукып ясалган түгәрәк чыпталарга салганнар. Аннары аларны бер-берсенә төяп авырайтылган балка астына куйганнар (2). Шундый пресс ярдәмендә изелгән җимешләрдән сулы сыекча чыккан. Май сулы сыекчадан аерылып өскә күтәрелгәч, аны җиңел генә җыйганнар (3). Гайсә үзенең бер мисалында зәйтүн маен дару итеп кулланылганын искә ала. Бу мисалда бер самарияле кеше юлбасарлар кулына эләккән яһүднең яраларына май салган булган (Лк 10:34). Ягъкуб та, өлкәннәрнең рухи яктан авыру кешене савыктырганы турында әйткәндә, май образын кулланган. Өлкәннәрнең Аллаһы Сүзенә нигезләнгән киңәшләре һәм догалары кешене юата һәм аның Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен торгыза ала (Яг 5:14, 15).