Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә сиңа таяныч булачак

Йәһвә сиңа таяныч булачак

«Урын өстендә яткан чагында Йәһвә аңа таяныч булыр» (ЗӘБ. 41:3, ЯД).

ҖЫРЛАР: 23, 138

1, 2. Безнең кайвакыт нинди сорауларыбыз туа, һәм Изге Язмалардан моңа кагылышлы нинди мисаллар искә төшә?

СЕЗНЕҢ, бәлки, үз авыруыгыз аркасында: «Мин кайчан да булса сәламәт булырмынмы?» — дип борчылганыгыз бардыр. Яисә гаиләгездә берәрсе я берәр дустыгыз авырганга, аның өчен борчылганыгыз булгандыр. Сәламәтлек ягыннан җитди авырлыклар булганда андый хафалы уйларның булуы гадәти. Ильяс белән Илиша көннәрендә ике патшаның шундый ук борчулары булган. Ахаб белән Изәбәлнең уллары Әһәзия патша егылып төшеп имгәнгәч, болай дигән: «Мин аякка басармынмы?» Соңрак Сурия патшасы Бинһадад та бик нык авырып киткәч: «Мин авырудан аякка басармынмы, юкмы?» — дип борчылган (2 Пат. 1:2; 8:7, 8).

2 Әлбәттә, без үзебез белән дә, якыннарыбыз белән дә барысы да яхшы булыр дип өметләнәбез. Шулай да күпләр Аллаһы миңа ярдәм итәр өчен нәрсә эшләр икән дип уйлана. Бу патшалар яшәгән вакытта Аллаһы кайвакыт кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге белән бәйле могҗизалар кылган. Йәһвә хәтта үз пәйгамбәрләре аша кешеләрне үледән терелткән (1 Пат. 17:17—24; 2 Пат. 4:17—20, 32—35). Бүген дә Аллаһы моңа охшаш могҗизалар кылыр дип өметләнеп буламы?

3—5. Аллаһының һәм Гайсәнең нинди көче бар, һәм нинди сораулар туа?

3 Һичшиксез, Аллаһы кешеләрнең сәламәтлегенә тәэсир итү көченә ия. Изге Язмалар моны раслый. Кайвакыт ул билгеле бер кешеләрне, мәсәлән, Ибраһим көннәрендә фиргавенне, ә соңрак Мусаның апасы Мириамны чир белән җәзалаган (Ярат. 12:17; Сан. 12:9, 10; 2 Иш. 24:15). Аллаһы исраиллеләрне, алар тугры булып калмаса, аларны «авырулар һәм бәла-казалар белән» җәзалаячак дип кисәткән (Кан. 28:58—61). Әмма Йәһвә чир-авыруларны бетерә дә, алардан саклый да алган (Чыг. 23:25; Кан. 7:15). Өстәвенә, ул кешеләрне савыктыру көченә ия булган. Мәсәлән, Әюп шулкадәр нык авырган, аның хәтта яшисе дә килмәгән. Шулай да Аллаһы аны савыктырган! (Әюп 2:7; 3:11—13; 42:10, 16)

4 Әйе, Аллаһының авырган кешене савыктырырга һичшиксез көче бар. Аның Улы турында да шуны ук әйтеп була. Изге Язмаларда без Гайсәнең махаулы кешеләрне, эпилептикларны, сукырларны һәм паралич суккан кешеләрне савыктырганы турында укый алабыз. (Маттай 4:23, 24 укы; Яхъя 9:1—7.) Гайсәнең кешеләрне савыктыруы аның киләчәктә яңа дөньяда зуррак күләмдә нәрсә эшләячәген күрсәтә. Бу безне бик ныгыта! Ул вакытта яшәүчеләрнең берсе дә «мин авырыйм» дип әйтмәс (Ишаг. 33:24).

5 Әмма хәзер Аллаһы я Гайсә могҗизалы рәвештә кешеләрне савыктырачак дип өметләнеп буламы? Без җитди авыруларыбызга ничек карарга тиеш, һәм без нәрсә эшли алабыз?

АВЫРГАН ЧАКТА ЙӘҺВӘГӘ ТАЯНУ

6. Беренче гасырдагы кайбер мәсихчеләрдә булган «дәвалау сәләте» турында безгә нәрсә билгеле?

6 Изге Язмалардан без Аллаһының беренче гасырда кайбер майланган мәсихчеләргә могҗизалар кылу көчен биргәнен беләбез (Рәс. 3:2—7; 9:36—42). Изге рух аша бирелгән «бүләкләр» арасында «дәвалау сәләте» дә булган (1 Көр. 12:4—11). Әмма бу һәм башка бүләкләр, мәсәлән, төрле телләрдә сөйләшү һәм пәйгамбәрлек итү сәләте озакламый юкка чыгарга тиеш булган (1 Көр. 13:8). Бүген кешеләрнең андый сәләтләре юк. Шуңа күрә без Аллаһы безне я яраткан кешеләребезне могҗизалы рәвештә савыктырачак дип көтмибез.

7. Зәбур 41:3 тәге сүзләр безне ничек юата?

7 Шулай да без чирләгәндә Аллаһыдан юаныч, зирәклек һәм ярдәм сорый алабыз. Йәһвәнең борынгы хезмәтчеләре нәкъ шулай эшләгән дә. Давыт патша болай дип язган: «Ярлы кеше турында кайгыртучы бәхетле. Бәла килгән көнне Ходай аны коткарыр. Ходай аны саклар һәм аның тормышын да саклар» (Зәб. 40:2, 3). Давыт көннәрендә яшәгән ярлылар турында кайгыртучы кешеләр ахыр чиктә үлгән. Димәк, Давыт андый кайгыртучан кешеләрнең могҗизалы рәвештә исән калачакларын һәм мәңге яшәячәкләрен күздә тотмаган. Бу сүзләрдән без Аллаһының тугры, кайгыртучан кешеләргә ярдәм иткәнен күрәбез. Ничек итеп? Давыт болай дип аңлаткан: «Урын өстендә яткан чагында Йәһвә аңа таяныч булыр, авырган чагында син аның турында кайгыртырсың» (Зәб. 41:3, ЯД). Әйе, ярлылар турында кайгырткан кеше Аллаһының үзенең хәле турында һәм тугры булуы турында белгәненә бер дә шикләнми ала. Аллаһыдан бирелгән тәннең савыгу көче шул кешегә авыруыннан терелергә һәм хәлен яхшыртырга булышырга мөмкин.

8. Зәбур 40:5 буенча, Давыт Йәһвәдән нәрсә турында сораган?

8 Давыт болай дигән: «Мин әйттем: „Әй Ходай, мине ярлыка, җанымны савыктыр, чөнки мин Синең алдыңда гөнаһ кылдым“» (Зәб. 40:5). Бу сүзләрне Давыт, күрәсең, улы Әбессәлам аны тәхеттән төшерергә тырышканда язган. Ул вакытта Давыт бик нык авырган һәм туган хәлне чишә алмаган. Аллаһы аны кичерсә дә, Давыт үзенең Битсәбия белән кылган гөнаһын һәм моның нәтиҗәләрен онытмаган (2 Иш. 12:7—14). Шулай да Давыт патша Аллаһының аңа урын өстендә яткан чагында таяныч булачагына шикләнмәгән. Давыт Аллаһыдан үзен могҗизалы рәвештә савыктыруын һәм гомерен озынайтуын сораганмы?

9. а) Давытның очрагы Һизәкыя патшаныкыннан нәрсә белән аерылып торган? ә) Давыт Йәһвәдән нәрсә көткән?

9 Еллар узгач, Аллаһы «үлем түшәгенә яткан» Һизәкыя патшаны савыктырырга булган. Монда Аллаһы катышы булганга, бу очрак гадәти булмаган. Һизәкыя аякка баскан һәм тагын 15 ел яшәгән (2 Пат. 20:1—6). Давыт исә Аллаһыдан үзен могҗизалы рәвештә савыктыруын сорамаган. Контексттан күренгәнчә, Давыт Йәһвәдән башкалар турында кайгырткан кешегә карата әйткән сүзләрне үзенә карата да куллануын үтенгән. Ул аңардан «урын өстендә яткан чагында» үзенә таяныч булуын сораган. Давытның гөнаһы кичерелгәнгә, ул Аллаһыдан үзенә юаныч, көч бирүен һәм үз организмы көче ярдәмендә төзәлергә булышуын сорый алган (Зәб. 102:3). Без дә шулай эшли алабыз.

10. Трәфимәс һәм Ипафрадит очракларыннан нинди нәтиҗә ясап була?

10 Давытның очрагындагы кебек, Паулның хезмәттәше Трәфимәс тә могҗизалы рәвештә савыгып, озын гомер кичермәгән. Белгәнебезчә, Паулга авырганнарны савыктырырга көч бирелгән булган. (Рәсүлләр 14:8—10 укы.) Ул бу көчне «Паблиусның атасы кызышып һәм дизентерия белән җәфаланып ятканда» кулланган. Паул дога кылган һәм өстенә кулларын куеп, аны савыктырган (Рәс. 28:8). Әмма Паул шуны ук үзе белән миссионерлык сәяхәтендә хезмәттәшлек иткән Трәфимәскә эшләмәгән (Рәс. 20:3—5, 22; 21:29). Трәфимәс чирләп китеп, Паул белән сәяхәтне дәвам итә алмагач, ул аны савыктырмаган, ә төзәлсен дип Милетта калдырган (2 Тим. 4:20). Ипафрадит та авырып киткәч һәм чак кына үлми калгач, Паулның үзенең якын дустын могҗизалы рәвештә савыктырганы турында беркая да әйтелми (Флп. 2:25—27, 30).

КИҢӘШЛӘРГӘ ДӨРЕС КАРАШ

11, 12. Ни өчен Лүк Паулга медицина ярдәме күрсәтә алган, һәм Лүкнең белеме турында нәрсә әйтеп була?

11 Рәсүлләр китабын язган табиб Лүк тә Паул белән сәяхәт иткән (Көл. 4:14; Рәс. 16:10—12; 20:5, 6). Шуңа күрә Лүк, күрәсең, Паулга сәламәтлек белән бәйле киңәшләр биргән һәм аңа, шулай ук аның белән миссионерлык сәяхәтендә катнашкан имандашларына медицина ярдәме күрсәткән. Ни өчен бу кирәк булган? Чөнки хәтта Паул да сәяхәтләр вакытында авырган (Гәл. 4:13). Гайсә: «Табиб сәламәт кешегә түгел, ә авыру кешегә кирәк»,— дигән. Шуңа күрә Лүк кирәкле медицина ярдәме күрсәтә алган (Лүк 5:31).

12 Изге Язмаларда Лүкнең кайда я кайчан медицина белеме алганы турында әйтелми. Паул Лүкнең табиб булуы турында көләсәйлеләргә язган хатында әйтеп киткән булган, чөнки алар аны яхшы белгән. Шунысы кызык, медицина мәктәбе якындагы Лаудикия шәһәрендә урнашкан булган. Ничек кенә булмасын, Лүк сәламәтлек ягыннан киңәшләрне уңга-сулга тараткан делитант түгел, ә чын табиб булган. Бу аның үзе бәян иткән яхшы хәбәрендә һәм Рәсүлләр китабында кулланган медицина терминнарыннан, шулай ук Гайсәнең кылган могҗизаларына аерым игътибар биргәненнән күренә.

13. Сәламәтлеккә кагылышлы киңәшләргә безнең карашыбыз нинди булырга тиеш?

13 Бүген кардәшләребезнең берсе дә «дәвалау сәләтенә» ия түгел. Әмма кайбер кардәшләр иң изге ниятләрдән чыгып, сәламәтлеккә кагылышлы киңәшләр бирә. Әлбәттә, кайберәүләр бары гомуми, гамәли киңәшләр бирергә мөмкин. Мәсәлән, Паул очрагында шулай булган. Ул Тимутинең ашказаны белән проблемалары булганда аңа киңәш биргән. Бу, күрәсең, ул җирдәге пычрак су аркасында булган *. (1 Тимутигә 5:23 укы.) Әмма берәр имандашыбыз башкаларны файдасыз я кайбер очракларда хәтта зыян китерә алган билгеле бер үләнне, даруларны кулланырга, диеталарны тотарга өндәсә, бу инде башка сорау. Кайчак киңәшләрне болайрак әйтеп бирәләр: «Минем туганымның нәкъ шундый авыруы иде. Ул моны кабул иткәч, хәле әйбәтләнде». Киңәшләребез ихластан бирелсә дә, хәтта киң кулланылган дарулар һәм дәвалау ысулларының аяныч нәтиҗәләргә китерә алганын истә тоту акыллы булыр. (Гыйбрәтле сүзләр 27:12 укы.)

АЕК АКЫЛЛЫ БУЛУ

14, 15. а) Кайбер кешеләр башкаларның авыруларыннан ничек файдалана? ә) Сәламәтлеккә кагылышлы киңәшләр бирелгәндә Гыйбрәтле сүзләр 14:15 безгә ничек ярдәм итә ала?

14 Безнең сау-сәламәт буласыбыз килә. Чөнки бу безгә тормыштан шатлык һәм Аллаһыга хезмәт итүдә күбрәкне эшләргә мөмкинлек бирә. Әмма мирас итеп алынган камилсезлек аркасында без авырыйбыз. Авырулардан төрле дәвалау ысуллары бар. Аларның кайсысын сайларга я кулланырга икәнен һәркем үзе билгели. Шунысы үкенеч, бу комсыз дөньядагы кешеләр башкаларның авыруларыннан файдаланып, акча эшләргә омтыла. Кайберәүләр ышанычсыз дәлилләр китереп, дарулар я дәвалау ысуллары тәкъдим итә. Бүтән кешеләр я кайбер компанияләр зур табыш алырга теләп, кешеләрне бик кыйммәтле продукцияне кулланырга өнди. Өметсезлеккә бирелеп, кирәкле ярдәм алырга я озаграк яшәргә теләгән авыру кешегә бу бик кызыктыргыч булып күренергә мөмкин. Әмма Аллаһы Сүзендәге мондый киңәшне беркайчан да онытмыйк: «Аңсыз кеше һәр ишеткән сүзгә ышаныр, акыллы кеше исә юлындагы һәр адымын уйлап-үлчәп атлар» (Гыйб. сүз. 14:15).

15 Киңәшләрне квалификациясе шикле булган кеше биргәндә, «акыллы кеше» бигрәк тә сак булачак. «Акыллы кеше» болайрак фикер йөртәчәк: «Аның сүзләре буенча, бу витамин, үлән я диета кемгәдер файда китергән, әмма бу чыннан да шулаймы? Кешеләр төрле бит. Бу миңа да ярдәм итәчәгенә ышаныр өчен нигез бармы? Миңа, бәлки, бу сорау буенча өстәмә тикшерү үткәрергә я хәтта бу өлкәдә белеме булган кеше белән киңәшләшеп алыргадыр?» (Кан. 17:6)

16. Сәламәтлеккә кагылышлы карарлар кабул иткәндә, нәрсәне исәпкә алырга кирәк?

16 Аллаһы Сүзе безне «бу дөнья төзелешендә төпле... булып яшәргә» өнди (Тит. 2:12). Билгеле бер диагностик методның я дәвалау ысулының эш принцибының аңлатуы сәер я серле булып күренсә, «төпле», ягъни аек акыллы булу аеруча мөһим. Бу методны я ысулны кулланган табиб я аны тәкъдим иткән кеше аның эш принцибына төпле аңлату бирә аламы? Ул метод я ысул фактларга туры киләме һәм башка табибларның моңа карашлары нинди? (Гыйб. сүз. 22:29) Сезнең хисләрегезгә тәэсир итәргә тырышмыйлармы? Сезгә, бәлки, бу метод ерак җирләрдә кулланыла, һәм хәзерге белгечләргә ул әлегә билгеле түгел дип әйтәләрдер. Әмма моңа ышаныр өчен дәлилләр бармы? Кайберәүләр хәтта «серле матдә» я «тән көче» кулланылган диагностик приборлар я дәвалау ысуллары тәкъдим итә. Бу бик куркыныч булырга мөмкин. Аллаһы үзенең Сүзе аша безне сихерчелек белән шөгыльләнүдән һәм медиумнарга мөрәҗәгать итүдән кисәтә (Ишаг. 1:13; Кан. 18:10—12).

«САУ-СӘЛАМӘТ БУЛЫГЫЗ!»

17. Безнең нинди табигый теләгебез бар?

17 Беренче гасырда җитәкче совет җыелышларга мөһим хат язып җибәргән. Анда мәсихчеләр нәрсәдән тыелырга тиеш дип әйтелгән булган. Хат мондый сүзләр белән тәмамланган: «Моның барысыннан үзегезне тырышып сакласагыз, уңышлы булырсыз. Сау-сәламәт булыгыз!» (Рәс. 15:29) Теләк булып яңгыраган соңгы сүзләрне «нык булыгыз» дип тә тәрҗемә итеп була. Әлбәттә, без бөек Аллаһыбызга хезмәттә күбрәкне башкара алсын өчен, «сау-сәламәт» һәм нык булырга телибез.

Без Аллаһыга хезмәттә сау-сәламәт һәм нык булырга телибез (17 нче абзацны кара.)

18, 19. Яңа дөньяда без нәрсәне түземсезлек белән көтәбез?

18 Бу дөнья төзелеше әле кала бирә, өстәвенә, без камил дә түгел. Шуңа күрә чир-авырулар тормышыбызның бер өлеше булып тора. Без бүген могҗизалы рәвештә савыгырбыз дип көтмибез. Әмма Ачылыш 22:1, 2 дә кешеләр камил сәламәтлеккә ия булачак вакыт турында әйтелә. Рәсүл Яхъя күренештә «тормыш суы елгасын» һәм «халыкларны савыктыру өчен» яфраклары булган «тормыш агачларын» күргән. Монда хәзер үскән я киләчәктә булачак ниндидер шифалы үләннәр турында сүз бармый. Бу тыңлаучан кешелек мәңге яши алсын өчен Йәһвәнең Гайсә аша биреләчәк фатихаларны сурәтли. Без моны түземсезлек белән көтәбез (Ишаг. 35:5, 6).

19 Гаҗәеп киләчәкне көткән арада без Йәһвәнең һәрберебез турында, хәтта авырган чакта да, кайгыртып торганын беләбез. Давыт кебек, безнең дә урын өстендә яткан чакта Аллаһының безгә таяныч булачагына тамчы да шигебез юк. Без Давытның мондый сүзләренә кушылабыз: «[Син] мине бөтен көе саклыйсың, һәм мәңгегә Үз алдыңа куярсың» (Зәб. 40:13).

^ 13 абз. Бер китапта болай дип әйтелә: «Экспериментлар күрсәтүенчә, корсак тифын китереп чыгаручы һәм бүтән куркыныч бактерияләр шәраб белән кушылу нәтиҗәсендә бик тиз үлә» («The Origins and Ancient History of Wine»).