Яхъя 9:1—41

9  Үтеп барышлый, Гайсә тумыштан сукыр бер кешене күрде. 2  Шунда шәкертләре аңардан: «Остаз,+ бу кеше үз гөнаһы яки ата-анасының гөнаһы аркасында сукыр булып туганмы?» — дип сорадылар. 3  Гайсә болай дип җавап бирде: «Бу аның үзенең дә, ата-анасының гөнаһы аркасында да түгел, бу хәл кешеләр Аллаһы эшләрен күрсен өчен булган.+ 4  Көн үткәнче без мине Җибәрүченең эшләрен башкарырга тиешбез.+ Төн җитә, ул чакта беркем эшли алмас. 5  Мин дөньяда яшәгәндә, мин — дөнья өчен яктылык».+ 6  Шулай дигәннән соң ул җиргә төкерде дә, төкереге белән лай ясады, аннан соң лайны сукырның күзләренә сылады.+ 7  «Силуа́м сулыгына барып юын»,— диде ул аңа (Силуам «Җибәрелгән» дип тәрҗемә ителә). Тегесе барып юынды да кире кайтты: күзләре күрә иде.+ 8  Шунда аның күршеләре һәм аның элек хәер сорашып утырганын күргән кешеләр: «Бу хәер сорашып утырган теге кеше түгелме?» — дия башладылар. 9  Кайберләре: «Әйе, ул», ә кайберләре: «Юк, ул аңа охшаган гына»,— диделәр. Сукыр исә: «Мин ул кеше»,— диде. 10  Алар аңардан: «Күзләрең ничек ачылды соң?» — дип сорады. 11  Ул болай диде: «Гайсә исемле кеше лай ясап күзләремә сылады да: „Силуам сулыгына барып юын“,— диде.+ Мин барып юындым, һәм күзләрем ачылды». 12  Шунда алар аңардан: «Кайда соң ул кеше?» — дип сорады. «Белмим»,— дип җавап бирде ул. 13  Элек сукыр булган шул кешене фарисейлар янына алып киттеләр. 14  Ә Гайсә лай ясап сукырның күзләрен ачкан+ көн — Шимбә көне иде.+ 15  Фарисейлар да аңардан ничек күрә башлавы турында сораша башладылар. Ул аларга: «Ул күзләремә лай сылады, мин юындым да күрә башладым»,— диде. 16  Шунда фарисейларның кайберләре: «Бу кеше Шимбә көнен тотмый, шуңа күрә ул Аллаһыдан түгел»,+ ә башкалары: «Гөнаһлы кеше мондый могҗизаларны ничек кыла алсын?»+ — диде. Һәм алар арасында бәхәс чыкты.+ 17  Шуңа күрә алар сукыр кешедән кабат: «Ул кеше синең күзләреңне ачты бит, аның турында нәрсә диярсең?» — дип сорадылар. «Ул — пәйгамбәр»+,— диде тегесе. 18  Әмма яһүдләрнең җитәкчеләре ул кешенең сукыр булганына һәм күрә башлавына ышанмый иде. Алар аның ата-анасын чакырдылар да: 19  «Тумыштан сукыр дигән улыгыз шушымы? Ничек соң ул күрә башлады?» — дип сорадылар. 20  Ата-анасы аларга мондый җавап бирде: «Әйе, бу безнең улыбыз, һәм аның тумыштан сукыр булганын без беләбез. 21  Ә аның ничек күрә башлавын да, күзләрен кем ачканын да белмибез. Ул инде үсеп җиткән, аның үзеннән сорагыз, үзе өчен үзе җавап бирсен». 22  Аның ата-анасы яһүдләрдән курыкканга күрә шулай диде.+ Чөнки яһүдләр Гайсәне Мәсих дип танучы һәркемне синагогадан куып чыгарырга инде сүз куешкан иде.+ 23  Шунлыктан аның ата-анасы: «Ул инде үсеп җиткән, аның үзеннән сораштырыгыз»,— диде. 24  Шунда алар элек сукыр булган кешене кабат чакырып, аңа: «Аллаһы каршында дөресен әйт. Без ул кешенең гөнаһ кылучы икәнен беләбез»,— диделәр. 25  Тегесе исә: «Ул гөнаһ кылучымы, түгелме, анысын белмим. Шуны гына беләм: мин сукыр идем, ә хәзер күрәм»,— дип җавап бирде. 26  Алар аңардан: «Ул сиңа нәрсә эшләде? Күзләреңне ничек ачты?» — дип сорадылар. 27  «Мин сезгә сөйләдем бит инде, ә сез тыңламадыгыз. Ни өчен кабат моны ишетәсегез килә? Әллә сез дә аның шәкертләре булырга җыенасызмы?» — дип әйтте ул аларга. 28  Алар аны мыскыллап болай диделәр: «Син ул — шул кешенең шәкерте, ә без — Муса шәкертләре. 29  Мусага Аллаһы сөйләгән, без моны беләбез, ә бу кешене кем җибәргәнен без белмибез». 30  Моңа теге кеше болай диде: «Шунысы гаҗәеп тә: сез аны кем җибәргәнен белмисез, ә ул минем күзләремне ачты. 31  Без Аллаһының гөнаһ кылучыларны тыңламавын беләбез.+ Әмма Аллаһыдан куркып яшәүчеләрне һәм аның ихтыярын үтәүчеләрне ул тыңлый.+ 32  Кемнең дә булса тумыштан сукыр кешенең күзләрен ачуы турында борынгы заманнардан бирле беркемнең дә ишеткәне юк. 33  Ул кеше Аллаһыдан булмаса, һичнәрсә булдыра алмас иде».+ 34  Алар аңа: «Син баштанаяк гөнаһлы булып туып та, безне өйрәтәсеңме?» — диделәр. Шунда алар аны куып чыгардылар!+ 35  Гайсә, аны куып чыгарганнарын ишеткәч, аны очратып: «Адәм Улына иман итәсеңме?» — дип сорады. 36  «Кем соң ул, әфәндем? Мин аңа иман итсен өчен, әйтче»,— дип җавап бирде тегесе. 37  Гайсә аңа: «Син аны күрдең, һәм ул синең белән сөйләшеп тора»,— диде.+ 38  Теге кеше: «Иман итәм, әфәндем»,— диде дә аңа сәҗдә кылды. 39  Шунда Гайсә: «Мин бу дөньяга кылган эшләрем күрми торганнарны — күрә торган,+ ә күрә торганнарны сукыр итсен өчен килдем»+,— дип әйтте. 40  Аның янындагы фарисейлар, моны ишеткәч: «Әллә без дә сукырмы?» — дип сорады.+ 41  «Сукыр булсагыз, гөнаһлы булмас идегез, ә сез: „Күрәбез“,— дигәнгә, гөнаһыгыз кичерелми кала»+,— дип әйтте аларга Гайсә.

Искәрмәләр

Искәрмәләр

Төн җитә: Изге Язмаларда «төн» сүзе кайвакыт күчмә мәгънәдә кулланыла. Гайсә монда үзе хөкем ителәчәк, җәзаланачак һәм үләчәк вакыт турында әйтә. Шул чакта ул Атасының эшләрендә катнаша алмаячак. (Әп 10:21, 22; Вг 9:10; Лк 22:53 кә аңлатма белән чагыштыр.)

төкереге: Изге Язмаларда язылган өч очракта Гайсә башкаларны могҗизалы рәвештә савыктырыр өчен үз төкереген кулланган (Мк 7:31—37; 8:22—26; Ях 9:1—7). Төкерек дәвалау чарасы итеп киң кулланылган булса да, Гайсәнең могҗизалары Аллаһы рухы ярдәмендә башкарылган булган. Шуңа күрә кешеләр Гайсәнең төкереге ярдәмендә түгел, ә шул рухның көче ярдәмендә савыккан. Гайсә тумыштан сукыр кешегә: «Силуам сулыгына барып юын»,— дип әйткән. Шуннан соң тегесе күрә башлаган (Ях 9:7). Бу, һичшиксез, аның иманын сынау өчен эшләнгән. Ногман очрагында да шулай булган: аңа махау чиреннән арыныр өчен Үрдүн елгасында юынып алырга кирәк булган (2Пат 5:10—14).

Силуам сулыгына: Гыйбадәтханә тавының көньягында б. э. беренче гасырына караган бер сулыкның калдыклары табылган булган. Бу Силуам сулыгы булган дип уйлыйлар. Ул тауның көньяк тармагының нигезендә Тиропеон үзәне Кидрон үзәне белән кушылган урын янында урнашкан. Борынгы Иерусалим шәһәре беренче итеп тауның шул тармагында салынган булган. (Ә12 кушымт. кара.) Силуам «Шилуаһ» дигән еврей исеменең грек телендәге тиңдәш исеме; бу еврей исеме «җибәрү» дигәнне аңлаткан шала́х дигән еврей фигыле белән тамырдаш булырга мөмкин. Шуңа күрә Яхъя Силуам исеменең мәгънәсен Җибәрелгән дип тәрҗемә итә. Иш 8:6 да Шилуаһ дип Иерусалимның су чыганакларының өлеше булган су каналы атала; бу урында Септуагинтада Силуам исеме кулланыла. Силуам сулыгы суны Гихон чыганагыннан алган булган; аннан вакыт-вакыт ургылып су аккан, ягъни су җибәрелгән. Силуам дигән исем шуңа бәйледер. Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге кайбер тәрҗемәләрендә (Б4 кушымт. Й7—14, 16—18, 22 дип атала) Ях 9:7 дә «Шилуаһ» төшенчәсе кулланыла.

яһүдләрнең: Күрәсең, яһүдләрнең хакимият кешеләрен яки дини җитәкчеләрен аңлата. (Ях 7:1 гә аңлатманы кара.)

Ул инде үсеп җиткән: Яки «Ул балигъ». Бу сүзтезмә Муса кануны буенча хәрби хезмәткә яраклы ир-атларның яшен, ягъни 20 яшьне, аңлаткандыр (Сн 1:3). Бу шул кешенең бала дип түгел, ә «кеше» (Ях 9:1) дип аталуы белән һәм аның хәер сорашучы булганы белән туры килә (Ях 9:8). Кайбер белгечләр санаганча, бу сүзтезмә Яһүд җәмгыятендә юридик яктан җитлегү яшен, ягъни 13 яшьне, аңлаткан.

яһүдләрдән: Күрәсең, яһүдләрнең хакимият кешеләрен яки дини җитәкчеләрен аңлата. (Ях 7:1 гә аңлатманы кара.)

синагогадан куып чыгарырга: Яки «синагогадан чыгарырга». Грек сыйфаты апосина́гогос монда, Ях 12:42 һәм 16:2 дә генә кулланыла. Куып чыгарылган кешедән читләшкәннәр һәм җирәнгәннәр. Яһүдләр җәмгыятеннән чыгарылу гаиләгә зур матди кыенлыклар китерер иде. Башлыча белем бирер өчен кулланылган синагогалар җирле судларны үткәрү урыннары итеп тә кулланылган. Андый судларның кешене кыйнап җәзаларга һәм синагогадан куарга дигән хөкем чыгарырга вәкаләте булган. (Мт 10:17 гә аңлатманы кара.)

Аллаһы каршында дөресен әйт: Сүзгә-сүз «Аллаһыны данла». Бу берәр кешедән дөресен әйттерер өчен кулланылган идиома. Аның мәгънәсен болай дип биреп була: «Дөресне сөйләп, Аллаһыны данла» я «Аллаһы каршында дөресен әйт». (Йш 7:19 белән чагыштыр.)

аңа сәҗдә кылды: Яки «баш иде; аның алдында йөзтүбән капланды; аңа тирән хөрмәт күрсәтте». Грек фигыле проскине́о Аллаһыга я берәр илаһка табынуны күрсәтер өчен кулланылганда, ул «табыну» дип тәрҗемә ителә (Мт 4:10; Лк 4:8). Әмма бу контекстта сукыр булып туган, ләкин савыккан кеше Гайсәне Аллаһының вәкиле итеп танып, аңа сәҗдә кылган. Ул аны Аллаһы я илаһ дип түгел, ә алдан әйтелгән «Адәм Улы», Аллаһы хакимлек биргән Мәсих дип санаган (Ях 9:35). Гайсәгә сәҗдә кылганда, ул моны, күрәсең, Еврей Язмаларында искә алынган кешеләр кебек эшләгән. Алар пәйгамбәрләрне, патшаларны я Аллаһының башка вәкилләрен очратканда, аларга сәҗдә кылган (1Иш 25:23, 24; 2Иш 14:4—7; 1Пат 1:16; 2Пат 4:36, 37). Күп очракларда кешеләр Гайсәгә сәҗдә кылып, үткәндәге кебек, Аллаһы ачкан хакыйкатьләр һәм Аллаһының хуплавы өчен рәхмәт белдергән. (Мт 14:32, 33; 28:5—10, 16—18; Лк 24:50—52; шулай ук Мт 2:2; 8:2; 14:33; 15:25 кә аңлатмаларны кара.)

Медиаматериал

Силуам сулыгы
Силуам сулыгы

Силуам сулыгы Иерусалимдагы Биркет-Сильван исемле кечкенә сулык урынында булган дип уйлаганнар. Әмма 2004 елны бу кечкенә сулыктан көньяк-көнчыгышка таба 100 м диярлек ераклыкта зуррак сулыкның калдыклары табылган. Андагы казу эшләре барышында табылган тәңкәләр яһүдләрнең Римга каршы күтәргән фетнәсе чорына (б. э. 66—70 еллары) карый. Бу шушы сулыкның римлылар Иерусалимны җимергәнчегә кадәр кулланылганын дәлилли. Бүген бу зуррак сулык Ях 9:7 дә искә алынган Силуам сулыгы дип санала. Фоторәсемнән күренгәнчә, бу сулыкның төбенә (хәзер аны балчык каплаган һәм үсемлекләр баскан) баскычлар һәм алар арасындагы мәйданчыклардан төшеп булган. Шуңа күрә су биеклеге төрле булганда да сулыкка керү уңайлы булган.

1. Силуам сулыгы

2. Гыйбадәтханә тавы