Рәсүлләр 15:1—41

15  Шунда Яһүдиядән килгән ниндидер кешеләр кардәшләрне: «Муса кануны кушканча сөннәткә утыртылмасагыз,+ котыла алмаячаксыз»,— дип өйрәтә башладылар. 2  Әмма Пау́л һәм Барна́б алар белән ризалашмыйча кайнар бәхәсләр алып барды. Шуңа күрә, бу мәсьәлә турында сорар өчен, Паул белән Барнабны һәм тагын берничә кардәшне Иерусалимга+ рәсүлләр белән өлкәннәр янына җибәрергә булдылар. 3  Башта аларны җыелыш озата барды, ә аннан соң алар юлны үзләре генә дәвам итте. Алар Финики́я+ һәм Сама́рия аша үткәндә, башка халык кешеләренең Аллаһыга таба борылулары турында җентекләп сөйләделәр һәм шуның белән бар кардәшләргә зур куаныч китерделәр. 4  Иерусалимга килеп җиткәч, аларны җыелыш та, рәсүлләр дә, өлкәннәр дә ачык йөз белән кабул итте, һәм Паул белән Барнаб Аллаһының үзләре аша башкарган күп кенә эшләре турында сөйләп бирделәр.+ 5  Әмма фарисейларның сектасыннан чыккан кайбер иман итүчеләр, урыннарыннан торып: «Аларны сөннәткә утыртырга һәм аларга Муса канунын тотарга кушарга кирәк»+,— диделәр. 6  Шунда рәсүлләр белән өлкәннәр, бу мәсьәләне карап чыгар өчен, бергә җыелдылар. 7  Озак кына фикер алышканнан соң, Пете́р, торып, болай диде: «Кардәшләр, сезгә яхшы билгеле булганча, Аллаһы, башка халык кешеләренә яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен һәм алар ышана башласын өчен, безнең арабыздан беренче итеп мине сайлап алды.+ 8  Кеше күңелен белүче Аллаһы,+ безгә биргән кебек, аларга да изге рух биреп,+ аларны хуплаганын исбатлады. 9  Һәм ул аларны да, безне дә бертигез күреп,+ аларның йөрәкләрен иман аша сафландырды.+ 10  Шулай булгач, ни өчен сез шәкертләр җилкәсенә ата-бабаларыбыз да, без үзебез дә күтәрә алмаган+ йөкне салып,+ хәзер Аллаһыны сыныйсыз? 11  Ә без, алар ышанган кебек, Хуҗабыз Гайсәнең юмарт игелеге ярдәмендә+ котылачакбыз дип ышанабыз».+ 12  Шунда андагы бар кеше тынып калды. Барнаб белән Паул Аллаһының үзләре аша башка халыклар арасында кылган галәмәтләре һәм могҗизалары турында сөйли башлады. Ә барысы аларны тыңлады. 13  Алар үз сүзләрен тәмамлагач, Ягъкуб+ болай диде: «Кардәшләр, тыңлагыз әле.+ 14  Аллаһының, үз исемен йөртүче халык җыяр өчен, башка халыкларга беренче тапкыр игътибар иткәне турында Шиму́н+ җентекләп сөйләп бирде.+ 15  Моның белән пәйгамбәрләрнең язган сүзләре дә туры килә: 16  „Шуннан соң мин кайтып, Давытның ауган чатырын кире торгызырмын, җимерекләрен рәтләрмен һәм йортын яңадан торгызырмын. 17  Мин моны калган кешеләр һәм минем исемем белән аталучы барлык халык кешеләре — барысы бергә Йәһвәне бар көчләрен куеп эзләсеннәр өчен эшләрмен, дип әйтә Йәһвә,+ 18  борынгыдан билгеле булганны Башкаручы“.+ 19  Шуңа күрә, минемчә, Аллаһыга таба борылучы башка халык кешеләренә кыенлык тудырмаска,+ 20  ә аларга, потлар белән нәҗесләнгән нәрсәләрдән,+ фәхешлектән,+ буып үтерелгән хайван итеннән һәм каннан тыелырга,+ дип язарга кирәк. 21  Чөнки инде элек-электән* һәр шәһәрдә кешеләр Муса язганны вәгазьли, һәм һәр Шимбә синагогаларда шул китаплар кычкырып укыла».+ 22  Шуннан соң рәсүлләр белән өлкәннәр һәм бөтен җыелыш үзләре арасыннан Барса́б дип аталучы Яһүдне һәм Си́ласны+ сайладылар. Шул җитәкче кардәшләрне Паул һәм Барнаб белән бергә Антиохка җибәрергә булдылар. 23  Аларга мондый хат бирделәр: «Сезнең кардәшләрегез, рәсүлләр һәм өлкәннәр, Антио́х,+ Су́рия һәм Килики́ядәге башка халыклардан булган кардәшләргә сәлам җибәрә! 24  Ишеткәнебезчә, безнең арабыздагы кайберәүләр җаннарыгызны тынычсызландырырга теләп, сезне үз сүзләре белән борчуга салган,+ әмма без аларга бернинди дә күрсәтмәләр бирмәгән идек. 25  Шуңа күрә без, бер карарга килеп, берничә кешене сайларга һәм аларны сезнең янга яраткан кардәшләребез Барнаб һәм Паул белән бергә җибәрергә булдык. 26  Аларның икесе дә Хуҗабыз Гайсә Мәсих исеме хакына үз җаннарын куркыныч астына куйган иде.+ 27  Без Яһүдне һәм Си́ласны җибәрәбез, алар сезгә бу хатта язылганнарны телдән дә сөйләп бирер.+ 28  Изге рух+ һәм без сезнең өскә мондый кирәкле нәрсәләрдән башка һичнинди өстәмә йөк салмаска булдык: 29  потлар белән нәҗесләнгән нәрсәләрдән,+ каннан,+ буып үтерелгән хайван итеннән+ һәм фәхешлектән тыелыгыз.+ Моның барысыннан үзегезне тырышып сакласагыз, уңышлы булырсыз. Сау-сәламәт булыгыз!» 30  Шуннан соң аларны юлга озаттылар. Алар Антиохка килеп кардәшләрне җыйгач, хатны шул кардәшләргә тапшырдылар. 31  Тегеләре хатны укыгач, андагы дәртләндергеч сүзләргә куандылар. 32  Ә Яһүд белән Си́лас, пәйгамбәрләр дә булганга, күп тапкыр дәртләндергеч сүзләр әйтеп, кардәшләрне ныгыттылар.+ 33  Анда алар берникадәр вакыт үткәрде. Шуннан соң кардәшләр аларга исән-сау барып җитүләрен теләп, аларны кире Иерусалимга җибәрделәр. 34  —— 35  Паул белән Барнаб исә Антиохта калды. Алар анда өйрәтеп, башка күп кешеләр белән бергә яхшы хәбәрне — Йәһвә сүзен игълан иттеләр. 36  Берничә көннән соң Паул Барнабка: «Әйдә,* Йәһвә сүзен үзебез вәгазьләп йөргән бар шәһәрләргә барыйк, кардәшләргә кереп чыгыйк, аларның хәлләрен белешик»+,— диде. 37  Барнаб исә Марк дип аталган Яхъяны+ да үзләре белән алырга булды һәм үз теләгендә нык торды. 38  Әмма, Яхъя аларны Пәмфи́лиядә ташлап киткәнгә һәм алар белән бергә хезмәттә катнашмаганга, Паулга андый тәкъдим ошамады.+ 39  Шунда Паул белән Барнаб арасында низаг купты һәм алар бер-берсен ташлап киттеләр. Барнаб+ исә Маркны алды да, корабка утырып, Кипрга китте. 40  Ә Паул Си́ласны сайлап алды һәм, кардәшләр аны Йәһвәгә тапшыргач һәм аңа үзенең юмарт игелеген күрсәтсен+ дип дога кылгач, юлга чыкты. 41  Паул җыелышларны ныгытып, Су́рия һәм Килики́я аша үтте.

Искәрмәләр

Яки «элекке буыннардан алып».
Я, бәлки, «Безгә, һичшиксез, шуны эшләргә кирәк:».

Искәрмәләр

мәсьәлә: Яки «бәхәс». Гадәттә грек сүзе зе́тема бәхәсләр алып барыла торган берәр сорау я мәсьәләне аңлата. Ул «эзләргә» (зете́о) дигәнне аңлаткан грек сүзенә тамырдаш. (Рс 15:7 гә аңлатманы кара.)

өлкәннәр: Сүзгә-сүз «олы яшьтәге кешеләр». Монда пресби́терос дигән грек сүзе беренче мәсихче җыелышта берәр җаваплылыкка ия кешеләрне аңлата. Иерусалим җыелышындагы бу өлкәннәр рәсүлләр белән бергә искә алына. Алар янына, сөннәтләү мәсьәләсен хәл итәр өчен, Паул, Барнаб һәм Суриядәге Антиохтан кайбер башка кардәшләр җибәрелгән булган. Шулай итеп, кайбер өлкәннәр бөтен Исраил халкы өчен хезмәт иткән кебек, бу өлкәннәр рәсүлләр белән бергә б. э. I гасырындагы бар мәсихче җыелышлар өчен җитәкче советны тәшкил иткән. Моннан күренгәнчә, башта 12 рәсүлдән торган җитәкче совет хәзер киңәйтелгән булган. (Рс 1:21, 22, 26; Мт 16:21; Рс 11:30 га аңлатмаларны кара.)

Аллаһыга таба борылулары: Монда кулланылган грек сүзе эпистрофе́ «кире кайту; борылу» дигәнне аңлаткан фигыльдән барлыкка килгән (Ях 12:40; 21:20; 2Пт 2:22). Рухи мәгънәдә кулланылганда, ул Аллаһыга таба борылу я кире кайту, шулай ук потларны һәм ялган илаһларны калдыру дигәнне аңлатырга мөмкин. (Бу фигыль Рс 3:19; 14:15; 15:19; 26:18, 20; 2Кр 3:16 да очрый.) 1Тс 1:9 да бу фигыль «сезнең потлардан Аллаһыга борылуыгыз» дигән сүзтезмәдә кулланыла. Аллаһыга таба борылыр өчен, кешегә тәүбә итәргә кирәк. (Мт 3:2, 8; Рс 3:19; 26:20 гә аңлатмаларны кара.)

фарисейларның сектасыннан чыккан... иман итүчеләр: Күрәсең, бу мәсихчеләр элеккеге ышанулары аркасында һаман да ниндидер мәгънәдә фарисейлар дип саналган. (Рс 23:6 га аңлатма белән чагыштыр.)

фикер алышканнан соң: Яки «бәхәсләшкәннән соң». Монда кулланылган грек сүзе «эзләргә» (зете́о) дигәнне аңлаткан фигыльгә тамырдаш һәм «эзләү; сораулар бирү» дигән мәгънәгә ия («Патшалык подстрочнигы»). Шулай итеп, бу сүз рәсүлләрнең һәм өлкәннәрнең бу мәсьәләне тырышып тикшергәнен күрсәтә. Алар сораулар биргән, бу мәсьәләне җентекләп карап чыккан һәм һичшиксез турыдан-туры һәм ачык итеп төрле карашларын белдергән.

могҗизалары: Рс 2:19 га аңлатманы кара.

Ягъкуб: Күрәсең, бу Гайсәнең энесе һәм Рс 12:17 дә искә алынган Ягъкуб. (Мт 13:55; Рс 12:17 гә аңлатмаларны кара.) Сөннәткә утырту турындагы мәсьәләне Иерусалимдагы «рәсүлләр белән өлкәннәр» караганда, Ягъкуб җитәкчелек иткән, ахры (Рс 15:1, 2). Мөгаен, бу очракны күздә тотып, Паул Ягъкуб, Кифас (Петер) һәм Яхъя Иерусалим «җыелышының терәкләре» булып торган дип искә алган (Гл 2:1—9).

үз исемен йөртүче халык: Бу сүзтезмә Еврей Язмаларындагы кайбер өзекләрне хәтерләткәндер; ул өзекләрдә Йәһвәнең махсус милке итеп сайланган халкы булган дип әйтелә (Чг 19:5; Кн 7:6; 14:2; 26:18, 19). Йәһвә исемен йөрткән бу яңа халык «Аллаһы Исраиле», ягъни рухи Исраил, дип аталган; бу халыкка хәзер Яһүд булмаган иман итүчеләр дә кергән (Гл 6:16; Рм 11:25, 26а; Ач 14:1). Аллаһының вәкилләре буларак, алар аңа мактау игълан итәргә һәм аның исемен кешеләр алдында данларга тиеш булган (1Пт 2:9, 10). Исраил очрагындагы кебек, Йәһвә рухи Исраилне дә, үзен «мактасын өчен», «үзе өчен булдырган халык» дип атаган (Иш 43:21). Бу беренче мәсихчеләр Йәһвәнең хак Аллаһы икәнлеген кыюлык белән игълан иткән һәм ул вакыттагы кешеләр табынган барлык илаһларның ялган булганын фаш иткән (1Тс 1:9).

Шимун: Монда грек текстында грек исеме Симео́н кулланыла. Ул Шимон дигән еврей исеменең бик охшаш грек формасы. Шушы форманың кулланылуы шуны күрсәтә: бу очрашу, бәлки, еврей телендә баргандыр. Изге Язмаларның грек текстында рәсүл Петер бер тапкыр гына бу исем белән атала. (Мт 10:2 гә аңлатманы кара.)

пәйгамбәрләрнең язган сүзләре: Шимун Петернең әйткәннәре (Рс 15:7—11) һәм Барнаб белән Паул китергән дәлилләр (Рс 15:12) ярдәмендә Ягъкуб, күрәсең, каралган мәсьәләгә ачыклык керткән шигырьләрне хәтеренә төшергән (Ях 14:26). Яңа гына әйтеп кителгәннәр белән «пәйгамбәрләрнең язган сүзләре дә туры килә» дип әйткәннән соң, Ягъкуб Ам 9:11, 12 не өземтә итеп китерә; Амус китабы — Еврей Язмаларының «пәйгамбәрләр сүзләре» я «пәйгамбәрләр язмалары» дип аталган өлешендәге китап. (Мт 22:40; Рс 15:16—18; Лк 24:44 кә аңлатманы кара.)

Давытның... чатырын: Яки «Давытның... куышын (торагын)». Йәһвә Давытның патшалыгы «мәңге торачак» дип вәгъдә иткән (2Иш 7:12—16). «Давытның... чатыры», ягъни династиясе, Сидкыя патша тәхетеннән төшерелгәч «ауган» (Йз 21:27). Шул вакыттан бирле Иерусалимдагы «Йәһвәнең тәхетенә» Давыт нәселеннән бер патша да утыртылмаган (1Ел 29:23). Әмма Йәһвә Давытның символик чатырын, Давытның токымыннан булган Гайсә үзгәрмәс патша булып киткәч, яңадан торгызган (Рс 2:29—36). Ягъкубның сүзләре буенча, Амус алдан әйткән бу торгызылу (Давыт токымына патша хакимлеген кайтару) Гайсәнең шәкертләрен (Патшалык варисларын) җыюны үз эченә алган; алар яһүдләрдән һәм башка халык кешеләреннән булырга тиеш булган (Ам 9:11, 12).

Мин моны... эшләрмен, дип әйтә Йәһвә, [18 нче шиг.] борынгыдан билгеле булганны Башкаручы: Яки грек текстын икенче төрле аңлау буенча, бу сүзтезмәне «Мин моны... эшләп килдем, дип әйтә Йәһвә, [18 нче шиг.] борынгыдан билгеле булганны» дип тәрҗемә итеп булыр иде.

калган кешеләр... Йәһвәне бар көчләрен куеп эзләсеннәр өчен: Рс 15:15 кә аңлатмада күрсәтелгәнчә, Ягъкуб Ам 9:11, 12 дәге сүзләрне өземтә итеп китергән. Әмма бу өземтә хәзергә кадәр сакланып калган еврей текстыннан бераз аерылып тора. Кайберәүләр уйлавынча, андый аерма, бәлки, Ягъкуб Септуагинтадан — Еврей Язмаларының грек теленә тәрҗемәсеннән — өземтәне китергәнгә, барлыкка килгәндер. Әмма Ягъкуб бу очрашуда, Петер турында әйткәндә, Шимон дигән еврей исеменең бик охшаш грек формасын кулланган, һәм бу шушы очрашуның, бәлки, еврей телендә барганын күрсәткән (Рс 15:14). Алай икән, андый аерма булуының башка сәбәбе мондыйдыр: Ягъкуб бу өземтәне еврей телендә китергән, ә Лүк аны Септуагинтадан алган. Бу алымны Лүк, Ягъкуб һәм Изге Язмаларның башка язучылары, Еврей Язмаларыннан өземтәләр китергәндә, кулланган. Әйе, Септуагинтадан китерелгән андый өземтәләрнең кайберсе бүгенгә кадәр сакланып калган еврей текстыннан азрак аерылып тора. Шулай да Йәһвә Изге Язмаларны язучыларга бу тәрҗемәне кулланырга рөхсәт иткән, һәм шулай итеп андый өземтәләр Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмаларның өлеше булып киткән (2Тм 3:16). Ам 9:12 дән алынган бу өземтә турында әйткәндә, шунысы игътибарга лаек: Септуагинтада «калган кешеләр» дип, ә сакланып калган еврей кулъязмаларында «Эдомнан калганны» дип әйтелә. Кайберәүләр уйлавынча, борынгы еврей телендә «кешеләр» дип тәрҗемә ителгән сүзнең язылышы «Эдом» дип бирелгән сүзнекенә бик охшаш булган, һәм шуңа күрә бу аерма килеп чыккандыр да. «Эзләү» һәм «үзенә алу» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзләренең язылышы да бик охшаш. Кайберәүләр санаганча, Септуагинтадагы Ам 9:12 нең язылышы бер борынгы еврей текстына нигезләнгән, ә ул бүгенгә кадәр сакланып калган еврей текстыннан аерылып торган; әмма бу билгесез булып кала. Ничек кенә булмасын, Септуагинта һәм еврей телендәге масорет тексты Ягъкуб китергән дәлилнең төп асылын белдерә; ике текст та Амусның башка халык кешеләре Йәһвә исеме белән аталачак дип алдан әйткәнен күрсәтә.

минем исемем белән аталучы барлык халык кешеләре: Еврей Язмаларында исраиллеләрнең Йәһвә исеме белән аталуы аларның аның халкы булганын күрсәткән (Кн 28:10; 2Ел 7:14; Иш 43:7; 63:19; Дн 9:19). Йәһвә шулай ук үз исеме Иерусалим белән аның гыйбадәтханәсендә булыр дигән һәм шулай итеп аны үзенә яраклы гыйбадәт кылу үзәге итеп кабул иткән (2Пат 21:4, 7).

барлык халык кешеләре: Ягъни яһүд булмаганнар. Сөннәткә утыртылган мәҗүси инде башка халык кешесе итеп саналмаган, ә «җирле кеше кебек», башкача әйткәндә, яһүд, булып киткән (Чг 12:48, 49). Әсфирә көннәрендә күп кенә башка халык кешеләре «үзләрен яһүд дип игълан иткән» (Әс 8:17). Шунысы игътибарга лаек: Септуагинтада Әс 8:17 дә шул башка халык кешеләре «сөннәткә утыртылган һәм яһүдләр булып киткән» дип әйтелә. Монда Рәсүлләрдә өземтә итеп китерелгән Ам 9:11, 12 дәге пәйгамбәрлектә болай диелә: «барлык халык кешеләре» (сөннәтләнмәгән башка халык кешеләре) Исраил йортының «калган кешеләренә» (яһүдләр һәм сөннәтләнгән прозелитларга) кушылган һәм Йәһвә «исеме белән аталучы» халык булып киткән. Бу пәйгамбәрлек нигезендә шәкертләр сөннәтләнмәгән башка халык кешеләренә, Аллаһыга яраклы булып китәр өчен, сөннәткә утыртылырга кирәк булмаган икәнен аңлаган.

Йәһвәне: Ягъкуб Рс 15:14 тә Шимунның «Аллаһының... башка халыкларга... игътибар иткәне» турында сөйләп биргәнен әйтә, ә 19 нчы шигырьдә «Аллаһыга таба борылучы башка халык кешеләрен» искә ала. Ягъкуб монда Ам 9:11, 12 дән өземтә китерә. Еврей текстында Аллаһы исеме бер тапкыр «ди [яки «дип әйтә»] Йәһвә» дигән сүзтезмәдә генә очрый. Әмма грек төшенчәсе Ки́риос (Раббы) монда Рс 15:17 дә ике мәртәбә очрый, һәм икесе дә Йәһвәне күрсәтә. Контекстны, бу өземтәнең Еврей Язмаларыннан алынганын һәм Ки́риос төшенчәсенең Септуагинтада һәм Мәсихче Грек Язмаларының башка урыннарында кулланышын исәпкә алсак, бу шигырьдә Ки́риос төшенчәсе очраган ике очракта да Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. (Б1 һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 15:17 кара.)

дип әйтә Йәһвә: Ам 9:12 дән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)

минемчә: Яки «минем карарым шул». Сүзгә-сүз «мин хөкем итәм». Бу грек сүзтезмәсе монда шул очрашуда, күрәсең, җитәкчелек иткән Ягъкубның үз карашын бөтен төркемгә тагарга тырышканын күрсәтми. Киресенчә, ул аларга ишетелгән дәлилләргә һәм Язмаларда бу мәсьәлә турында әйтелгәннәргә нигезләнгән берничә күрсәтмә карап чыгарга тәкъдим иткән. Бер сүзлектә бу контекстта кулланылган грек сүзенә «төрле фактларны исәпкә алып, нәтиҗәгә килү» дигән аңлатма бирелә. Шуңа күрә монда кулланылган фигыль Ягъкубның хөкем карарын түгел, ә аның Язмаларда әйтелгәннәрне исәпкә алып килгән нәтиҗәсенә нигезләнгән карашын күрсәтә.

фәхешлектән: Изге Язмаларда кулланылганда, порне́йа дигән грек сүзе Аллаһы тарафыннан тыелган җенси мөнәсәбәтләрне аңлата. Бу — зина, уйнашлык, өйләнешмәгән кешеләр арасындагы җенси мөнәсәбәтләр, гомосексуализм һәм хайваннар белән якынлык кылу. (Сүзлекне кара.)

буып үтерелгән хайван итеннән: Яки «канны чыгармыйча үтерелгән хайван итеннән». Моңа, күрәсең, үзе үлгән я башка хайван салган ярадан үлгән хайван итеннән тыелу да кергән. Бу ике очракта да хайванның каны тиешенчә чыгарылмас иде (Чг 22:31; Лв 17:15; Кн 14:21).

Муса язганны: Монда Ягъкуб Мусаның язмалары турында әйткән. Анда Кануннан тыш, Аллаһының үз халкына карата башкарган эшләре һәм аның Канун биргәнчегә кадәрге ихтыяры язылган булган. Мәсәлән, Яратылыш китабында Аллаһының кан ашауга, зина кылуга һәм потка табынуга карашын ачык итеп күреп була (Яр 9:3, 4; 20:2—9; 35:2, 4). Йәһвә шулай итеп бөтен кешеләр — яһүдләрме алар я башка халык кешеләреме — тотарга тиеш принципларны ачкан. Рс 15:19, 20 дә язылган карар башка халык кешеләреннән булган мәсихчеләргә «кыенлык» тудырырга тиеш булмаган, ягъни Муса канунының күптөрле таләпләрен үтәүне такмаган. Ул шулай ук яһүди мәсихчеләрнең карашларын хөрмәт иткән, алар бит еллар буена Муса язганны... һәр Шимбә синагогаларда... кычкырып укылганны тыңлаган. (Лк 4:16; Рс 13:15 кә аңлатмаларны кара.) Тәкъдим ителгән күрсәтмәләр яһүдләрдән һәм башка халык кешеләреннән булган мәсихчеләрнең араларын ныгытыр иде.

һәр Шимбә синагогаларда шул китаплар кычкырып укыла: Лк 4:16; Рс 13:15 кә аңлатмаларны кара.

рәсүлләр белән өлкәннәр: Рс 15:2 гә аңлатманы кара.

сәлам җибәрә!: Сүзгә-сүз «шатланырга» дигәнне аңлаткан грек сүзе ха́йро монда сәламләү сүзе итеп кулланыла һәм «сезнең белән барысы әйбәт булсын» дигән фикерне белдерә. Сөннәтләү турында җыелышларга җибәреләсе бу хатның кереш сүзләре борынгы заманда гадәттә хатларда ничек язылган булса, шул рәвештә язылган. Башта язучы, аннары кемгә язылганы искә алынган, ә аннан соң сәламләү сүзе китерелгән. (Рс 23:26 га аңлатманы кара.) Мәсихче Грек Язмаларына китаплар итеп кертелгән Аллаһы тарафыннан рухландырылган бар хатлар арасында Ягъкуб хатында гына, беренче гасыр Җитәкче советының бу хатындагы кебек, ха́йро дигән грек төшенчәсе сәламләү сүзе итеп кулланыла (Яг 1:1). Шәкерт Ягъкубның бу хатны төзүдә катнашканы мондый нәтиҗәне раслый: үз исемен йөрткән хатны язган Ягъкуб һәм Рәсүлләр 15 нче бүлектә искә алынган очрашуда җитәкчелек иткән Ягъкуб бер үк шәхес булган.

җаннарыгызны тынычсызландырырга: Гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе психе́ монда кешене үзен аңлата. (Сүзлектән «Җан» кара.)

бер: Монда кулланылган грек сүзе гомотимадо́н Рәсүлләр китабында берничә тапкыр очрый һәм еш кына беренче мәсихчеләр арасындагы үзенә күрә бер бердәмлекне сурәтли. Мәсәлән, Рс 1:14; 2:46; 4:24 тә ул «бердәм рәвештә» дип бирелә.

хакына үз җаннарын куркыныч астына куйган: Гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе психе́ монда күплек санда бара. Ул кешене үзен я кешенең тормышын аңлатырга мөмкин. (Сүзлектән «Җан» кара.) Бөтен сүзтезмә «хакына үз җаннарын (ягъни тормышларын) куркыныч астына куйган» яки «хакына үз җаннарын (ягъни үзләрен) багышлаган» дигәнне аңлатырга мөмкин.

каннан... тыелыгыз: Бу карар башлыча Аллаһының кан ашамаска дигән боерыгына нигезләнә. Ул аны Нухка һәм аның угылларына, димәк, бар кешелеккә биргән булган (Яр 9:4—6). Сигез гасырдан соң Аллаһы бу боерыкны исраиллеләргә биргән Канунга керткән (Лв 17:13—16). Шуннан соң унбиш гасыр үткәч, ул, монда әйтелгәнчә, аны мәсихче җыелыш өчен кабатлаган. Аллаһы күзендә каннан тыелу потка табынудан һәм фәхешлектән саклану кебек мөһим.

буып үтерелгән: Рс 15:20 гә аңлатманы кара.

фәхешлектән: Рс 15:20 гә аңлатманы кара.

тыелыгыз: Яки «читтә торыгыз». Мәсихчеләр потка табынудан, фәхешлектән һәм буып үтерелгән, димәк, каны тиешенчә чыгарылмаган хайван итен ашаудан сакланырга тиеш булган. Каннан тыелу турында әйткәндә, бу фигыль кан ашаудан тыелу гына түгел, ә киңрәк мәгънә йөртә. Ул канны, аның изгелеген хөрмәт итеп, дөрес кулланмаудан саклануны аңлата (Лв 17:11, 14; Кн 12:23).

Сау-сәламәт булыгыз!: Монда кулланылган грек сүзе ул вакыттагы хатларда еш очраган. Ул моңарчы китерелгән таләпләрнең сәламәтлек саклау чарасы итеп бирелгәнен, ягъни «бу нәрсәләрдән тыелсагыз, сәламәтлегегез яхшырак булыр» дигәнне, аңлатмый. Әмма ул хат алучыларга көч, сәламәтлек һәм бәхет теләп язылган йомгаклау сүзе булган. Бу сүз мәгънәсе буенча шало́м дигән еврей сүзенә охшаш; ул кешегә иминлек теләп әйтелгән (Чг 4:18; Хк 18:6; 1Иш 1:17). Мәсихче Грек Язмаларының хәзерге еврей телендәге бер тәрҗемәсендә (Б4 кушымт. Й22 дип атала) бу сүз шало́м лахе́м дип бирелә, ягъни «Исән-имин булыгыз!»

Кайбер соңрак язылган грек телендәге кулъязмаларда һәм башка телләргә ясалган кайбер борынгы тәрҗемәләрдә мондыйрак сүзләр өстәлгән: «Әмма Силас анда калырга булды; ә Яһүд берүзе Иерусалимга китте». Әмма бу сүзләр иң борынгы һәм иң ышанычлы кулъязмаларда очрамый һәм шуңа күрә Рәсүлләр китабының төп нөсхәсендә булмаган. Бу өзек, күрәсең, Рс 15:40 ны аңлаткан бит читендәге язу булган; вакыт узу белән ул аз санлы кулъязмаларның текстына өстәлгән булган. (А3 кушымт. кара.)

Йәһвәгә: Рәсүлләр китабында юмарт игелек сүзтезмәсе еш кына Аллаһы белән бәйле (Рс 11:23; 13:43; 20:24, 32). Рс 14:26 да охшаш сүзтезмә очрый: «Аллаһы... үз юмарт игелеген күрсәткән». (Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 15:40 кара.)

Медиаматериал

Рәсүлләр кылган эшләр. Б. э. як. 49—52: Паулның икенче вәгазь сәяхәте (Рс 15:36—18:22)
Рәсүлләр кылган эшләр. Б. э. як. 49—52: Паулның икенче вәгазь сәяхәте (Рс 15:36—18:22)

Вакыйгалар хронологик тәртиптә китерелгән

1. Паул белән Барнаб бер-берсен ташлап китә; Паул Силас белән сәяхәт итә, ә Барнаб үзе белән Яхъяны (Марк дип тә атала) ала (Рс 15:36—41)

2. Паул Дербигә, ә аннары Листрага килә; шунда ул Тимутине үзенә юлдаш итеп сайлый (Рс 16:1—4)

3. Изге рух Паулны Аллаһы сүзен Асия өлкәсендә вәгазьләүдән тыя; Паул Фригия һәм Гәләтия аша үтеп, Мисиягә килеп җитә (Рс 16:6, 7)

4. Паул юлдашлары белән Троаска төшкәч, Паул күренештә македонияле бер ир-атның үзләрен Македониягә килергә чакырганын күрә (Рс 16:8—10)

5. Паул белән юлдашлары корабка утырып Троастан Ниапольга килә, ә аннары Филипиягә юл тота (Рс 16:11, 12)

6. Паул Филипия шәһәре капкасыннан чыгып, елга буенда хатыннарга вәгазьли; Лидия һәм өендәгеләре суга чумдырыла (Рс 16:13—15)

7. Паул белән Силасны Филипиядә төрмәгә ташлыйлар; төрмә сакчысы һәм өендәгеләре суга чумдырыла (Рс 16:22—24, 31—33)

8. Паул шәһәр хакимнәренең гафу үтенүләрен сорый; алар Паул белән Силасны иреккә чыгара; Паул Лидиянең йортына бара һәм яңа гына суга чумдырылганнарның рухларын күтәрә (Рс 16:37—40)

9. Паул юлдашлары белән Амфиполь һәм Аполлония аша үтеп, Тисалуникәгә килә (Рс 17:1)

10. Паул Тисалуникәдә вәгазьли; кайбер яһүдләр һәм күп кенә греклар шәкерт булып китә; ышанмаучы яһүдләр шәһәрдә чуалыш күтәрә (Рс 17:2—5)

11. Бируягә килгәч, Паул белән Силас андагы синагогада вәгазьли; Тисалуникәдән килгән яһүдләр халыкны котырта (Рс 17:10—13)

12. Паул диңгез буйлап Афинага килә, ә Силас белән Тимути Бируядә кала (Рс 17:14, 15)

13. Паул Афинада Ареопагта чыгыш ясый; кайберәүләр иман итүчеләр булып китә (Рс 17:22, 32—34)

14. Паул Көринттә 18 ай яшәп, Аллаһы сүзенә өйрәтә; кайберәүләр каршы килә, әмма күпләр иман итә башлый һәм суга чумдырыла (Рс 18:1, 6, 8, 11)

15. Көринт порты Кинкриядә Паул Прискиллә һәм Әкил белән корабка утырып, Эфескә килә һәм шундагы синагогада вәгазьли (Рс 18:18, 19)

16. Паул корабка утырып, Кайсариягә китә, ә Прискиллә белән Әкил Эфестә кала; Паул Иерусалимга килә һәм аннары Суриядәге Антиохка китә (Рс 18:20—22)