Рәсүлләр 14:1—28

14  Ико́ниядә Пау́л белән Барна́б яһүдләр синагогасына керделәр һәм шулкадәр тәэсирле итеп сөйләделәр ки, бихисап күп яһүдләр һәм греклар иман итә башлады.+ 2  Ә аларга ышанмаган яһүдләр башка халык кешеләрен котыртып, аларда кардәшләргә карата нәфрәт хисе уятты.+ 3  Паул белән Барнаб анда шактый вакытка калды, һәм Йәһвә аларга кыюлык белән вәгазьләргә вәкаләт бирде. Ул вәгазьләнгән хәбәрне, ягъни үзенең юмарт игелеге турындагы сүзне раслар өчен, алар аша галәмәтләр һәм могҗизалар кылды.+ 4  Шәһәрдәге халык икегә бүленде: бер өлеше яһүдләр ягында, ә икенче өлеше рәсүлләр ягында иде. 5  Яһүдләр, аларның башлыклары һәм башка халык кешеләре Паул белән Барнабка һөҗүм итәргә булдылар. Ниятләре аларны мәсхәрәләү һәм таш атып кыйнау иде.+ 6  Әмма Паул белән Барнаб бу хакта ишеткәч, качып киттеләр һәм Ликәүниянең Ли́стра белән Де́рби шәһәрләрендә, шулай ук шул тирәдәге җирләрдә+ 7  яхшы хәбәрне вәгазьләп йөрделәр. 8  Ли́страда аяклары йөрми торган бер кеше бар иде. Аның, тумыштан ук аксак булганга, беркайчан да йөргәне булмаган. 9  Ул Паулның сөйләгәннәрен тыңлап утырды. Паул аңа туп-туры карады да, аның иманын һәм сәламәтләнә* алуына ышанычын күреп,+ 10  каты тавыш белән: «Аякларыңа торып бас»,— диде. Тегесе сикереп торды да йөри башлады.+ 11  Ә халык, Паулның бу эшен күреп, Ликәүния телендә: «Илаһлар кеше кыяфәтенә кереп, безнең яныбызга төште!» — дип кычкырды.+ 12  Барнабны алар Зевс дип, ә Паулны, ул күбрәк сөйләгәнгә, Герме́с дип атый башладылар. 13  Ә шәһәр янында урнашкан* Зевс гыйбадәтханәсенең рухание исә капка алдына үгезләр белән такыялар алып килде дә халык белән бергә корбан китерергә җыенды. 14  Ләкин рәсүлләр, Барнаб белән Паул, бу хакта ишеткәч, өс киемнәрен ертып, халык арасына ташландылар да болай дип кычкырдылар: 15  «Сез нәрсә эшлисез инде? Без дә сезнең кебек кешеләр генә ич.+ Сез бу файдасыз әйберләрне калдырып, күкне, җирне, диңгезне һәм алардагы барлык нәрсәләрне яраткан+ тере Аллаһыга+ таба борылсын өчен, без сезгә яхшы хәбәрне игълан итәбез. 16  Үткән буыннарда ул бар халыкларга үз юллары белән барырга ирек бирсә дә,+ 17  игелек эшләп, үзе турында шаһитлек биреп торды:+ сезгә күктән яңгырлар яудырды, үз вакытында мул уңыш бирде+ һәм, ризыклар белән туендырып, йөрәгегезне шатлык белән тутырды».+ 18  Шулай диеп, алар үзләренә корбан китерергә җыенган халыкны көчкә тотып калдылар. 19  Әмма Антио́х белән Ико́ниядән яһүдләр килде һәм халыкны үз якларына аударды.+ Халык Паулны ташлар атып кыйнады да, үлгән дип уйлап, шәһәр читенә чыгарып ташлады.+ 20  Ләкин аның янына шәкертләр җыелгач, ул торды да шәһәргә керде. Ә икенче көнне Барнаб белән бергә Де́рбигә юл тотты.+ 21  Шул шәһәрдә яхшы хәбәрне игълан итеп, шактый күп шәкерт әзерләгәннән соң, алар кире Ли́стра, Ико́ния һәм Антиохка киттеләр. 22  Алар шәкертләрне ныгыттылар+ һәм, иманда нык торырга өндәп: «Без Аллаһы Патшалыгына күп михнәтләр чигеп керергә тиеш»+,— диделәр. 23  Шулай ук ураза тотып дога кылганнан соң,+ һәр җыелышта иман итүче кайбер ирләрне өлкәннәр итеп билгеләделәр+ һәм аларны Йәһвәгә тапшырдылар. 24  Шуннан соң алар, Писи́дия аша үтеп, Пәмфи́лиягә килделәр+ 25  һәм Пергедә Аллаһы сүзен вәгазьләгәннән соң, Анта́лиягә төштеләр. 26  Ә аннан, корабка утырып, Антиохка киттеләр һәм анда үз эшләрен төгәлләп чыктылар. Нәкъ анда Аллаһы аларга шул эшләрен башкарыр өчен үз юмарт игелеген күрсәткән иде.+ 27  Анда килеп җыелышны җыйгач, алар Аллаһының үзләре аша башкарган күп санлы эшләре һәм аның башка халыкларга иман ишеген ачканы турында сөйләп бирделәр.+ 28  Алар шәкертләр янында шактый озак вакытка калдылар.

Искәрмәләр

Яки «котыла».
Яки «шәһәргә керү урыны янында урнашкан».

Искәрмәләр

кешеләрен: Яки «кешеләренең җаннарын». (Сүзлектән «Җан» кара.)

Йәһвә... вәкаләт бирде: Монда «Йәһвә... вәкаләт бирде» дип бирелгән грек сүзтезмәсе сүзгә-сүз «Раббыга» дип тәрҗемә ителә. (Б кушымт. кара.) Рс 14:3 нең контекстында бәйлек эпи́ (-га/-гә) шәкертләрнең кыюлык белән вәгазьләгәненә сәбәпне белдерә дип санала. Бу шигырьнең икенче өлешендә язылганча, Аллаһы шуны раслаган: алар вәгазьләгән хәбәр — аның сүзе, һәм ул аларны бу эшләрендә хуплаган һәм аларга ярдәм иткән. (Рс 4:29—31 белән чагыштыр.) Бу грек сүзтезмәсе шулай ук Септуагинтада еврей текстында тетраграмматон булган сүзтезмәне тәрҗемә итәр өчен кулланыла (Зб 31:6 [30:7, LXX]; Ир 17:7). Шуңа күрә, кайберәүләр уйлавынча, бу сүзтезмә шулай ук «Йәһвәгә таянып» вәгазьләү дигән фикерне дә белдерә. (Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 14:3 кара.)

могҗизалар: Рс 2:19 га аңлатманы кара.

Зевс: Сүзлекне кара.

Гермес: Зевсның улы дип саналган грек илаһы Гермесны илаһларның хәбәрчесе итеп олылаганнар. Ул мифик геройларның акыллы киңәшчесе, шулай ук сәүдә, оста теллелек, гимнастика, йокы һәм төшләр илаһы дип саналган. Паул күбрәк сөйләгәнгә, Рим шәһәре Листраның халкы ул Гермес дип уйлаган. Аларның шулай уйлавы Гермесны илаһларның хәбәрчесе һәм оста теллелек илаһы дип санаганнарына туры килә. Чынлыкта, бу исемгә тамырдаш төрле сүзләр Изге Язмаларда тәрҗемә итү һәм аңлата белү сәләтен күрсәтер өчен кулланыла. (Менә кайбер мисаллар: грек фигыле хермене́уо Ев 7:2 дә «тәрҗемә ителә» дип, ә исем хермени́а 1Кр 12:10; 14:26 да «аңлата белү сәләте» дип бирелгән; шулай ук Лк 24:27 гә аңлатманы кара.) Борынгы Листра тирәсендә табылган археологик табылдыклар арасында Гермес илаһның сыны булган; шулай ук ул тирәдә Зевс һәм Гермеска багышланган мәзбәх табылган. Римлылар Гермесны үзләренең сәүдә илаһы Меркурий дип санаган.

такыялар: Такыялар кайвакыт потларга я руханилар, табынучылар һәм корбанлык хайваннарның башларына кидерелгән булган. Шул рәвешчә Зевс гыйбадәтханәсенең рухание бу такыяларны Паул һәм Барнабның башларына кидерергә ниятләгәндер. Андый такыялар гадәттә яфраклар белән чәчәкләрдән, ә кайберләре йоннан үрелгән булган.

шәкертләрне: Яки «шәкертләрнең җаннарын». (Сүзлектән «Җан» кара.)

билгеләделәр: Монда, Изге Язмалар күрсәткәнчә, күчеп йөрүче күзәтчеләр Паул белән Барнаб өлкәннәрне билгеләгән. Алар моны ураза тотып дога кылганнан соң эшләгән, шулай итеп алар бу билгеләнүләр җитди нәрсә икәнлеген күрсәткән. Титус һәм, күрәсең, Тимути турында да алар ир-атларны җыелышларда «өлкәннәр» итеп билгеләүдә катнашкан дип әйтелә (Тит 1:5; 1Тм 5:22). Монда «билгеләделәр» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе хейротоне́о сүзгә-сүз «кулны сузу (күтәрү)» дигәнне аңлата. Бу мәгънә нигезендә, кайберәүләр өлкәннәрне җыелыштагылар кул күтәреп сайлаган дип санаган. Ләкин бу грек сүзе киңрәк мәгънәдә дә, билгеләнү ничек башкарылган икәне күрсәтелмичә, кулланыла. Яһүдләрнең беренче гасыр тарихчысы Иосиф Флавийның бер китабында бу төшенчә шул мәгънәдә очрый; анда ул шул ук грек фигылен Аллаһының Шаулны патша итеп билгеләгәнен сурәтләр өчен кулланган («Antiquities of the Jews», 6 нчы китап, 4 һәм 13 нче бүлекләр). Ул очракта Исраил җыелышы Шаулны патша итеп кул күтәреп сайламаган. Ә Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Ишмуил пәйгамбәр Шаулның башына май агызып, аңа болай дигән: «Йәһвә сине үз халкының җитәкчесе итеп майлады». Моннан Шаулны Йәһвә Аллаһы билгеләгән икәне күренә (1Иш 10:1). Шулай ук, Рс 14:23 тәге грек грамматик конструкциясе буенча, җыелышлар түгел, ә рәсүлләр Паул белән Барнаб өлкәннәрне билгеләгән (сүзгә-сүз «кулларын сузган»). Башка очракларда, беренче гасырдагы җыелышларда яраклы ир-атлар җаваплы вазифаларга билгеләнгәндә, рәсүлләр һәм хакимлеккә ия башка ир-атлар аларның башларына турыдан-туры кулларын куйган; бу раслау, хуплау я билгеләүне күрсәтүче ишарә булган. (Рс 6:6 га аңлатма белән чагыштыр.)

өлкәннәр: Сүзгә-сүз «олы яшьтәге кешеләр». Изге Язмаларда пресби́терос дигән грек сүзе башлыча җәмгыятьтә я халыкта берәр хакимлеккә я җаваплылыкка ия кешеләргә карый. Шулай да кайвакыт бу төшенчә олы яшьтәге кешеләрне күрсәтә. (Мт 16:21 гә аңлатманы кара.) Җитлеккән өлкәннәрнең борынгы Исраилдәге җирле җәмгыятьләр өстеннән баш булу һәм идарә итү җаваплылыклары булган кебек, рухи яктан җитлеккән ир-атлар да б. э. I гасырындагы җыелышларда җаваплы вазифалар үтәгән (1Тм 3:1—7; Тит 1:5—9). Паул белән Барнаб бу миссионерлык сәяхәтенә «изге рух тарафыннан җибәрелгән» булса да, алар барыбер, өлкәннәрне билгеләгәндә, ураза тотып дога кылган. Аннан соң алар бу өлкәннәрне «Йәһвәгә тапшырган» (Рс 13:1—4; 14:23). Паул белән Барнаб турында гына түгел, ә Титус һәм, күрәсең, Тимути турында да алар ир-атларны җыелышларда «өлкәннәр» итеп билгеләгән дип әйтелә (Тит 1:5; 1Тм 5:22). Изге Язмаларда беркайда да җыелышлар өлкәннәрне үзләре билгеләгән дип әйтелми. Беренче гасыр җыелышларында, күрәсең, күп кенә өлкәннәр булган, һәм алар бергә «өлкәннәр советы» булып хезмәт иткән (1Тм 4:14; Фп 1:1).

аларны Йәһвәгә тапшырдылар: «Тапшырдылар» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле шулай ук Рс 20:32 дә кулланыла; анда Паул Эфес өлкәннәренә әйтә: «Сезне Аллаһыга... тапшырам». Һәм шул фигыль Лк 23:46 да да Гайсәнең мондый сүзләрен бирер өчен кулланыла: «Әти, үз рухымны синең кулыңа тапшырам». Бу сүзләр Зб 31:5 тән китерелгән өземтә; анда Септуагинтада (30:6, LXX) «тапшыру» дигәнне аңлаткан шул ук грек сүзе кулланыла, һәм анда еврей текстының контекстында Аллаһы исеме очрый. Үзеңне Йәһвәгә тапшыру дигән фикер Еврей Язмаларында берничә тапкыр очрый. (Зб 22:8; 37:5; Гс 16:3; Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 14:23 кара.)

иман ишеген: Яки «иманга ишек». Йәһвә, башка халык кешеләренә, ягъни яһүд булмаганнарга, иманга ия булу мөмкинлеге биреп, бу образлы ишекне ачкан. Изге Язмалар буенча, иманга ия булу Аллаһыга таяну үстерү дигән фикерне үз эченә ала; андый таяну тыңлаучанлык күрсәтергә этәрә. (Яг 2:17; Ях 3:16 га аңлатманы кара.) Паул «ишек» сүзен үз хатларында образлы рәвештә өч мәртәбә куллана (1Кр 16:9; 2Кр 2:12; Кл 4:3).

Медиаматериал