Яратылыш 12:1—20

12  Йәһвә Ибрамга болай диде: «Торган җиреңне, туганнарыңны һәм атаң йортын калдырып, мин сиңа күрсәтәчәк җиргә күч.+  Мин синнән бөек халык булдырырмын, сине фатихалармын һәм исемеңне бөек итәрмен, һәм син башкалар өчен фатиха булырсың.+  Сине фатихалаучыларны мин фатихалармын, сине каһәрләүчеләрне мин каһәрләрмен.+ Җир йөзендәге барлык кабиләләр синең аша фатихаланыр».*+  Шунда Ибра́м Йәһвә сүзен үтәп, юлга чыкты. Лут та аның белән китте. Харанны калдырганда, Ибрамга 75 яшь иде.+  Ибрам үз хатыны Сараяны,+ бертуганының улы Лутны,+ җыелган бар мал-мөлкәтләрен+ һәм Харанда үзләре белән булган хезмәтчеләрен* алып, Кәнга́н җиренә китте.+ Кәнганга барып җиткәч,  алар шул җир буйлап йөрделәр һәм Мөредәге зур агачлар янында урнашкан Шехе́м+ җиренә килеп җиттеләр.+ Ул вакытта анда кәнганлылар яши иде.  Шунда Йәһвә Ибрам алдында пәйда булды һәм: «Бу җирне+ синең токымыңа*+ бирәм»,— диде. Шунда Ибрам анда үзе алдында пәйда булган Йәһвәгә мәзбәх төзеде.  Соңрак ул Бәйтелнең+ көнчыгыш ягындагы таулы җиргә күчте һәм шунда чатыр корды. Ул урынның көнбатыш ягында Бәйте́л, ә көнчыгыш ягында Гай+ урнашкан иде. Шунда Ибрам Йәһвәгә мәзбәх корып,+ Йәһвә исемен мактый башлады.+  Аннан соң Ибрам, чатырлары белән бер урыннан икенчесенә күчеп, Нәгебкә+ таба китте. 10  Ул җиргә ачлык килде, һәм Ибрам Мисырга таба китте. Ул вакытлыча шунда* яшәргә булды,+ чөнки ачлык бик каты иде.+ 11  Мисырга якынлашканда, Ибрам Сараяга болай диде: «Сарая́, тыңла әле! Син бик чибәр хатын.+ 12  Сине күреп мисырлылар: „Бу аның хатыны“,— диярләр дә мине үтерерләр, ә сине исән калдырырлар. 13  Зинһар, аларга, мин аның сеңелесе, дип әйт. Шулчак минем белән барысы да әйбәт булыр, һәм син җанымны коткарырсың».+ 14  Ибрам Мисырга килгәч, мисырлылар Сараяның чибәр булуын күрде. 15  Фиргавен мирзалары да аңа игътибар итте һәм фиргавенгә аның чибәр булуы турында сөйләп бирде. Шунда Сараяны фиргавен йортына алдылар. 16  Фиргавен Ибрамга хатыны аркасында яхшы мөгамәлә күрсәтте, аңа сарыклар, үгезләр, ишәкләр, дөяләр һәм коллар бирде.+ 17  Аннары Йәһвә Ибрам хатыны+ Сарая аркасында фиргавенгә һәм аның йортына зур бәла-казалар китерде. 18  Шунда фиргавен Ибрамны чакырып, болай диде: «Нишләттең син мине? Ник ул минем хатыным димәдең? 19  Ни өчен син: „Ул минем сеңелем“+,— дидең? Мин бит аны чак кына хатынлыкка алмадым! Менә синең хатының. Аны ал да кит!» 20  Һәм фиргавен үз хезмәтчеләренә Ибрам турында боерыклар бирде, һәм алар аны хатыны һәм бар милке белән бергә озатты.+

Искәрмәләр

Яки «үзләре өчен фатиха алыр».
Яки «җаннарны».
Сүзгә-сүз орлык.
Яки «Ул шунда чит ил кешесе булып».

Искәрмәләр

Медиаматериал