Яратылыш 13:1—18

13  Ибра́м үз хатыны, бар милке һәм Лут белән бергә Мисырдан чыгып, Нәгебкә+ таба китте.  Ибрам мал-туарга һәм алтын-көмешкә бик бай иде.+  Нәгебтән ул бер урыннан икенче урынга күчә-күчә Бәйтелгә кадәр барып җитте һәм Бәйте́л белән Гай+ арасында, элек үз чатырын корган җирдә урнашты.  Анда ул мәзбәх корган иде. Шул җирдә Ибрам Йәһвә исемен мактады.  Ибрам белән сәяхәт иткән Лутның да сарыклары, эре терлеге һәм чатырлары бар иде.  Аларның икесенең дә милекләре шулкадәр күп җыелды ки, алар инде бергә бер җирдә яши алмадылар.  Нәтиҗәдә, Ибрамның көтүчеләре белән Лутның көтүчеләре арасында бәхәс купты. (Ул вакытта шул җирдә кәнганлылар белән пәризлеләр яши иде.)+  Шулчак Ибрам Лутка+ болай диде: «Тыңла әле, синең белән минем арада, синең көтүчеләрең белән минем көтүчеләрем арасында бәхәсләр булмасын иде, без кардәшләр бит.  Әйдә, аерым яшик. Үзеңә теләсә нинди җирне сайла. Син сулга барсаң, мин уңга барырмын, син уңга барсаң, мин сулга барырмын». 10  Һәм Лут Согарга+ кадәр бөтен Үрдүн өлкәсен+ күздән кичереп чыкты. Ул бу җирнең (Йәһвә Сәдү́м белән Гамураны җимергәнче) Йәһвә бакчасы+ һәм Мисыр җире кебек яхшы сугарылганын күрде. 11  Лут үзенә бөтен Үрдүн өлкәсен сайлады һәм үз чатырлары белән көнчыгышка күченде. Шулай итеп, алар Ибрам белән аерым яши башладылар. 12  Ибрам Кәнга́н җирендә, ә Лут шул өлкәдәге шәһәрләр янында яшәде.+ Ахыр чиктә, ул Сәдүм тирәсендә чатыр корды. 13  Сәдүмлеләр исә Йәһвә каршында гөнаһка баткан явыз кешеләр иде.+ 14  Лут аерылып киткәннән соң, Йәһвә Ибрамга болай диде: «Башыңны күтәр дә торган җиреңнән төньякка һәм көньякка, көнчыгышка һәм көнбатышка таба карачы. 15  Син күреп торган бөтен бу җирне сиңа һәм синең токымыңа* гасырларга мирас итеп бирәм.+ 16  Токымыңны* тузан бөртекләре кебек итәчәкмен: берәрсе тузан бөртекләрен санап чыга алса, синең токымыңны* да санап чыгып булыр.+ 17  Тор да бу җирне аркылыга-буйга йөреп чык, чөнки мин аны сиңа бирәм». 18  Ибрам чатырларда яшәвен дәвам итте һәм, ахыр чиктә, Хебрунда,+ Мамредәге+ зур агачлар янында урнашты. Анда ул Йәһвәгә мәзбәх төзеде.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз орлык.

Искәрмәләр

Медиаматериал