Ишагыя 35:1—10

35  Чүл һәм кибеп беткән җир сөенер,+Дала шатланыр һәм зәгъфран кебек чәчәк атар.+  Әйе, ул чәчәк атар.+ Ул куаныр һәм шатлыктан аваз салыр. Аңа Лива́н даны,+Карми́л+ һәм Шару́н+ шөһрәте бирелер. Кешеләр Йәһвәнең данын, Аллаһыбызның шөһрәтен күрер.  Көчсез кулларыгызны ныгытыгыз,Калтыраган тезләрегезне нык итегез.+  Йөрәкләре борчулы булган кешеләргә болай диегез: «Көчле булыгыз. Курыкмагыз. Менә, Аллаһыгыз үч алырга,Аллаһы җәза бирергә килер.+ Ул килеп сезне коткарыр».+  Ул вакытта сукырларның күзләре ачылыр,+Саңгырауларның колаклары ишетә башлар.+  Ул чакта аксак боландай сикерер,+Телсезнең теле шатланып кычкырыр.+ Чүлдә сулар бәреп чыгар,Далада ташкыннар ага башлар.  Эсседән көйгән җир камыш баскан күл булып китәр,Сусаган җир су чишмәләре аккан җиргә әйләнер.+ Шакаллар ял иткән ояларда+Яшел үлән, камыш һәм папи́рус үсәр.  Анда зур юл булыр,+Ул «Изгелек юлы» дип аталыр. Аннан нәҗес кеше йөрмәс.+ Ул шул юлдан йөргән кеше өчен генә булыр. Акылсыз кеше анда адашып кермәс.  Ул юлда арыслан булмас,Бернинди явыз ерткыч анда чыкмас. Алар анда очрамас,+Йолып алынганнар гына анда йөрер.+ 10  Йәһвә тарафыннан йолып алынганнар, кайтып,+ Сионга шатлыклы авазлар белән килер.+ Алар башларына чиксез шатлык таҗы кияр.+ Алар сөенеч белән куанычка күмелер,Кайгы һәм көрсенү юкка чыгар.+

Искәрмәләр

Искәрмәләр

Медиаматериал