Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәдән һәм Гайсәдән сабырлыкка өйрәнегез

Йәһвәдән һәм Гайсәдән сабырлыкка өйрәнегез

«Раббының сабырлыгын сез котылу мөмкинлеге дип аңлагыз» (2 ПЕТ. 3:15).

1. Кайбер тугры мәсихчеләрне нинди сорау борчый?

ДИСТӘ еллар дәвамында Йәһвәгә тугры хезмәт иткән һәм күп авырлыклар кичергән бер апа-кардәш юаш кына болай дигән: «Үлгәнче ахырны күреп булыр микән?» Бу сорау Йәһвәгә озак еллар хезмәт итүче башка кардәшләрне дә борчый. Без Аллаһының проблемаларыбызны юк итеп һәммә нәрсәне яңа итеп ясаячагын түземсезлек белән көтәбез (Ачыл. 21:5). Безнең Шайтан дөньясының ахыры якын икәненә ышанырга нигезебез булса да, бу вакытны сабыр гына көтү авыр булырга мөмкин.

2. Сабырлыкка кагылышлы нинди сорауларны без карап чыгарбыз?

2 Шулай да Изге Язмаларда сабыр булуның кирәклегенә басым ясала. Иманыбыз нык булса һәм Аллаһы вәгъдәләре үтәләчәк вакытны түземлек белән көтсәк, без, Аллаһының борынгы хезмәтчеләре кебек, ул вәгъдә иткәнне алачакбыз. (Еврейләргә 6:11, 12 не укы.) Йәһвә сабыр булуда камил үрнәк күрсәтә. Явызлыкны теләсә кайсы вакытта бетерә алса да, ул билгеләнгән вакытны көтә (Рим. 9:20—24). Ни өчен ул шулкадәр сабыр? Гайсә бу яктан үз Атасының үрнәгенә ничек ияргән һәм безгә нинди үрнәк калдырган? Йәһвә сабырлыгыннан үрнәк алу безгә нинди файда китерәчәк? Кайвакыт безгә Йәһвә тоткарлана кебек тоелырга мөмкин. Әмма бу сорауларга җавап алу безгә түземлерәк булырга һәм иманыбызны ныгытырга булыша ала.

НИ ӨЧЕН ЙӘҺВӘ САБЫРЛЫК КҮРСӘТӘ?

3, 4. а) Ни өчен Йәһвә сабырлык күрсәтә? б) Гадәндә күтәрелгән сорауны Йәһвә ничек чишәргә булган?

3 Йәһвәнең сабырлык күрсәтергә нигезе бар. Дөрес, галәмдә аңардан югарырак зат юк. Әмма Гадәндәге фетнә вакытында Йәһвәнең галәмдәге хакимлеге белән бәйле сорау күтәрелгән булган. Бу сорауга камил рәвештә җавап бирер өчен күпмедер вакыт кирәк икәнен белгәнгә, Йәһвә сабырлык күрсәтә. Күктәге һәм җирдәге затларның нәрсә эшләгәннәрен һәм нәрсә уйлаганнарын бик яхшы белгәнгә, ул барысын да безнең файдабызга эшли (Евр. 4:13).

4 Йәһвәнең нияте буенча Адәм белән Хауваның токымнары җирне тутырырга тиеш булган. Шайтан — Хауваны, ә аннан соң Адәмне Аллаһыга буйсынмаска котырткач та, Йәһвә үз ниятеннән баш тартмаган. Ул каушап калмаган, ашыгып карарлар кабул итмәгән һәм кеше гаиләсен кире какмаган. Ул ниятен үтәр өчен юл уйлап тапкан (Ишаг. 55:11). Кешелеккә вә Җир шарына карата ниятенең тормышка ашуын һәм хакимлегенең аклануын теләгәнгә, Йәһвә камил тотнаклык һәм сабырлык күрсәтә. Ул үз ниятенең кайбер нечкәлекләренең иң яхшы итеп үтәлүен хәтта меңнәрчә ел көтә.

5. Йәһвәнең сабырлыгы нинди файда китерә?

5 Йәһвәнең сабырлык күрсәтер өчен башка нигезе дә бар. Ул мөмкин кадәр күбрәк кешенең мәңгелек тормышка ия булуын тели. «Бихисап күп кешене» коткарыр өчен, ул инде бүген кирәкле чаралар күрә (Ачыл. 7:9, 14; 14:6). Безне кешеләр янына вәгазьләргә җибәреп, Йәһвә аларга үзенең Патшалыгы һәм кануннары турында белергә тәкъдим итә. Кешелек өчен Патшалык турындагы «Яхшы хәбәрдән» башка әйбәтрәк хәбәр юк (Мат. 24:14). Бу хәбәрне кабул иткән һәр кеше бөтендөнья җыелышының әгъзасы һәм Йәһвәнең дөреслекне яратучы дусларының берсе булып китә (Яхъя 6:44—47). Безнең кайгыртучан Аллаһыбыз андый кешеләргә үз хуплавын алырга булыша. Моннан тыш, ул күктәге хөкүмәтнең булачак әгъзаларын кешеләр арасыннан сайлый. Күктән идарә итә башлагач, бу тугры хезмәтчеләр тыңлаучан кешелекне камиллеккә һәм мәңгелек тормышка китерәчәк. Шулай итеп, сабырлык күрсәтсә дә, Йәһвә үз ниятен чынга ашырыр өчен чаралар күрә. Һәм моның барысын да безнең файдабызга эшли.

6. а) Нух көннәрендә Йәһвә ничек сабырлык күрсәткән? б) Бүген Йәһвә ничек сабырлык күрсәтә?

6 Башкалар явызлык кылып Йәһвәнең ачуын китерсә дә, ул сабыр булып кала. Әйдәгез, аның Туфан алдыннан явызлык таралгач нинди чаралар күргәненә игътибар итик. Дөнья әхлаксызлык һәм җинаятьчелек белән тулганга, ә адәм баласын азгынлык басканга, Йәһвә «бөтен йөрәге белән сызланган» (Ярат. 6:2—8). Әлбәттә, ул андый хәлне мәңге түзеп тормас иде. Шунлыктан ул тыңламаучан кешелекне туфанда юк итәргә булган да. Йәһвә, «Нух көннәрендә... сабырлык күрсәтеп... көткәндә», Нух үз гаиләсе белән коткарылсын өчен кирәкле бар нәрсә эшләгән (1 Пет. 3:20). Тиешле вакытта Йәһвә Нухка үз карарын белдергән һәм аңа көймә төзергә кушкан (Ярат. 6:14—22). Йәһвә шулай ук Нухның башка кешеләрне булачак афәттән кисәтүен теләгән. Шуңа күрә Изге Язмаларда Нух «тәкъва тормышны вәгазьләүче» дип атала (2 Пет. 2:5). Гайсә безнең көннәрне Нух көннәре белән чагыштырган. Йәһвә бу дөнья төзелешенең үз ахырына килү вакытын инде билгеләгән. Кешеләрнең берсе дә ул «көннең һәм сәгатьнең» кайчан булуын белми (Мат. 24:36). Бүгенге көннәрдә без Аллаһы кушуы буенча кешеләрне бу афәттән кисәтеп һәм аларга ничек котылырга икәнен сөйләп йөрибез.

7. Йәһвә үз вәгъдәләрен үтәргә ашыкмый дип әйтеп буламы? Аңлатыгыз.

7 Йәһвәнең сабыр булуы ул күпмедер вакытның үтүен генә көтә дигәнне аңлатмый. Без аның сабырлыгын игътибарсызлык һәм ваемсызлык белән беркайчан да бутарга тиеш түгел! Әмма чынбарлыкта бу явыз дөньяда яшәгәнгә моны исебездә тоту авыр булырга мөмкин, аеруча картая барганда һәм газап чиккәндә. Безнең кулларыбыз салынып төшәргә мөмкин я без Аллаһы үз вәгъдәләрен үтәргә ашыкмый дип уйларга мөмкин (Евр. 10:36). Беркайчан да онытмагыз: Аллаһының сабыр булырга нигезе бар һәм ул калган вакытны үзенең тугры хезмәтчеләренең файдасына куллана (2 Пет. 2:3; 3:9). Ә хәзер, әйдәгез, Гайсә мисалына күчик һәм аның үз Атасының сабырлыгыннан ничек үрнәк алганын белик.

ГАЙСӘ ҮРНӘК АЛЫРЛЫК САБЫРЛЫК НИЧЕК КҮРСӘТКӘН?

8. Нинди шартларда Гайсә сабырлык күрсәткән?

8 Гайсә Аллаһы ихтыярын санап бетергесез еллар дәвамында теләп үти. Шайтан фетнә күтәргәч, Йәһвә нәкъ үзенең бердәнбер Улын Мәсих буларак җиргә җибәрергә булган. Ул вакыт килгәнче меңнәрчә ел дәвамында сабыр гына көтү Гайсә өчен нәрсә аңлатканы турында уйлап карагыз. (Гәләтиялеләргә 4:4 не укы.) Ул бу вакытта тик утырмаган; ул Атасының кушканнарын үтәгән. Җиргә килгәндә, ул, алдан әйтелгәнчә, Шайтан тарафыннан үтереләчәген белгән (Ярат. 3:15; Мат. 16:21). Ул Аллаһы ихтыярына — моның өчен күп газаплар кичерергә туры килсә дә — сабырлык күрсәтеп буйсынган. Гайсә чагыштыргысыз дәрәҗәдә тугры булган. Ул үзе турында һәм дәрәҗәсе турында гына уйламаган. Әйе, Гайсә безнең өчен яхшы үрнәк булып тора (Евр. 5:8, 9).

9, 10. а) Йәһвә билгеләгән вакытны сабырлык белән көткәндә, Гайсә нәрсә белән шөгыльләнә? б) Йәһвә билгеләгән вакытларга карашыбыз нинди булырга тиеш?

9 Терелтелгәч Гайсәгә күктә дә, җирдә дә хакимлек бирелгән булган (Мат. 28:18). Ул һәрвакыт үз хакимлеген Йәһвәнең ниятен үтәр өчен куллана һәм Йәһвә билгеләгән вакытта эш итә. Гайсә, үз дошманнары 1914 елда аягы астына салынгачы, Аллаһының уң ягында сабыр гына көтеп утырган (Мәд. 109:1, 2; Евр. 10:12, 13). Тиздән ул Шайтан дөньясын юк итәчәк. Ә әлегә Гайсә сабырлык күрсәтеп кешеләргә Аллаһы хуплавын алырга булыша һәм аларны «тереклек суы чишмәләренә» алып бара (Ачыл. 7:17).

10 Гайсә мисалыннан күренгәнчә, Йәһвә билгеләгән вакытларга карашыбыз нинди булырга тиеш? Гайсә Атасы кушкан һәрбер эшне үтәргә ашкынган; шулай да ул Аллаһы билгеләгән вакытны көтәргә әзер булган. Шайтанның явыз дөньясының ахырын көткәндә, безнең барыбызга да түземле булырга кирәк. Шуңа күрә, әйдәгез, Аллаһыны көтик һәм боекканда бирешмик. Аллаһыга хас сабырлыкка ия булыр өчен, без нәрсә эшли алабыз?

АЛЛАҺЫГА ХАС САБЫРЛЫККА НИЧЕК ИЯ БУЛЫРГА?

11. а) Иман түземлелек белән ничек бәйле? б) Ни өчен без Аллаһы вәгъдәләренә ышанабыз?

11 Гайсәнең җиргә килүенә кадәр яшәгән пәйгамбәрләр һәм башка тугры хезмәтчеләр үз тормышларында хәтта камил булмаган кешеләр сабыр һәм чыдам була ала икәнен раслаган. Аларның түземлелекләре турыдан-туры иманнарына бәйле булган. (Ягъкуб 5:10, 11 не укы.) Йәһвә әйткәннәренә ихлас күңелдән ышанмаган булсалар яисә иманнары зәгыйфь булса, алар аның вәгъдәләренең үтәлүен сабырлык белән көтә алыр идеме? Әмма Аллаһының үз вәгъдәләрен үтәячәгенә ышанганга, алар иманнарын сыный торган авырлыкларга һәм куркыныч хәлләргә еш кына түзгән (Евр. 11:13, 35—40). Безнең исә, Гайсә «иманны... Камилләштерүче» булып хезмәт иткәнгә, Аллаһы әйткәннәренә ышаныр өчен ныграк нигезебез бар (Евр. 12:2). Аңарда күп пәйгамбәрлекләр үтәлгән һәм ул Аллаһы ниятләрен ачып биргән, шуңа күрә безнең Аллаһы вәгъдәләренә ышанмас өчен акланырлык сәбәп юк.

12. Иманыбызны ныгытыр өчен нәрсә эшләргә?

12 Иманыбызны ныгытыр өчен һәм нәтиҗәдә сабыррак булыр өчен, безгә нәрсә эшләргә? Иң мөһиме — Аллаһы киңәшләрен куллану. Мәсәлән, ни өчен сез Аллаһы Патшалыгын тормышыгызда беренче урынга куярга тиешсез икәне турында уйлап карагыз. Маттай 6:33 тәге киңәшне тырышыбрак куллана аласызмы? Сез вәгазьдә күбрәк вакыт үткәрә аласызмы я тормышыгызда берәр нәрсәне үзгәртә аласызмы? Йәһвәнең үзегезне моңа хәтле ничек фатихалаганын күздән ычкындырмагыз. Бәлки, ул сезгә Изге Язмалар өйрәнүен биргәндер я сезне «һәр акылдан өстенрәк булган Аллаһы иминлеге» белән фатихалагандыр. (Филиппуйлыларга 4:7 не укы.) Йәһвә җитәкчелеге буенча эш итү үзегезгә нинди файда китергәне турында уйлансагыз, сез сабыр булуның яхшы икәнен күрерсез (Мәд. 33:9).

13. Иманның ныгуын һәм сабырлыкның үсүен нәрсә белән чагыштырып була?

13 Иманыбыз сабырлык белән ничек бәйле икәнен күрсәтүче бер мисалны карап үтик. Игенче чәчә, җирне эшкәртә һәм уңыш җыя. Мул уңыш җыйган саен, ул киләсе елда да орлыкны чәчәр өчен тырышлыклар куярга кирәк икәненә инана. Бәлки, ул былтырга караганда хәтта күбрәк җирне чәчәргә булыр. Урак өстен сабырлык белән көтәргә туры киләчәген белсә дә, ул орлыкны барыбер чәчә. Уңыш җыячагына ул бер дә шикләнми. Безнең белән дә нәкъ шулай ук. Без Йәһвә киңәшләре белән танышканда, аларны кулланганда һәм шуннан соң фатихалар урганда, безнең Йәһвәгә ышанычыбыз һәм иманыбыз үсә. Шулай итеп, фатихалар алачагыбызны белгәнгә, аларны көтү җиңелрәк була. (Ягъкуб 5:7, 8 не укы.)

Сабырлык игътибарны Патшалык эшләренә тупларга ярдәм итәчәк һәм мул фатихалар китерәчәк!

14, 15. Кешеләрнең газап-михнәтләренә безгә кем күзлегеннән карарга кирәк?

14 Сабыррак булырга өйрәнер өчен тагын бер мөмкинлек — дөньядагы хәлләргә һәм үз шартларыбызга Йәһвә күзлегеннән чыгып карарга тырышу. Мәсәлән, ул кешеләрнең газапларын күргәндә нинди хисләр кичерә? Моның турында уйланыгыз. Йәһвә кешеләрнең газапланганын озак вакыт күреп тора, һәм моның аркасында аның йөрәге сызлана. Ләкин ул яхшылык кылуыннан туктамый. «Иблис эшләрен җимерер» өчен һәм Шайтанның кешелеккә китергән бар зыянын юк итәр өчен, Йәһвә җиргә үзенең бердәнбер Улын җибәргән (1 Яхъя 3:8). Асылда, бар газап-михнәтләр озак дәвамлы булмаячак, чөнки Аллаһы аларны мәңгегә бетерәчәк. Шуңа күрә Шайтан дөньясындагы явызлык аркасында бирешер урынына я ахыр һаман килмәгәнгә сабырлык югалтыр урынына, мәңге татып булачак әлегә күренмәгән нәрсәләргә иман итик. Йәһвә явызлыкны бетерү вакытын билгеләгән, һәм ул нәкъ шул вакытта эш итә башлаячак та (Ишаг. 46:13; Наум 1:9).

15 Бу дөнья төзелешенең соңгы авыр көннәре вакытында безнең иманыбызны сынаган хәлләргә очравыбыз ихтимал. Без яки якыннарыбыз җинаятьчелектән я башка сәбәптән газапланырга мөмкин. Кырысланып китәр урынына, безгә Йәһвәгә таянырга тәвәккәл булырга кирәк. Камил булмаганга, моны эшләү авыр. Әмма Гайсәнең үрнәген күздә тоту безгә булышып торачак. (Маттай 26:39 ны укы.)

16. Ахырны көткән арада без нәрсә эшләргә тиеш?

16 Ахырның якын булуына шикләнгән кеше «күз күрер» дигән караш белән яши башларга мөмкин. Аның фикеренчә, Йәһвә вәгъдәләре чынга ашмаганга, аңа үз эшләренә башы белән чумса да була. Башкача әйткәндә, ул: «Йәһвә үз сүзен үтәрме, юкмы — күрербез әле»,— дип уйларга мөмкин. Шуннан соң бу кеше Аллаһы Патшалыгын беренче урынга куймый башлар һәм рәхәт тормышта яшәр өчен бу дөньяда абруй казанырга, байлык артыннан куарга я югары белем алырга тырышыр. Бу чынында аның иманы юк икәнен күрсәтмәсме? Паулның «иманлы вә түземле булулары белән» Йәһвә вәгъдә иткәнне мирас итеп алган тугры хезмәтчеләрдән үрнәк алырга өндәгәнен онытмыйк (Евр. 6:12). Йәһвә бу явыз дөньяны үзе билгеләгән вакыттан артык бер көн дә түзеп тормас (Авв. 2:3). Ә әлегә без Йәһвәгә күңелне биреп хезмәт итәргә тиеш. Безгә уяу булып калырга һәм яхшы хәбәрне армый-талмый вәгазьләргә кирәк; бу эш безгә инде хәзер чиксез канәгатьлек китерә (Лүк 21:36).

САБЫР БУЛУ НИЧЕК ФАТИХАЛАНА?

17, 18. а) Сабырлык белән көтсәк, безгә нинди мөмкинлек ачыла? б) Сабырлык күрсәткәндә, без нинди фатихаларга ия булачакбыз?

17 Бәлки, без Йәһвәгә берничә ай гына я инде күп еллар хезмәт итәбездер. Ничек кенә булмасын, безнең аңа мәңге хезмәт итәсебез килә. Бу дөньяга күпме генә вакыт калмасын, сабыр булсак, без барысына да ахырга кадәр түзә алачакбыз. Бүген Йәһвә безгә үз карарларыннан шикләнмәвебезне һәм кирәк булганда аның исеме өчен газап чигәргә әзер булуыбызны исбатларга мөмкинлек бирә (1 Пет. 4:13, 14). Аллаһы шулай ук безне сабыррак булырга өйрәтә, чөнки бу котылу өчен мөһим (1 Пет. 5:10).

18 Гайсәгә күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек бирелгән, һәм сезне аның яклавыннан үзегездән тыш беркем дә мәхрүм итә алмый (Яхъя 10:28, 29). Димәк, киләчәктән һәм хәтта үлемнән куркасы юк. Ахырга тикле сабырлык белән көткән кешеләр котылыр. Шуңа күрә без дөнья рухына үз фикер йөртүебезгә тәэсир итәргә һәм Йәһвәгә ышанычыбызны киметергә юл куярга тиеш түгел. Аллаһы сабырлык күрсәткәндә, иманыбызны ныгытырга һәм үз вакытыбыздан дөрес файдаланырга тәвәккәл булыйк! (Мат. 24:13; 2 Пет. 3:17, 18 не укы).