Ишагыя 46:1—13
46 Бел бөгелә,+ Нәбу́* иелә.
Аларның потлары хайваннарга, йөк хайваннарына төялә,+Алар — арыган хайваннар өчен авыр йөк.
2 Алар бергә иелә һәм бөгелә,Алар йөкне* коткара алмый,Алар үзләре* әсирлеккә бара.
3 «Ягъкуб йорты, тыңла мине; Исраи́л йортыннан исән калганнар, сез дә колак салыгыз;+Мин сезгә туган чагыгыздан ук ярдәм иттем һәм сезне ана карыныннан ук күтәреп йөрттем.+
4 Картайган чагыгызда да мин шундый ук булырмын.+
Чәчегез чал булганда да мин сезне күтәреп йөртермен.
Элеккегечә мин сезне күтәреп йөртермен һәм коткарырмын.+
5 Сез мине кемгә охшатырсыз?
Охшашлыгыбыз күренсен өчен,+ кемгә тиңләрсез я кем белән чагыштырырсыз?+
6 Янчыкларыннан мул итеп алтын бушатучылар бар,Алар үлчәүгә салып көмеш үлчи.
Алар алтын остасын яллый, һәм ул аннан илаһ ясый.+
Аннан соң алар аның алдында йөзтүбән каплана, әйе, алар аңа табына.+
7 Алар аны җилкәләренә күтәрә,+Аны күтәреп барып үз урынына куя, һәм ул шунда гына тора.
Ул үз урыныннан кымшанмый.+
Алар аны ярдәмгә чакыра, ә ул җавап бирми,Ул беркемне дә бәла-казадан коткара алмый.+
8 Шуны искә төшерегез һәм кыю булыгыз.
Канунны бозучылар, шуны игътибарга алыгыз.
9 Бик күптәннән булган нәрсәләрне,Минем Аллаһы икәнемне һәм башка Аллаһы юк икәнен хәтерегезгә төшерегез.
Мин Аллаһы, һәм минем кебек беркем юк.+
10 Мин баштан ук нәрсә буласын,Борынгы заманнан әле башкарылмаган нәрсәләрне алдан әйтәм.+
Мин: „Карарым,* һичшиксез, үтәлер,+Теләгәнемне эшләрмен“,— диям.+
11 Мин көнчыгыштан ерткыч бер кошны,+Карарымны* үтәр өчен ерак җирдән кешене чакырам.+
Мин әйттем һәм моны гамәлгә ашырырмын.
Мин моны ниятләдем һәм моны үтәрмен.+
12 Үҗәт йөрәклеләр,Тәкъвалыктан ерак булганнар, мине тыңлагыз.
13 Мин гаделлегемне* якынлаштырдым,Ул ерак түгел,
Минем коткаруым кичекмәс.+
Мин Сионга коткару, Исраилгә данымны* бирермен».+
Искәрмәләр
^ Бел һәм Нәбу — Бабыл илаһлары.
^ Ягъни хайваннарга төялгән потларны.
^ Яки «Аларның җаннары».
^ Яки «Ниятем; Киңәшем».
^ Яки «Ниятемне; Киңәшемне».
^ Яки «тәкъвалыгымны».
^ Яки «күркәмлегемне».

