Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз!

Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз!

Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз!

«Сөеклеләрем... мәңгелек тормыш... көтеп, Аллаһыга карата булган мәхәббәтегездә калыгыз» (ЯҺҮД 20, 21).

1, 2. Ничек Аллаһы мәхәббәтендә калырга?

ЙӘҺВӘ кешелекне шулкадәр ярата ки, Улына иман китерүче кешеләр мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын биргән (Яхъя 3:16). Никадәр нык ярата безне Аллаһы! Әгәр син Йәһвә хезмәтчесе икән, син, әлбәттә, бу мәхәббәтне мәңге тоеп яшәргә телисең.

2 Ничек Аллаһы мәхәббәтендә калырга? Моны шәкерт Яһүд аңлаткан. «Үз тормышыгызны иң изге иманыгыз нигезендә корып яшәгез, Изге Рух белән дәртләнеп дога кылыгыз.— дип язган ул.— Раббыбыз Гайсә Мәсих Үзенең шәфкатендә сезгә мәңгелек тормыш бирәчәген көтеп, Аллаһыга карата булган мәхәббәтегездә калыгыз» (Яһүд 20, 21). Аллаһы Сүзен өйрәнеп һәм яхшы хәбәрне вәгазьләп, без үзебезне «иң изге иман нигезендә», ягъни мәсихчеләрнең тәгълиматлары нигезендә «корабыз». Аллаһы мәхәббәтендә калыр өчен, «Изге Рух белән дәртләнеп», ягъни аның тәэсирендә, «дога кылырга» кирәк. Мәңгелек тормыш бүләген алыр өчен, шулай ук Гайсә Мәсихнең йолым корбанына иман итәргә кирәк (1 Яхъя 4:10).

3. Ни өчен кайбер кешеләр хәзер инде Йәһвә Шаһитләре түгел?

3 Иман иткән кайбер кешеләр Аллаһы мәхәббәтендә калмаган. Алар гөнаһ юлын сайлаганнар һәм хәзер инде Йәһвә Шаһитләре түгел. Ничек безгә андый хәлгә эләкмәскә? Без хәзер кайбер киңәшләрне карап чыгарбыз, һәм алар турында уйлану безгә гөнаһ юлына басмаска һәм Аллаһы мәхәббәтендә калырга булышачак.

Аллаһыга карата яратуыңны күрсәт

4. Аллаһыга тыңлаучан булу никадәр мөһим?

4 Аллаһыны яратуыңны аңа тыңлаучан булып күрсәт (Маттай 22:37). «Аллаһыны яратуыбызны,— дип язган рәсүл Яхъя,— Аның әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез. Ә Аның әмерләре авыр түгел» (1 Яхъя 5:3). Аллаһыга тыңлаучан булу синең гадәтең булып китсә, бу сиңа вәсвәсәләргә каршы торырга көч бирәчәк һәм сине шатлыклы итәчәк. Мәдхия җырлаучы болай дип язган: «Бозыкларга киңәшкә бармаган... кеше бәхет-сәгадәтле... [Ул] Ходай канунын тота» (Мәдхия 1:1, 2).

5. Йәһвәне ярату безне нинди эшләргә дәртләндерәчәк?

5 Йәһвәне ярату сиңа авыр гөнаһ кылмаска һәм аның исеменә хурлык китермәскә көч бирәчәк. «Миңа фәкыйрьлек тә, байлык та бирмә,— дип дога кылган Агур,— мине көндәлек икмәгем белән туендыр. Чөнки, ризыгым күп булса, „Кем ул — Раббы?“ дип әйтүем һәм Сине инкяр итүем яки, фәкыйрьләнеп, урлаша башлавым һәм Синең исемеңә тап төшерүем бар» (Гыйбрәтле сүзләр 30:1, 8, 9). Аллаһы исеменә «тап төшермәскә» тәвәккәл бул. Һәрвакыт Аллаһыга дан китерүче эшләр башкарырга тырыш (Мәдхия 85:12).

6. Белә торып гөнаһ эшләү нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?

6 Күктәге яратучан Әтигә өзлексез дога кыл: ул сиңа вәсвәсәләргә каршы торырга көч бирсен (Маттай 6:13; Римлыларга 12:12). Аллаһы җитәкчелеге буенча эш ит, һәм догаларыңа тоткарлык булмас (1 Петер 3:7). Белә торып гөнаһ эшләү аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Йәһвә үзсүзлеләнеп гөнаһ эшләвен дәвам иткән кешеләрнең догаларын ишетми: ул ике арага кара болытлар куя дип әйтеп була (Иремиянең елавы 3:42—​44). Шуңа күрә басынкы бул, һәм Йәһвәдән үтен: бер эшең дә догаларыңа киртә булмасын (2 Көринтлеләргә 13:7).

Аллаһы Улына ярату күрсәт

7, 8. Ничек Гайсәнең киңәшен куллану гөнаһ юлы белән бармаска булыша?

7 Гайсә Мәсихнең әмерләрен үтәп, аңа карата үз яратуыңны күрсәт. Бу гөнаһ юлына басмаска булышачак. «Мин, Атамның әмерләрен үтәп,— дип әйткән Гайсә,— Аның мәхәббәтендә торам, һәм сез дә, Минем әмерләремне үтәсәгез, Минем мәхәббәтемдә калырсыз» (Яхъя 15:10). Ничек Гайсә сүзләрен куллану сиңа Аллаһы мәхәббәтендә калырга булыша ала?

8 Гайсә биргән киңәшкә игътибарлы булу сиңа әхлакый яктан саф калырга булыша ала. Исраилгә бирелгән Аллаһы Канунында: «Зина кылма»,— дип әйтелгән булган (Чыгыш 20:14). Гайсә исә бу әмернең нигезендә ята торган принципны ачыклаган: «Хатын-кызга җенси теләк белән караучы күңеленнән инде зина кылган була» (Маттай 5:27, 28). Рәсүл Петер сүзләре буенча, беренче мәсихчеләр җыелышында кайберәүләр «кем белән зина кылырга икән дип кенә» йөргәннәр һәм «тотрыксыз кешеләрне юлдан яздырганнар» (2 Петер 2:14). Әмма Аллаһыны һәм Мәсихне яратсаң һәм аларны тыңласаң, шулай ук алар белән дуслыгыңны сакларга тәвәккәл булсаң, син җенси гөнаһлар кылудан кача аласың.

Йәһвә рухы сине алып барсын

9. Кеше гөнаһ кылуын дәвам итсә, моның нәтиҗәсе нинди булырга мөмкин?

9 Аллаһыдан изге рух сорап дога кыл, һәм изге рухка үзең белән җитәкчелек итәргә рөхсәт ит (Лүк 11:13; Гәләтиялеләргә 5:19—25). Аллаһы гөнаһ кылуын дәвам иткән кешедән үз рухын алып куярга мөмкин. Бирсәбия белән гөнаһ кылганнан соң Давыт Аллаһыдан: «Үз йөзеңнән мине кума, Үзеңнең Изге Рухыңны миннән алма»,— дип үтенгән (Мәдхия 50:13). Шаул патша корбаннар яндырып, вак һәм эре мал-туарны, шулай ук амаликиләр патшасын жәлләп калдырып, гөнаһ кылган һәм тәүбә итмәгән. Шунда Йәһвә Шаулдан үзенең изге рухын алган (1 Патшалык 13:1—​14; 15:1—​35; 16:14—​23).

10. Ни өчен гөнаһ кылу турында хәтта уйларны да кире кагарга кирәк?

10 Гөнаһ кылу турында хәтта уйларны да кире как. «Әгәр дә без, хакыйкатьне танып белгәннән соң, аңлы рәвештә гөнаһ кылуыбызны дәвам итәбез икән,— дип язган рәсүл Паул,— гөнаһлар өчен инде бернинди корбан да калмый» (Еврейләргә 10:26—31). Без белә торып гөнаһ эшли башласак, бу бик аяныч булыр иде!

Башкаларны чын күңелдән ярат

11, 12. Ничек ярату һәм хөрмәт җенси әхлаксызлык эшләүдән саклап кала ала?

11 Кешеләрне ярату сине җенси әхлаксызлык эшләүдән тотып калачак (Маттай 22:39). Ул ярату йөрәгеңне сакларга дәртләндерәчәк: йөрәктә башка кешенең яратуын урларга теләк тумаячак. Чөнки андый теләк туса, бу авыр гөнаһка — зина кылуга китерергә мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 4:23; Иремия 4:14; 17:9, 10). Тәкъва Әюбтән үрнәк ал: ул үз хатынына тугры булган һәм башка хатыннарга күз салмаган (Әюб 31:1).

12 Никахның изгелеген хөрмәт итү дә авыр гөнаһ кылудан саклаячак. Аллаһы законлы никахны һәм җенси мөнәсәбәтләрне кешеләр балалар тудырсын өчен биргән (Яратылыш 1:26—​28). Шуны истә тот: җенси әгъзалар ярдәмендә яңа кешегә тормыш бирелә, ә тормыш изге. Уйнашчылар һәм зина кылучылар Аллаһы законын боза, җенси мөнәсәбәтләрне бозып күрсәтә, никахның изгелеген санга сукмый һәм үз тәннәренә каршы гөнаһ кылалар (1 Көринтлеләргә 6:18). Әмма Аллаһыны һәм якыныңны ярату, шулай ук Аллаһыга тыңлаучан булу кешене мәсихче җыелыштан чыгарылуга китерә алган адымнардан саклаячак.

13. Нинди мәгънәдә азгын кеше «мал-мөлкәтен туздыра»?

13 Үз якыннарыбызга кайгы китермәс өчен, безгә гөнаһлы уйларны тыярга кирәк. «Азгын хатыннар белән чуалучы мал-мөлкәтен туздырыр»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 29:3 тә. Үз тормыш иптәшенә хыянәт итеп тәүбә итмәгән кеше «мал-мөлкәтен туздыра»: Аллаһы белән дуслыкны һәм гаилә бәйләнешләрен җимерә. Аның хатынының аерылышырга хакы бар (Маттай 19:9). Ирме яки хатынмы андый гөнаһ эшләгән, шулай да аерылышу гаепсез якка, балаларга һәм башка кешеләргә күп кайгы китерергә мөмкин. Әхлаксыз тәртипнең һәлакәтле нәтиҗәләргә китергәне бар кешеләргә билгеле. Әллә бу безне мондый вәсвәсәләргә каршы торырга дәртләндерергә тиеш түгелме?

14. Гыйбрәтле сүзләр 6:30—35 тән гөнаһлы эшләр турында нинди сабак алабыз?

14 Хыянәтне бернәрсә белән дә йолып булмый, һәм бу безне андый коточкыч эгоизмнан качарга дәртләндерергә тиеш. Гыйбрәтле сүзләр 6:30—35 буенча, ачыккан карак ач булганга урлашса, «кешеләр аны артык хур күрми», әмма кеше зина кылса, «мәсхәрә-хурлыкка дучар була», чөнки ул моны явыз ният белән эшләгән һәм ул «үзенең җанын [ягъни тормышын] харап итә». Муса Кануны буенча, аны үтерерләр иде (Левиләр 20:10). Андый кеше үзенең җенси теләген канәгатьләндерәм дип, башкаларга кайгы китерә. Ул тәүбә итмәсә, Аллаһы мәхәббәтендә калмаячак. Мәсихче җыелышның чисталыгын саклар өчен, ул аннан чыгарылган булачак.

Вөҗданың саф булсын

15. «Тою сәләтен югалткан» вөҗдан турында нәрсә әйтеп була?

15 Вөҗданыбыз гөнаһка түземле булып китмәсен. Моны рөхсәт итмик. Бу Аллаһы мәхәббәтендә калыр өчен кирәк. Шунсы ачык: без бу дөнья гадәтләре буенча яшәргә тиеш түгел. Безгә аралашыр өчен кешеләр, укыр өчен басмалар һәм күңел ачуларны сайлаганда бик сак булырга кирәк. Рәсүл Паул болай дип кисәткән: «Соңгы вакытларда кайберәүләр, алдакчы рухларга һәм җен өйрәтүләренә колак салып, иманнан кире чигенерләр. Шундый өйрәтүләр вөҗданнары тою сәләтен югалткан ялган сөйләүчеләрнең икейөзлелеге аша килер» (1 Тимутегә 4:1, 2). «Тою сәләтен югалткан» вөҗдан кайнар тимер белән яндырылган тән кебек: ул бернәрсә сизми. Мондый вөҗдан мөртәтләрнең карашларыннан сакламый һәм иманнан кире чигенүгә китерүче хәлләрдән кисәтеп тормый.

16. Ни өчен вөҗданны саф килеш саклау мөһим?

16 Безнең котылуыбыз вөҗданыбызның сафлыгына бәйле (1 Петер 3:21). Без Мәсихнең түгелгән канына иман иткәнгә, вөҗданыбыз үле эшләрдән чистартылган булган, һәм без «тере Аллаһыга хезмәт итә алабыз» (Еврейләргә 9:13, 14). Белә торып гөнаһ эшләсәк, без үз вөҗданыбызны пычратабыз, һәм Аллаһы безне саф дип санамый, без аңа хезмәт итәр өчен яраксыз булабыз (Титуска 1:15). Әмма Йәһвә ярдәме белән без үз вөҗданыбызны саф килеш саклый алабыз.

Ничек тагын дөрес булмаган тәртиптән качып була?

17. Йәһвәгә һәрнәрсәдә тыңлаучан булу нәрсә белән файдалы?

17 Борынгы Исраилдә яшәгән Кәлеб үрнәген тот: ул «Ходайга [һәрнәрсәдә] буйсынган» (Канун 1:34—36). Аллаһы синнән таләп иткәнне эшлә, «җеннәрнең... аш табыныннан» бернәрсә дә теләмә (1 Көринтлеләргә 10:21). Мөртәтлекне кире как. Рухи ризыкны рәхмәт белдереп Йәһвәнең аш табыныннан гына аша. Ул чакта ялган укытучылар һәм явыз рухи көчләр сине алдый алмаячак (Эфеслеләргә 6:12; Яһүд 3, 4). Рухи эшләр — Изге Язмаларны өйрәнү, мәсихче очрашулар һәм вәгазь эше — беренче урында торсын. Йәһвәгә һәрнәрсәдә буйсынып һәм Ходай эшендә күп эшләп, син чын бәхет табарсың (1 Көринтлеләргә 15:58).

18. Йәһвәдән курку безнең тәртибебезгә ничек тәэсир итәчәк?

18 «Аллаһыга мәгъкуль рәвештә тирән ихтирам белән, куркынып Аңарга» изге хезмәтеңне башкар (Еврейләргә 12:28). Йәһвәгә карата курку-хөрмәт дөрес булмаган һәркайсы юлны кире кагарга дәртләндерәчәк. Андый курку-хөрмәт сиңа рәсүл Петер киңәше буенча эш итәргә булышачак. Ул үз замандашларына, майланган мәсихчеләргә: «Һәркемне эшенә карап, тигез хөкем Итүчене Ата дип атыйсыз икән, бу дөньяда гомерегезне курку катыш тирән хөрмәт белән үткәрегез»,— дип язган (1 Петер 1:17).

19. Ни өчен Аллаһы Сүзеннән белгәнеңне һәрвакыт тормышта кулланырга кирәк?

19 Аллаһы Сүзеннән белгәннәреңне һәрвакыт тормышыңда куллан. Бу авыр гөнаһ кылудан качарга булышачак, һәм шулай итеп син «тормыш итү тәҗрибәсе аша яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәнгән» кешеләр арасында булырсың (Еврейләргә 5:14). Уйлап сөйлә, җилбәзәк булма, уяу бул һәм бу әшәке заманда «һәрбер очрактан дөрес файдаланып» акыл белән эш ит. «Раббы ихтыярының нәрсә икәнлегенә төшенүеңне» һәм аның ихтыярын үтәвеңне дәвам ит (Эфеслеләргә 5:15—17; 2 Петер 3:17).

20. Ни өчен комсызлыктан качарга кирәк?

20 Башка кешенеке булган нәрсәгә комсыз теләк белән карама. Ун әмернең берсендә болай дип әйтелгән булган: «Үз якыныңның йортын теләмә; үз якыныңның хатынын, аның колын, аның хатын колын, аның үгезен, аның ишәген, аның бернәрсәсен теләмә» (Чыгыш 20:17). Бу закон кешенең йортын, хатынын, колын һәм башкасын яклаган. Ә иң мөһиме шул: Гайсә сүзләре буенча, кешенекен теләү, ягъни комсызлык, кешене пычрата (Марк 7:20—23).

21, 22. Гөнаһтан качар өчен, мәсихче нәрсә эшли ала?

21 Саклык чаралары күр: бернинди теләк тә сине гөнаһка китермәсен. Шәкерт Ягъкуб болай дип язган: «Һәркемне дә үзенең үк кызыктырып алып кереп китүче һәм аны тозакка эләктерүче хайвани теләкләре вәсвәсәгә кертә. Шуннан соң, хайвани теләк, яралып, гөнаһны, ә гөнаһ, ныгыгач, үлемне тудыра» (Ягъкуб 1:14, 15). Мәсәлән, кеше исерткеч эчемлекләрне үткәндә чама белеп эчә белмәгән булса, ул өендә исерткеч эчемлекләрне гел дә тотмаска хәл итәр. Яки мәсихчегә, башка кеше белән җенси гөнаһ кылмас өчен, бәлки башка отделга күчәргә яки эш урынын алмаштырырга кирәк булыр (Гыйбрәтле сүзләр 6:23—28).

22 Гөнаһка хәтта беренче адымны да ясама. Флирт һәм җенси якынлык турында уйлар фәхешлеккә һәм зина кылуга алып бара. Кечкенә ялган зуррак алдауга китерергә, ә аннан соң ялган сөйләү гадәткә кереп китәргә мөмкин. Кечкенә нәрсә урларга өйрәнеп, кеше зуррак нәрсә дә урлый башларга мөмкин. Мөртәтләрнең карашларына кечкенә нәрсәләрдә түземле булган кеше үзе ахыр чиктә мөртәт булып китәргә мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 11:9; Ачылыш 21:8).

Әгәр син гөнаһ кылган булсаң

23, 24. Гыйбрәтле сүзләр 28:13 тә һәм 2 Паралипоменон 6:29, 30 да нинди юатучы сүзләр бар?

23 Бер кеше дә камил түгел (Вәгазьче 7:20). Авыр гөнаһ эшләгән кеше Сөләйман кылган догадан юату ала ала. Сөләйман бу доганы Йәһвәгә гыйбадәтханәне багышлаганда әйткән. «Берәр кеше әйткән яки синең бар халкың, Исраил, исеменнән әйтелгән һәркайсы доганы, һәркайсы үтенечне, алар һәрберсе үз бәласен һәм үз кайгысын сизгәч һәм бу гыйбадәтханә ягына кулларын сузгач, син үзеңнең яшәгән урыныңнан — күктән ишет һәм кичер һәм һәр кешегә аның юлларына карап бир, чөнки син аның йөрәген беләсең, чөнки син берүзең кеше улларының йөрәген беләсең»,— дип әйткән Сөләйман (2 Паралипоменон 6:29, 30).

24 Әйе, Аллаһы кеше йөрәгендәгене белә һәм аны кичерергә әзер. Гыйбрәтле сүзләр 28:13 тә болай дип әйтелгән: «Үз җинаятьләрен яшергәннең уңышы булмаячак; ә аларны таныган һәм калдырган кеше кичерелгән булачак». Аллаһы мәрхәмәтен алыр өчен, кешегә тәүбә итәргә, гөнаһын сөйләп бирергә һәм аны башка эшләмәскә кирәк. Әмма син рухи яктан көчсезләнгән булсаң, Аллаһы мәхәббәтендә калырга сиңа тагы нәрсә булышачак?

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ничек Аллаһы мәхәббәтендә калырга?

• Ничек итеп Аллаһыны һәм Мәсихне ярату гөнаһ юлын кире кагарга булыша?

• Ни өчен башкаларны чын ярату җенси әхлаксызлык кылмаска булышачак?

• Дөрес булмаган тәртиптән ничек сакланырга?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[11 биттәге иллюстрация]

Шәкерт Яһүд ничек Аллаһы мәхәббәтендә калырга икәнен күрсәткән

[13 биттәге иллюстрация]

Аерылышу гаепсез якка һәм балаларга күп кайгы китерергә мөмкин