Гыйбрәтле сүзләр 30:1—33
30 Якы́й улы Агурның сүзләрендәге мөһим хәбәр. Ул аны Итии́л белән Укалга сөйләп бирде.
2 Мин һәркемнән дә наданрак,+Кешегә хас төшенүчәнлек юк миндә.
3 Мин зирәклеккә өйрәнмәдем,Изге Аллаһының белемнәре дә миндә юк.
4 Кем күкләргә менеп төшкән соң?+
Кем җилне учларында тота алган?
Кем суларны киеменә салып бәйләп куйган?+
Кем җирнең бөтен читләрен урнаштырган?+
Аның һәм улының исеме ничек? Белсәң, әйт.
5 Аллаһының һәрбер сүзе саф.+
Ул — үзенә сыенучылар өчен калкан.+
6 Аның әйткәннәренә берни өстәмә,+Югыйсә ул сине шелтәләр дә,Син ялганчы булып чыгарсың.
7 Сиңа ике үтенечем бар.
Мин үлгәнче, мине алардан мәхрүм итмә.
8 Миннән алдау белән ялган сүзләрне читләштер.+
Миңа ярлылык та, байлык та бирмә.
Тик ашарга җитәрлек ризыгым гына булсын иде.+
9 Юкса баеп, сине кире кагармын һәм: «Кем соң ул Йәһвә?» — диярмен+Яки бөлгенлеккә төшеп, урлый башлармын һәм Ходаемның исемен хурлармын.*
10 Хезмәтчегә хуҗасы алдында яла якма,Югыйсә ул сине каһәрләр дә, син гаепле булып чыгарсың.+
11 Бер буын бар: әтиләрен дә ләгънәт итә,Аналарын да фатихаламый.+
12 Бер буын бар: үзләрен саф дип саный,+Ә үз пычрагыннан* арынмаган.
13 Бер буын бар: күзләре шундый тәкәббер,Һәм күз карашы шундый масаючан!+
14 Бер буын бар: тешләре кылыч сыман,Теш казнасы пычак сыман,Алар җирдә яшәүче мескеннәрнеҺәм ярлы бәндәләрне йота.+
15 Сөлекнең: «Бир! Бир!» — дип кычкыручы ике кызы бар.
Өч нәрсә канәгатьләнә белми,Һәм дүрт нәрсә беркайчан: «Җитәр!» — димәс:
16 Кабер*+ һәм балага уза алмаган карын,Корыган җирҺәм беркайчан: «Җитәр!» — дия белмәүче ялкын.
17 Атасын көлкегә күтәрүче һәм анасын тыңларга теләмәүче кешенең күзләрен+Үзән* козгыннары чукып алыр,Бөркет балалары ашап бетерер.+
18 Мин аңлап җиткерә алмаган* өч нәрсәҺәм төшенә алмаган дүрт нәрсә бар:
19 Бөркетнең күкләрдәге юлы,Еланның кыядагы юлы,Корабның ачык диңгездәге юлыҺәм ир-атның кыз йөрәгенә юлы.
20 Зиначы хатынның юлы мондый:
Ул ашый да, авызын сөртеп:
«Мин бернинди начарлык эшләмәдем»,— ди.+
21 Өч нәрсәдән җир тетриҺәм дүрт нәрсәне җир күтәрә алмый:
22 Колның патша булып идарә итүен,+Акылсызның ризыгы мул булуын,
23 Нәфрәт ителгән* хатынның хатынлыкка алынуынҺәм хезмәтче кызның үз хуҗабикәсенең урынын алуын.*+
24 Җир йөзендә дүрт кечкенә хайван бар,Әмма алар табигый зирәклеккә ия.*+
25 Кырмыскалар көчле булмаса да,Ризыгын җәен әзерли.+
26 Кыя даманы*+ да көчле түгел,Әмма ояларын кыяда ясый.+
27 Саранчаның+ патшасы булмаса да,Алар оешып* хәрәкәт итә.+
28 Геккон кәлтә+ аяклары белән ябышып йөри,Патша сараена үтеп керә.
29 Өчәүнең йөреше мәһабәт,Хәрәкәт итүләре таң калдырырлык дүртәү бар:
30 Арыслан — җанварларның иң көчлесе,Ул беркем алдында чигенми;+
31 Бурзай, кәҗә тәкәсеҺәм янында гаскәре булган патша.
32 Акылсыз эш итеп үзеңне югары күтәргәнсең икән+Яки шулай эшләргә ниятләгәнсең икән,Авызыңны кулың белән капла.+
33 Чөнки сөтне туглагач май булган кебекҺәм борынга суккач кан чыккан кебек,Ачу чыкканда ызгыш-талаш туа.+
Искәрмәләр
^ Яки «исеменә һөҗүм итәрмен».
^ Сүзгә-сүз «тизәгеннән».
^ Яки «Елга үзәне».
^ Яки «Минем өчен бик гаҗәеп».
^ Яки «Сөелмәгән».
^ Яки «хуҗабикәсен кысрыклап чыгаруын».
^ Яки «бик зирәк».
^ Кыяларда яшәүче куян сыман хайван.
^ Яки «төркемләшеп».

