Гыйбрәтле сүзләр 4:1—27

4  Улларым, ата тәрбиясен кабул итегез,+Төшенүчәнлеккә ия булыр өчен, игътибарлы булыгыз. 2  Мин сезгә файдалы күрсәтмәләр бирермен,Үгет-нәсыйхәтемне* кире какмагыз.+ 3  Мин дә бит әтиемнең тыңлаучан улы идем,+Әниемнең иң яраткан баласы идем.+ 4  Әтием мине болай дип өйрәтә торган иде: «Сүзләремне күңелеңә беркетеп куй.+ Әмерләремне үтәп, озак яшә.+ 5  Зирәклеккә иреш, төшенүчәнлеккә омтыл.+ Әйткәннәремне онытма, алардан читкә тайпылма. 6  Зирәклекне калдырмасаң, ул сине саклап торыр. Аны яратсаң, ул сине яклап торыр. 7  Иң мөһиме* — зирәклек,+ зирәклеккә иреш,Нәрсәгә генә ия булсаң да, төшенүчәнлеккә омтылырга онытма.+ 8  Зирәклекнең кадерен бел, һәм ул сине югары күтәрер.+ Аңа сарыл, һәм ул сиңа дан китерер,+ 9  Башыңны матур такыя белән бизәр,Сиңа гүзәллек таҗы кигезер». 10  Тыңла, улым, сүзләремне кабул ит,Шулчак гомерең озын булыр.+ 11  Сине зирәклек юлыннан алып барырмын,+Намуслылык сукмагыннан җитәкләп йөртермен.+ 12  Атлаганда, аякларыңа тоткарлык булмас,Йөгергәндә, абынмассың. 13  Тәрбиягә нык тотын, аны җибәрмә.+ Сакла аны, ул синең гомерең бит.+ 14  Явызлар юлына аяк басма,Яман кешеләрнең сукмагыннан йөрмә.+ 15  Кач андый юлдан, аннан барма,+Читкә кит, аны читләтеп үт.+ 16  Алар бит яманлык кылмыйча йоклый алмый. Берәрсен аяктан ега алмаса, йокылары кача. 17  Алар явызлык икмәге белән туклана,Җәбер-золым шәрабын эчә. 18  Тәкъвалар юлы исә таң яктысы сыман: Көн яктысы җиткәнче, яктырганнан-яктыра бара.+ 19  Ә явызларның юлы дөм караңгылык сыман: Нәрсәгә абынганнарын белмиләр. 20  Улым, сүзләремә игътибар ит,Әйткәннәремә колак сал. 21  Аларны күздән ычкындырма,Йөрәк түрләреңдә сакла.+ 22  Чөнки аларны тапкан кеше тормышка ия булыр,+Бөтен тәненә сихәт алыр. 23  Барыннан да бигрәк йөрәгеңне сакла,+Йөрәк — тормыш чыганагы бит. 24  Үзеңне ялганнан тый,+Телеңдә мәкерле сүзләр булмасын. 25  Күзләрең туп-туры карасын,Карашың* алга төбәлгән булсын.+ 26  Аягың басасы сукмакны такыр ит,*+Шунда йөргән юлларың туры булыр. 27  Уңга да, сулга да тайпылма.+ Аягыңны яман нәрсәдән читкә бор.

Искәрмәләр

Яки «Канунымны».
Яки «яхшысы».
Яки «Нурлы күзләрең».
Я, бәлки, «җентекләп тикшер».

Искәрмәләр

Медиаматериал