Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бер-берегезне ныгытыгыз

Бер-берегезне ныгытыгыз

Бер-берегезне ныгытыгыз

«Алар миңа зур юаныч [«таяныч», ЯД] булдылар» (КӨЛЕССӘЙЛЕЛӘРГӘ 4:11).

1, 2. Куркыныч булуга карамастан, ни өчен Паулның дуслары аның янына төрмәгә килгәннәр?

ТӨРМӘДӘ утырган кешенең дусты булу, ул дөрес хөкем ителгән булмаса да, куркыныч. Төрмә чиновниклары сиңа шикләнеп карарга, һәрбер хәрәкәтеңне, бу берәр җинаять кылырга теләми микән дип, күзәтеп торырга мөмкин. Шуңа күрә, дустың белән якын аралашу һәм аның янына төрмәгә килү батырлык таләп итә.

2 Якынча 1900 ел элек рәсүл Паулның кайбер дуслары нәкъ шулай эшләгән дә. Алар Паулны рухи яктан ныгытыр өчен аның янына төрмәгә килергә курыкмаганнар һәм алар аша Паул үзенә кирәк булган юату белән дәртләнү алган. Кемнәр алар аның бу тугры дуслары? Аларның калдырган батырлык, тугрылык һәм ярату үрнәге безне нәрсәгә өйрәтә ала? (Гыйбрәтле хикәя 17:17).

Таяныч

3, 4. а) Кемнәр алар Паулның биш дусты һәм ничек алар аңа ярдәм иткәннәр? б) Нәрсә ул «таяныч»?

3 Безнең эраның 60 елларын күз алдына китерик. Рәсүл Паул фетнә салуда ялган гаепләнгәнгә Рим төрмәсендә утыра (Рәсүлләр 24:5; 25:11, 12). Паул үзенә ярдәм иткән биш мәсихчене искә ала. Аларның берсе — Азия өлкәсеннән Паулның шәхси хәбәрчесе «Раббы эшендә хезмәттәш» Тухик; икенчесе — Көлессәй шәһәреннән «ышанычлы һәм сөекле туган» Онисим; шулай ук Македуния өлкәсенең Тессалуникә шәһәреннән Аристарх — бер вакыт Паул белән «бергә зинданга ябылган» кардәш; тагын берсе Паулга миссионер сәяхәтләрендә юлдаш булган Барнабның туганнан-туган кардәшенең улы, Инҗилнең бер китабын бәян иткән Марк, бу китап аның исемен йөртә; соңгысы «Алла Патшалыгы өчен» рәсүлгә хезмәттәш булган Юсты. Алар турында Паул: «Алар миңа зур юаныч булдылар»,— дип язган (Көлессәйлеләргә 4:7—11).

4 Паул тугры дусларының аңа күрсәткән ярдәмнәре турында бик тәэсирле итеп язган. Ул Изге Язмаларның бу шигырендә генә кулланылган (паригори́а) дигән Грек сүзен куллана, «Изге Язма — Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә бу сүз «таяныч» дип тәрҗемә ителгән. Бу Грек сүзенең мәгънәсен аңлатучы сүзләр бик күп һәм ул аеруча медицина өлкәсендә кулланыла *. Аны «тынычландыру», «җиңеләйтү», шулай ук «юаныч» һәм «куаныч» дигән сүзләр белән тәрҗемә итеп була. Паул андый таянычка мохтаҗ булган һәм бу биш кардәше аңа аны биргәннәр.

Ни өчен Паулга «таяныч» кирәк булган

5. Рәсүл булуына карамастан, Паулга нәрсә кирәк булган һәм безнең һәрберебез вакыт-вакыт нәрсәгә мохтаҗ?

5 Кайберәүләр ничек инде Паулга, рәсүлгә таяныч кирәк булган дип гаҗәпләнергә мөмкин. Әйе, аңа таяныч кирәк булган. Әлбәттә, Паулның иманы нык булган, аңа мәрхәмәтсез мөгамәлә кичерергә туры килгән, ул «күп тапкырлар кыйналган һәм күп мәртәбәләр үлем хәлендә булган» һәм башка сәбәпләр аркасында газап чиккән (2 Көринтлеләргә 11:23—27). Шулай да ул кеше булган, ә һәрбер кешегә кайвакыт юату кирәк һәм аның иманы башкалар тарафыннан ныгытуга мохтаҗ. Бу Гайсә очрагында да шулай булган. Соңгы төнне Гетсимәни бакчасында аның янына фәрештә килгән һәм «Аны ныгыткан» (Лүк 22:43).

6, 7. а) Паулны Римда кем күңелсезләндергән, ә кем таяныч биргән? б) Мәсихче кардәшләре, «таяныч» булып, Паулга Римда кайсы яклардан ярдәм иткәннәр?

6 Паулны да ныгытырга кирәк булган. Римга тоткын итеп китерелгәч, үз милләт кешеләре аны яратып кабул итмәгән. Бу яһүдләр, тулаем алганда, Патшалык хәбәренә ваемсыз булган. Яһүд башлыклары Паул янына төрмәгә килеп киткәч нәрсә булганы турында Рәсүлләр китабында болай дип язылган: «Кайберләре аның сүзләренә инандылар, кайберләре исә ышанмадылар һәм бер-берсе белән килешә алмыйча таралыштылар» (Рәсүлләр 28:17, 24, 25). Аларның Йәһвә мәрхәмәте өчен рәхмәтләре булмаган һәм бу Паулны бик нык рәнҗеткәндер! Моның турында аның көчле кайгырулары берничә ел элегрәк Рим җыелышына язган хатында ачык күренә. «Йөрәгем үз халкым өчен зур кайгы һәм өзлексез газап белән тулы. Бу үз милләтемә, кан кардәшләремә [яһүдләргә] ярдәм итә алса, үземнең каһәрләнгән һәм Мәсихтән аерылган булуымны теләр идем» (Римлыларга 9:2, 3). Әмма, ул барыбер Римда тугры, чын дуслар тапкан һәм аларның батырлыгы белән яратуы аның йөрәген тынычландырган. Алар чын мәгънәдә аның рухи кардәшләре булган.

7 Ничек итеп шул биш кардәш Паул өчен таяныч булганнар? Алар ул тоткын булганга аңардан читләшеп йөрмәгәннәр. Киресенчә, алар ярату белән һәм теләп аңа хезмәт иткәннәр: ул үзе, төрмәдә булганга, башкара алмаган эшләрне үтәгәннәр. Мәсәлән, алар аның хәбәрчеләре булган: Паулның хатларын тапшырганнар, төрле җыелышларга аның, сүз белән генә әйтелгән күрсәтмәләрен җиткергәннәр һәм Римда һәм башка җирләрдәге кардәшләре турында яхшы хәбәрләр китергәннәр. Алар, күрәсең, шулай ук Паулга кирәкле булган әйберләрне, мәсәлән, кышкы кием, язма төргәкләре һәм язу өчен кирәкле булган әйберләрне китергәннәр (Эфеслеләргә 6:21, 22; 2 Тимутегә 4:11—13). Ярдәм йөзеннән башкарылган мондый эшләр төрмәдә утырган рәсүлне ныгыткан һәм аңа дәрт биргән, ә ул үзе башкаларны, шул исәптән җыелышларны да ныгыта алган (Римлыларга 1:11, 12).

Ничек таяныч булырга

8. Паул таяныч кирәклеген басынкы таныган. Без моннан нәрсәгә өйрәнәбез?

8 Паул һәм аның биш хезмәттәше турындагы хәбәрдән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Әйдәгез, бер сабакка аеруча игътибар итик: бәлагә юлыккан кешегә ярдәм итәр өчен батырлык һәм фидакарьлек рухы кирәк. Безгә дә, үзебез бәлагә юлыкканда, ярдәмгә мохтаҗлыгыбызны таныр өчен басынкылык кирәк. Паул ярдәмгә мохтаҗлыгын таныган, аны рәхмәтен белдереп кабул иткән һәм ярдәм биргән кешеләрне мактаган. Ул башкалардан ярдәмне кабул итү — бу көчсезлек һәм аны кимсетә дип санамаган. Без дә шундый ук булырга тиеш. Без таянычка мохтаҗ түгел дип әйтә башласак, бу без гадәттән тыш көчле кеше булуыбызны аңлатыр иде. Шуны истә тот: хәтта камил булган кеше дә кайвакыт ярдәм сорап ялвара — моны без Гайсә мисалыннан күрәбез (Еврейләргә 5:7).

9, 10. Кеше ярдәмгә мохтаҗлыгын таныганда, бу нинди яхшы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин һәм ничек бу гаиләдәге һәм җыелыштагы башка кешеләргә тәэсир итә?

9 Җыелыштагы җаваплы абый-кардәшләр аларның да көче чикле һәм алар да башкаларның ярдәменә мохтаҗ икәнен танысалар, бу бик яхшы нәтиҗәләргә китерер иде (Ягъкуб 3:2). Моны тану хакимлеккә ия булганнар һәм бу хакимлеккә буйсынганнар арасында бәйләнешләрне ныгыта һәм җылы, дусларча аралашуга ярдәм итә. Басынкылык күрсәтеп, ярдәмне әзерлек белән кабул иткән бу абый-кардәшләр моңа охшаш хәлгә эләккән кешегә үрнәк бирәләр. Бу үз өсләренә җитәкчелек алган кешеләрнең дә гади кешеләр һәм аларның горур түгел икәнлеген күрсәтә (Вәгазьче 7:20).

10 Мәсәлән, әти-әнисе үз баласына яшь чакларында аларның да аның авырлыгына охшаш авырлыклары булганы турында сөйләсә, балага, берәр авырлыклар яки дөрес булмаган теләкләр белән көрәшкәндә, әти-әнисенең ярдәмен кабул итү җиңелрәк булачак (Көлессәйлеләргә 3:21). Шул чакта әти-әнисе белән бала арасында ачык аралашу булачак һәм Изге Язмаларга нигезләнгән үгетләр уңышлырак булырга мөмкин һәм аларны тизрәк кабул итәчәкләр (Эфеслеләргә 6:4). Нәкъ шулай ук җыелыштагылар өлкәннәрнең проблемалары, берәр нәрсәдән куркулары һәм каушаган чаклары булганын белсәләр, алар өлкәннәрдән ярдәмне тизрәк кабул итәчәк (Римлыларга 12:3; 1 Петер 5:3). Бу да яхшы аралашуга китерергә мөмкин һәм өлкәннәр Изге Язмаларга нигезләнгән үгетләр биреп иманны ныгыта алачаклар. Безнең көннәрдә кардәшләребез аеруча таянычка мохтаҗ икәнен истә тотыйк (2 Тимутегә 3:1).

11. Ни өчен бүген күп кешеләр таянычка мохтаҗ?

11 Яшебезгә, яшәү урыныбызга, үзебезнең кем булуыбызга карамастан, безнең барыбызга да тормышыбызда авыр хәлләргә эләгергә туры килә. Без яшәгән дөнья шундый (Ачылыш 12:12). Бәлаләр һәм кичергән кайгы-хәсрәтләр аша иманыбызның сыйфаты сынала. Сынаулар эш урынында, мәктәптә, гаиләдә яки җыелышта булырга мөмкин. Авырлыкларның сәбәбе, шулай ук, авыр чир яки үткәндәге авыр кичереш була ала. Тормыш иптәшең, мәсихче өлкән яки дустың сине үзләренең яратып әйтелгән сүзләре һәм ярдәме белән дәртләндерсә — бу нык юатырга мөмкин! Бу ярага бальзам сөрткән кебек! Шуңа күрә берәр кардәшеңнең авыр хәлдә булуын күрсәң, аңа «таяныч» бул. Ә инде үзеңә берәр проблема аркасында кыен булса, рухи яктан тәҗрибәле булган мәсихчеләрдән ярдәм сора (Ягъкуб 5:14, 15).

Ничек җыелыш ярдәм итә ала

12. Кардәшләрен ныгытыр өчен җыелыштагы һәрбер кеше нәрсә эшли ала?

12 Башкаларга таяныч бирер өчен җыелышта барысы да, шул исәптән яшьләр дә, өлеш кертә ала. Мәсәлән, җыелышларда һәм вәгазьдә регуляр рәвештә катнашып, син башкаларның иманын ныгытасың (Еврейләргә 10:24, 25). Изге хезмәттә даими рәвештә катнашуың, авырлыкларга карамастан, синең Йәһвәгә тугры һәм рухи яктан уяу калганыңны исбат итә (Эфеслеләргә 6:18). Бу даимилек башкаларны ныгыта (Ягъкуб 2:18).

13. Ни өчен кайберәүләр актив булуларын югалтырга мөмкин һәм ничек аларга ярдәм итәргә?

13 Вакыт-вакыт тормыш авырлыклары яки башка проблемалар аркасында кайберәүләр вәгазьдә катнашуларын киметә яки вәгазьдә актив булмый башлый (Марк 4:18, 19). Без аларны җыелышта күрмәскә мөмкин. Әмма алар һаман да үз йөрәкләрендә Алланы яратырга дәвам итәләрдер. Аларның иманнарын ныгытыр өчен нәрсә эшләп була? Өлкәннәр актив булмаган мәсихче янына килеп, яратучан ярдәм күрсәтәләр (Рәсүлләр 20:35). Алар җыелыштагы башка кешеләрне дә аңа ярдәм итү турында сорый алалар. Мондый килеп-китүләр һәм кайгырту иманы хәлсезләнгән кешегә нәкъ кирәкле ярдәм итүче дару булырга мөмкин.

14, 15. Башкаларны ныгытыр өчен Паул нинди киңәш бирә? Аның киңәшен кулланган бер җыелыш турында сөйләгез.

14 Изге Язмаларда «курка торганнарны дәртләндерегез, хәлсезләргә ярдәм итегез» дигән өндәү бар (1 Тессалуникәлеләргә 5:14). Бәлки «курка торганнар» аларның батырлыклары кимегән һәм булган авырлыкларын башка кешенең ярдәме булмаса җиңә алмыйлар дип уйлый торганнардыр. Син аңа ярдәм кулы суза аласыңмы? «Хәлсезләргә ярдәм итегез» дигән сүзләр аларны «тотып тору» яки аларны «якын күрү» дигән мәгънә йөртә. Йәһвә бар сарыкларын ярата һәм алар турында кайгырта. Алар аның өчен бик кыйммәтле һәм ул аларның үзенә хезмәт итүләрен туктатуларын теләми. Рухи яктан хәлсезләнгәннәр көч җыйганчы җыелышка аларны «тотып торырга» ярдәм итә аласыңмы? (Еврейләргә 2:1).

15 Алты ел актив булмаган бер ир белән хатын янына килеп-киткән өлкән болай дип яза: «Аларга тулаем җыелыш күрсәткән игелек һәм ярату шулхәтле нык тәэсир иткән, хәтта алар кире көтүгә кайтканнар». Җыелыштагы кардәшләрнең килүе актив булмаган апа-кардәшебезгә ничек тәэсир иткән? Ул болай дип сөйли: «Безгә килгән абый-кардәшләрнең дә һәм алар белән килгән апа-кардәшләребезнең дә безне гаепләмичә яки тәнкыйть итмичә сөйләшүләре кабат актив булырга ярдәм итте. Алар аңлаучан иделәр һәм Изге Язмалардан алынган фикерләр белән дәртләндерделәр».

16. Ныгыту кирәк булганнарга кем һәрвакыт ярдәм итәргә әзер?

16 Әлбәттә, чын мәсихчеләр башкалар өчен таяныч булырга телиләр. Һәм тормыш шартлары үзгәргәндә кайвакыт без үзебез дә кардәшләребезнең таянычына мохтаҗ булырга мөмкин. Әмма кирәк булганда кеше ярдәме булмаска да мөмкин. Ләкин ярдәмгә һәрвакытта килергә әзер булган һәм ярдәмне теләп биргән көч Чыганагы — Йәһвә Алла бар (Мәдхия 26:10).

Көчнең төп Чыганагы — Йәһвә

17, 18. Йәһвә үз Улын Гайсә Мәсихне ничек ныгыткан?

17 Баганага кадакланган Гайсә: «Ата! Мин рухымны Синең кулыңа тапшырам»,— дип кычкырган (Лүк 23:46). Шуннан соң ул үлгән. Берничә сәгать алдарак аны кулга алганнар, ә аның якын дуслары куркып, аны ташлап качканнар (Маттай 26:56). Гайсәнең бер генә көч Чыганагы — күктәге Әтисе генә калган. Һәм аның Йәһвәгә ышануы юкка гына булмаган. Гайсәнең үз Әтисенә күрсәткән тугрылыгы Йәһвәнең аңа тугры ярдәм итүе белән бүләкләнгән булган (Мәдхия 17:26, «Перевод Павского»; Еврейләргә 7:26).

18 Йәһвә Гайсәнең җирдә хезмәт иткән һәр көнендә, Улы соңгы сулышына кадәр сафлыгын сакласын өчен, аңа кирәкле ярдәмен биреп торган. Мәсәлән, Гайсә суга чумдырылу йоласын үтеп үз хезмәтен башлагач, ул Әтисенең тавышын ишетә: Алла аны хуплаганын белдергән һәм үз яратуында ышандырган. Гайсәгә ярдәм кирәк булганда Йәһвә, аны ныгытыр өчен, фәрештәләр җибәргән. Җирдә яшәвен тәмамлаганда Гайсә иң бөек сынау белән очрашкан һәм Йәһвә илтифат белән аның үтенечләрен тыңлаган. Һичшиксез, боларның барысы Гайсәгә таяныч биргән (Марк 1:11, 13; Лүк 22:43).

19, 20. Авыр вакытта Йәһвә безгә таяныч бирәчәгенә ни өчен ышанабыз?

19 Йәһвә безнең өчен дә таянычның төп Чыгынагы булырга тели (2 Паралипоменон 16:9). Ул — «куәтнең күплеге һәм бөек көчнең» чын Чыганагы һәм кирәк булганда безнең өчен таяныч була ала (Ишагыйя 40:26). Сугыш, ярлылык, чир, үлем яки үз камилсезлегебез безнең өскә авыр «йөк» булып ятарга мөмкин. Тормыш авырлыклары «көчле дошман» кебек җиңә башлаганда, Йәһвә безнең куәтебез һәм көчебез булырга мөмкин (Мәдхия 17:18; Чыгыш 15:2). Аның безнең өчен ярдәме бар — аның куәтле изге рухы. Аның ярдәмендә Йәһвә «арыганга көч бирә» һәм бу кеше «бөркет кебек, канатларын күтәреп агып китә» ала (Ишагыйя 40:29, 31).

20 Алланың изге рухы Галәмдә иң куәтле көч. Паул: «Мин көч Бирүче аша һәрнәрсәгә әзер торам»,— дип әйткән. Вәгъдә ителгән һәм шундый якын булган Оҗмахта яратучы Әтиебез «һәммә нәрсәне яңа итеп ясаячак», ә шул вакыт килгәнче ул, без һәркайсы авырлыкларны кичерә алсын өчен, «гаять зур кодрәтне» бирә ала (Филиппуйлыларга 4:13; 2 Көринтлеләргә 4:7; Ачылыш 21:4, 5).

[Искәрмә]

^ 4 абз. Вайн сүзлегендә болай дип әйтелә: «[Паригори́а] дигән сүзнең фигыль формасы авыртуны баса торган даруны аңлата» («Vine’s Complete Expository Dictionary of Old and New Testament Words»).

Хәтерлисезме?

• Ничек итеп Римдагы кардәшләр Паул өчен таяныч булганнар?

• Ничек итеп без җыелышларда таяныч була алабыз?

• Ничек итеп без Йәһвәдән — көчнең төп Чыганагыннан ярдәм алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[29 биттәге иллюстрация]

Өлкәннәр көтүне ныгытуда үз өсләренә җитәкчелек ала.

[30 биттәге иллюстрация]

Абый-кардәшләр Паулга таяныч булганнар: аны дәртләндергәннәр, аңа тугры ярдәм итеп, төрле яклардан хезмәт иткәннәр.