Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 21

Яхшы хәбәр ничек вәгазьләнә?

Яхшы хәбәр ничек вәгазьләнә?

Үзенең Патшалыгы ярдәмендә Йәһвә тиздән безнең бар проблемаларыбызны юк итәчәк. Бу бик яхшы хәбәр, аны бар кешегә белдерергә кирәк. Гайсә үз шәкертләренең бу хәбәрне һәр кешегә сөйләвен теләгән! (Маттай 28:19, 20) Йәһвә Шаһитләре Гайсәнең әмерен ничек үти?

1. Маттай 24:14 тәге пәйгамбәрлек бүгенге көннәрдә ничек үтәлә?

Гайсә алдан әйткән: «Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер» (Маттай 24:14). Йәһвә Шаһитләре бу мөһим эштә шатланып катнаша. Без яхшы хәбәрне бөтен дөньяда 1 000 нән артык телдә вәгазьлибез! Бу гаять зур эш бик күп тырышлыклар таләп итә, һәм ул яхшы оештырылган булырга тиеш. Йәһвәнең ярдәме булмаса, аны башкарып булмас иде.

2. Кешеләргә вәгазьләр өчен нинди тырышлыклар куела?

Без кешеләр булган бар җирдә вәгазьлибез. Беренче гасыр мәсихчеләре кебек, без яхшы хәбәрне «өйдән өйгә йөреп» сөйлибез (Рәсүлләр 5:42). Бу төпле ысул ярдәмендә без һәр ел миллионлаган кешегә вәгазьли алабыз. Кешеләрне өйләрендә туры китерү авыр булганга, без җәмәгать урыннарында да вәгазьлибез. Без Йәһвә һәм аның ниятләре турында башкаларга сөйләр өчен һәрчак мөмкинлекләр эзлибез.

3. Яхшы хәбәрне кем вәгазьләргә тиеш?

Яхшы хәбәрне бөтен мәсихчеләр вәгазьләргә тиеш. Без бурычыбызга җитди карыйбыз. Без вәгазьләр өчен бар тырышлыкларыбызны куябыз, чөнки кешеләрнең тормышлары куркыныч астында булганын аңлыйбыз. (1 Тимутигә 4:16 укы.) Бу эш бушлай башкарыла, чөнки Изге Язмаларда: «Бушлай алдыгыз — бушлай бирегез»,— дип әйтелә (Маттай 10:7, 8). Күп кешеләр хәбәребезне кабул итми. Әмма без вәгазьләүдән туктамыйбыз, чөнки вәгазь эше гыйбадәтебезнең өлеше һәм Йәһвәне сөендерә.

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Йәһвә Шаһитләре бөтен дөнья буенча ничек вәгазьли икәнен белегез, һәм Йәһвәнең безгә ничек ярдәм иткәнен карап чыгыгыз.

4. Без бар кешеләргә вәгазьләр өчен тырышлыклар куябыз

Йәһвә Шаһитләре бар җирдә кешеләргә яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен махсус тырышлыклар куя. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

  • Йәһвә Шаһитләренең вәгазьләр өчен куйган нинди тырышлыклары сезне хәйран калдыра?

Маттай 22:39 һәм Римлыларга 10:13—15 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Безнең хезмәтебез кешеләрне яратканыбызны ничек күрсәтә?

  • Яхшы хәбәрне вәгазьләүчеләр турында Йәһвә нәрсә уйлый? (15 нче шигырьне кара.)

5. Без — Аллаһының хезмәттәшләре

Күп очраклар безнең эшебезне Йәһвә җитәкли икәнен күрсәтә. Мәсәлән, Яңа Зеландиядә Пол исемле абый-кардәш көндез, өйдән өйгә йөреп вәгазьләгәндә, бер хатынны очраткан. Шул көннең иртәсендә бу хатын-кыз Аллаһыга, аның Йәһвә дигән исемен кулланып, дога кылган һәм аңардан берәрсе үзе янына килсен дип сораган. «Өч сәгать үткәч,— дип әйтә Пол,— мин аның ишеге янында басып тора идем».

1 Көринтлеләргә 3:9 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Яңа Зеландиядәге кебек очраклар Йәһвәнең вәгазь эшен җитәкләгәнен ничек күрсәтә?

Рәсүлләр 1:8 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Ни өчен хезмәтебезне башкарыр өчен безгә Йәһвәнең ярдәме кирәк?

Сез беләсезме?

Атна уртасындагы һәр очрашуда без вәгазьләү осталыгын яхшыртырга өйрәнәбез. Андый очрашуда булганыгыз бармы? Сез андый өйрәтү турында нәрсә уйлыйсыз?

6. Без Аллаһының боерыгына буйсынабыз

Беренче гасырда каршы килүчеләр Гайсәнең шәкертләрен вәгазьләүдән туктатырга тырышкан. Беренче мәсихчеләр, «яхшы хәбәрне... законлаштырып», вәгазьләргә хокукларын яклаган (Филипиялеләргә 1:7). Йәһвә Шаһитләре бүгенге көннәрдә шуны ук эшли a.

Рәсүлләр 5:27—42 не укыгыз һәм җавап бирегез:

БЕРӘРСЕ: «Ни өчен Йәһвә Шаһитләре өйдән өйгә йөриләр?» — дип сорарга мөмкин.

  • Сез ничек җавап бирер идегез?

ЙОМГАКЛАУ

Гайсә үз шәкертләренә яхшы хәбәрне бар халыкларга вәгазьләргә кушкан. Йәһвә үз халкына бу эшне башкарырга булыша.

Кабатлау

  • Яхшы хәбәр бөтен дөньяда ничек вәгазьләнә?

  • Безнең хезмәтебез башка кешеләрне яратканыбызны ничек күрсәтә?

  • Сез ничек уйлыйсыз, вәгазьләү эше канәгатьлек китерә аламы? Ни өчен?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Йәһвә Шаһитләре зур шәһәрләрдә ничек вәгазьли икәнен карагыз.

«Зур шәһәрләрнең җәмәгать урыннарында вәгазьләү. Париж» (5:11)

Йәһвә Шаһитләре качакларга ярдәм итәр өчен нәрсә эшли?

«Качакларның рухи сусавын басабыз» (5:59)

Бер хатын-кызның үз тормышын вәгазьләүгә багышлаганы һәм моның үзенә канәгатьлек китергәне турында сөйләгәнен тыңлагыз.

«Мин бу хезмәтне сайлаганыма шат» (6:29)

Яхшы хәбәрне вәгазьләү эшенә булышлык иткән җиңүләр турында белегез.

«Патшалыкның вәгазьчеләре судларга мөрәҗәгать итә» («Аллаһы Патшалыгы идарә итә!», 13 бүлек)

a Аллаһы үзе безгә вәгазьләргә кушкан. Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләренә яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен хакимият кешеләреннән рөхсәт сорыйсы юк.