Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 40

Аллаһы каршында ничек чиста булырга?

Аллаһы каршында ничек чиста булырга?

Күз алдыгызга китерегез: бер әни үз улын мәктәпкә җыя. Ул аның юынганмы, киемнәре чиста, пөхтәме икәнен карый. Моның барысы угылга сәламәт булырга булыша һәм башкаларга ата-анасы аны яхшы кайгырта икәнен күрсәтә. Безнең кайгыртучы Атабыз Йәһвә дә безнең физик һәм әхлакый яктан саф булуыбызны тели. Без саф булсак, үзебезгә дә файда китерербез, Аллаһыны да данларбыз.

1. Безгә физик яктан ничек чиста булырга?

Йәһвә безгә: «Изге булыгыз»,— дип әйтә (1 Петер 1:16). Изгелек физик һәм әхлакый чисталык белән бәйле. Физик чисталык саклар өчен, безгә регуляр рәвештә юынырга һәм киемебезне, йортыбызны, машинабызны пөхтә, чиста тотарга кирәк. Шулай ук без Патшалык Залын җыештыруда ярдәм итә алабыз. Физик чисталык саклап, без Йәһвәгә дан китерәбез (2 Көринтлеләргә 6:3, 4).

2. Нинди гадәтләр безне нәҗесли?

Изге Язмаларда: «Тән белән рухны нәҗесли торган һәр нәрсәдән үзебезне сафландырыйк»,— дип әйтелә (2 Көринтлеләргә 7:1). Шуңа күрә без тәнебезгә һәм акылыбызга зыян китерә торган һәр нәрсәдән сакланырга тырышабыз. Безнең уйларыбыз да Йәһвәне сөендерергә тиеш. Шуңа күрә без, дөрес булмаган уйларны куар өчен, көчебездән килгәнне эшлибез (Зәбур 104:34). Без шулай ук саф сөйләм кулланырга тырышабыз. (Көләсәйлеләргә 3:8 укы.)

Тагын нәрсә безне физик һәм әхлакый яктан нәҗесли алыр иде? Безнең тәнебезне кайбер матдәләр пычрата ала. Шуңа күрә без, мәсәлән, тәмәкене берничек тә кулланмыйбыз, бетель чикләвеген һәм кока яфракларын чәйнәмибез, шулай ук наркотиклар кулланмыйбыз. Шулай эшләп, без сәламәтлерәк булабыз һәм тормышны кадерләгәнебезне күрсәтәбез. Без шулай ук пычрак гадәтләр белән — мастурбация һәм порнография карау гадәтләре белән көрәшеп, әхлакый яктан саф булырга тырышабыз (Зәбур 119:37; Эфеслеләргә 5:5). Андый гадәтләр белән көрәшү авыр булырга мөмкин. Әмма Йәһвә безгә ярдәм итә ала. (Ишагыя 41:13 укы.)

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Чисталык саклау Йәһвәне ничек данлый икәнен карап чыгыгыз һәм пычрак гадәтләрдән ничек арынырга икәнен белегез.

3. Чисталык саклап, Йәһвәне данлыйк

Без Йәһвәнең борынгы Исраилгә биргән әмерләрен тикшереп, аның чисталыкка карашын аңлый алабыз. Чыгыш 19:10 һәм 30:17—19 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Бу шигырьләр буенча, Йәһвә чисталыкка ничек карый?

  • Физик яктан чиста булырга сезгә нинди яхшы гадәтләр ярдәм итәчәк?

Чисталык саклар өчен, вакыт һәм тырышлыклар кирәк. Кайда гына яшәсәк тә һәм материаль хәлебез нинди генә булмасын, без чисталык саклый алабыз. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

  • Мал-мөлкәтебезне пөхтә-чиста килеш саклау вәгазь эшебезгә ничек тәэсир итә?

4. Начар гадәтләрне җиңегез

Йәһвә безгә начар гадәтебезне җиңәргә ярдәм итә ала

Сез тәмәке тартасыз я наркотиклар кулланасыз икән, бу гадәтне җиңү никадәр авыр икәнен беләсездер. Нәрсә ярдәм итә ала? Бу гадәтнең үзегезгә ничек тәэсир иткәне турында уйланыгыз. Маттай 22:37—39 ны укыгыз һәм җавап бирегез. Тәмәке тарту һәм наркотиклар куллану ничек...

  • кешенең Йәһвә белән дуслыгына тәэсир итә?

  • кешенең гаиләсенә һәм башкаларга тәэсир итә?

Начар гадәтне җиңәргә ярдәм итүче план корыгыз a. ВИДЕРОЛИК карагыз.

Филипиялеләргә 4:13 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Регуляр рәвештә дога кылу, Изге Язмаларны өйрәнү һәм очрашуларга йөрү кешегә начар гадәтне җиңәргә ничек көч бирә ала?

5. Нәҗес уйлар һәм гадәтләр белән көрәшегез

Көләсәйлеләргә 3:5 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Порнография, секстинг һәм мастурбациянең Йәһвә күзендә нәҗес булганын без кайдан беләбез?

  • Йәһвә безнең әхлакый яктан чиста булуыбызны тели. Сезнеңчә, бу акыллымы? Ни өчен?

Нәҗес уйлар белән ничек көрәшергә? ВИДЕОРОЛИК карагыз.

Гайсә бер мисал кулланып, безгә әхлакый яктан чиста калыр өчен, тәвәккәл эш итәргә кирәклеген күрсәткән. Маттай 5:29, 30 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Гайсә безнең үзебезгә зыян китерүебезне теләмәгән. Ул безгә чаралар күрергә кирәклеген күрсәткән. Нәҗес уйлардан арыныр өчен, кеше нинди кискен чаралар күрә ала? b

Нәҗес уйлар белән көрәшәсез икән, Йәһвә сезнең тырышлыкларыгызны кадерли. Зәбур 103:13, 14 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Бу шигырьләр начар гадәт белән көрәшне туктатмаска ничек булыша?

Егылу җиңелү түгел!

«Тагын абындым, тырышасы да юктыр инде»,— дип уйлау җиңел булырга мөмкин. Ләкин уйланыгыз: йөгерүче абынып егылса, бу ярышта җиңелү я ярышны яңабаштан башларга кирәк дигәнне аңлатмый. Шулай ук начар гадәт белән көрәшкәндә егылу җиңелү дигән сүз түгел. Егылу шулай ук инде ясаган уңышларны юк итми. Егылулар начар гадәтләрдән арыну юлының бер өлеше. Бирешмәгез! Йәһвәнең ярдәме белән сез начар гадәтегезне җиңә аласыз.

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Мин бу гадәтнең колы, аны ташлый алмыйм»,— дип әйтә.

  • Кешегә Йәһвә ярдәме белән начар гадәтне ташлый алганын күрсәтер өчен, сез нинди шигырьләр кулланыр идегез?

ЙОМГАКЛАУ

Тәнебезне чиста, ә уйларыбызны һәм тәртибебезне саф килеш саклап, без Йәһвәне сөендерәбез.

Кабатлау

  • Ни өчен чиста булу шулкадәр мөһим?

  • Сез физик чисталыкны ничек саклый аласыз?

  • Сез уйларыгызны һәм тәртибегезне ничек саф килеш саклый аласыз?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Ярлы яшәсәк тә, физик чисталык саклар өчен, нәрсә эшләп була?

«Сәламәтлек һәм гигиена. Кул юу» (3:01)

Тәмәке тартуны ташларга ярдәм итүче гамәли адымнар турында белегез.

«Тәмәке тартуны ничек ташларга?» («Уяныгыз!» 2010 ел, май)

Бер кеше порнография карау гадәтен ничек җиңгән?

«Уңышка ирешкәнче, мин күп тапкыр абындым» («Күзәтү манарасы» 2016 ел, №4)

a Бу дәрестәге «Өстәмә материал» өлешендә «Тәмәке тартуны ничек ташларга» дигән мәкалә китерелә. Анда гамәли киңәшләр бирелә.

b Мастурбация гадәтен җиңәргә ярдәм итүче киңәшләрне «Сорауларыңа җаваплар», 1 нче том, «Мастурбация гадәтен ничек ташларга?» дигән 25 нче бүлектә табып була.