Чыгыш 19:1—25

19  Мисыр җиреннән чыгуның өченче аенда, шул ук көнне,* исраиллеләр Синай чүленә килде.  Рефидимнән+ чыгып, Синай чүленә килеп җиткәч, Исраи́л шунда тау алдында чатыр корып урнашты.+  Муса, Аллаһы хозурына килеп басар өчен, тауга менде, һәм Йәһвә таудан+ аңа дәште: «Ягъкуб йортына әйт, исраиллеләргә болай диген:  „Сезне бөркет канатларында йөртеп үземә китерер өчен+ мисырлылар белән нәрсә эшләгәнемне сез үз күзләрегез белән күрдегез.+  Һәм менә, әгәр мине тыңласагыз һәм минем килешүемне тотсагыз, сез барлык халыклар арасында минем махсус* милкем булачаксыз,+ чөнки бөтен җир йөзе — минеке.+  Сез минем өчен руханилар патшалыгы, изге халык булып китәчәксез“.+ Исраиллеләргә шушы сүзләрне җиткер».  Шунда Муса китеп барды һәм, халыкның өлкәннәрен чакырып, аларга Йәһвә әйтергә кушкан барлык шушы сүзләрне җиткерде.+  Аннан соң бөтен халык бертавыштан: «Без Йәһвә әйткәннәрнең барысын эшләргә әзер»,— диде.+ Муса шунда ук халыкның сүзләрен Йәһвәгә җиткерде.  Йәһвә Мусага болай диде: «Мин синең белән сөйләшкәндә кешеләр моны ишетеп торсын өчен һәм сиңа да һәрвакыт ышансын өчен, мин сиңа кара болыт эчендә килермен». Муса халыкның сүзләрен Йәһвәгә хәбәр итте. 10  Шунда Йәһвә Мусага болай диде: «Халык янына бар. Аларга бүген һәм иртәгә үзләрен изгеләндерергә куш, алар үз киемнәрен юсын. 11  Өченче көнгә халык әзер булырга тиеш, чөнки өченче көнне Йәһвә барысының күз алдында Синай тавына иңәчәк. 12  Халык өчен тау тирәли чик куй һәм аларга әйт: „Сак булыгыз! Тауга менмәгез һәм аның чигенә аяк басмагыз. Тауга аяк баскан һәркем һичшиксез үтереләчәк. 13  Ул кешегә берәү дә кулы белән кагылмасын, ул таш белән үтерелсен яки аны корал белән атып* үтерсеннәр. Кешеме ул, хайванмы — исән калмасын“.+ Алар мөгез быргы* тавышын ишеткәч кенә+ тауга якын килә ала». 14  Шунда Муса таудан халык янына төшеп, халыкны изгеләндерә башлады, һәм алар үз киемнәрен юды.+ 15  Ул халыкка: «Өченче көнгә әзер булыгыз. Хатыннарыгыз белән якынлык кылудан тыелыгыз»*,— диде. 16  Өченче көнне иртән күк күкрәде, яшен яшьнәде, тау өстен куе болыт каплап алды,+ һәм бик көчле мөгез быргы тавышы яңгырады. Шунда бөтен халыкны тетрәнү биләп алды.+ 17  Муса халыкны, Аллаһы хозурына алып килер өчен, чатырлар корган урыннан алып чыкты, һәм алар тау итәгенә җыелды. 18  Бөтен Синай тавы төтенләп торды, чөнки тауга ут эчендә Йәһвә иңде.+ Чыккан төтен мич төтене сыман күтәрелә иде, ә бөтен тау бик каты селкенә иде.+ 19  Мөгез быргы тавышы көчәйгәннән-көчәя барды. Ул арада Муса сөйләде, ә Аллаһы аңа каты тавыш белән җавап бирде. 20  Шулай итеп, Йәһвә Синай тавы башына иңде. Аннары Йәһвә Мусаны тау башына чакырды, һәм Муса тауга менеп китте.+ 21  Йәһвә Мусага болай диде: «Аска төш һәм халыкны кисәт: Йәһвәне күрергә тырышмасыннар, юкса күпләре үләчәк. 22  Йәһвәгә һәрдаим якынлашкан руханилар, Йәһвә җәзалап үтермәсен өчен,+ үзләрен изгеләндерсен». 23  Шунда Муса Йәһвәгә болай диде: «Халык Синай тавына менмәячәк, чөнки син „тау тирәли чикләр куй һәм аны изге ит“ диеп, безне инде кисәтеп куйдың».+ 24  Әмма Йәһвә аңа болай диде: «Бар, аска төш тә, Һарунны алып, кире мен. Руханилар һәм халык исә Йәһвә янына менәргә тырышмасыннар, югыйсә ул аларны һәлак итәр».+ 25  Муса халык янына төште һәм аларга шушы сүзләрне җиткерде.

Искәрмәләр

Күрәсең, Рефидимнән чыккан көнне.
Яки «кыйммәтле; кадерле».
Сүзгә-сүз «тәкә мөгезе».
Күрәсең, ук атып.
Сүзгә-сүз «Хатын-кызга якын килмәгез».

Искәрмәләр

Медиаматериал