Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 49

Гаиләгез бәхетле була ала. (1 нче өлеш)

Гаиләгез бәхетле була ала. (1 нче өлеш)

Яңа гына өйләнешкән парлар туй көннәрендә кичергән бәхет гомергә сузылачак дип өметләнә. Һәм бу хыял гына түгел. Күп еллар никахта булган һәм Изге Язмалардагы киңәшләрне тырышып кулланган мәсихчеләр моның мөмкин икәнен белә.

1. Изге Язмаларда ирләргә нинди киңәш бирелә?

Йәһвә ирне гаилә башы итеп билгеләгән. (Эфеслеләргә 5:23 укы.) Йәһвә аның гаиләсенә файда китерәчәк карарлар кабул итүен тели. Изге Язмаларда ирләргә киңәш ителә: «Хатыннарыгызны яратып яшәгез» (Эфеслеләргә 5:25). Бу нәрсәне аңлата? Хатынын яраткан ир аның белән үзен өйдә дә, башкалар алдында да игелекле тота. Ир аның иминлеге, физик һәм эмоциональ ихтыяҗлары турында кайгырта (1 Тимутигә 5:8). Ә иң мөһиме, ул аңа Йәһвә белән якын дуслык сакларга булыша (Маттай 4:4). Мәсәлән, ул аның белән дога кыла һәм Изге Язмаларны укый ала. Үз хатынын кайгырткан ир Йәһвә белән дуслыгын саклый. (1 Петер 3:7 укы.)

2. Изге Язмаларда хатыннарга нинди киңәш бирелә?

Аллаһы Сүзендә әйтелә: «Хатын үз ирен тирән хөрмәт итсен» (Эфеслеләргә 5:33). Ул моны ничек эшли ала? Ул үз иренең яхшы сыйфатлары һәм аның гаиләсен кайгыртыр өчен куйган тырышлыклары турында уйлана ала. Ул шулай ук иренә, ул хәтта Йәһвәгә ышанмаса да, карарларын тормышка ашырырга ярдәм итә. Аның белән үзен игелекле тота һәм аның турында яхшыны гына сөйли.

3. Ирле-хатынлы үз никахларын ничек ныгыта ала?

Изге Язмаларда ирле-хатынлы турында әйтелә: «Икесе бер тән булыр» (Маттай 19:5). Бу нәрсәне аңлата? Алар мәхәббәтләрен сүрелдерә алган һәрнәрсәгә каршы торырга тиеш. Алар моны, бергә вакыт үткәреп һәм ачык итеп фикерләрен һәм хисләрен бер-берсенә сөйләп, эшли ала. Алар Йәһвәдән башка бернәрсәгә дә һәм беркемгә дә тормыш иптәшеннән мөһимрәк булып китәргә юл куймый. Алар, башка берәү белән артык якын мөнәсәбәтләр үстермәс өчен, аеруча сак булырга тиеш.

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Никахыгызны ныгыта алган Изге Язмалардагы принципларны карап чыгыгыз.

4. Ирләр, хатыннарыгызны яратыгыз һәм яхшы кайгыртыгыз

Изге Язмаларда ирләр «хатыннарын үз тәннәрен яраткандай яратырга тиеш» дип әйтелә (Эфеслеләргә 5:28, 29). Бу нәрсәне аңлата? ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

  • Ир үз хатынын яратканын һәм кайгыртканын ничек күрсәтә ала?

Көләсәйлеләргә 3:12 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Ир үз никахында бу сыйфатларны ничек күрсәтә ала?

5. Хатыннар, ирләрегезне яратыгыз һәм хөрмәт итегез

Изге Язмалар хатыннарны үз ирләрен, алар Йәһвәгә хезмәт итәме, юкмы, хөрмәт итәргә дәртләндерә. 1 Петер 3:1, 2 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Ирегез мәсихче булмаса, сез һичшиксез аның Йәһвәгә гыйбадәт кылуын телисез. Сезнеңчә, нәрсә яхшырак булыр иде: аңа берөзлексез вәгазьләүме я саф тәртибегез һәм тирән хөрмәтегез белән шаһитлек бирүме? Ни өчен?

Гадәттә, ирләр һәм хатыннар бергә карарлар кабул итә. Әмма кайвакыт хатын ире белән риза булмаска мөмкин. Шулчак ул үз фикерен тыныч, хөрмәт белән белдерә ала. Ләкин аңа шуны танырга кирәк: Йәһвә гаилә өчен карарлар кабул итү җаваплылыгын иргә биргән. Хатын үз иренең карарына теләп буйсынырга тиеш. Шулай итеп, өйләрендә тынычлык булачак. 1 Петер 3:3—5 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Хатын үз иренә хөрмәт күрсәтсә, Йәһвә нәрсә хис итәчәк?

6. Никахтагы авырлыкларны җиңеп була

Бер никах та камил түгел. Шуңа күрә парлар авырлыкларны бергәләшеп җиңәргә тиеш. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

  • Бу парның бер-берсеннән ераклашканы нәрсәдән күренә?

  • Никахларын ныгытыр өчен алар нинди адымнар ясаган?

1 Көринтлеләргә 10:24 һәм Көләсәйлеләргә 3:13 не укыгыз. Һәр шигырьне укыганнан соң, мондый сорауга җавап бирегез:

  • Бу киңәшне куллану никахны ничек ныгыта ала?

Изге Язмаларда без бер-беребезне хөрмәт итәргә тиеш дип әйтелә. Римлыларга 12:10 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Ир я хатын тормыш иптәше беренче булып ихтирам күрсәтер дип көтәргә тиешме? Аңлатыгыз.

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Тормыш иптәшем белән араларыбыз элеккечә якын түгел»,— дип әйтә.

  • Сез Изге Язмалар аларга ярдәм итә ала икәнен ничек аңлатыр идегез?

ЙОМГАКЛАУ

Ир белән хатын бер-берсен яратса, бер-берсен хөрмәт итсә һәм Изге Язмалардагы принципларны кулланса, бәхетле була ала.

Кабатлау

  • Ир никахның бәхетле булуына үз өлешен ничек кертә ала?

  • Хатын никахның бәхетле булуына үз өлешен ничек кертә ала?

  • Гаиләле булсагыз, Изге Язмалардагы нинди принциплар никахыгызны ныгыта алыр иде?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Гаиләгезгә бәхетле булырга ярдәм итүче гамәли киңәшләрне карап чыгыгыз.

«Гаиләгез бәхетле була ала» (Брошюра)

Музыкаль видео карагыз һәм никахта Аллаһы киңәшләрен куллану нинди фатихалар китерә икәнен белегез.

«Чын мәхәббәт» (4:26)

Ирнең башчылыгына буйсыну нәрсәне аңлата икәнен карап чыгыгыз.

«Хатыннар, сез башчылыкны таныйсызмы?» («Күзәтү манарасы» 2010 ел, 15 май)

Изге Язмаларның никахка карата киңәшләре ничек бер парга ярдәм иткәнен карагыз.

«Изге Язмалар никахыбызны саклап калды» (7:12)