Маттай 10:1—42
Искәрмәләр
Искәрмәләр
рәсүлнең: Яки «җибәрелгәннең». Грек сүзе апо́столос «җибәрү» дигән мәгънә йөрткән апосте́лло дигән фигыльдән барлыкка килгән (Мт 10:5; Лк 11:49; 14:32). Аның төп мәгънәсе Гайсәнең Ях 13:16 да китерелгән сүзләреннән ап-ачык күренә. Анда бу сүз «җибәрелгән» дип тәрҗемә ителгән.
Шимун (аны Петер дип тә атыйлар): Татар Изге Язмаларында Петер дүрт төрле исем белән атала: 1) «Шимун»; ул «ишетү; тыңлау» дигәнне аңлаткан еврей фигыленнән килеп чыккан. 2) «Петер» («кыяташ кисәге» дигән мәгънә йөрткән грек исеме; бу исем белән Изге Язмаларда ул гына атала). 3) «Кифас» — семит телендә Петер исеменә тиң исем (бәлки, Әп 30:6 һәм Ир 4:29 да кулланылган еврей сүзе кефи́м [кыялар] белән тамырдаш). 4) Кушма исем «Шимун Петер» (Рс 15:14; Ях 1:42; Мт 16:16).
Левине: Параллель хәбәрдә Мт 9:9 да бу шәкерт Маттай дип аталган. Марк белән Лүк, аның турында элекке салым җыючы буларак әйткәндә, Леви исемен куллана (Лк 5:27, 29), ә рәсүлләрнең берсе буларак искә алганда, Маттай исемен куллана (Мк 3:18; Лк 6:15; Рс 1:13). Изге Язмаларда Левинең Гайсә шәкерте булып киткәнче Маттай исеме булганмы, юкмы икәнлеге ачыкланмый. Яхшы хәбәр язучылардан Марк кына Маттай дип аталган Левинең Алфай улы булганын искә ала. (Мк 3:18 гә аңлатманы кара.)
Леви: Параллель хәбәрдә Мт 9:9 да бу шәкерт Маттай дип аталган. Марк белән Лүк, аның турында элекке салым җыючы буларак сөйләгәндә, Леви исемен куллана (Мк 2:14), ә рәсүлләрнең берсе буларак искә алганда, Маттай исемен куллана (Мк 3:18; Лк 6:15; Рс 1:13). Изге Язмаларда Левинең, Гайсә шәкерте булып киткәнче, Маттай исеме булганмы, юкмы икәнлеге ачыкланмый. (Мк 2:14 кә аңлатманы кара.)
Салым җыючылар: Күп кенә яһүдләр Рим хакимиятләре өчен салым җыйган. Халык андый яһүдләрне нәфрәт иткән, чөнки алар дошман ил белән хезмәттәшлек итеп кенә калмаган, ә шулай ук тиешле салымнан күбрәкне таләп иткән. Яһүдләр, гадәттә, салым җыючылардан читләшкән, чөнки аларны гөнаһ кылучылар һәм фахишәләр белән бер рәткә куйган (Мт 11:19; 21:32).
Алфай улы Ягъкуб: Күрәсең, Мк 15:40 та «Кече Ягъкуб» дип аталган шәкерт. Алфай Ях 19:25 тә искә алынган Кләпәс дип санала; димәк ул «башка Мәрьямнең» ире дә булып чыга (Мт 27:56; 28:1; Мк 15:40; 16:1; Лк 24:10). Монда әйтелгән Алфай, күрәсең, Мк 2:14 тә искә алынган Левинең атасы Алфай түгел.
Бартолмай: Мәгънәсе «Толмай улы». Ул Яхъя искә алган Натанаил дип фараз итәләр (Ях 1:45, 46). Яхшы хәбәрләрне чагыштыру шуны күрсәтә: Маттай һәм Лүк Бартолмай белән Филипне бергә искә алган кебек, Яхъя дә Натанаил белән Филипне бергә искә ала (Мт 10:3; Лк 6:14).
Маттай: Шулай ук Леви буларак билгеле. (Мк 2:14; Лк 5:27 гә аңлатмаларны кара.)
салым җыючы: Үткәндә салым җыючы буларак, Яхшы хәбәр язучы Маттай күп кенә саннар һәм акча берәмлекләрен искә ала (Мт 17:27; 26:15; 27:3). Шулай ук ул башка Яхшы хәбәр язучыларга караганда саннарга күбрәк игътибар итә. Ул Гайсә шәҗәрәсен һәрберсе 14 буыннан торган өч өлешкә бүлә (Мт 1:1—17) һәм Хуҗа догасында җиде үтенеч (Мт 6:9—13), Мт 13 тә җиде ачык мисал китерә, шулай ук Мт 23:13—36 да җиде кайгы игълан итә. «Салым җыючы» төшенчәсенә килгәндә, Мт 5:46 га аңлатманы кара.
Алфай улы Ягъкуб: Мк 3:18 гә аңлатманы кара.
Фаддай: Лк 6:16 һәм Рс 1:13 тә китерелгән рәсүлләр исемлекләрендә Фаддай исеме юк. Аның урынына «Ягъкуб улы Яһүд» диелә. Шуңа күрә мондый нәтиҗәгә килеп була: Фаддай бу — Яхъяның Яхшы хәбәрендә «Яһүд (Искариот булганы түгел)» дип аталган рәсүлнең башка исеме (Ях 14:22). Аны, хыянәтче Яһүд Искариот белән бутамасыннар өчен, күрәсең, кайчак Фаддай дип атаганнар.
Кәнәни: Бу кушамат рәсүл Шимунны рәсүл Шимун Петердән аерып тора (Мк 3:18). Ул «ашкынучы» дигәнне аңлата һәм еврей я арамей теленнән килеп чыккан дип санала. Лүк бу Шимунны «ашкынучан» дип атый; ул мәгънәсе шулай ук «ашкынучы» булган зелоте́с дигән грек сүзен куллана (Лк 6:15; Рс 1:13). Бәлки, Шимун кайчандыр зелотларның берсе — Римга каршы торган партия әгъзасы булгандыр. Бу кушамат аңа шуның аркасында я, бәлки, аның ашкынучан булуы аркасында бирелгәндер.
Искариот: Бәлки, «Кериут кешесе» дигәнне аңлата. Яһүднең атасы Шимун да «Искариот» дип аталган (Ях 6:71). Бу кушамат, гомум кабул ителгәнчә, Шимун белән Яһүднең Кириут-хисрун дигән Яһүдия шәһәреннән булганнарын аңлата (Йш 15:25). Шулай булса, 12 рәсүл арасыннан Яһүд кенә Яһүдиядән булган, калганнары исә гәлиләялеләр булган.
вәгазьли: Башлыча «хәбәрче буларак игълан итү» дигән мәгънә йөрткән грек сүзе. Ул берәр нәрсәне игълан итү рәвешенә басым ясый: гадәттә берәр төркемгә вәгазьләү түгел, ә халык алдында ачык итеп белдерү.
күкләр Патшалыгы якынлашты: Яңа дөнья хөкүмәте турындагы бу хәбәрне Гайсә вәгазьләгән (Мт 10:7; Мк 1:15). Чумдыручы Яхъя шундый ук хәбәрне Гайсәнең суга чумдырылуына якынча алты ай калганда игълан итә башлаган (Мт 3:1, 2); әмма Гайсә Патшалык «якынлашты» диеп, моңа өстәмә мәгънә кертә алган, чөнки ул билгеләнгән Патша буларак анда булган. Гайсә үлгәннән соң аның шәкертләре Патшалык «якынлашты» я якын дип игълан итмәгән; моның турында беркайда да язылмаган.
вәгазьләгез: Ягъни ачык итеп, кешеләр алдында сөйләү. (Мт 3:1 гә аңлатманы кара.)
Күкләр Патшалыгы якынлашты: Мт 4:17 гә аңлатманы кара.
бер махаулы: Җитди тире авыруыннан интеккән кеше. Изге Язмаларда искә алынган махау бүгенге махау авыруына караганда үз эченә күбрәкне ала. Махау чире белән авырган һәркем, савыкканчы, җәмгыятьтән аерым яшәргә тиеш булган (Лв 13:2, иск., 45, 46; сүзлектән «Махау; махаулы» кара).
махаулыларны: Мт 8:2 гә аңлатманы һәм сүзлектән «Махау; махаулы» кара.
ул урыннан киткәнче шунда калыгыз: Гайсә үз шәкертләренә биргән күрсәтмә буенча, алар, шәһәргә барып җиткәч, үзләренә кунакчыллык күрсәтелгән йортта калырга һәм «өйдән өйгә күчеп йөрмәскә» тиеш булган (Лк 10:1—7). Аларга өй хуҗасы үзләренә уңайлырак шартлар, күңел ачулар я материаль нәрсәләр тәкъдим итә алган урынны эзлисе булмаган. Шулай итеп, шәкертләр андый нәрсәләр вәгазьләү йөкләмәсенә караганда икенче урында тора икәнен күрсәтер иде.
анда калыгыз: Мк 6:10 га аңлатманы кара.
сәламләгез: Гадәттә яһүдләр: «Сезгә иминлек булсын»,— дип бер-берсен сәламләгән (Мт 10:13; Лк 10:5).
аякларыгыздагы тузанны кагып төшерегез: Бу ишарә шәкертләрнең Аллаһыдан киләчәк хөкемнәр өчен җаваплы булмаганнарын күрсәтер иде. Охшаш сүзтезмә Мк 6:11 һәм Лк 9:5 тә очрый. Марк һәм Лүк моңа «аларга кисәтү билгесе итеп» дигән сүзләр өстәгән. Паул белән Барнаб бу күрсәтмәне Писидиядәге Антиохта (Рс 13:51) кулланган, һәм Паул Көринттә моңа охшаш нәрсәне үз киемен кагып эшләгәндә, мондый аңлатма өстәгән: «Үз каныгызда үзегез гаепле булырсыз. Мин гаепле түгел» (Рс 18:6). Андый ишарәләр шәкертләргә инде билгеле булгандыр; мәҗүси ил аша үткән диндар яһүдләр яһүди җирләргә яңадан керер алдыннан сандалларыннан нәҗес дип санаган тузанны кагып төшергән. Әмма Гайсә, үз шәкертләренә андый күрсәтмәләр биргәндә, һичшиксез, башка нәрсәне күздә тоткан.
хак сүз: Грекча аме́н, еврейчә аме́н сүзенең транслитерациясе; мәгънәсе «шулай булсын» я «һичшиксез». Гайсә бу сүзтезмәне берәр нинди фикер, вәгъдә я пәйгамбәрлек әйтер алдыннан еш кулланган; шулай итеп ул үз сүзләренең тулы ышанычлы һәм дөрес булуына басым ясаган. «Хак сүз», ягъни амин, дигән сүзне Гайсә генә шулай итеп кулланган; Изге Язмаларда я башка дини әдәбиятта андый кулланыш бүтән очрамый дип санала. (Ях 1:51 гә аңлатманы кара.)
җиңелрәк булачак: Монда, күрәсең, гипербола кулланыла, һәм Гайсә безнең аны турыдан-туры аңлавыбызны теләмәгәндер. (Гайсә кулланган башка көчле гиперболалар, мәсәлән, Мт 5:18; Лк 16:17; 21:33 тә язылганнары, белән чагыштыр.) Гайсә, «хөкем көнендә Сәдүмгә бу шәһәргә караганда җиңелрәк булачак» дигәндә (Мт 10:15; 11:22, 24; Лк 10:14), Сәдүм халкының шул көнне исән булачагын күздә тотмаган. (Яһ 7 белән чагыштыр.) Аның Хоразин, Битсәидә һәм Кәпернаум шәһәрләрендәге күпчелек кешеләрнең ваемсыз һәм хөкемгә лаеклы булганнарын ассызыклыйсы гына килгән (Лк 10:13—15). Шуны әйтергә кирәк: борынгы Сәдүм белән булган хәл әйтем булып киткән һәм еш кына Аллаһының ачуы һәм хөкеме белән бәйле искә алынган (Кн 29:23; Иш 1:9; Ел 4:6).
хак сүз: Мт 5:18 гә аңлатманы кара.
җиңелрәк булачак: Лк 10:12 гә аңлатманы кара.
Менә!: Монда «менә!» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе иду́ еш кына әйтеләчәк нәрсәләргә игътибарны туплау өчен кулланыла һәм укучыны моны күз алдына китерергә я хәбәрдәге берәр нечкәлеккә игътибар итәргә дәртләндерә. Ул шулай ук ниндидер яңа я гаҗәп нәрсәгә басым ясар өчен кулланыла. Мәсихче Грек Язмаларында бу сүз еш кына Маттай һәм Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрләрдә һәм Ачылыш китабында очрый. Бу сүзгә туры килгән сүз Еврей Язмаларында да еш кулланыла.
күгәрчен рәвешендә: Күгәрченнәрне изге хезмәттә дә кулланганнар, һәм алар символик мәгънә дә белдергән. Аларны корбаннар итеп китергәннәр (Мк 11:15; Ях 2:14—16). Алар мәкерсезлек һәм сафлык символы булган (Мт 10:16). Нух көймәдән очырып җибәргән күгәрчен кире әйләнеп кайтып, томшыгында яңа гына өзелгән зәйтүн яфрагын китергән. Бу туфан суларының кимегәнен (Яр 8:11) һәм ял итү, тынычлык вакыты якын икәнен күрсәткән (Яр 5:29). Шуңа күрә, Гайсә суга чумдырылганда, Йәһвә күгәрченне, бәлки, аның Мәсих буларак роленә игътибар итәр өчен куллангандыр. Мәсих, Аллаһының саф һәм гөнаһсыз Улы, үз гомерен кешелек өчен корбан итәргә һәм үзенең Патша булып идарә итүе вакытында булачак ял итү һәм тынычлык чоры өчен нигез салырга тиеш булган. Аллаһы рухы, ягъни эш итүче көче, Гайсәгә, ул суга чумдырылганда, төшкәндә, бәлки, пырылдап очып үз оясына якынлашкан күгәрченгә охшаш булгандыр.
Менә!: Мт 1:23 кә аңлатманы кара.
еланнар кебек сакланучан: Сакланучан дигән сүз монда алдан күрә белү, уйлап эш итү, акыллы булуны аңлата. Зоологлар әйткәнчә, күпчелек елан сак хайван һәм һөҗүм итүгә караганда качып китүне яхшырак күрә. Гайсә дә үз шәкертләрен, вәгазь эшләрен башкарганда, каршы килүчеләр белән үзләрен сак тотарга һәм үзләрен куркыныч астына куймаска өйрәткән.
күгәрченнәр кебек мәкерсез: Гайсә киңәшенең ике өлеше (сакланучан һәм мәкерсез булырга) бер-берсен тулыландыра. (Бу шигырьдәге еланнар кебек сакланучан сүзләренә аңлатманы кара.) «Мәкерсез» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе (сүзгә-сүз «бернәрсә кушылмаган», ягъни «бозылмаган; саф») шулай ук Рм 16:19 да («явызлыкка карата тәҗрибәсез») һәм Фп 2:15 тә («саф һәм мәкерсез, Аллаһының... балалары») очрый. Монда Мт 10:16 да «мәкерсез» булу, күрәсең, эчкерсез, намуслы, хәйләсез һәм саф мотивларга ия булуны үз эченә ала. Күгәрчен кайвакыт еврей телендә, бу һәм охшаш сыйфатларны күрсәтер өчен, образлы сөйләмдә һәм шигърияттә кулланыла. (Җр 2:14; 5:2; Мт 3:16 га аңлатма белән чагыштыр.) Гайсәнең фикере мондый булган: аның шәкертләре бүреләр арасындагы сарыклар кебек эзәрлекләүләргә очраганда, аларга еланнарның да, күгәрченнәрнең дә үзенчәлекләрен берләштереп, сакланучан, акыллы, эчкерсез, саф һәм мәкерсез булырга кирәк булган (Лк 10:3).
Югары киңәшмә: Тулы Югары киңәшмә — Иерусалимдагы суд — баш руханидан, 70 өлкән һәм канунчыдан торган. Яһүдләр аның хөкем карарларын ахыргы дип санаган. (Сүзлектән «Югары киңәшмә» кара.)
Югары киңәшмә: Ягъни, яһүдләрнең Иерусалимдагы югары суды. «Югары киңәшмә» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе сине́дрион сүзгә-сүз «бергә утыру» дигәнне аңлата. Бу сүз гадәттә берәр очрашуны я җыелышны күрсәтер өчен кулланылса да, Исраилдә ул дини хөкем органын я судны да аңлата алган. (Мт 5:22 гә аңлатманы һәм сүзлекне кара; шулай ук Югары киңәшмә залының кайдарак урнашканын белер өчен Ә12 кушымт. кара.)
судка: Мәсихче Грек Язмаларында сине́дрион дигән грек сүзе монда күплек санда кулланыла һәм «суд» дип тәрҗемә ителә. Һәм күпчелек очракта ул Иерусалимдагы Югары киңәшмә — яһүдләрнең югары суды — турында сүз барганда кулланыла. (Сүзлектән «Югары киңәшмә» һәм Мт 5:22; 26:59 га аңлатмаларны кара.) Әмма киң мәгънәдә ул шулай ук берәр җыелышны я очрашуны күрсәтер өчен кулланылган һәм монда синагогаларда үткәрелгән судларны аңлата. Андый судларның кыйнап җәзаларга һәм синагогадан куарга дигән хөкем чыгарырга вәкаләте булган (Мт 23:34; Мк 13:9; Лк 21:12; Ях 9:22; 12:42; 16:2).
минем шәкертләрем булганга: Сүзгә-сүз «минем исемем аркасында». Изге Язмаларда «исем» сүзе кайчак шул исемне йөрткән кешене, аның дәрәҗәсен һәм аның белән бәйле бар нәрсәне аңлата. (Мт 6:9 га аңлатманы кара.) Гайсәнең исеме турында әйткәндә, ул шулай ук аңа Атасы биргән хакимлекне һәм дәрәҗәне белдерә (Мт 28:18; Фп 2:9, 10; Ев 1:3, 4). Гайсә монда аңлатканча, кешеләр аның шәкертләрен аның исеме аркасында нәфрәт итәчәк. Гайсәнең исеме аның Аллаһы билгеләгән Хаким, патшаларның Патшасы буларак дәрәҗәсен аңлата; аңа бөтен кешеләр, мәңгелек тормышны алыр өчен, буйсынуларын күрсәтеп, баш ияргә тиеш. (Ях 15:21 гә аңлатманы кара.)
нык калган: Яки «нык калучы». «Нык калу» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле хипоме́но сүзгә-сүз «астында (тору) калу» дигәнне аңлата. Ул еш кына «качу урынына калу; ныклык белән кичерү; түзә алу; нык тору» мәгънәсендә кулланыла (Мт 10:22; Рм 12:12; Ев 10:32; Яг 5:11). Бу контекстта ул, каршылыкларга һәм сынауларга карамастан, Мәсихнең шәкертләре буларак тормыш юлын дәвам итүне күрсәтә (Мт 24:9—12).
минем шәкертләрем булганга: Мт 24:9 га аңлатманы кара.
нык калган: Яки «нык калучы». (Мт 24:13 кә аңлатманы кара.)
Адәм Улының: Яки «Кеше Улының». Бу сүзтезмә Яхшы хәбәрләрдә якынча 80 тапкыр очрый. Гайсә аны үзенә карата кулланган. Шулай итеп ул, күрәсең, үзенең чыннан да кеше булганына, хатыннан туганына һәм Адәмгә тиң булып, үзендә кешелекне гөнаһ белән үлемнән йолып алырга көче булганына басым ясаган (Рм 5:12, 14, 15). Шул ук сүзтезмә Гайсәне Мәсих буларак та билгеләгән. (Дн 7:13, 14; сүзлекне кара.)
Адәм Улы: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.
бигрәк тә: Гайсә еш кына бу сүзләрне кулланып фикер йөрткән. Башта ул берәр билгеле фактны я таныш хакыйкатьне әйткән, ә аннары шул нигездә, кечкенәдән зурга күчеп, тагы да ышанычлырак нәтиҗә ясаган (Мт 10:25; 12:12; Лк 11:13; 12:28).
Билзибул: Бәлки, Багалзибулның (мәгънәсе «чебеннәр хуҗасы») башка язылышы. Бу Багалга филистилеләр Әкрунда табынган (2Пат 1:3). Кайбер грек кулъязмаларында Билзибоул яки Бизебоул дигән язылыш кулланыла; мәгънәсе, бәлки, «биектәге яшәү урыны хуҗасы» я Изге Язмаларда кулланылмаган зе́вел (тирес) сүзен уйнату булса, «тирес хуҗасы». Мт 12:24 тән күренгәнчә, бу исем Шайтанга — җеннәр мирзасы, ягъни башлыгына — карата кулланыла.
һичшиксез: Мт 7:11 гә аңлатманы кара.
яктылыкта: Ягъни ачык итеп, халык алдында.
өй түбәләреннән вәгазьләгез: «Халык алдында игълан итү» дигән мәгънә йөрткән идиома. Изге Язмалар язылган чорда өй түбәләре яссы булган һәм аннан белдерүләр ясаганнар, шулай ук анда эшләнгән эшләр турында хәбәр киң тарала алган (2Иш 16:22).
Гәһәннә: Бу төшенчә ге хинно́м дигән еврей сүзләреннән барлыкка килгән; мәгънәсе «Һинном үзәне». Ул борынгы Иерусалимнан көньякка һәм көньяк-көнбатышка таба сузылган. (Ә12 кушымт., «Иерусалим һәм аның тирә-ягы» дигән картаны кара.) Гайсә көннәренә бу үзән чүп-чар яндыру урыны булып киткән, шуңа күрә «Гәһәннә» сүзе тулы юк ителүнең яраклы символы булган. (Сүзлекне кара.)
җанны: Яки «тормышны», ягъни кешенең, ул үледән терелтелгәч, киләчәк тормышы. Гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе психе́ һәм аңа туры килгән еврей сүзе не́феш башлыча 1) кешеләрне, 2) хайваннарны һәм 3) кешенең я хайванның тормышын белдерә (Яр 1:20; 2:7; Сн 31:28; 1Пт 3:20). Грек сүзе психе́, мәгънәсе «кешенең тормышы», мондый шигырьләрдә кулланыла: Мт 6:25; 10:39; 16:25, 26; Мк 8:35—37; Лк 12:20; Ях 10:11, 15; 12:25; 13:37, 38; 15:13; Рс 20:10. Изге Язмалардагы бу шигырьләр һәм башкалары Гайсәнең мондагы сүзләрен дөрес аңларга ярдәм итә. (Сүзлекне кара.)
Гәһәннәдә: Мәңгелек юк ителүне аңлата. (Мт 5:22 гә аңлатманы һәм сүзлекне кара.)
җанны да, тәнне дә һәлак итә алучыдан: Аллаһы гына кешенең «җанын» (бу контекстта аның яшәүгә өметен) һәлак итә ала я аны, мәңге яшәр өчен, үледән терелтә ала. Бу — грек сүзе психе́ «җан» дип һәм ул үлә һәм юк ителүгә дучар була ала дип тәрҗемә ителгән мисалларның берсе. Башка мисаллар Мк 3:4; Лк 17:33; Ях 12:25; Рс 3:23 тә.
чыпчык: Грек сүзе струти́он һәркайсы кечкенә кошны аңлата алган, ләкин ул еш кына чыпчыкны, ашау өчен сатыла торган иң арзан кошны белдергән.
бер тиенгә: Сүзгә-сүз «бер ассарийга». Бу 45 минутлык хезмәт хакы булган. (Ә14 кушымт. кара.) Бу очракта, үзенең Гәлиләя буйлап өченче сәяхәте вакытында, Гайсә ике чыпчыкның бәясе бер ассарий дип әйтә. Икенче очракта, күрәсең, якынча бер ел үткәч, үзенең Яһүдиядәге хезмәте вакытында, Гайсә биш чыпчыкны ике ассарийга сатып алып була дип әйтә (Лк 12:6). Бу ике очракны чагыштыргач, шунысы ачыклана: сәүдәгәрләр өчен чыпчыклар шулкадәр очсыз булган ки, хәтта бишенчесе бушлай бирелгән.
сезнең башыгыздагы һәр чәч бөртеге дә саналган бит: Кеше башында уртача 100 меңнән күбрәк чәч бөртеге бар дип санала. Йәһвә андый кечкенә нәрсәләр турында яхшы белә икән, бу аның Мәсихнең һәр шәкерте белән бик кызыксынганына дәлил булып тора.
җәфалану баганасын: Яки «җәзалау баганасын». Бу стауро́с дигән грек сүзенең беренче очравы. Классик грек телендә ул башлыча тек куелган бүрәнә яки колганы белдергән. Образлы кулланылганда, ул кайвакыт Гайсәнең шәкерте булганы өчен кеше кичергән газаплану, хурлык, җәфалану һәм хәтта үлемне аңлата. (Сүзлекне кара.)
алып: Сүзгә-сүз «күтәреп; тотып». Монда образлы кулланыла: үзеңә Гайсәнең шәкерте булуы белән бәйле җаваплылыкны һәм нәтиҗәләрне алуны аңлата.
Җанын: Яки «Тормышын». Сүзлекне кара.
көчен танучыларны: Сүзгә-сүз «исеменә». «Исем» дигәнне аңлаткан грек төшенчәсе о́нома берәр шәхси исемнән күбрәкне аңлатырга мөмкин. Бу контекстта ул Атаның һәм Угылның хакимлеген һәм дәрәҗәсен, шулай ук изге рухның ролен тануны үз эченә ала. Кеше моны таныгач, аның Аллаһы белән яңа мөнәсәбәтләре барлыкка килә. (Мт 10:41 гә аңлатма белән чагыштыр.)
пәйгамбәр булганы өчен: Сүзгә-сүз «пәйгамбәр исеменә». Бу контекстта «исеменә» дигән грек идиомасы берәр пәйгамбәрнең вазифасын һәм эшен тануны күрсәтә. (Мт 28:19 га аңлатма белән чагыштыр.)
пәйгамбәр әҗерен: Аллаһының чын пәйгамбәрләрен кабул иткән һәм аларга ярдәм иткән кешеләр мул итеп бүләкләнәчәк. 1Пат 17 дәге тол хатын турындагы очрак моны дәлилли.
Медиаматериал
Борынгы еврейләр үзләре белән еш кына таяк йөрткән. Аны төрлечә: таяну өчен (Чг 12:11; Зк 8:4; Ев 11:21), яклану (2Иш 23:21), ашлык сугу (Иш 28:27), зәйтүн агачларын кагу (Кн 24:20; Иш 24:13) һәм башка шундыйлар өчен кулланганнар. Ризык капчыгы гадәттә күннән ясалган һәм аны сәяхәтчеләр, көтүчеләр, игенчеләр һәм башкалар иңбашлары аркылы җилкәгә асып йөрткәннәр. Капчыкка ризык, кием һәм башка әйберләр салганнар. Гайсә үз рәсүлләрен вәгазь сәяхәтенә җибәргәндә, аларга башка киңәшләр белән бергә таяклар һәм ризык капчыклары турында да күрсәтмәләр биргән. Рәсүлләр үзләре белән булган нәрсәләрне генә алып, юлга чыгарга тиеш булган һәм өстәмә әйберләрне алырга тиеш булмаган; алар турында Йәһвә кайгыртыр иде. (Гайсә күрсәтмәләренең бөтен нечкәлекләрен ничек аңларга кирәк булганын белер өчен Лк 9:3 һәм 10:4 кә аңлатмаларны кара.)
Израильдә бүреләр башлыча төнлә ауга чыга (Хб 1:8). Бүреләр кансыз, аяусыз, куркусыз һәм комсыз хайваннар. Алар еш кына үзләренә кирәгеннән күбрәк сарыклар үтерә: аларны ашап бетерә дә, алып китә дә алмый. Изге Язмаларда хайваннар, шулай ук аларның сыйфатлары һәм гадәтләре еш кына, уңай я тискәре үзенчәлекләрне сурәтләр өчен, образлы итеп кулланыла. Мәсәлән, үлем түшәгендә ятканда, Ягъкуб пәйгамбәрлек әйтеп, Биньямин кабиләсен күчмә мәгънәдә бүре (Canis lupus) сыман сугышчы итеп тасвирлаган (Яр 49:27). Әмма күпчелек очракларда бүре рәхимсезлек, комсызлык, бозыклык һәм хәйләкәрлек кебек тискәре сыйфатларны сурәтләр өчен кулланыла. Изге Язмаларда ялган пәйгамбәрләр (Мт 7:15), вәгазь эшенә каршы килүчеләр (Мт 10:16; Лк 10:3) һәм мәсихче җыелышка эчтән куркыныч тудырган ялган укытучылар (Рс 20:29, 30) бүреләр белән чагыштырыла. Көтүчеләр бүреләрдән янаган куркынычны яхшы белгән. Гайсә «ялланган кеше» турында ул «бүренең килгәнен күреп, сарыкларны ташлап кача» дип әйткән. «Сарыклар турында кайгыртмаган» ялланган кешедән аермалы буларак, Гайсә — «яхшы көтүче», ул «үз сарыклары өчен үз җанын биргән» (Ях 10:11—13).
Камчылау өчен коточкыч бер корал — кыска чыбыркы кулланылган. Бу коралның тоткычы булган, һәм шул тоткычка берничә бау я күн каеш беркетелгән булган. Камчылау күбрәк авырту китерсен өчен, андый чыбыркыга очлы сөяк я тимер шариклар беркеткәннәр.
Гаиләләр үз йортларының түбәләрендә күп вакыт үткәргән һәм аны актив кулланган. Әти кеше анда үз гаиләсен Йәһвә турында сөйләшергә җыйгандыр. Беренче уңыш бәйрәме вакытында түбәдә куыш корганнар (Лв 23:41, 42; Кн 16:13—15). Анда киптерер өчен җитен сабакларын таратканнар (Йш 2:6). Кайвакыт түбәдә кешеләр йоклаган (1Иш 9:25, 26). Түбәдәге башкарылган һәр эшне кешеләр җиңел генә күзәтә алган (2Иш 16:22). Ә аннан әйтелгән берәр игъланны шунда ук күршеләр һәм урамнан баручылар ишеткән.
Грекча Гәһәннә дип аталган Һинном үзәне — борынгы Иерусалимнан көньякка һәм көньяк-көнбатышка таба урнашкан тирән тар үзән. Гайсә көннәрендә ул чүп-чар яндыру урыны булган. Шуңа күрә ул тулы юк ителүнең урынлы символы булып киткән.
Чыпчык ашау өчен сатыла торган иң арзан кош булган. Аларның икесен 45 минутлык эш хакына тиң акчага сатып алып булган. Монда кулланылган грек төшенчәсе һәркайсы кечкенә кошны, шул исәптән йорт тирәләрендә яши торган чыпчыкны (Passer domesticus biblicus) һәм кара түшле, ягъни испан чыпчыгын (Passer hispaniolensis) аңлата алган; алар һаман да Израильдә еш очрый.