Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы Адәм белән Хауваның гөнаһ кылачагын белгәнме?

Аллаһы Адәм белән Хауваның гөнаһ кылачагын белгәнме?

Аллаһы Адәм белән Хауваның гөнаһ кылачагын белгәнме?

КҮП кешенең бу сорауга җавапны чыннан да беләсе килә. Кайберәүләр: «Ни өчен Аллаһы явызлыкны рөхсәт итә?» — дигән сораулары туганда, шунда ук беренче кешеләрнең гөнаһын искә төшерә. Аллаһы барысын белгәнгә, кайберәүләр Аллаһы Адәм белән Хаува аңа буйсынмаячак икәнен алдан белгәндер дип уйларга мөмкин.

Аллаһы бу камил кешеләр гөнаһ кылачак икәнен чынлап та алдан белгән булса, бу нәрсәне аңлатыр иде? Бу очракта Аллаһы күп начар сыйфатларга ия шәхес булыр иде. Мәсәлән, ул мәрхәмәтсез, гаделсез һәм икейөзле булыр иде. Әгәр Аллаһы беренче кешеләрне начар нәтиҗәләргә китерәчәк берәр нәрсәгә дучар иткән булса, бу мәрхәмәтсез эш булыр иде дип саный кайберәүләр. Шул чакта Аллаһы тарих дәвамында булган явызлык һәм газаплар өчен җаваплы булыр иде. Шуңа күрә кайбер кешеләр өчен безнең Барлыкка Китерүчебезнең эш итүе хәтта акылсыз тоелырга мөмкин.

Изге Язмаларда Йәһвә Аллаһы чыннан да шундый итеп күрсәтеләме? Бу сорауга җавап бирер өчен, әйдәгез, Изге Язмаларда Йәһвәнең иҗади эшләре һәм сыйфатлары турында нәрсә әйтелә икәнен карап чыгыйк.

Һәр нәрсә «гаять яхшы»

Аллаһы барлыкка китергән нәрсәләр турында, шул исәптән беренче кешеләр хакында, Яратылыш китабында болай дип әйтелә: «Аллаһы Үзе яраткан нәрсәләрне күздән кичерде һәм, менә, һәр нәрсәнең гаять яхшы икәнлеген күрде» (Яратылыш 1:31). Йәһвә Адәм белән Хауваны яхшы шартларда урнаштырып, камил кешеләр итеп яраткан. Аларның бернинди дә кимчелеге булмаган. «Гаять яхшы» итеп барлыкка китерелгәнгә, Адәм белән Хаува, һичшиксез, Аллаһы аларга куйган таләпләрне үти алган. Алар «Аллаһыга охшатып» яратылган булган (Яратылыш 1:27). Шулай итеп Адәм белән Хаува Аллаһының сыйфатларын, ягъни зирәклекне, тугры яратуны, гаделлекне һәм игелекне, азмы-күпме чагылдыра алган. Андый сыйфатлар чагылдырып, алар файда китерә торган карарларны кабул итәр иде һәм үзләренең күктәге Атасын шатландырыр иде.

Йәһвә бу камил, акылга ия булган затларга ихтыяр иреген бүләк иткән. Димәк, Йәһвә кешеләрне, алар ул теләгәнне генә эшләсен өчен, робот итеп ясамаган. Уйлап кына карагыз: сезнең өчен формаль рәвештә я чын күңелдән бирелгән бүләк кадерлеме? Бу сорауга җавап билгеле. Шулай ук Адәм белән Хаува Аллаһыны теләп тыңлаган булса, аларның тыңлаучан булуы аның өчен кадерлерәк булыр иде. Беренче кешеләрнең сайлау иреге булганга күрә, алар Йәһвәгә яратудан чыгып буйсынуны сайлый алган (Канун 30:19, 20).

Тәкъва, гадел һәм игелекле

Изге Язмаларда Йәһвәнең сыйфатлары ачыклана. Бу сыйфатлар аңарда бернинди дә начарлык юк икәнен күрсәтә. Мәдхия 33:5 буенча (ЯД), Йәһвә «тәкъвалыкны һәм гаделлекне ярата». Ягъкуб 1:13 тә дә болай дип әйтелә: «Явызлык Аллаһыны вәсвәсәләндерә алмый һәм Аллаһы Үзе беркемне дә вәсвәсәләндерми». Аллаһы, гадел булганга һәм Адәм турында кайгыртканга, аны болай дип кисәткән: «Бакчадагы теләгән һәр агачның җимешен ашарга рөхсәт, әмма яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачыннан ашама, чөнки ул агачның җимешен ашаган көнне үк мотлак үләчәксең» (Яратылыш 2:16, 17). Беренче кешеләргә я мәңгелек тормышны, я үлемне сайларга кирәк булган. Аллаһы беренче кешеләрне гөнаһтан, аларның моны эшләүләрен алдан белеп тә, кисәтеп торса, икейөзле булып чыкмас идеме? «Тәкъвалыкны һәм гаделлекне яратканга», Йәһвә чынлыкта булмаган сайлау ясарга тәкъдим итмәс иде.

Йәһвә шулай ук игелекле (Мәдхия 30:20). Аллаһының игелеге турында әйткәндә, Гайсә болай дигән: «Арагыздан кайсыгыз икмәк сораучы улына таш бирер? Һәм ул балык сораганда, кайсыгыз елан бирер? Әгәр сез, явыз кешеләр булып та, балаларыгызга яхшы нәрсәләр бирә беләсез икән, сезнең күктәге Атагыз Үзеннән сораучыларга бигрәк тә бирәчәк» (Маттай 7:9—11). Аллаһы үзе барлыкка китергән затларга «яхшы нәрсәләр» бирә. Йәһвәнең беренче кешеләрне барлыкка китергәне һәм алар өчен җирдәге оҗмахны әзерләгәне аның игелекле икәнен күрсәтә. Андый игелекле Аллаһы Тәгалә кешеләр өчен ул соңрак тартып алачак матур йортны әзерләмәс иде, чөнки бу аның мәрхәмәтсез икәнен күрсәтер иде. Һичшиксез, безнең тәкъва һәм игелекле Барлыкка Китерүчебезне кешеләр күтәргән фетнәдә гаепләү дөрес түгел.

«Бердәнбер зирәк»

Изге Язмаларда Йәһвә «бердәнбер зирәк» тә дип әйтелә (Римлыларга 16:27). Фәрештәләр Аллаһының чиксез зирәк икәнен күп мәртәбә күргән. Йәһвә Аллаһы җирдәге тереклекне барлыкка китергәндә, фәрештәләр аны «кычкырып мактаганнар» (Әюб 38:4—7). Күрәсең, бу акылга ия булган рухи затлар Гадән бакчасындагы вакыйгаларны зур кызыксыну белән күзәткән. Зирәк Аллаһы өчен, искиткеч галәмне яратканнан соң һәм җирдә күп могҗизалы эшләрне башкарганнан соң, фәрештәләрнең күз алдында киләчәге булмаган ике кешене барлыкка китерү акыллы булыр идеме? Әлбәттә, акылсыз булыр иде.

Әмма кайберәүләр: «Чиксез зирәк Аллаһы шул хәлне алдан күрә алмаганмы әллә?» — дип каршы чыгарга мөмкин. Әйе, Йәһвәнең чиксез зирәк икәнлеге ул «иң баштан ук ахырда» булачагын белә икәнне дә аңлата (Ишагыйя 46:9, 10). Ләкин ул, үзенең зур көчен кайвакыт кулланмаган кебек, киләчәкне алдан белү сәләтен дә кайвакыт кулланмый. Акыллы Аллаһы, Йәһвә, вакыйгаларны алдан белү сәләтен шартларга туры китерерлек һәм кирәк булганда гына куллана.

Киләсе мисал ярдәмендә ни өчен Аллаһы үзенең киләчәкне алдан белү сәләтен һәрвакыт кулланмый икәнен күреп була. Әйтик, бер кеше DVD плейер ярдәмендә язылган спорт ярышын карый. Һәм ул, спорт ярыш ничек тәмамланачагын белергә теләсә, матчның азагын карый ала. Әмма ул шулай эшләргә тиеш түгел. Ул матчны баштан ук карарга теләсә, аңа берәрсе каршы сүз әйтә аламы? Һич тә юк! Шулай ук Барлыкка Китерүчебез, күрәсең, вакыйгалар нәрсәгә китерәчәген алдан белмәскә дигән карарга килгән. Киресенчә, ул көтәргә һәм аның җирдәге балалары нәрсә эшләячәкләрен күрергә теләгән.

Өстә әйтелгәнчә, Йәһвә зирәк булганга, беренче кешеләрне, алар ул теләгәнне генә эшләсен өчен, робот итеп ясамаган. Киресенчә, ул аларга, ярату күрсәтеп, ихтыяр иреген бүләк иткән. Дөрес юлны сайлап, алар Аллаһыны яратканын, тыңлаганын һәм аңа рәхмәтле булганын күрсәтер иде. Бу аларга һәм аларның күктәге Атасына, Йәһвәгә, шатлык китерер иде (Гыйбрәтле сүзләр 27:11; Ишагыйя 48:18).

Изге Язмалар буенча, Аллаһы киләчәкне белү сәләтен кайвакыт кулланмаган. Мәсәлән, тугры Ибраһим, үз улын корбанга китерер өчен, пычаклы кулын алга таба сузганда, Йәһвә аңа болай дигән: «Инде Мин белдем: син Аллаһыдан куркасың, Аны хөрмәт итәсең икән, Минем хакка үзеңнең бердәнбер угылыңны да корбан итәргә әзерсең икән» (Яратылыш 22:12). Өстәвенә, Изге Язмаларда кайбер кешеләрнең начар тәртипләре аркасында Аллаһының йөрәге сызланды дип әйтелә. Ул аларның шулай итеп эшләячәкләрен алдан белгән булса, аның йөрәге сызланыр идеме? (Мәдхия 78:40, 41; 3 Патшалык 11:9, 10).

Шунысы ачык: чиксез акыллы Аллаһы, безнең беренче ата-анабыз гөнаһ кылачак икәнен алдан белер өчен, үзенең киләчәкне белү сәләтен кулланмаган. Әлбәттә, Аллаһы беренче кешеләр газапланачак икәнен алдан белеп аларны барлыкка китергән булса, бу акылсыз булыр иде.

«Аллаһы — мәхәббәт ул»

Аллаһының дошманы — Шайтан — Гадән бакчасында фетнә күтәргән, һәм бу фетнә начар нәтиҗәләргә, мәсәлән гөнаһка һәм үлемгә, китергән. Шуңа күрә Шайтан «кеше үтерүче» дип аталган. Өстәвенә, ул «ялганчы һәм ялганның атасы» булып киткән (Яхъя 8:44). Шайтан үзе начар теләкләрдән чыгып эш иткәнгә яратучан Барлыкка Китерүчебез дә нәкъ шулай ук эш итә дип ышандырырга тели. Ул Йәһвәне кешеләрнең гөнаһ кылганы өчен гаепләргә бик теләр иде.

Ни өчен Йәһвә Адәм белән Хаува гөнаһ кылачак икәнен алдан белмәскә дигән карарга килгән? Чөнки ул аларны яраткан. Мәхәббәт — Аллаһының төп сыйфаты. 1 Яхъя 4:8 дә: «Аллаһы — мәхәббәт ул»,— дип әйтелә. Мәхәббәт начарга түгел, ә яхшыга игътибар итә. Бу сыйфат башкаларның яхшы якларын күрергә тырыша. Әйе, Йәһвә Аллаһы, беренче кешеләрне яратканга, алар өчен иң яхшысын теләгән.

Аллаһының җирдәге балалары дөрес юлны сайламаса да, безнең яратучан Аллаһыбыз камил затлар турында начар уйларга яки аларга шикләнеп карарга җыенмаган. Киресенчә, ул кешеләргә яшәү өчен кирәкле бар нәрсәне һәм җитәрлек белем биргән. Шуңа күрә Аллаһы беренче кешеләрнең фетнә күтәрүен түгел, ә аларның теләп тыңлаучан булуын көткән. Ул Адәм белән Хауваның үз тугрылыкларын саклап калырга сәләтле икәнен белгән, чөнки соңрак яшәгән камилсез кешеләр, мәсәлән Ибраһим, Әюб һәм Данил, үз сафлыкларын саклый алган.

«Аллаһыга барысы да мөмкин» (Маттай 19:26). Бу фикер безне бик юата. Аллаһы яратучан, гадел, зирәк һәм көчле булганга, без аның үз вакытында гөнаһ белән үлем китергән зыянны юк итәчәгенә бер дә шикләнмибез (Ачылыш 21:3—5).

Димәк, Йәһвә беренче кешеләр гөнаһ кылачак икәнен алдан белмәгән. Аның йөрәге кешеләрнең тыңламаучанлыгы һәм алар кичергән газаплар аркасында сызланган, әмма ул шуны белгән: аның җиргә һәм кешелеккә кагылышлы беренче нияте һәрхәлдә үтәләчәк. Сез Аллаһының җиргә карата нияте турында һәм бу ниятнең үтәлүе сезгә нинди файда китерәчәк икәне турында күбрәк белергә теләмисезме? a

[Искәрмә]

a Аллаһының җиргә кагылышлы нияте турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 3 бүлеген карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[14 биттәге сүзләр]

Йәһвә беренче кешеләрне, алар ул теләгәнне генә эшләсен өчен, робот итеп ясамаган

[15 биттәге сүзләр]

Аллаһы Адәм белән Хауваның үз тугрылыкларын саклый алачагын белгән