Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Йәһвә үзенекеләрен белә»

«Йәһвә үзенекеләрен белә»

«Кеше Аллаһыны яратса, ул аны белә» (1 КӨР. 8:3).

1. Аллаһы хезмәтчеләренең кайберләре үз-үзләрен ялган фикер йөртеп алдаганнарын күрсәтүче мисал сөйләп бирегез. (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

БЕР иртә иң баш рухани Һарун Йәһвә чатырына керү урыны янына килеп баса. Аның кулында фимиам төтәсләү савыты. Янында Корах һәм 250 кеше, һәрберсе үзенең төтәсләү савытын тотып, Йәһвә өчен хуш исле сумала яндырып тора (Сан. 16:16—18). Бер карасаң, бу кешеләрнең барысы да Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре шикелле. Әмма Һаруннан кала бар кешеләр — тәкәббер фетнә күтәрүчеләр, һәм алар Һарунның руханилык хезмәтен тартып алмакчы була (Сан. 16:1—11). Алар Аллаһы шулай итеп гыйбадәт кылуларын хуплаячак дип уйлый. Әмма аларның андый карашлары йөрәкләрне тикшерүче һәм икейөзлелекне күрүче Йәһвәне мыскыллый (Ирем. 17:10).

2. Муса нәрсә турында әйткән булган, һәм аның сүзләре чынга ашканмы?

2 Үткән көнне Муса болай дигән булган: «Иртәгә иртән Раббы кемнең Аныкы... икәнлеген күрсәтәчәк» (Сан. 16:5). Йәһвә кемнең ялган, ә кемнең чын хезмәтче булганын белә икәнен ничек күрсәткән? Ул ут чыгарып Корахны да, «хуш исле сумала китергән теге ике йөз илле кешене дә» юк иткән (Сан. 16:35; 26:10). Шул ук вакыт Йәһвә Һарунның тормышын саклап, аның чын рухани һәм үзенең эчкерсез хезмәтчесе  булганын күрсәткән. (1 Көринтлеләргә 8:3 укы.)

3. а) Рәсүл Паул көннәрендә нинди хәл туган? б) Йәһвәнең Муса көннәрендә фетнәчеләр белән эш итүеннән нәрсәгә өйрәнеп була?

3 Моңа охшаш хәл 1 500 ел үткәч, рәсүл Паул көннәрендә булган. Кайбер мәсихчеләр ялган тәгълиматларга ышана башлаган, шулай да алар җыелыш әгъзалары булып калган. Читтән карап торучыларга бу мөртәтләр җыелыштагылардан аерылып тормаган кебек тоела алган. Әмма алар үз мөртәтлекләре белән тугры мәсихчеләр өчен куркыныч тудырган. Сарык тиресе ябынган бу бүреләр «кайберәүләрнең иманнарын җимерә» башлаган (2 Тим. 2:16—18). Әмма Йәһвә барысын күреп торган, һәм Паул моны яхшы белгән, чөнки аңа Аллаһының гасырлар элек фетнәчеләр белән — Корах һәм аның яклы кешеләр белән — нәрсә эшләгәне мәгълүм булган. Әйдәгез, Изге Язмалардагы шул игътибарга лаек өзеккә күз салыйк һәм аннан нәрсәгә өйрәнеп булганын карап чыгыйк.

«МИН — ЙӘҺВӘ, МИН ҮЗГӘРМИМ»

4. Паул нәрсәдән шикләнмәгән һәм Тимутигә үз ышанычын ничек белдерткән?

4 Паул Йәһвәнең икейөзле гыйбадәт кылуны аера алганында шикләнмәгән. Ул шулай ук Йәһвәнең үзенә буйсынган кешеләрне белгәненә ышанган. Паулның моңа нык ышанычы Тимутигә рухландырылып язган сүзләреннән күренә. Мөртәтләрнең кайбер мәсихчеләргә рухи яктан инде зыян китергәннәре турында әйтеп киткәч, Паул болай язган: «Моңа карамастан, Аллаһының нык нигезе какшамас тора, һәм шул нигезгә мондый сүзләр язылган: „Йәһвә үзенекеләрен белә“ һәм „Йәһвәнең исемен чакыручы һәркем гаделсезлекне кире каксын“» (2 Тим. 2:18, 19).

5, 6. Паулның «Аллаһының нык нигезе» дигән сүзләреннән без нәрсәгә өйрәнәбез, һәм алар Тимутигә, күрәсең, ничек тәэсир иткән?

5 Паулның шул сүзләреннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? «Аллаһының нык нигезе» дигән сүзләр Изге Язмаларда башка бернинди шигырьдә дә телгә алынмый. Изге Язмаларда «нигез» дигән сүз төрле нәрсәләргә, шул исәптән борынгы Исраилнең башкаласы Иерусалимга, метафора итеп кулланыла (Мәд. 86:2, 3). Йәһвә ниятендә Гайсәнең уйнаган роле дә нигез белән чагыштырыла (1 Көр. 3:11; 1 Пет. 2:6). Паулның «Аллаһының нык нигезе» дигән сүзләре белән нәрсә әйтәсе килгән?

6 «Аллаһының нык нигезе» дип әйткәч, Паул Саннар 16:5 тәге Мусаның Корахка һәм аның яклы кешеләргә әйткән сүзләрен китергән. Паулның, күрәсең, Муса көннәренә игътибар итеп Тимутине дәртләндереп җибәрәсе килгән. Ул шулай ук аңа моны исенә төшергән: Йәһвә башкаларның фетнәчел эшләрен күрергә һәм аларга каршы чыгарга сәләтле. Гасырлар элек Корах очрагында булган кебек, җыелышка үтеп кергән мөртәтләр Йәһвә ниятенең үтәлешенә комачаулый алмаган. Паул «Аллаһының нык нигезе» нәрсәдән торганын җентекләп аңлатып тормаган. Шулай да аның сүзләре Тимутигә Йәһвәгә карата ышаныч үстерергә һәм аңа таянырга ярдәм иткән.

7. Ни өчен без Йәһвәнең һәрвакыт дөреслек һәм хаклык белән эш итәчәгендә шикләнмибез?

7 Йәһвәнең югары принциплары какшамас. «Ходай киңәше гомергә тора, Аның күңелендәге уйлары нәселдән-нәселгә бара»,— дип әйтелә Мәдхия 32:11 дә. Башка шигырьләрдә Йәһвәнең хакимлеге, мәрхәмәте, дөреслеге һәм хаклыгы мәңгегә булачак дип әйтелә (Чыг. 15:18; Мәд. 105:1; 111:9; 116:2). Малахий 3:6 да болай диелә: «Мин —  Йәһвә, мин үзгәрмим». Ягъкуб 1:17 буенча да Йәһвә «үзгәрми, ул үзгәреп торучы күләгә шикелле түгел».

ЙӘҺВӘГӘ ИМАН ҮСТЕРҮЧЕ СҮЗЛӘР

8, 9. «Аллаһының нык нигезендә» чокып язылган сүзләрдән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

8 Борынгы заманнарда бина нигезендә еш кына, аны кем төзегәнен я ул кемнеке булганын күрсәтер өчен, мөһер сукканнар. Шул гадәтне күздә тотып Паул 2 Тимутигә 2:19 дагы сүзләрне язган. Изге Язмаларны язучыларның берсе дә моңарчы андый гадәти булмаган мисалны әле кулланмаган *. «Аллаһының нык нигезендә» мөһер сугылгандай язылган сүзләр үз эченә ике хәбәрне ала: беренчесе — «Йәһвә үзенекеләрен белә», икенчесе — «Йәһвәнең исемен чакыручы һәркем гаделсезлекне кире каксын». Бу безгә Саннар 16:5 тә язылганны исебезгә төшерә. (Укы.)

9 «Аллаһының нык нигезендә» чокып язылган сүзләрдән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Аллаһыныкы булган кешеләр өчен Йәһвәнең кыйммәтләре һәм принциплары ике төп хакыйкатьтән гыйбарәт: 1) Йәһвә үзенә тугры булганнарны ярата; 2) Йәһвә гаделсезлекне нәфрәт итә. Боларның барысын белүебез җыелыштагы мөртәтлек белән бәйле сорауга ничек кагыла?

10. Паул көннәрендә мөртәтләрнең эшләре тугры мәсихчеләргә ничек тәэсир иткән?

10 Тимутине дә, башка тугры мәсихчеләрне дә араларындагы мөртәтләрнең кылган эшләре борчыгандыр. Бәлки, кайбер мәсихчеләр, ни өчен андый кешеләргә әле дә җыелышта калырга рөхсәт итәләр, дип гаҗәпләнгәндер. Тугры мәсихчеләр Йәһвә үзләренең какшамас тугрылыклары белән мөртәтләрнең икейөзле гыйбадәт кылулары арасында аерманы күрәме, юкмы дип шикләнгәндер (Рәс. 20:29, 30).

Мөртәтләр карашын чагылдырган кешеләрнең эшләре Тимутинең иманын какшатмаган (10—12 нче абзацларны кара.)

11, 12. Ни өчен Паулның хаты Тимутинең иманын һичшиксез ныгыткан дип әйтеп була?

11 Паулның хаты Тимутинең иманын һичшиксез ныгыткан. Ул Тимутинең исенә шуны төшергән: Йәһвә үткәндә Корах белән аның яклы кешеләрнең икейөзлелекләрен фаш иткән. Йәһвә аларны кире кагып юк иткән, Һарунга исә үз хуплавын күрсәткән. Паулның әйтүе буенча, җыелышта мәсихче булып кыланган кешеләр булса да, Йәһвә барыбер үзенекеләрен Муса көннәрендә кебек ачыклаячак.

 12 Йәһвә беркайчан да үзгәрми, ул һәрвакыт ышанычлы. Ул гаделсезлекне нәфрәт итә һәм тәүбә итмәгән явызлык кылучыларны үз вакытында хөкемгә тартачак. Паул шулай ук «Йәһвәнең исемен чакыручы» Тимутинең исенә шуны төшергән: ул ялган мәсихчеләрнең начар тәэсирен кире кагарга тиеш *.

ЭЧКЕРСЕЗ ГЫЙБАДӘТ КЫЛУ ЮККА БУЛМАЯЧАК

13. Без нәрсәгә ышана алабыз?

13 Паулның рухландырылып әйткән сүзләре безгә дә рухи көч өсти. Иң элек Йәһвә безнең аңа тугры булуыбызны белә, һәм бу бик юата. Алай гына да түгел, Йәһвә үзенекеләре белән тирән кызыксына. Изге Язмаларда болай диелә: «Йәһвә, үзенә бөтен йөрәктән буйсынучыларның файдасына үз көчен кулланыр өчен, бөтен җирне күздән кичерә» (2 Елъ. 16:9). Шуңа күрә безнең Йәһвә өчен «ихлас күңелдән» эшләгәннәребез беркайчан да юкка булмаячак. Без моңа бер дә шикләнмибез (1 Тим. 1:5; 1 Көр. 15:58).

14. Йәһвә нинди гыйбадәт кылуны түзеп тормас?

14 Йәһвә Аллаһы икейөзле гыйбадәт кылуны түзеп тормаган. Безнең өчен бу айныткыч сабак булып тора. «Бөтен җирне күздән кичергәнгә», Аллаһы «бөтен йөрәктән» буйсынмаучыларны күрә ала. Гыйбрәтле сүзләр 3:32 дә әйтелгәнчә, «яманлык кылу — Раббы алдында зур кабахәтлек». Башка сүзләр белән әйткәндә, тугры булып кыланган, әмма шул ук вакыт яшерен гөнаһ кылып торган кешедән Йәһвә җирәнә. Әйе, намуссыз кеше башкаларны ниндидер вакыт дәвамында оста гына алдый ала, әмма Йәһвәнең чиксез кодрәте һәм тәкъвалыгы безне «гөнаһларын яшерүче кеше уңышка ирешә» алмаячагына ышандыра. (Гыйб. сүз. 28:13; 1 Тимутигә 5:24; Еврейләргә 4:13 укы.)

15. Без нәрсәдән качарга тиеш, һәм ни өчен?

15 Аллаһы халкының күпчелеге Йәһвәгә җан-тән белән бирелеп хезмәт итә. Җыелышта берәрсенең белә торып ялган тәгълиматларны кабул итүен күз алдына да китерү авыр. Шулай да андый хәл Муса көннәрендә һәм беренче мәсихчеләр заманында булган икән, безнең көннәрдә дә туа ала (2 Тим. 3:1, 5). Алайса, без кардәшләребезнең Йәһвәгә тугры булуларында шикләнергә тиешме? Һич тә юк! Нигез булмый торып имандашларыбызга шик белән карау дөрес булмас. (Римлыларга 14:10—12; 1 Көринтлеләргә 13:7 укы.) Моннан тыш, җыелыштагыларның сафлыкларын шик астына алу рухилыбызга да зыян китерер.

16. а) Йөрәгебездә икейөзлелекнең тамыр җәюенә юл куймас өчен, һәрберебез нәрсә эшли ала? б) « Үз-үзегезне тикшереп... сынап торыгыз» дигән рамкадан нәрсәгә өйрәнеп була?

16 Һәр мәсихче «үз эшләрен сынарга» тиеш (Гәл. 6:4). Гөнаһлы булганга, безнең Йәһвәгә, үзебез дә сизмәстән, дөрес булмаган сәбәпләрдән гыйбадәт кыла башлавыбыз бар (Евр. 3:12, 13). Без вакыт-вакыт үзебезгә мондый сораулар биреп мотивларыбызны тикшерә алабыз: «Мин Йәһвәгә аны яратканга һәм аның хакимлеген таныганга хезмәт итәмме? Я минем күбрәк оҗмахтагы фатихалар аласым киләме?» (Ачыл. 4:11). Һичшиксез, һәрберебез үз эшләрен сынаса һәм үз йөрәктәге икейөзлелекнең, хәтта бөртегеннән арынса, файда күрер.

ТУГРЫЛЫК БӘХЕТКӘ ИЛТӘ

17, 18. Ни өчен Йәһвәгә гыйбадәт кылуыбыз эчкерсез булырга тиеш?

17 Йәһвәгә гыйбадәт кылуыбыз эчкерсез булсын өчен бар тырышлыклар куйсак,  күп фатихалар урырбыз. «Гөнаһын Ходай кичергән кеше, теле белән юмаламаган [«күңелендә хәйлә булмаган, ЯД»] кеше бәхетле»,— дигән мәдхия җырлаучы (Мәд. 31:2). Әйе, йөрәкләрендә икейөзлелекне юк иткән кешеләр инде хәзер бәхетле, ә киләчәктә тагы да бәхетлерәк булачак.

18 Йәһвә үз вакытында «тәкъва һәм бозык кеше арасындагы, Аллаһыга хезмәт итүче һәм хезмәт итмәүче кеше арасындагы аерманы» күрсәтеп, бозыклык кылганнарны я икейөзле тормыш белән яшәүчеләрне фаш итәчәк (Мал. 3:18). Ә әлегә безне шунысы юата: «Йәһвәнең күзләре тәкъваларга юнәлгән, колаклары аларның ялваруларын тыңлый» (1 Пет. 3:12).

^ 8 абз. Паулның Тимутигә хатлар язганнан соң дистә еллар үткәч, Ачылыш 21:14 тә 12 «нигез ташына» 12 рәсүл исеме чокып язылганы телгә алынган.

^ 12 абз. Киләсе мәкаләдә без Йәһвәдән үрнәк алып ничек гаделсезлекне кире кага алганыбызны карап чыгарбыз.