Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Микронезия утраулары

Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Микронезия утраулары

КЭТРИН Кушма Штатларда туып үскән һәм 16 яшендә суга чумдырылган. Ул үз хезмәтен тырышып башкарган, әмма анда Патшалык хакындагы хәбәрне азлар гына тыңлаган. Ул болай ди: «Аллаһыга дога кылган һәм берәрсен җибәреп үзе турында белем алырга булышсын дип сораган кешеләрнең очракларын укыганым бар. Әмма андый кешене табасым килсә дә, беркайчан да тапканым булмады».

Үзе яшәгән территориядә күп еллар вәгазьләп, Кэтрин кешеләр Патшалык хәбәрен теләбрәк тыңлаячак җиргә күченү турында уйлана башлаган. Әмма ул, моны булдырып булырмы, юкмы, дип шикләнгән. Аның моңарчы бер генә тапкыр өйдән киткәне булган, һәм нибары ике атнага гына. Шулай да ул көн саен өен сагынган. Әмма башкаларга Йәһвәне табарга ярдәм итәргә көчле теләге өстен чыккан. Күченеп булган кайбер җирләр турында уйлангач, ул Гуам утравындагы филиалга язган һәм кирәкле мәгълүмат алган. 2007 елның июль аенда ул 26 яшендә өеннән 10 000 километр ераклыкта урнашкан Тын океандагы Сайпан утравына күченгән. Аның күченүе нинди җимешләр китергән?

ИКЕ ДОГАГА БЕР ҖАВАП

Яңа җыелышка килгәннән соң күп тә үтмәстән, Кэтрин 40 тан узган Дорис исемле бер хатын-кызны очраткан, һәм ул Изге Язмалар өйрәнүенә ризалашкан. Өйрәнү өчен төп басманың беренче өч бүлеген үткәч, Кэтрин борчыла башлаган. «Дорис шундый яхшы өйрәнүче иде, мин хәтта дөрес өйрәтә алмам дип курыктым,— дип сөйли ул.— Минем беркайчан да регуляр рәвештә Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәнем булмады. Һәм Дорис, бәлки, үз яшендәге берәр тәҗрибәле апа-кардәш белән өйрәнсә, яхшырак булыр, дип уйлаган идем». Кэтрин Йәһвәгә дога кылып, өйрәнүчесен тапшырыр өчен яраклы берәр апа-кардәшне табарга ярдәм итүен сораган. Шуннан соң ул Дориска, аның белән башка кеше өйрәнәчәк, дип әйтмәкче булган.

«Мин моны әйткәнче,— дип сөйли Кэтрин,— Дорис миңа, синең белән бер проблема турында сөйләшәсем бар, диде. Аны тыңлагач, мин охшаш хәлдә Йәһвәнең үземә ничек ярдәм иткәнен сөйләп бирдем. Ул миңа рәхмәт әйтте». Шуннан соң Дорис Кэтринга болай дигән: «Миңа ярдәм итәр өчен Йәһвә сине куллана. Син миңа беренче тапкыр килгән көнне мин Изге Язмаларымны берничә сәгать дәвамында укыган идем. Мин елый-елый Аллаһыдан берәр кешене җибәреп үз Сүзен аңларга булышсын дип сорадым. Шуннан  соң ишегемне син шакыдың. Йәһвә минем догама җавап бирде!» Бу күңел эреткеч мизгелдә Кэтринның яңаклары буйлап күз яшьләре тәгәри башлаган. Ул болай ди: «Дорисның сүзләре догама җавап булды. Йәһвә миңа бу өйрәнүне дәвам итә алам икәнен күрсәтте».

Дорис 2010 елны суга чумдырылган, һәм бүген ул үзе берничә Изге Язмалар өйрәнүен үткәрә. Кэтрин болай дип бүлешә: «Эчкерсез кешегә Йәһвә хезмәтчесе булырга ярдәм итү теләгем, ниһаять, чынга ашты!» Бүген Кэтрин Тын океандагы Косрае утравында махсус пионер булып шатланып хезмәт итә.

ӨЧ АВЫРЛЫК. АЛАРНЫ НИЧЕК ҖИҢЕП ЧЫГАРГА?

Йөздән артык кардәш (19—79 яшьләр тирәсе) чит илләрдән килеп Микронезиянең вәгазьчеләр күбрәк кирәк булган җирләрендә хезмәт итә. Бу ашкынучан эшчеләрнең хисләре 2006 елда 19 яшендә Гуам утравына күченгән Эриканың сүзләрендә ачык күренә. Ул болай ди: «Хакыйкатькә сусаган кешеләр яшәгән җирдә пионер булып хезмәт итү — үзенә күрә бер ләззәт. Мин Йәһвәгә андый җирләрдә хезмәт итүемне башларга ярдәм иткәне өчен бик рәхмәтле. Бу иң яхшы тормыш юлы!» Бүген Эрика Маршалл утрауларында, Эбайда, махсус пионер булып шатланып хезмәт итә. Әлбәттә, чит илдә хезмәт иткәндә, авырлыклар да туа. Әйдәгез, аларның өчесенә игътибар итик һәм Микронезиягә күченгән кардәшләрнең аларны ничек җиңеп чыкканнарын карап чыгыйк.

(Уңдагы фотода) Эрика

Тормыш рәвеше. 22 яшьлек Саймон 2007 елда Англиядән Палау утравына килгән. Һәм монда эшләп алган акчасы туган илендәге эш хакына караганда күпкә азрак булганын шундук күргән. «Мин теләгән һәр нәрсәне сатып алмаска өйрәндем. Хәзер мин кирәкле генә ризыкларны сайлап алам һәм берәр нәрсәне сатып алыр алдыннан башта кибетләрне әйләнеп чыгам. Берәр нәрсә ватылса, мин тотылган запчастьларны алам, һәм аны ремонтларга ярдәм итә алган берәрсен табарга тырышам». Әйе, Саймонга гади тормыш алып барырга өйрәнергә туры килгән. Бу аңа ничек тәэсир иткән? Ул болай ди: «Моның ярдәмендә мин яшәр өчен чыннан да нәрсә кирәк булганына һәм аз белән канәгать булырга өйрәндем. Мин төрле очракларда кайгыртучан Йәһвәнең кулын ачык күрдем. Җиде ел буе монда хезмәт итеп, минем һәрвакыт ашар ризыгым да, баш төртер урыным да булды». Һичшиксез, Патшалыкны беренче урынга куяр өчен гади тормыш алып барган кешеләргә Йәһвә ярдәм итә (Мат. 6:32, 33).

Өйне сагыну. Эрика болай ди: «Туганнарым белән мөнәсәбәтләр бик тыгыз булганга, мин өйне сагынуым хезмәтемә комачаулар дип борчыла идем». Ул күченүгә үзен ничек әзерләгән? «Күченер алдыннан мин „Күзәтү манарасы“ннан җирсенү турында мәкаләләр укыдым. Бу миңа шул авырлыкны җиңәр өчен йөрәгемне әзерләргә булышты. Мәкаләләрнең берсендә әни кеше үз кызын мондый сүзләр белән ышандырган: „Йәһвә  сине миннән яхшырак кайгыртыр“. Бу сүзләр мине шулкадәр ныгытты!» Ханна ире Патрик белән Маршалл утрауларында, Маджурода, хезмәт итә. Ханна өйне сагыну хисен җиңәр өчен игътибарын җыелышындагы кардәшләргә туплый. Ул болай ди: «Мин Йәһвәгә бөтендөнья кардәшлегебез өчен өзлексез рәхмәтләр укыйм, чөнки алар да минем гаиләм бит. Аларның кайгыртуларыннан башка мин ихтыяҗ күбрәк булган җирдә беркайчан да хезмәт итә алмас идем».

(Сулдагы фотода) Саймон

Дуслар табу. «Яңа илгә күченгәндә, андагы тормыш бөтенләй башка диярлек,— дип әйтә Саймон.— Минем кайчак элеккегечә шаяртып аласым килә һәм башкаларның үземне яхшы аңлауларын телим». Эрика болай ди: «Башта мин үземне кирәксез итеп хис иттем, әмма бу миңа чынында нәрсә өчен күченгәнем турында уйланырга ярдәм итте. Мин үз файдама түгел, ә Йәһвә хакына күбрәк хезмәт итәр өчен күчендем». Ул болай дип өсти: «Вакыт узу белән мин менә дигән дуслар таптым һәм аларны бик кадерлим». Саймон палау телен өйрәнер өчен бар тырышлыкларын куйган. Бу аңа җирле кардәшләргә үз йөрәген «киң итеп ачарга» мөмкинлек бирә (2 Көр. 6:13). Телне өйрәнер өчен куйган тырышлыклары аны имандашларына якынайткан. Әйе, яңа гына күченгәннәр җирле кардәшләр белән иңгә-иң хезмәттәшлек иткәндә, бер-берсе белән якын дуслар булып китеп шатлык ура. Ихтыяҗ күбрәк булган җиргә теләп күченгән кардәшләр тагын нинди фатихалар ала?

«ЮМАРТ УҢЫШ» УРУ

Рәсүл Паул: «Юмарт чәчүче юмарт уңыш урыр»,— дип әйткән (2 Көр. 9:6). Бу сүзләрдәге принципның хаклыгы, һичшиксез, хезмәтләрен киңәйткән кардәшләрнең очракларында күренә. Алар Микронезиядә нинди җимешләр «юмарт» ура?

Патрик белән Ханна

Микронезиядә Изге Язмалар өйрәнүләрен башларга һәм өйрәнүчеләрнең хакыйкатьне кабул итеп рухи яктан үсүләрен үз күзләрең белән күрергә әле дә күп мөмкинлекләр бар. Патрик белән Ханна да 320 кеше яшәгән кечкенә Ангаур утравында хезмәт иткән. Анда ике ай вәгазьләп, алар бер ялгыз ананы очратканнар. Ул шунда ук Изге Язмалар өйрәнүенә ризалашкан. Коры туфрак суны сеңдергән кебек, ул, хакыйкатьне кабул итә барып, тормышында зур үзгәрешләр ясаган. Ханна болай ди: «Һәр өйрәнүдән соң аның өеннән велосипедларыбызга утырып киткәндә, без бер-беребезгә карап: „Рәхмәт сиңа, Йәһвә!“ — дип куана идек». Ханна болай дип өсти: «Йәһвә бу хатынны үзенә төрлечә җәлеп итә алыр иде, әмма ихтыяҗ күбрәк булган җирдә хезмәт иткәнгә, без бу эчкерсез хатынны таба алдык һәм аңа Йәһвәне белергә ярдәм иттек. Бу очрак — тормышыбызда зур шатлык китергән очракларның берсе!» Эрика әйткәнчә, «кешегә Йәһвәне белергә ярдәм иткәндә, син әйтеп бетерә алмаслык бәхет кичерәсең!»

СИН КАТНАША АЛАСЫҢМЫ?

Күп кенә җирләрдә Патшалык вәгазьчеләре җитми. Ә, син, ихтыяҗ булган җиргә күченә алыр идеңме? Хезмәтеңне киңәйтергә теләгеңне ныгытсын дип, Йәһвәгә дога кыл. Моның турында җыелыштагы өлкәннәр белән, район күзәтчесе белән я хезмәтләрен киңәйткән кардәшләр белән сөйләш. Планнар корганда, үзең хезмәт итәргә теләгән территория өчен җаваплы филиалга хат яз һәм аның турында күбрәк мәгълүмат сора *. Бәлки, син дә хезмәтләрен киңәйткән һәм «юмарт уңыш» урып шатлык кичергән меңләгән кардәшләргә — яшь һәм олы яшьтәгеләргә, ялгыз һәм никахтагыларга — кушыла алырсың.

^ 17 абз. «Безнең патшалык хезмәтебез» 2011 ел, август аендагы «Син Македуниягә күчә аласыңмы?» дигән мәкаләне кара.