Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Сез минем шаһитләрем»

«Сез минем шаһитләрем»

«„Сез минем шаһитләрем“,— ди Йәһвә» (ИШАГ. 43:10).

1, 2. а) Шаһит булу нәрсәне аңлата, һәм бу дөньяның ММЧлары кешеләргә нәрсә хакында хәбәр итми? б) Ни өчен Йәһвәнең ниятенә бу дөньяның ММЧлары тәэсир итә алмый?

ШАҺИТ булу нәрсәне аңлата? Бер сүзлектә әйтелгәнчә, шаһит — «берәр эш яки вакыйганы күрүче, шуны раслаучы кеше». Мәсәлән, Көньяк Африка Республикасындагы Питермарицбург шәһәрендә «Шаһит» («The Witness») дип аталган газета 160 елдан артык бастырыла. Бу исем газетаның җисеменә туры килә, чөнки аның максаты — дөньяда булган вакыйгалар турында төгәл хәбәр итү. Аның беренче мөхәррире бу газета «дөреслекне, бар дөреслекне һәм тик дөреслекне генә» бастырыр дип вәгъдә биргән булган.

2 Әмма, кызганыч ки, бу дөньяның массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) кешелек тарихында булган мөһим фактларны бозып күрсәтә я хәтта төшереп калдыра. Сүз дә юк, алар Аллаһы һәм аның эшләре турында дөресен сөйләми. Әмма Йәһвәнең, Галәмнең чиксез кодрәтле Хакименең, ниятенә бу дөньяның ММЧлары тәэсир итә алмый. Аллаһы үзенең Йәзәкил пәйгамбәре аша болай дигән: «Халыклар минем Йәһвә икәнемне... танып белерләр» (Йәз. 39:7). Йәһвәнең якынча сигез миллион Шаһите бар, һәм алар бар халыклардан булган кешеләргә Аның кешелек өчен элек һәм хәзер башкарган эшләре турында сөйли. Бу Шаһитләр гаскәре шулай ук Аллаһының кешеләргә киләчәктә нинди фатихалар яудырачагын игълан итә. Ишагыйя 43:10 да Йәһвәнең мондый сүзләре китерелә: «Сез минем шаһитләрем... мин сайлаган хезмәтчем». Вәгазь эшен беренче урынга куеп, без чыннан да Йәһвә Шаһитләре булуыбызны күрсәтәбез.

3, 4. а) Изге Язмаларны Тикшерүчеләр кайчан яңа исем кабул иткән, һәм алар моңа ничек караган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) б) Без нинди сораулар карап чыгарбыз?

 3 «Мәңгелек Патшасы» Йәһвә исемен йөртү — зур хөрмәт, ә ул болай ди: «Минем исемем мәңгегә шушы булыр, һәм Мине буыннан-буынга шушы исем белән белерләр!» (1 Тим. 1:17; Чыг. 3:15; Вәгазьче 2:16 белән чагыштыр.) 1931 елны Изге Язмаларны Тикшерүчеләр «Йәһвә Шаһитләре» дигән исем кабул иткән. Шуннан соң «Күзәтү манарасы» журналында кешеләрнең рәхмәт йөзеннән язган күп кенә хатлары бастырылган булган. Канададагы бер җыелыштан мондый сүзләр язганнар: «„Йәһвә Шаһитләре“ дигән яңа исемне кабул итүебез безнең өчен яхшы хәбәр булды һәм безне бик дулкынландырды. Без яңа исемгә лаек булырга тагы да тәвәккәл».

4 Сез Аллаһы исемен йөртү хөрмәте өчен рәхмәтегезне ничек күрсәтә аласыз? Ишагыйя китабында язылганча, сез Йәһвәнең безне ни өчен үз Шаһитләре дип атаганын аңлата аласызмы?

АЛЛАҺЫНЫҢ БОРЫНГЫ ШАҺИТЛӘРЕ

5, 6. а) Исраилле ата-аналар Йәһвә турында ничек шаһитлек биргән? б) Исраилле ата-аналар тагын нәрсә эшләргә тиеш булган, һәм ни өчен бу бүгенге ата-аналарга да кагыла?

5 Ишагыйя көннәрендәге исраиллеләр аерым алганда — Йәһвәнең «шаһитләре», ә халык, гомумән алганда, Аллаһының «хезмәтчесе» булган (Ишаг. 43:10). Исраилле ата-аналар балаларын Аллаһының үзенең ата-бабалары белән ничек мөгамәлә иткәненә өйрәткән. Бу аларның шаһитлек бирү ысулларының берсе булган. Мәсәлән, халыкка Пасах бәйрәмен ел саен үткәрүгә кагылышлы мондый күрсәтмәләр бирелгән: «Сезнең балаларыгыз: „Бу йола нәрсәне аңлата?“ — дип сорагач, сез болай әйтерсез: „Бу — Коткарылу бәйрәмендә Раббыга китерелә торган корбан. Чөнки без Мисырда яшәгәндә, Раббы Исраил йортларын читләтеп үтте. Раббы мисырлыларны үтерде, ә безнең йортларыбызны коткарып калды“» (Чыг. 12:26, 27). Бу ата-аналар, бәлки, үз балаларына Мусаның, Мисыр патшасы  янына беренче тапкыр килеп, исраиллеләрне Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен чүлгә җибәрергә сораганы турында һәм фиргәвеннең аңа нәрсә әйткәне хакында сөйләгәндер. Фиргавен болай дигән: «Кем соң ул Раббы? Нишләп әле мин аны тыңларга тиеш?» (Чыг. 5:2). Ата-аналар үз балаларына Йәһвәнең фиргавен сорауларына ничек җавап биргәнен һәм һәркемгә үзенең Чиксез Кодрәт Иясе булуын ничек күрсәткәнен һичшиксез сөйләгән. Ул Мисырга ун җәза җибәргән һәм исраиллеләрне Кызыл диңгездә Мисыр гаскәреннән коткарган. Исраиллеләр Йәһвәнең чын Аллаһы булганын һәм һәрвакыт үз вәгъдәләрен үтәгәнен күргән.

6 Аллаһының исемен йөртү хөрмәтен кадерләгән исраиллеләр Йәһвәнең бу искиткеч эшләре хакында үз балаларына гына түгел, ә шулай ук коллары булып киткән килмешәкләргә дә сөйләп торган. Шул ук вакыт исраиллеләргә үз балаларын Аллаһы әмерләрен тотып тормышның бар өлкәләрендә изге булырга өйрәтергә кирәк булган. Йәһвә болай дигән: «Изге булыгыз, чөнки Мин — Раббы Аллагыз; Мин — изге» (Лев. 19:2; Кан. 6:6, 7). Нинди яхшы үрнәк калдырган алар бүгенге мәсихче ата-аналар өчен! Алар да үз балаларын Аллаһының шөһрәтле исеменә дан китерерлек итеп яшәргә өйрәтергә тиеш. (Гыйбрәтле сүзләр 1:8; Эфеслеләргә 6:4 укы.)

Балаларыбызны Йәһвә турында өйрәтеп, без аның исемен данлыйбыз (5, 6 нчы абзацларны кара.)

7. а) Исраилнең Йәһвәгә тугры булуы тирә яктагы халыкларга ничек тәэсир иткән? б) Аллаһы исемен йөрткән һәр кешенең нинди җаваплылыгы бар?

7 Шулай итеп, исраиллеләр Аллаһыга тугры булганда, алар Йәһвә исеме хакында яхшы шаһитлек биргән. Аларга болай дип әйтелгән булган: «Раббы сезне Үз халкым дип атаганын җир йөзендәге барлык халыклар күреп, сездән куркырлар» (Кан. 28:10). Әмма шунысы аяныч: исраиллеләрнең тарихы тугрылыксызлык турындагы хәбәрләр белән тулы. Алар Кәнган илаһларына табынган һәм шул илаһлар кебек мәрхәмәтсез булып китеп, үз балаларын корбанга китергән һәм ярлыларны җәберләгән. Аларның начар мисаллары безне мөһим нәрсәгә өйрәтә. Иң Изге Затның исемен йөрткәнгә, безгә аңардан һәрвакыт үрнәк алып, изге булырга кирәк!

«МЕНӘ, МИН ЯҢА НӘРСӘ БУЛДЫРАМ»

8. Ишагыйя Йәһвәдән нинди йөкләмә алган, һәм ул моңа ничек караган?

8 Исраиллеләр үзләренең әсирлектән могҗизалы рәвештә коткарылачакларына шаһит булачак, дип Йәһвә алдан пәйгамбәрлек иткән булган (Ишаг. 43:19). Ишагыйя китабының беренче алты бүлегендә күбесенчә Иерусалимга һәм аның тирәсендә булган шәһәрләргә билгеле бер афәт киләчәге турында әйтелә. Йөрәктәгене ачык күрүче Йәһвә Ишагыйягә, кешеләрнең аның сүзләренә колак салмаячакларына карамастан, алга таба да бу кисәтүне игълан итеп торырга кушкан. Ишагыйя кешеләрнең үҗәтләнгәннәренә шаккаткан һәм Аллаһы халкының тагын күпме тәүбә итмичә йөриячәген белергә теләгән. Аллаһы аңа: «Шәһәрләр җимерелеп яшәүчеләрсез калганчы, йортлар кешеләрсез калганчы һәм җир бөлгенлеккә төшеп, бушлыкка әйләнгәнче»,— дип җавап биргән. (Ишагыйя 6:8—11 укы *.)

9. а) Ишагыйянең Иерусалим турындагы пәйгамбәрлеге кайчан үтәлгән? б) Бүген безгә нинди кисәтүгә колак салырга кирәк?

9 Ишагыйя бу йөкләмәне Аззи патшаның идарә итүенең соңгы елында, ягъни б. э. к. якынча 778 елда алган булган. Ул ким дигәндә 46 ел пәйгамбәр булып хезмәт иткән,  һәм аның хезмәте б. э. к. 732 елдан соң Һизәкия патшаның идарә итүе вакытында тәмамланган. Бу Иерусалимның б. э. к. 607 елдагы җимерелүенә кадәр 125 ел алдан булган. Шулай итеп, Аллаһы халкы үзләре белән киләчәктә нәрсә буласы турында инде күптән һәм ачык итеп кисәтелгән. Бүген дә кешеләрне кисәтер өчен, Йәһвәнең үз халкы бар. «Күзәтү манарасы» журналы беренче саныннан алып инде 135 ел үз укучыларын, Шайтанның бозык идарәсе тиздән юк ителәчәк һәм аңа алмашка Гайсә Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе киләчәк икәнен истә тотып, уяу булырга чакыра (Ачыл. 20:1—3, 6).

10, 11. Бабылда яшәгән исраиллеләр Ишагыйя аша әйтелгән нинди пәйгамбәрлекнең үтәлешенә шаһит булган?

10 Күп кенә тыңлаучан яһүдләр, бабыллылар кулына бирелеп, Иерусалим җимерелгәндә исән калган һәм Бабылга әсирлеккә алынган булган (Ирем. 27:11, 12). 70 ел узгач, Аллаһы халкы мондый гаҗәеп пәйгамбәрлекнең үтәлешенә шаһит булган: «Сезне Йолып Алучы, Исраилнең Изгесе, Йәһвә болай дип әйтә: „Сезнең хакка мин Бабылга җибәрәм һәм зиндан эшермәләрен алып куям“» (Ишаг. 43:14).

11 Бу пәйгамбәрлектә әйтелгәнчә, б. э. к. 539 елның октябре башындагы бер төнне дөнья тетрәтерлек вакыйга булган. Бабыл патшасы һәм аның мирзалары Иерусалим гыйбадәтханәсеннән алынган изге савытлардан шәраб эчкән вакытта һәм үзләренең кеше кулы ясаган илаһларын данлап утырган арада, Мидия белән Фарсы гаскәрләре Бабылны яулап алган. Б. э. к. 538 я 537 елны Бабылны яулап алган Кир яһүдләргә кире кайтырга һәм Иерусалимдагы Аллаһы гыйбадәтханәсен торгызырга боерык биргән. Боларның барысы турында Ишагыйя пәйгамбәр алдан әйткән булган. Ул шулай ук Йәһвә үзенең тәүбә иткән халкы Иерусалимга кайткач, аларны кайгыртачак һәм яклаячак, дип язган. Аллаһы алар турында болай дигән: «Мин ул халыкны мактауга лаек эшләремне игълан итсен өчен булдырдым» (Ишаг. 43:21; 44:26—28). Әсирлектә булган бу кешеләр кайтып Иерусалимдагы Йәһвәнең гыйбадәтханәсен торгызгач, алар Йәһвәнең, бердәнбер хак Аллаһының, үз сүзен һәрвакыт үтәгәненә шаһит булган.

12, 13. а) Чын гыйбадәт кылуны торгызуда катнашкан исраиллеләргә тагын кем кушылган? б) «Аллаһы Исраиленә» булышлык иткән «башка сарыклардан» нәрсә көтелә, һәм аларның өметләре нинди?

12 Меңләгән башка халык кешеләре исраиллеләргә чын гыйбадәт кылуга кушылган. Соңрак башка күп мәҗүсиләр яһүд динен кабул иткән (Езра 2:58, 64, 65; Эст. 8:17). Бүген Гайсәнең «башка сарыклары» исәбенә кергән «бихисап күп кеше» майланган мәсихчеләргә, «Аллаһы Исраиленә», тугры булып булышлык күрсәтә (Ачыл. 7:9, 10; Яхъя 10:16; Гәл. 6:16). Алар бихисап  күп кеше белән бергә Аллаһыдан бирелгән исемне — Йәһвә Шаһитләре исемен йөртә.

13 Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе дәвамында бихисап күп кешенең искиткеч мөмкинлекләре булачак. Алар үледән терелтелгән кешеләргә Шайтан дөньясының соңгы көннәрендә Йәһвә Шаһите булу нәрсәне аңлаткан икәнен сөйләячәк. Әмма андый мөмкинлегебез үз исемебезгә тугры булсак һәм изге булып калырга тырышсак кына булачак. Әйе, көчебездән килгәнне эшләсәк тә, без һәрьяклап та изге була алмыйбыз. Шуңа күрә, әйдәгез, көн дә Аллаһыдан кичерү сорап, гөнаһлы булуыбызны таныйк һәм Йәһвәнең изге исемен йөртү мөмкинлеген чиксез зур хөрмәт дип саныйк. (1 Яхъя 1:8, 9 укы.)

АЛЛАҺЫ ИСЕМЕНЕҢ МӘГЪНӘСЕ

14. Йәһвә исеме нәрсәне аңлата?

14 Йәһвә исеменең мәгънәсе турында уйлану безгә Аллаһы исемен йөртү хөрмәте өчен рәхмәтле булуыбызны үстерергә ярдәм итәчәк. Гадәттә «Йәһвә» дип тәрҗемә ителгән Аллаһы исеме еврей фигыленнән килә. Ул эшне тасвирларга һәм «булырга» дип тәрҗемә ителергә мөмкин. Шулай итеп, Аллаһы исеме «Ул булырга бирә» дигән мәгънәне аңлата дип санала. Мондый аңлатма Галәмне һәм акылга ия булган затларны Барлыкка Китерүче Йәһвәне үз ниятен Үтәүче итеп тасвирлый. Вакыйгалар барышында Аллаһы үз ихтыярын һәм ниятен тормышка ашыра бара. Каршы килүчеләр, мәсәлән, Шайтан, комачауларга тырышса да, Аның ихтыяры акрынлап үтәлә бара.

15. Йәһвәнең Мусага ачкан исеменнән без аның турында нәрсәгә өйрәнәбез? (« Тулы мәгънәле исем» дигән рамканы кара.)

15 Мусага исраиллеләрне Мисырдан чыгарырга кушканда, Йәһвә үз исемен тасвирлаган фигыльне беренче зат формасында кулланып, үз шәхесенең бер ягын ачыклаган. Изге Язмаларда моның турында болай диелә: «Аллаһы җавап итеп Мусага: „КЕМ БУЛАСЫМ КИЛСӘ, ШУЛ БУЛАМ“,— диде. Һәм болай дип өстәде: „Исраиллеләргә шуны әйт: „Мине сезнең янга ШУЛ БУЛАМ җибәрде“» (Чыг. 3:14, ЯД). Шулай итеп, Йәһвә үз ниятен үтәр өчен, теләсә кайсы шартта да кем булырга кирәк, шул була ала. Әсирлектән азат ителгән исраиллеләр өчен ул Коткаручы, Яклаучы, Җитәкче, бар материаль һәм рухи ихтыяҗларын канәгатьләндергән Тәэмин Итүче булып киткән.

РӘХМӘТЛЕ БУЛУЫБЫЗНЫ КҮРСӘТӘБЕЗ

 16, 17. а) Аллаһы исемен йөртү хөрмәте өчен рәхмәтле булуыбызны ничек күрсәтеп була? б) Киләсе мәкаләдә без нәрсәне карап чыгарбыз?

16 Бүген дә үз исеменең мәгънәсенә тугры булып, Йәһвә безнең бар материаль һәм рухи ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерә. Әмма Аллаһы исеменең мәгънәсе аның кем буласы килүе белән чикләнми. Аның мәгънәсе үз эченә шуны да ала: ул үз Шаһитләренең аның ниятен үтәр өчен башкарган эшләренә булырга бирә. Моның турында уйлану безне алга таба да аның исемен йөртүгә лаек булып яшәргә этәрер. Норвегиядә 70 ел буе ашкынучан Шаһит булып хезмәт иткән 84 яшьлек Ко́ре болай ди: «Миңа калса, Мәңгелек Патшасы Йәһвәгә хезмәт итү һәм аның изге исеме белән аталган халыкның әгъзасы булу — зур хөрмәт. Изге Язмалардагы хакыйкатьне кешеләргә аңлату, аларның аңлаганын һәм күзләрендә шатлык балкыганын күрү минем өчен бик кыйммәтле нәрсә. Мәсәлән, кешеләргә Мәсихнең йолым корбаны хакында, аның ярдәмендә алар имин һәм гадел яңа дөньяда мәңге яши алганнары турында сөйләү миңа зур канәгатьлек китерә».

17 Сер түгел, күп кенә җирләрдә Аллаһы турында белергә теләгән кешеләрне табу авырая бара. Моңа карамастан, берәр кешене очратып, аны Йәһвә исеме турында өйрәткәндә, сез әллә Коре кебек зур шатлык кичермисезме? Әмма ничек без Йәһвәнең Шаһитләре һәм шул ук вакыт Гайсәнең дә шаһитләре була алабыз? Бу сорау — киләсе мәкаләнең темасы.

^ 8 абз. Ишагыйя 6:8—11: «Аннары мин Йәһвәнең: „Миңа кемне җибәрергә, һәм безнең өчен кем барыр?“ — дип әйткәнен ишеттем. Шунда мин: „Менә мин! Җибәр мине!“ — дидем. Ул болай диде: „Бар һәм бу халыкка әйт: Сез кат-кат ишетерсез, ләкин аңламассыз. Сез кат-кат күрерсез, ләкин бернинди белем алмассыз“. Бу халыкның күзләре күрә алмасын өчен, колаклары ишетмәсен өчен, йөрәкләре аңлый алмасын өчен һәм алар кире кайтып, төзәлә алмасын өчен, аларның йөрәкләрен тупасландыр, колакларын ишетмәслек ит һәм күзләрен ябыштыр“. Шунда мин: „И Йәһвә, кайчанга хәтле?“ — дип сорадым. Ул әйтте: „Шәһәрләр җимерелеп яшәүчеләрсез калганчы, йортлар кешеләрсез калганчы һәм җир бөлгенлеккә төшеп, бушлыкка әйләнгәнче“».