Левилеләр 19:1—37

19  Йәһвә Мусага тагын болай диде: 2  «Исраиллеләрнең бөтен җәмгыятенә әйт: „Изге булыгыз, чөнки мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә — изге.+ 3  Һәрберегез үз әнисен һәм әтисен хөрмәт итсен+ һәм минем Шимбәләремне тотыгыз.+ Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә. 4  Бернигә яраксыз илаһларга мөрәҗәгать итмәгез+ һәм үзегезгә коелма илаһлар ясамагыз.+ Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә. 5  Йәһвәгә татулык корбаны китерсәгез,+ аны хуплау алырлык итеп китерегез.+ 6  Аны корбан ителгән көнне һәм икенче көнне ашарга кирәк, ә өченче көнгә калганны яндырыгыз.+ 7  Әмма корбанның ите өченче көнне ашалса, ул — җирәнгеч нәрсә, һәм корбан хуплап кабул ителмәс. 8  Аны ашаган кеше үз гөнаһы өчен җавап бирсен, чөнки ул Йәһвә өчен изге нәрсәне нәҗесләде. Ул кеше* үз халкыннан юк ителергә тиеш. 9  Үз җиреңдә ашлык урганда, кырыңны читенә кадәр урма һәм уңыш җыйганда төшеп калганны җыеп алма.+ 10  Шулай ук йөзем агачларында калган җимешләрне җыйма һәм йөзем бакчасында коелган йөземнәрне җыеп алма. Аларны ярлыга*+ һәм килмешәккә калдыр. Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә. 11  Урламагыз,+ алдамагыз,+ бер-берегез белән мәкерле эш итмәгез. 12  Минем исемем белән ялган ант итмә+ һәм шулай итеп үз Аллаһыңның исемен нәҗесләмә. Мин — Йәһвә. 13  Якыныңны алдама,+ һичкемне талама.+ Ялланган эшчегә эш хакын иртәнгә кадәр түләмичә калдырма.+ 14  Саңгырауны каһәрләмә,* сукыр алдына абыну әйбере куйма,+ Аллаһыңны тирән хөрмәт ит.+ Мин — Йәһвә. 15  Хөкем иткәндә гаделсез булма. Ярлыга ярлы булганга гына мәрхәмәт күрсәтмә һәм байны өстен күрмә.+ Якыныңны гадел хөкем ит. 16  Халкыңда яла ягып йөрмә.+ Якыныңның гомерен өзәргә омтылма.*+ Мин — Йәһвә. 17  Күңелеңдә кардәшеңә карата нәфрәт саклама.+ Якының белән бергә гөнаһта гаепле булмас өчен, аны фаш ит.+ 18  Үч алма+ һәм үз халкың улларына ачу тотма, якыныңны үзеңне яраткандай ярат.+ Мин — Йәһвә. 19  Минем кагыйдәләремне тот: йорт хайваннарыңның ике төрен кушылдырма. Кырыңа ике төрле орлык чәчмә+ һәм ике төрле җептән тукылган кием кимә.+ 20  Әгәр берәр ир-ат берәр хатын-кыз белән ятып якынлык кылса, ә ул хатын башка ир-ат өчен билгеләнгән хезмәтче икән, ләкин әле йолып алынмаган я аңа азатлык бирелмәгән икән, аларга җәза бирелсен. Әмма алар үтерелмәсен, чөнки ул хатын әле азат ителмәгән. 21  Ул ир-ат Йәһвәгә очрашу чатырының керү урыны янына гаеп йолу корбаны итеп сарык тәкәсе алып килсен.+ 22  Рухани, сарык тәкәсен гаеп йолу корбаны итеп китереп, аны кылган гөнаһы өчен Йәһвә алдында йолып алсын, һәм аның гөнаһы кичерелер. 23  Мин сезгә бирәчәк җиргә килеп, берәр җимеш агачы утыртсаң, аның җимешләрен нәҗес һәм тыелган* итеп сана. Өч ел буена алар синең өчен тыелган* булыр. Аларны ашарга ярамый. 24  Ә дүртенче елны аның бар җимешләре изге булыр, һәм бу Йәһвә алдында сөенү вакыты булыр.+ 25  Бишенче елны исә аның җимешләрен ашый аласың, һәм ул сиңа мул уңыш бирер. Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә. 26  Каны булган бернәрсәне дә ашама.+ Фал ачма һәм сихерчелек кылма.+ 27  Чигәләреңдәге чәчне кырма* һәм сакалыңның кырыйларын ямьсезләмә.+ 28  Үлгән кеше* хакына тәнеңдә яра ясама+ һәм үзеңә тамга салма.* Мин — Йәһвә. 29  Җиреңдә фәхешлек булмасын өчен һәм ул бозыклык белән тулмасын өчен,+ кызыңны фахишә итеп хурлыкка төшермә.+ 30  Шимбәләремне тот+ һәм изге урынымны олыла.* Мин — Йәһвә. 31  Нәҗес булып китмәс өчен, рухлар чакыручыларга мөрәҗәгать итмә+ һәм күрәзәчеләр белән киңәшләшмә.+ Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә. 32  Чал чәчле алдында торып бас+ һәм өлкән кешене хөрмәт ит.+ Аллаһыга тирән ихтирам күрсәт.+ Мин — Йәһвә. 33  Җиреңдә синең белән чит ил кешесе яшәсә, аның белән начар мөгамәлә итмә.+ 34  Синең белән яшәгән чит ил кешесе синең өчен җирле кеше кебек булып китсен.+ Аны үзеңне яраткандай ярат, чөнки син үзең дә Мисыр җирендә килмешәк булдың.+ Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә. 35  Нәрсәнең дә булса озынлыгын, авырлыгын я күләмен үлчәгәндә, ялган үлчәгечләр кулланма.+ 36  Төгәл үлчәү, төгәл герләр, сибелмә әйберләр һәм сыекчалар өчен төгәл үлчәү савытлары* куллан.+ Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә, мин сезне Мисыр җиреннән алып чыктым. 37  Минем бар кагыйдәләремне һәм бөтен хөкемнәремне тотыгыз һәм алар буенча яшәгез.+ Мин — Йәһвә“».

Искәрмәләр

Яки «җан».
Яки «мескенгә».
Яки «Саңгырауга бәла чакырма».
Я, бәлки, «Якыныңның тормышы куркыныч астында булганда, читтә торма».
Сүзгә-сүз «аның сөннәт тиресе».
Сүзгә-сүз «сөннәтләнмәгән».
Яки «кыскартма; кисмә».
Яки «Җан». Монда не́феш дигән евр. сүзе үлгән кешене аңлата.
Яки «татуировка ясама».
Яки «урыныма курку-хөрмәт күрсәт».
Сүзгә-сүз «төгәл ефа һәм төгәл хин». Ә14 кушымт. к.

Искәрмәләр

Медиаматериал