Яхъяга бирелгән Ачылыш 4:1—11

4  Шуннан соң карасам, менә күктә ачык ишек. Шунда мин беренче тавышны ишеттем, ул быргы тавышына охшаш иде. «Монда мен, һәм мин сиңа нәрсә буласын күрсәтермен»,— дип әйтте миңа бу тавыш. 2  Шул мизгелдә мине Аллаһы рухы биләп алды. Карасам, күктә тәхет тора, ә тәхеттә кемдер утыра.+ 3  Утыручы кыяфәте белән яшма+ һәм сердолик* сыман, ә тәхетне зөбәрҗәткә охшаш салават күпере әйләндереп алган.+ 4  Шул тәхет тирәсендә башка 24 тәхет тора, ә тәхетләрдә өсләренә ак кием, башларына алтын таҗ кигән 24 өлкән+ утыра. 5  Тәхет ягыннан яшен яшьни,+ авазлар һәм күк күкрәгән тавышлар+ чыга. Ә тәхет алдында җиде яктырткыч янып тора. Алар — Аллаһының җиде рухы.+ 6  Тәхет каршында пыяла диңгезгә+ охшаш, бәллүрдәй, нәрсәдер тора. Ә уртада, тәхет тирәли,* дүрт тере зат+ урнашкан. Аларның тәннәре, алдан да, арттан да, күз белән тулы. 7  Беренче тере зат — арысланга,+ икенчесе яшь үгезгә+ охшаган, өченчесенең+ йөзе кешенеке кебек, дүртенчесе+ исә очып баручы бөркет+ сыман. 8  Шул дүрт тере затның һәрберсендә алты канат бар, ә канатларының тышкы һәм эчке ягы күзләр белән тулы.+ Алар көне-төне бертуктаусыз: «Яшәгән, яшәүче һәм киләчәк+ Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә* Аллаһы изге, изге, изге»+,— дип әйтә. 9  Тере затлар тәхеттә Утыручыны, мәңге Яшәүчене+ данлаганда, аңа хөрмәт һәм рәхмәт белдергәндә, 10  теге 24 өлкән,+ тәхеттә Утыручы каршына тезләнеп, мәңге Яшәүчегә сәҗдә кыла һәм, таҗларын тәхет алдына ыргытып, болай ди: 11  «Йәһвә* Аллаһыбыз, син дан,+ хөрмәт+ һәм кодрәт+ кабул итәргә лаеклы. Бар нәрсәне син яраттың+ бит, һәм барысы да синең ихтыярың белән гамәлдә тора һәм барлыкка китерелде».

Искәрмәләр

^ Яки «кыйммәтле кызыл таш».
^ Яки «тәхет белән бергә».

Искәрмәләр

Медиаматериал