Зәбур 12:1—8

Дирижер өчен: шеминитка* көйләп башкарыла. Давытның җыры. 12  Коткар мине, и Йәһвә, чөнки бер тугры кеше дә калмады,Кешеләр арасыннан гаделләр юкка чыкты.  Алар бер-берсенә ялган сөйли,Телләре белән юмалый,* икейөзлеләнеп* сөйли.+  Йәһвә бөтен ялагай телләрне Һәм артык мактанган телне юк итәр,+  «Телебез белән без җиңәбез. Телебез белән ни теләсәк, шуны сөйлибез. Безгә кем хуҗа?!» — дип әйтүчеләрне ул юк итәр.+  «Мескеннәрнең кысрыклануы,Ярлыларның көрсенүе аркасында,+Мин күтәрелермен,— дип әйтә Йәһвә.—Мин аларны кимсетүчеләреннән* коткарырмын».  Йәһвәнең сүзләре саф,+Алар җир мичендә* сафландырылган, җиде мәртәбә чистартылган көмеш күк.  Син аларны сакларсың, и Йәһвә,+Аларның һәрберсен бу буыннан мәңге якларсың.  Явызлар бөтен җирдә иркенләп йөри,Чөнки адәм балалары бозыклыкны куәтли.+

Искәрмәләр

Яки «Тасма телләнә».
Яки «ике йөрәк белән».
Яки «үзләренә җирәнеп караучылардан».
Я, бәлки, «җиргә утыртылган эретү мичендә».

Искәрмәләр

Медиаматериал