Зәбур 11:1—7
Дирижер өчен. Давытның мәдхиясе.
11 Мин Йәһвәдә сыеныч таптым.+
Ничек соң сез миңа:*
«Кош шикелле, үз тавыңа очып кит! — дип әйтә аласыз? —
2 Кара, явызлар ничек җәяләрен бөгә,Караңгылык эченнән намуслы йөрәклеләргә атарга дип,Алар укларын җәя керешенә куя.
3 Нигезләр* җимерелсә,Тәкъвалар нәрсә эшли алсын?»
4 Йәһвә — үзенең изге гыйбадәтханәсендә.+
Йәһвәнең тәхете — күкләрдә.+
Аның күзләре һәркемне күреп тора, күзәтүчән күзләре адәм балаларын тикшерә.+
5 Йәһвә тәкъваны да, явызны да күзәтә.+
Җәбер-золым яратучы һәркемне ул* нәфрәт итә.+
6 Явызларга ул күп тозаклар корыр,*Ут, күкерт+ һәм көйдергеч җил аларның өлеше* булыр.
7 Чөнки Йәһвә гадел,*+ ул тәкъвалык эшләрен хуш күрә.+
Намуслы кешеләр аның йөзен* күрер.+
Искәрмәләр
^ Сүзгә-сүз «минем җаныма».
^ Яки «Гаделлек нигезләре».
^ Яки «аның җаны; аның бөтен барлыгы».
^ Я, бәлки, «ул утлы күмерләр яудырыр».
^ Сүзгә-сүз «касәсе».
^ Яки «тәкъва».
^ Яки «илтифатын».

