Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә кабул итә торган мактау корбаннары

Йәһвә кабул итә торган мактау корбаннары

Йәһвә кабул итә торган мактау корбаннары

«Тәннәрегезне Аллага яраклы, изге, тере корбанга бирегез» (РИМЛЫЛАРГА 12:1).

1. Изге Язмалар Муса кануны буенча китерелергә тиеш булган корбаннарның чагыштырмача кыйммәтлеге турында нәрсә әйтә?

«КАНУН әйберләрнең үз образларын түгел, ә киләчәк игелекләрнең күләгәсенә ия булып, һәр ел даими рәвештә китерелә торган бер үк корбаннар белән, алар [корбаннар] белән килүчеләрне беркайчан да камил итә алмый» (Еврейләргә 10:1). Шулай итеп, рәсүл Пауал Муса кануны буенча таләп ителгән корбаннарның кеше коткарылуы ягыннан кыйммәтлеге озак булмаганын бер мәгънәле раслый (Колосслыларга 2:16, 17).

2. Изге Язмаларда әйтелгән бүләкләр һәм корбаннар турында вак-төяк мәгълүматларны аңларга тырышу ни өчен юкка түгел?

2 Бу Тәүратта бүләкләр һәм корбаннар турында булган мәгълүматларның хәзерге мәсихчеләр өчен бернинди дә кыйммәте юк дигәнне аңлатамы? Күптән түгел генә Теократик хезмәт мәктәбенә язылганнар, бер елдан артыграк бөтен җир шары буенча, Йәһвә Шаһитләре җыелышларында Изге Язмаларның беренче биш китабын укыдылар. Кемгәдер бу китапларны уку авыр бирелде һәм барлык вак-төякләрне аңларга җиңел түгел иде. Алар юкка гына тырышмаганнармы соң? Һичшиксез юк, чөнки «башта язылганның барысы да безгә үгет-нәсихәткә, безнең Язмалардан түземлелек һәм юаныч белән өметне саклар өчен язылган» (Римлыларга 15:4). Канунда бүләкләр һәм корбаннар турында әйтелгәннән без нинди «үгет-нәсихәт» һәм «юаныч» ала алабыз дигән сорау барлыкка килә?

Безгә үгет-нәсихәт һәм юаныч бирер өчен

3. Бездә бик әһәмиятле нинди ихтыяҗ бар?

3 Бездән Канун билгеләгәнчә чын мәгънәдә корбаннар китерү таләп ителмәсә дә, корбаннар исраиллеләргә ниндидер дәрәҗәдә биргән гөнаһ кичерүенә һәм Алланың илтифатлылыгына без һаман да бик мохтаҗ. Без Канун буенча чын мәгънәдә корбан китермибез һәм шуңа күрә безгә гөнаһ кичерүен һәм Алланың илтифатлылыгын ничек алырга? Пауал хайваннар корбанының чикле файдасына күрсәтеп: «Мәсих дөньяга кергәндә әйтә: „корбаннарны һәм бүләкләрне Син теләмәдең, ләкин Миңа тән әзерләдең. Барлык яндырулар һәм гөнаһ өчен корбаннар Сиңа яраклы түгел. Шул чакта Мин әйттем: менә китап башында Минем турында язылганча, Аллам, Синең ихтыярыңны үтәр өчен барам“»,— дип әйткән (Еврейләргә 10:5—7).

4. Пауал Мәдхия 40:6—8 не Гайсә Мәсихкә ничек куллана?

4 Мәдхия 39:7—9 дан өземтә китереп, Пауал Гайсә «корбаннарны һәм бүләкләрне», «барлык яндыруларны һәм гөнаһ өчен корбаннарны» мәңгеләштерергә килмәгән дип билгели — алар барысы да Пауал Еврейләргә хат язган вакытка, Аллага яраклы түгел иде инде. Юк, Гайсә аның күктәге Атасы әзерләгән тән белән килгән һәм бу тән бөтен якларыннан да Алла Адәмне барлыкка китергәндә аңа әзерләгән тәненә туры килгән (Яшәеш 2:7; Лука 1:35; 1 Коринфлыларга 15:22, 45). Гайсә Алланың камил Улы буларак, Яшәеш 3:15 тә алдан ук әйтелгән хатынның «орлык» ролен үтәгән. Гайсә үзе «үкчәсенә чагылырга» тиеш булса да, аңа «[Иблиснең] башын зарарлар» өчен чаралар күрергә кирәк булган. Шулай итеп, Гайсәне Йәһвә кешелекне коткарырга биргән һәм Һабил вакытыннан тугрылыклы ирләр көткән чарасы булган.

5, 6. Мәсихчеләрдә Аллага якынлашыр өчен нинди иң яхшы чара бар?

5 Гайсәнең бу махсус роле турында Пауал: «Алла алдында без Мәсих аша гадел дип игълан ителә алыр өчен, Ул [Алла] гөнаһ белмәгәнне безнең гөнаһлар өчен корбан итте»,— дип әйтә (2 Коринфлыларга 5:21, ХТ). Рәсүл Яхъя: «Ул безнең гөнаһлар өчен тынычландыру корбаны, ләкин безнеке өчен генә түгел, ә бөтен дөнья гөнаһлары өчен»,— дип әйтә (1 Яхъя 2:2, ЯД). Димәк, исраиллеләргә корбаннар Аллага якынлашу өчен вакытлыча чара булып кына хезмәт иткәннәр; Аллага килер өчен мәсихчеләрдә исә яхшырак нигез — Гайсә Мәсих корбаны бар (Яхъя 14:6; 1 Питер 3:18). Әгәр дә без Алла биргән йолымга ышаныч күрсәтәбез һәм Аллага буйсынабыз икән, без дә гөнаһ кичерүен һәм шулай ук Алла илтифатлылыгын һәм фатихасын ала алабыз (Яхъя 3:17, 18). Әллә бу юаныч бирмиме? Ләкин йолып алу корбанына ышанычыбыз нәрсәдә күренергә тиеш?

6 Аллага якынлашыр өчен мәсихчеләрдә яхшырак нигез барын күрсәтеп, рәсүл Пауал Еврейләргә 10:22—25 тә Алланың бу бүләге өчен ышаныч һәм рәхмәтләребезне ничек белдерә алуыбызның өч ысулын билгели. Пауалның сүзләре, гомумән алганда, «изге бүлмәгә керә алучыларга» — күк вазифалы майланган мәсихчеләргә мөрәҗәгать ителгән булса да, Мәсихнең тынычлындыру корбаныннан файда алырга теләгән барлык кешеләргә дә Алла тарафыннан рухландырылган сүзләренә игътибар итәргә кирәк (Еврейләргә 10:19).

Саф һәм хәрәм ителмәгән корбан китерегез

7. а) Еврейләргә 10:22 дә корбан китерү вакытында эшләнгәннәр ничек чагылдырыла? б) Алла корбанны кабул итсен өчен, нәрсә эшләргә кирәк булган?

7 Иң беренче итеп Пауал мәсихчеләрне: «Сибеп чылату белән йөрәкләрне әдәпсез вөҗданнан саф итеп һәм чиста су белән тәннәрне юып, эчкерсез йөрәк, тулы иман белән килик»,— дип дәртләндерә (Еврейләргә 10:22). Һичшиксез, монда Муса кануны буенча таләп ителгәнчә, корбан китергәндә гадәттә нәрсә эшләнгәннәре белән янәшә куелып, чагыштыру үткәрелә. Бу урынлы, чөнки корбан кабул итәрлек булсын өчен, аны саф теләкләрдән китерергә таләп ителгән, ә алырга аны чиста һәм хәрәм ителмәгәннән тиеш булган. Корбан хайваны эре яисә вак терлектән, ягъни чиста хайваннан сайланган һәм «кимчелексез» булган. Әгәр дә корбан итеп кош китерелсә, ул урман күгәрчене яисә яшь күгәрченнән алынган. Бу шартларны үтәп, «ул [корбанны китергән] үз гөнаһларыннан саф ителеп мәрхәмәт ала» (Левит 1:2—4, 10, 14; 22:19—25). Бозыклык символы булып хезмәт итүче чүпрә Аллага китергән икмәк бүләгендә булмаган; аңарда шулай ук бал да булмаган; бәлкем, бал дип әчетә торган сыйфаты булган җимештән ясалган сироп күз алдында тотылгандыр. Хайван яисә икмәк корбаннары корбан китерү урынына китерелгәндә, аларга консервлый торган тоз кушылган (Левит 2:11—13).

8. а) Корбан китергән кешедән нәрсә таләп ителгән? б) Йәһвә безнең гыйбадәт кылуыбызны кабул итсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?

8 Ә корбан китергән кеше турында нәрсә әйтелә? Канунда Йәһвәгә килгән һәрбер кеше саф һәм хәрәм ителмәгән булырга тиеш дип әйтелгән. Һәрберсе берәр сәбәп буенча хәрәм ителгән булса, башта Алла алдында яңадан саф булыр өчен, гөнаһ өчен корбан яисә бурыч корбанын китерергә тиеш булган һәм шул чакта Алла барлык яндыруын һәм тынычлык корбанын кабул иткән (Левит 5:1—6, 15, 17). Шуңа күрә без Йәһвә алдында һәрвакыт саф калу ни дәрәҗәдә мөһим икәнен аңлыйбызмы? Әгәр дә без гыйбадәт кылуыбызны Алла кабул итсен дип телибез икән, безгә аның кануннарын бозгач, мөмкин кадәр тизрәк төзәлергә кирәк. Андый чараларда тоткарланмыйча, Алла биргән «җыелыш өлкәннәренең» һәм «безнең гөнаһлар өчен тынычландыру корбаны», ягъни Гайсә Мәсих, ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк (Якуп 5:14, ЯД; 1 Яхъя 2:1, 2, ЯД).

9. Йәһвәгә һәм ялган илаһиларга китерелгән корбаннар арасындагы аермаларның иң зурысы нинди?

9 Йәһвәгә китерелгән корбаннар Исраилне чолгап алган халыклар белән ялган илаһиларга китерелгән корбаннардан һәр төрле хәрәм ителүдән сафлыкка бирелгән әһәмияте белән аерылып торганнар. Муса законы билгеләгән корбаннарның аеру үзенчәлеге турында бер белешмәлек: «Без бернинди дә сихерчелек һәм багу белән бәйләнеше юк икәнен күрәбез; бернинди дә дини котырыну, әгъза имгәтү яисә тылсымлы проституция да юк, ә тойгылы һәм котырынган уңыш бирү ритуаллар җитди тыела; бернинди дә кеше корбаны китерүе яисә үлгәннәр өчен корбан китерү юк»,— дип әйтә. Моның барысы да — Йәһвә изге һәм нинди булса да гөнаһларга һәм бозык булуга юл куймаганына игътибар итә (Аввакум 1:13). Аңа багышлаган гыйбадәт кылу һәм аңарга китерелгән корбаннар физик, әхлакый һәм рухи яктан саф һәм хәрәм ителмәгән булырга тиеш (Левит 19:2; 1 Питер 1:14—16).

10. Пауалның Римлыларга 12:1, 2 дә язылган үгет-нәсихәте буенча безгә үз-үзебезне нинди мәгънәдә күзәтергә кирәк?

10 Шуңа күрә Йәһвә хезмәтебезне кабул итсен өчен, безгә үз-үзебезне тормышның барлык өлкәләрендә дә күзәтергә кирәк. Безгә ниндидер дәрәҗәдә без мәсихчеләр очрашуларында һәм хезмәтендә катнашкан арада, үзебезгә шәхси тормышта нәрсә рөхсәт итүебез мөһим түгел дип уйларга ярамый. Моннан тыш, мәсихчеләр эшендә катнашуыбыз безгә Алла кануннарын башка тормыш өлкәләрендә үтәмәскә хокук бирә дигән фикерләр бездә булмаска тиеш (Римлыларга 2:21, 22). Әгәр дә Алла каршында пычрак һәм хәрәм булганга фикер йөртүебезне һәм тәртибебезне пычрак итәргә рөхсәт итәбез икән, без Алла илтифатлылыгына һәм фатиха бирүенә өметләнә алмыйбыз. Пауалның: «Кардәшләр, Алла мәрхәмәте белән үтенеп сорыйм: акыллы хезмәт итүегез өчен тәннәрегезне Аллага яраклы, изге, тере корбанга бирегез, һәм бу гасыр белән исәпләшмичә, ә Алланың игелекле, яраклы һәм камил ихтыярын сезгә белер өчен акылыгыз яңартуы белән үзгәрегез»,— дигән сүзләрен истә тотыгыз (Римлыларга 12:1, 2).

Мактау корбаннарын чын күңелдән китерегез

11. Еврейләргә 10:23 тә «бөтен халык алдында игълан итү» дигән төшенчә үз эченә нәрсәне кертә?

11 Пауал Еврейләргә язган хатында безнең гыйбадәт кылуның тагын бер мөһим ягына игътибар итә: «Икеләнмәс өчен, бөтен халык алдында безнең өмет турында игълан итүдә нык торыйк, чөнки вәгъдә биргән тугрылыклы» (Еврейләргә 10:23, ЯД). «Бөтен халык алдында игълан итү» дигән тәгъбир сүзгә-сүз «икърар итүне» аңлата һәм моннан тыш, Пауал «мактау корбаны» турында әйтә (Еврейләргә 13:15). Бу безгә Һабил, Нух һәм Ибраһим китергән корбаннарны искә төшерә.

12, 13. Корбан китергәндә Исраил кешесе нәрсә икърар иткән һәм без дә шундый ук рухны ничек чагылдыра алабыз?

12 Исраил кешесе барлык яндыру корбанын китергәндә «Йәһвә алдында үз ихтыяры буенча» эшләгән (Левит 1:3, ЯД). Мондый корбанны китереп, ул үз теләге белән бөтен халык алдында Йәһвә мул итеп үз халкына фатиха биргәнен һәм аңа карата чын күңелдән ярату күрсәткәнен игълан иткән яисә икърар иткән. Барлык яндыруның аерым үзенчәлеген искә төшерик: корбан китерү урынында корбан тулысынча яндырылган. Бу җан-тән белән бирелгәнлекнең һәм тулысынча багышланганлыкның уңайлы символы. Моңа туры китереп, без бөтен йөрәктән һәм теләп Йәһвәгә «мактау корбанын, ягъни авыз җимешләрен» китереп, йолып алу корбанына ышаныч һәм бу бүләк өчен рәхмәтләребезне күрсәтәбез.

13 Мәсихчеләр чын мәгънәдә — хайван яисә үсемлек корбаннарын китермәсәләр дә, аларда Патшалык турында яхшы хәбәрне игълан итү һәм Гайсә Мәсихнең укучыларын әзерләү бурычы бар (Матфей 24:14; 28:19, 20). Алла тыңлаучан кешеләр өчен әзерләгән искиткеч әйберләр турында тагын күп кешеләр белсен өчен, Алла Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне бөтен халыкның игълан итүендә катнашу мөмкинлекләрен сез югалтмыйсызмы? Кызыксынган кешеләрне укытыр өчен һәм алар Гайсә Мәсих укучылары булсын өчен ярдәм итәргә, көч һәм вакытыгызны теләк белән бирәсезме? Аллага хезмәт итүебездә ашкынып катнашуыбыз барлык яндыруның хуш исе кебек Аллага бик тә ягымлы (1 Коринфлыларга 15:58).

Алла һәм кешеләр белән аралашуга шатланыгыз

14. Пауал Еврейләргә 10:24, 25 тә тынычлык корбаны белән ничек янәшә куеп чагыштыру үткәрә?

14 Йомгаклауда Пауал бездә, Аллага гыйбадәт кылганнарда, мәсихчедәшләр белән нинди мөнәсәбәтләр булырга тиеш икәненә игътибар итә. «Ярату һәм яхшы эшләргә дәртләндереп, бер-беребезгә игътибарлы булыйк; кайберәүләрнең гадәте булган кебек җыелышыбызны калдырмыйк; ә теге көннең якынлашканын күреп, бер-беребезне тагын да күбрәк өндәп торыйк [«дәртләндерик», ХТ]» (Еврейләргә 10:24, 25). «Ярату һәм яхшы эшләргә дәртләндереп», «җыелыш», һәм «бер-беребезне... дәртләндерик» дигән тәгъбирләр исраиллеләрнең тынычлык корбаннарын китерү Алла халкына нәрсә биргәнен искә төшерә.

15. Тынычлык корбаны һәм мәсихчеләр җыелышы арасында нинди янәшә куеп чагыштыру бар?

15 «Тынычлык корбаны» дигән тәгъбирдә еврей сүзе «тынычлык» күплек санда тора: бу бәлкем, мондый корбан китерүдә катнашу Алла һәм имандашлар белән тынычлыкка китергәнен күрсәткәндер. Тынычлык корбаны китерүе турында бер галим: «Бу вакыт Васыять Алласы Исраилгә төшкәндә һәм корбан азыкларында, шул ук вакытта алар өчен Хуҗа булып калып, аларның Кунагы булганда, чыннан да Алла белән бәхетле аралашу вакыты булган»,— дип билгели. Бу: «Кайда да булса Минем исемем белән икәү яки өчәү бергә җыелса, Мин анда алар уртасында булырмын»,— дигән Гайсәнең вәгъдәсен искә төшерә. Мәсихче очрашуының һәрберсендә ныгыта торган үгет-нәсихәттән һәм аралашудан без файда алабыз; моннан тыш, Раббыбыз Гайсә Мәсих безнең белән бергә дигән фикер безне дәртләндерә. Моның барысының да булганлыктан мәсихче очрашуы зур шатлык китерә һәм иманны ныгыта.

16. Әгәр дә тынычлык корбаны белән чагыштыру үткәрсәк, мәсихче очрашуларга нәрсә аеруча шатлык бирә?

16 Йәһвәгә тынычлык корбаны китерелгәндә эч, бөер, бил мускулын каплаган барлык май, бавырда булган карын мае һәм шулай ук сарыкның койрык мае корбан китерү урынында яндырылган яисә яндырып хуш ис таратылган (Левит 3:3—16). Май хайванның иң туклыклы һәм яхшы өлеше дип саналган. Аны корбан китерү урынында яндыру Йәһвәгә иң яхшыны бирүне аңлаткан. Мәсихче очрашуларга махсус шатлык үгет-нәсихәт алуыбыз гына түгел, ә Йәһвәне бик мактавыбыз да бирә. Бу безнең уртача булса да, ләкин чын күңелдән җырларга, игътибар белән тыңларга һәм мөмкинлек булганда комментарий бирергә намуслы тырышлыгыбызда күренә. Мәдхия җырлаучы: «Ходайга яңа җыр җырлагыз; изгеләр җыелышында Аңа мактау»,— дип кычкырып әйткән (Мәдхия 149:1).

Безне Йәһвәдән мул фатихалар көтә

17, 18. а) Сөләйман Иерусалимда гыйбадәт кылу урынын тантаналы ачканда нинди бөек корбан китергән? б) Гыйбадәтханәне тантаналы ачу церемониясе халыкка нинди фатихалар китергән?

17 Безнең гасырга кадәр 1026 елның җиденче аенда, Иерусалим гыйбадәтханәсенең тантаналы ачышында Сөләйман патша «барлык яндыруны һәм икмәк бүләген» эшләп һәм «тынычлык корбанының маен яндырып» «Ходайга бөек корбан» китергән. Икмәк бүләгеннән башка, корбан итеп гомумән алганда, 22 мең эре терлек һәм 120 мең вак терлек китерелгән (3 Патшалык 8:62—65).

18 Мондый церемония күпме расходлар һәм күпме көч таләп иткәнен күз алдына китерә аласызмы? Һәм моңа да карамастан, Исраил алган фатихалар бу расходлардан күбрәк булган. Тантана ахырында Сөләйман «халыкны җибәргән. Һәм патшага фатихалар биргәннәр һәм Ходай үз колына Давытка һәм Үз халкына, Исраилгә биргән игелек турында йөрәкләрендә шатланып һәм күңелләнеп, чатырларына китеп барганнар» (3 Патшалык 8:66). Сөләйман: «Ходай фатихасы — ул муллык китерә һәм үзе белән кайгы-хәсрәт алып килми»,— дип дөрес әйткән (Гыйбрәтле хикәя 10:22).

19. Йәһвәдән фатихаларны хәзер һәм мәңгелектә алып торыр өчен нәрсә эшли алабыз?

19 Без «киләчәк игелекләрнең күләгәсе» «әйберләрнең үз образлары белән» алмашкан вакытында яшибез (Еврейләргә 10:1). Киләчәк өчен үрнәк белән күрсәтелгән бөек Баш Рухани хокукларын алган Гайсә Мәсих аның корбанына ышаныч күрсәткәннәрнең барысын йолып алыр өчен инде күккә кергән һәм үз канының бәясен биргән (Еврейләргә 9:10, 11, 24—26). Бу бөек корбанга нигезләнеп, Аллага саф һәм хәрәм ителмәгән мактау корбанлары китерәбез икән, без дә «йөрәктә шатланып һәм күңелләнеп» Йәһвәдән мул фатихалар көтеп, алга таба бара алабыз (Малахия 3:10).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Корбан һәм бүләкләр турында Канунда булган мәгълүматлар безгә нинди үгет-нәсихәт һәм юаныч бирә алалар?

• Кабул итәрлек булсын өчен корбан нинди беренче таләпне үтәргә тиеш һәм безнең өчен аның әһәмияте нинди?

• Үз теләге белән китерелгән барлык яндыру белән чагыштырырлык без нәрсә китерә алабыз?

• Мәсихче очрашулары тынычлык корбаны китерүенә кайсы яклардан охшаш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[12 биттәге иллюстрация]

Йәһвә кешелекне коткарыр өчен Гайсәнең йолып алу корбанын биргән.

[14 биттәге иллюстрация]

Йәһвә хезмәтебезне кабул итсен өчен без һәркайсы хәрәмнән саф булырга тиеш.

[15 биттәге иллюстрация]

Аллага хезмәт итүдә катнашып, без бөтен халык алдында Йәһвәнең игелекле икәнен таныйбыз.