Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Көтә белегез!

Көтә белегез!

Көтә белегез!

«Мин коткаруымның Алласын көтәм; минем Аллам мине ишетер» (МИХЕЙ 7:7, АМТ).

1, 2. а) Чүлдә дөрес карашлары булмаганга күрә, исраиллеләр ничек газап күргәннәр? б) Дөрес караш тәрбияләмәгән мәсихче белән нәрсә була ала?

ТОРМЫШТАГЫ күп нәрсәләргә яисә яхшы, яисә начар карап була: бу безнең карашыбызга бәйле. Исраиллеләр чүлдә булганда могҗизалы юл белән манна алганнар. Алар тирә-яктагы җансыз табигать күренешенә карап, Йәһвәгә бу ризык өчен рәхмәтләрен белдерергә тиеш булганнар. Бу яхшы карашны чагылдырган булыр иде. Ә алар Мисырда ашаган төрле ризыкларын исләренә төшергәннәр һәм манна тәмле түгел дип зарланганнар. Нинди начар караш! (Саннар 11:4—6).

2 Бүген дә шулай: мәсихченең карашына карап, аңа нәрсәдер я шатлыклы, я күңелсез булып тоелырга мөмкин. Мәсихченең дөрес карашы булмаса, ул шатлыкны тиз югалта ала, ә бу инде җитди, чөнки Нихами: «Безнең көчебез — Йәһвә шатлыгы»,— дип әйткән (Нихами 8:10, АМТ). Яхшы, шатлыклы караш безгә көчле булып калырга ярдәм итә һәм җыелыштагы тынычлыкка һәм бердәмлеккә булыша (Римлыларга 15:13; Филиплыларга 1:25).

3. Йәрәминең дөрес карашы авыр вакытларда ничек ярдәм иткән?

3 Йәрәми авыр вакытларда яшәсә дә яхшы караш саклаган. Хәтта безнең эрага кадәр 607 елда Иерусалимны басып алуның коточкыч вакыйгаларына карап, ул яхшылыкны, мәсәлән, Йәһвә Исраилне онытмаячагын һәм халкының сакланачагын — күрә алган. Пәйгамбәр Йәрәминең елавы дигән китапта: «Ходайның мәрхәмәте аркасында без юк булмадык, чөнки Аның мәрхәмәте бетмәде. Ул [мәрхәмәт] һәр иртә яңара; Синең тугрылыгың бик зур»,— дип язган (Йәрәминең елавы 3:22, 23). Тарих дәвамында Алла хезмәтчеләре иң авыр шартларда да яхшы, хәтта шатлыклы караш сакларга тырышканнар (Якуп 1:2; 2 Коринфлыларга 7:4; 1 Фессалоникилеләргә 1:6).

4. Гайсә нинди караш саклаган һәм бу аңа ничек ярдәм иткән?

4 Йәрәми көннәреннән 600 ел үткәннән соң яхшы караш Гайсәгә түзәргә ярдәм иткән. Без: «Аны көткән шатлык хакына, хурлыктан курыкмыйча ул [Гайсә] җәзалау баганасын чыдамлык белән кичергән һәм Алла тәхетенең уң ягына утырган»,— дип укыйбыз (Еврейләргә 12:2, ЯД). Гайсә нинди генә каршы килү яисә эзәрлекләүләр белән очрашмаса да — хәтта җәзалау баганасында интеккәндә дә — ул «аны көткән шатлык» турында уйлаган. Бу шатлык Йәһвәнең югары хакимлеген аклау, аның исемен данлау һәм шулай ук тыңлаучан кешеләргә киләчәктә мул фатихалар китерү мөмкинлегендә торган.

Көтә белүне үзләштерегез

5. Безгә көтә белү, мәсәлән, нинди ситуацияләрдә әйберләргә дөрес карарга ярдәм итә?

5 Әгәр дә без Гайсәдәге кебек фикер йөртү ысулын үстерәбез икән, без хәтта нәрсәдер без көткәнчә һәм без көткән вакытта булмаса да, Йәһвә каршында шатлануны дәвам итәрбез. Михей пәйгамбәр: «Ләкин мин Йәһвәгә карашымны юнәлдерәм; мин коткаруымның Алласын көтәм; минем Аллам мине ишетер»,—дип әйткән (Михей 7:7, АМТ; Йәрәминең елавы 3:21, ХТ). Без дә көтә белүебезне күрсәтә алабыз. Ничек? Төрлечә. Мәсәлән, безгә җаваплылык бирелгән кардәш хата ясаган һәм бу хәлне кичектермичә төзәтергә кирәк кебек тоелырга мөмкин. Әгәр дә без көтә беләбез икән, без чыннан да ул хата ясаганмы яисә мин нәрсәнедер дөрес аңламаганмынмы дигән сорауларны үзебезгә бирә алабыз. Ә әгәр дә ул шулай да ялгышкан булса, Йәһвә, бәлкем, бу кеше әле үзгәрә һәм кискен төзәтү чаралары кирәк булмас дип санап, вакыйгаларның мондый торышын юри рөхсәт итәдер?

6. Шәхси мәсьәлә белән көрәшкәндә көтә белү ничек ярдәм итә?

6 Көтә белү безне шәхси мәсьәлә борчыганда һәм без берәр кимчелек белән көрәшкәндә ярдәм итә. Әйтик, без Йәһвәдән ярдәм сорыйбыз, ә мәсьәлә һаман чишелми. Нәрсә эшләргә? Бу мәсьәләне чишәр өчен безгә көчтән килгәннең барысын да эшләргә кирәк һәм Гайсәнең: «Сорагыз, һәм сезгә бирелер; эзләгез, һәм табарсыз; кагыгыз, һәм сезгә ачарлар»,— дип әйткән сүзләренә ышанырга кирәк (Лука 11:9). Дога кылуыгызны һәм Йәһвәне көтүегезне дәвам итегез. Йәһвә сезнең догагызга уңайлы вакытта һәм ул сайлаган ысул буенча җавап бирер (1 Фессалоникилеләргә 5:17).

7. Көтә белү Изге Язмаларның акрын гына ачыклана торган аңлавына дөрес карарга ничек ярдәм итә?

7 Изге Язмаларның пәйгамбәрлекләре үтәлә һәм безнең Изге Язмаларны аңлау тагын да күбрәк ачыклана. Ләкин кемдер бу яисә икенче сорау буенча аңлату соңга кала дип карар итәргә мөмкин. Аңлатма без теләгәндә килмәсә, без аны көтәргә әзерме? «Мәсих серен» Йәһвә якынча 4 000 ел дәвамында акрынлап ачарга кирәк дип санаганын исегездә тотыгыз (Ефеслыларга 3:3—6). Шуңа күрә безнең түземсезлек күрсәтергә нигез бармы? «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче»нең Йәһвә халкына «ризыкны» вакытында бирер өчен билгеләнүенә без шикләнәбезме? (Матфей 24:45). Барысы да тулысынча аңлашылмаганга күрә генә ни өчен Аллага яраклы шатлыктан үз-үзеңне мәхрүм итәргә? Исегездә тотыгыз: «серләрне» кайчан һәм ничек ачарга икәнлеген Йәһвә үзе карар итә (Амос 3:7).

8. Йәһвәнең озак вакыт сабырлыгы күп кешеләрнең игелегенә ничек хезмәт иткән?

8 Берәрсенең Аллага күп еллар тугрылыклы хезмәт итеп, «Ходайның бөек һәм куркыныч көненә» кадәр яши алмам дип уйлап, бәлкем, кәефе китәдер (Җаил 2:30, 31). Ләкин мондый кешеләр эшкә яхшы яктан карап, шатлык таба алалар. Питер: «Безнең Ходайның озак вакыт сабырлыгын коткарылу дип санагыз»,— дип үгет-нәсихәт биргән (2 Питер 3:15). Йәһвәнең озак вакыт сабырлыгы тагын миллионлаган яхшы йөрәкле кешеләргә хакыйкатьне белергә рөхсәт итте. Әллә бу шатланыр өчен сәбәп түгелме? Моннан тыш, Йәһвә озак вакыт сабырлыгын никадәр озаграк күрсәтсә, шулкадәр безнең «курку һәм калтырау белән үзебезнең котылуны алып барыр» өчен вакытыбыз күбрәк (Филиплыларга 2:12; 2 Питер 3:11, 12).

9. Әгәр дә безнең Йәһвәгә хезмәт итүдә эшли алуыбыз чикләнгән икән, көтә белү безгә ничек түзәргә ярдәм итә?

9 Каршы килүләр, авыру, яшебез һәм башка проблемалар Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләргә комачаулаганда, көтә белү безгә өметсезлеккә бирелмәскә ярдәм итә. Йәһвә безнең аңа чын күңелдән хезмәт итүебезне көтә (Римлыларга 12:1). Ләкин «ярлыга һәм гарипкә мәрхәмәтле» булган Алла Улы без акыллы дәрәҗәдә эшли алганнан күбрәкне таләп итми; моны Йәһвә дә таләп итми (Мәдхия 71:13). Шуңа күрә без бу яисә киләчәк системада шартлар үзгәргәнен түземлелек белән көтеп, нәрсә эшли алабыз, шуны эшләргә дәртләндереләбез. «Алла Аның исеме хакына сез изгеләргә хезмәт иткәнгә һәм хезмәт итеп, күрсәтә торган эшегезне һәм ярату эшен онытыр өчен гаделсез түгел»,— дигәнне истә тотыгыз (Еврейләргә 6:10).

10. Көтә белүне күрсәтеп, Аллага яраклы булмаган үзенчәлекне ничек читләнеп үтәргә мөмкин? Аңлатыгыз.

10 Моннан тыш, көтә белү безгә үз-үзеңә чиктән тыш ышанганлыктан качарга ярдәм итә. Мөртәт булган кешеләрнең кайберләре көтәргә теләмәгәннәр. Алар, бәлкем, нәрсәнедер— Изге Язмаларны аңлавында яисә оештыру тәртибендә — үзгәртергә кирәк дип, уйлаганнардыр. Ләкин алар Йәһвә рухы ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене безнең караштан чыгып түгел, ә Алла карашыннан чыгып кирәк булган чакта үзгәрешләр эшләргә дәртләндергәнен танымаганнар. Моннан тыш, барлык үзгәрешләр безнең шәхси фикергә түгел, ә Йәһвә ихтыярына туры килергә тиеш. Мөртәт булганнар үз-үзенә чиктән тыш ышанган карашларына фикер йөртүләрен белеп алырга һәм аларны абынуга алып барырга рөхсәт итәләр. Әгәр дә алар Мәсихнең фикер йөртү ысулын үзләштергән булсалар, алар шатлыкны саклаган һәм Йәһвә халкы арасында калган булырлар иде (Филиплыларга 2:5—8).

11. Көтү вакыты белән ничек файдалы кулланып була һәм безгә кемнең үрнәгенә охшарга мөмкин?

11 Һичшиксез, көтә белү ялкаулану яисә эшсез тик утыруны аңлатмый. Безнең эшебез бар. Мәсәлән, Изге Язмаларның шәхси тирәнтен өйрәнүен үткәрергә һәм шуның белән шундый ук нык кызыксыну тугрылыклы пәйгамбәрләр һәм хәтта фәрештәләр рухилыкка күрсәткән кебек күрсәтергә кирәк. Бу кызыксыну турында рәсүл Питер: «Шушы коткарылуга пәйгамбәрләрнең эзләүләре һәм җентекләп тикшерүләре бәйләнешле булган... ...Нәрсәгә Фәрештәләр дикъкать белән карарга телиләр»,— дип әйтә (1 Питер 1:10—12). Без шәхси өйрәнү алып барырга гына түгел, ә очрашуларга да даими рәвештә килергә һәм дога кылырга тиеш (Якуп 4:8). Үзләренең рухи мохтаҗлыгын аңлаучы, рухи ризыкны өзлексез кабул итә торган һәм имандашлары белән аралашкан кешеләр Мәсихнең фикер йөртү ысулын үзләштергәннәрен күрсәтәләр (Матфей 5:3).

Реалистик караш

12. а) Адәм белән Хаува нинди бәйсезлеккә омтылганнар? б) Кешеләрнең Адәм белән Хаува юлыннан барулары нәрсәгә китергән?

12 Алла беренче кеше парын барлыкка китергәннән соң, нәрсә яхшылык, ә нәрсә яманлык икәнен карар итү хокукын үзенә калдырган (Яшәеш 2:16, 17). Адәм белән Хаува Алладан бәйсез булырга теләгәннәр һәм моның нәтиҗәсендә безнең көннәрдә булган дөнья барлыкка килгән. Рәсүл Пауал: «Шуңа күрә ничек бер кеше белән гөнаһ дөньяга кергән һәм гөнаһ белән үлем, шулай итеп үлем бөтен кешеләргә күчкән, чөнки аңарда барысы да гөнаһ эшләгәннәр»,— дип әйткән (Римлыларга 5:12). Кеше тарихының Адәм көннәреннән үткән алты мең еллары Йәрәминең: «Ходаем, кеше юлы аның ихтыярында түгел һәм табаннарына юнәлеш бирү баручының көчендә түгел икәнен беләм»,— дип әйткән сүзләренең дөреслеген расладылар (Йәрәми 10:23). Йәрәминең сүзләре белән ризалашу капитулянт булуны аңлатмый. Бу реалист булуны аңлата. Пәйгамбәрләрнең сүзләре ни өчен күп гасырлар дәвамында «кеше өстеннән кеше үз зыянына хакимлек итә» икәнен аңлата: чөнки кешеләр Алладан бәйсез рәвештә хакимлек итәләр (Вәгазьче 8:9).

13. Кешеләрнең мөмкинлекләренә Йәһвә Шаһитләре ничек реаль карыйлар?

13 Кешелекнең хәлен исәпкә алып, Йәһвә Шаһитләре бу әйберләр системасында ирешә ала торганның чиге бар икәнен аңлыйлар. Яхшы караш безгә шатлык сакларга ярдәм итә, ләкин ул барлык проблемаларны да чишми. 1950 еллар башында Америка рухание «Яхшы карашның көче» («The Power of Positive Thinking») дигән бестселлер бастырып чыгарган. Китап күпчелек тоткарлыкларны, әгәр дә аларга яхшы караш белән тотынсаң, җиңеп чыгарга була дип әйтә. Һичшиксез, уңай фикер йөртү — бу искиткеч. Ләкин безнең һәрберебезнең нәрсәгә ирешә алуы белем күләме, профессиональ әзерләү дәрәҗәсе, материаль чаралар һәм башка күп факторлар белән чикләнгән булуын тәҗрибә күрсәтә. Кешеләрдә нинди генә уңай фикер йөртү булмаса да, алар кешелек очраткан бөтендөнья проблемаларын җиңә алмыйлар, чөнки алар шулкадәр зур!

14. Йәһвә Шаһитләрендә начар караш дип әйтеп буламы? Аңлатыгыз.

14 Йәһвә Шаһитләре бу сорауларга реаль караганга күрә, аларны кайчакта начар фикер йөртүдә гаеплиләр. Алар исә кешеләргә тормышны ниндидер чикләнгән вакытка түгел, ә мәңгелеккә Берүзе генә якшырта алуы турында сөйләргә тырышалар. Бу яктан да Шаһитләр Мәсихнең фикер йөртү ысулын үзләштерергә тырышалар (Римлыларга 15:2). Һәм шулай ук алар кешеләргә Алла белән яхшы мөнәсәбәтләр үстерергә актив ярдәм итәләр. Алар ахыр чиктә бу иң зур иминлеккә китергәнен беләләр (Матфей 28:19, 20; 1 Тимәтигә 4:16).

15. Йәһвә Шаһитләре алып барган эшләре нәтиҗәсендә кешеләр ничек яхшырак булалар?

15 Йәһвә Шаһитләре тирә-яктагы иҗтимагый проблемаларга — бигрәк тә кешене пычрата торган Изге Язмаларга нигезләнмәгән гадәтләргә күзләрен йоммыйлар. Кызыксынган кеше Йәһвә Шаһите булганчы, ул үзендә үзгәрешләр ясый һәм аңа кайчак Аллага яраклы булмаган гадәтләр белән көрәшергә туры килә (1 Коринфлыларга 6:9—11). Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларның хәбәрен кабул иткән кешеләргә эчүгә сабышуны, наркотиклар куллануны, әхласызлык белән шөгыльләнүне һәм акчага уйнарга җиңелмәс теләкне ташларга ярдәм иттеләр. Бу яңа тормышны башлаган кешеләр гаиләләрен намус белән тәэмин итәргә һәм моңа җаваплы мөнәсәбәт итәргә өйрәнделәр (1 Тимәтигә 5:8). Мондый ярдәмне аерым кеше һәм гаиләләр алганда бу иҗтимагый проблемаларны чишәргә ярдәм итә: наркоманнарның саны кими, гаиләләрдә көч куллану очраклары азая һәм башка очраклар турында да әйтеп була. Законнарны үтәүче гражданнар буларак, Йәһвә Шаһитләре башкаларга да үз тормышларын яхшылыкка үзгәртергә ярдәм итәләр, иҗтимагый проблемалар белән шөгыльләнгән хезмәтчеләрнең йөкләмәләрен җиңеләйтәләр.

16. Йәһвә Шаһитләре реформатор хәрәкәтләренә ни өчен кушылмыйлар?

16 Шулай итеп, Йәһвә Шаһитләре дөньядагы мораль торышка тәэсир иткән дип әйтеп буламы? Үзегез уйлап карагыз: ун ел элек актив булган Йәһвә Шаһитләренең саны 3 800 000 гә якын иде, хәзер исә 6 000 000 га якын. Ягъни, аларның саны 2 200 000 гә арткан, өстәвенә, мәсихчеләр булыр өчен аларның күбесенә гаделсез тормыш алып баруларын калдырырга туры килгән. Күп кешеләрнең тормышы яхшырды! Ләкин бу сан бөтендөнья саны артуы белән чагыштырганда бик аз, чөнки аның саны шул ук вакытка 875 000 000 га арткан. Йәһвә Шаһитләре җирдәге барлык кешеләрнең аз саны гына яшәү юлына басканын аңласалар да, хакыйкатькә бирешүчән кешеләргә ярдәм итеп, шатлык табалар (Матфей 7:13, 14). Бөтендөнья масштабы буенча, яхшылыкка Алла ярдәме белән мөмкин булган үзгәрешләрне көтеп, Шаһитләр башта яхшы ниятләр белән җитәкчелек итә торган, әмма өмет өзелүгә һәм хәтта көч куллануга китерә торган реформатор хәрәкәтләренә кушылмыйлар (2 Питер 3:13).

17. Тирә-ягындагы кешеләргә ярдәм итәр өчен, Гайсә нәрсә эшләгән һәм ул нәрсә эшләмәгән?

17 Шулай эшләп, Йәһвә Шаһитләре шундый ук Гайсә җирдә булганда Йәһвәгә күрсәткән ышанычны күрсәтәләр. Беренче гасырда Гайсә савыктыру могҗизаларын эшләгән (Лука 6:17—19). Ул хәтта үлгәннәрне яңадан терелткән (Лука 7:11—15; 8:49—56). Ләкин ул чирләрне бөтенләй бетермәгән һәм үлем — дошманны җиңмәгән. Ул моны эшләргә Алла карар иткән вакыт әле килмәгәнен белгән. Искиткеч сәләтләре булган камил кеше, Гайсә, җитди иҗтимагый һәм сәяси проблемаларны чишәр өчен, бәлкем, күп эшли алган булыр иде. Күрәсең, аның замандашларының кайберләре аның хакимлек итүен һәм моның барысын тормышка ирештерүен теләгәннәр, ләкин Гайсә баш тарткан. Без: «Шул чакта, Гайсә эшләгән могҗизаны күргән кешеләр: „Дөньяга киләсе Пәйгамбәр чынлап та Шушыдыр“,— диделәр. Гайсә исә, аларның килергә һәм Үзен көч белән тотып, патша итәргә уйлауларын белеп, тагын ялгыз гына тауга менеп китте»,— дип укыйбыз (Яхъя 6:14, 15).

18. а) Гайсә көтә белүен һәрчак ничек итеп күрсәткән? б) Гайсәнең дәрәҗәсе 1914 елда ничек шактый үзгәргән?

18 Гайсә сәясәткә катнашмаган һәм тик иҗтимагый эшләр белән генә шөгыльләнмәгән, чөнки ул җирнең барлык кешеләрен савыктырыр өчен патшалык хакимиятен алырга тиеш булган вакыт әле килмәгәнен белгән. Хәтта Гайсә үлемсез рухи зат булып күккә күтәрелгәч тә, ул Йәһвә билгеләгән вакыт килеп җиткәнен көтәргә әзер булган (Мәдхия 109:1; Ап. эшләре 2:34, 35). Ләкин 1914 елда Гайсә Алла Патшалыгының тәхетенә утырган вакыттан соң, ул «җиңүчән булып җиңәр өчен чыга» (Ачыш 6:2; 12:10). Аның патшалык итүенә без ничек шат соң! Ә бит үзләрен христиан дип атаган башка кешеләр Патшалык турындагы Изге Язмаларның тәгълиматларына карата хәбәрдар булмауны яхшырак табалар.

Көтү — кайгыру яисә шатлык чыганагымы?

19. Көтү кайчан «йөрәкне зарыктыра» һәм кайчан шатлык китерә?

19 Сөләйман көтүнең кайгыга төшерә алганын белгән. Ул: «Тормышка озак ашмаган өмет йөрәкне зарыктыра»,— дип язган (Гыйбрәтле хикәя 13:12). Әгәр дә кеше бер нәрсәгә дә нигезләнмәгән өметләрне көтә икән, йөрәк күңел кайтудан «зарыгырга» мөмкин. Ләкин без шатлыклы вакыйгаларны көтсәк, мәсәлән, туйны, бала тууны яисә яраткан кешеләр белән очрашуны көтү шатлыгы көтелгән көн килүдән күпкә алданрак безне чолгап ала. Шатлык, әгәр дә без киләчәк вакыйгаларга әзерләнеп, көтү вакытын акыллы кулланабыз икән көчәя.

20. а) Без нык ышаныч белән нинди могҗизалы вакыйгаларны көтә алабыз? б) Безгә Йәһвә ниятләренең үтәлүен көткәндә шатланырга нәрсә ярдәм итә?

20 Әгәр дә без өметләребезнең үтәлүенә, аларның кайчан үтәлгәнен төгәл белмәсәк тә, тулысынча ышанабыз икән, көтү вакыты «йөрәкне зарыктырмаска» тиеш. Алланың тугрылыклы буйсынучылары Мәсихнең Меңъеллык Патшалыгы якын икәнен беләләр. Алар чирләрнең һәм үлемнең ахырын күрәчәкләренә нык ышаныч тоталар. Алар миллиардларча яңадан терелгән кешеләрне, шул ук санда үз туганнарын каршы алу вакытын шатлык белән көтәләр (Ачыш 20:1—3, 6; 21:3, 4). Хәзер экологик кризис вакытында, алар җирдә, һичшиксез, яңадан торгызылачак Оҗмах турында рәхәтлек белән уйлыйлар (Исай 35:1, 2, 7). Шуңа күрә көтү вакытын «Ходай эшендә гел күп эшләп» куллану ни дәрәҗәдә акыллырак соң! (1 Коринфлыларга 15:58, ЯД). Рухи ризыкны кабул итүне дәвам итегез. Йәһвәгә якынлашыгыз. Йөрәкләре Йәһвәгә хезмәт итәргә дәртләндерә торган кешеләрне эзләп табыгыз. Имандашларыгызның күңелен күтәрегез. Йәһвә калдырган вакытны яхшырак кулланыгыз. Шул чакта сез Йәһвәне «йөрәк зарыктырмыйча» көтәрсез. Алмашка сезне шатлык чолгап алачак!

Сез ничек аңлатыр идегез?

• Көтә белүен Гайсә ничек күрсәткән?

• Мәсихчеләргә көтә белү нинди очракларда кирәк?

• Йәһвәне көтәргә Йәһвә Шаһитләре ни өчен әзер?

• Йәһвәне көтүдән ничек итеп шатлык алып була?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[24 биттәге иллюстрацияләр]

Гайсә аны көткән шатлык хакына сынауларны кичергән.

[25 биттәге иллюстрация]

Күп еллар хезмәт иткәннән соң да, шатлыкны саклап була.