Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үзегезне дә һәм сезне тыңлаучыларны да коткарыгыз

Үзегезне дә һәм сезне тыңлаучыларны да коткарыгыз

Үзегезне дә һәм сезне тыңлаучыларны да коткарыгыз

«Һәрвакыт үз-үзеңне һәм ничек итеп өйрәтүеңне күзәт... шулай эшләп үзеңне дә һәм сине тыңлаучыларны да коткарырсың» (1 ТИМӘТИГӘ 4:16, ЯД).

1, 2. Чын мәсихчеләрне, кешеләрне мәңгелек коткарылуга алып бара торган хезмәтне дәвам итәргә, нәрсә дәртләндерә?

ТАИЛАНДНЫҢ төньягындагы ерак авылында ирле-хатынлы Йәһвә Шаһитләре, үзләре өчен яңа булган телдә, калкулыклы урында яшәүче кабилә вәкилләре белән аралашалар. Авылда яшәүчеләргә Алла Патшалыгы турында яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен, күптән түгел генә бу ир белән хатын лаху телен өйрәнә башладылар.

2 Ире болай дип әйтә: «Белмим, без бу кызык кешеләр арасында хезмәт итүдән алган шатлыкны һәм канәгатьлелекне белдереп кенә бетерә алырбызмы икән. Монда Ачыш китабының 14:6, 7 дә „һәркайсы кабиләгә, һәм буынга, һәм телгә, һәм халыкка“ вәгазьләнүе турында әйтелгән пәйгамбәрлекнең үтәлүендә катнашканың бигрәк тә сизелә. Җирдә кешеләр яхшы хәбәрне ишетмәгән аз гына урын калды һәм бу, һичшиксез, шул урыннарның берсе. Без барлык теләүчеләр белән Изге Язмалар өйрәнүләрне үткәрергә чак кына өлгерәбез». Билгеле, бу ир белән хатын үзләрен генә түгел, ә аларны тыңлаучыларны да коткарырга өметләнәләр. Ә без мәсихчеләр, барыбыз да моңа өметләнмибезме әллә?

«Һәрвакыт үз-үзеңне күзәт»

3. Башкаларны коткарырга теләсәк, безнең үзебезгә нәрсә эшләргә кирәк?

3 Рәсүл Пауал Тимәтигә: «Һәрвакыт үз-үзеңне һәм ничек итеп өйрәтүеңне күзәт»,— дип үгет-нәсихәт биргән. Бу үгет-нәсихәт барлык мәсихчеләргә дә кагыла (1 Тимәтигә 4:16, ЯД). Әйе, башка кешеләргә коткарылуга ия булырга ярдәм итәр өчен, безгә «үз-үзебезне күзәтергә» кирәк. Бу нәрсәне белдерә? Беренчедән, безгә нинди көннәрдә яшәгәнлегебезне истә тотарга кирәк икәнен аңлата. Гайсә, аның шәкертләре бу «әйберләр системасының тәмамлануы» (ЯД) чорының башлануын билгеләр өчен, җыелма галәмәт биргән. Ләкин Гайсә шулай ук кайчан бу ахыр киләчәген безнең белә алмавыбызны әйткән (Матфей 24:3, 36). Шуңа күрә безгә нәрсә эшләргә кирәк?

4. а) Бу системаның калган вакытына безгә ничек мөрәҗәгать итәргә кирәк? б) Безгә нинди фикердән сакланырга кирәк?

4 Безнең һәрберебез үз-үзеннән сорасын: «Мин үз-үземне һәм мине тыңлаучыларны коткарыр өчен, бу системага калган вакытны кулланаммы? Яисә мин ахырның килү вакыты кайчан икәнлеге төгәл билгеле булмагач, ни өчен миңа бу турыда кайгырырга, дип уйлыйммы?» Соңгы фикер куркыныч. Ул Гайсәнең: «Әзер булыгыз, чөнки Адәм Улы сез уйламаган сәгатьтә килер»,— дигән катгый сүзләренә турыдан-туры каршы килә (Матфей 24:44). Хәзер Йәһвәгә хезмәт итүгә дәрт сүрелү яисә бу дөньяда яхшырак урнашырга тырышу вакыты түгел (Лука 21:34—36).

5. Беренче гасырга кадәр булган Йәһвә шаһитләре нинди үрнәк күрсәткәннәр?

5 Моннан тыш, үз-үзеңне күзәтү — төрле авырлыкларга карамастан мәсихчеләр юлында калуыңны аңлата. Үткән замандагы Алланың хезмәтчеләре аларның тиз арада коткарылуга өметләре булуына яисә булмавына карамастан, түземлек саклаганнар. Пауал, мәсихчеләргә кадәр булган Һабил, Һанох, Нух, Ибраһим һәм Сара кебек шаһитләрнең мисалларын китереп, алар «вәгъдә ителгәннәргә ия булмыйча, ә ерактан гына аларны күргәннәр һәм шатланганнар һәм үзләре турында алар җирдә мосафирлар һәм читтән килдек дип әйткәннәр» дигән. Алар җиңел тормыш алып бару вәсвәсәсенә бирешмәгәннәр һәм тирә-яктагы кешеләрнең тәэсире буенча әхлаксызлыкка бирелмәгәннәр, алар «вәгъдә ителгәннәрнең» үтәлүен түземсезлек белән көткәннәр (Еврейләргә 11:13; 12:1).

6. Беренче гасыр мәсихчеләренең коткарылуга мөнәсәбәте тормыш алып баруларына ничек тәэсир иткән?

6 Беренче гасыр мәсихчеләре үзләрен шулай ук «мосафирлар» дип санаганнар (1 Питер 2:11). Чын мәсихчеләр хәтта б. э. 70 елында Иерусалимны җимергәндә дә котылганнан соң, вәгазьләүне туктатмаганнар һәм дөньявичә яши башламаганнар. Алар тугрылыклы булып калган кешеләрне бөек коткарылу көтә икәнен белгәннәр. Күп еллар үткәч рәсүл Яхъя: «Дөнья да узып бара, аның нәфесе дә, ә Алла ихтыярын үтәүче мәңге яши»,— дип язган (1 Яхъя 2:17, 28).

7. Йәһвә Шаһитләре безнең көннәрдә ничек итеп нык торуларын күрсәтәләр?

7 Каты эзәрлекләүләргә карамастан, хәзерге көннәрдә дә Йәһвә Шаһитләре, мәсихчеләр эшен шулай ук түземлек белән дәвам итәләр. Аларның ныклыгы нәтиҗәсезме? Әлбәттә юк, чөнки бу иске системаның яисә үз гомеренең ахырына кадәр чыдаган кешегә Гайсә: «Ахырга кадәр чыдаганы исә котылыр»,— дип әйтә. Терелтеп торгызу вакыты җиткәч, Йәһвә барлык үлгән тугрылыклы хезмәтчеләрен исенә төшерә һәм аларга тиешлесен бирә (Матфей 24:13; Еврейләргә 6:10).

8. Без ничек итеп үткән замандагы мәсихчеләрнең нык торуларына рәхмәтебезне белдерә алабыз?

8 Моннан тыш, без элекке замандагы тугрылыклы мәсихчеләр үзләренең коткарылулары турында гына уйламаганнарына шатланабыз. Гайсәнең: «Барыгыз, барлык халыкларны... Мин сезгә әмер иткән һәрнәрсәне үтәргә өйрәтегез»,— дигән йөкләмәсен нык итеп үтәгән өчен, без, аларның тырышлыгы аркасында Алла Патшалыгы турында белгәнебез өчен, аларга рәхмәтләребезне белдерәсебез килә (Матфей 28:19, 20). Әле мөмкинлек булган чагында, яхшы хәбәрне ишетмәгәннәргә вәгазьләп, үзебезнең рәхмәтләребезне белдерик. Ләкин вәгазьләү — бу шәкертләр хәзерләүгә беренче генә адым.

«Ничек итеп өйрәтүеңне күзәт»

9. Изге Язмаларны өйрәнә башларга безгә нинди уңай мөнәсәбәт ярдәм итә?

9 Без вәгазьләүчеләр генә түгел, өйрәтүчеләр дә булырга тиеш. Гайсә безгә кешеләрне ул әмер иткән һәрнәрсәне үтәргә өйрәтергә йөкләгән. Кайбер урыннарда Йәһвә турында белергә теләүчеләрнең саны бик күп булмавын икърар итәргә кирәк. Ләкин вәгазьләү урынына карата тискәре мөнәсәбәт, безгә Изге Язма өйрәнүләрен башларга комачаулавы мөмкин. Ивет исемле пионер күбесе «җимешсез» дип санаган урында хезмәт иткән. Ул, бу урынга вәгазьләргә килгән һәм тискәре мөнәсәбәт итмәгән Шаһитләргә өйләрдә Изге Язмаларны өйрәнә башлауның уңышлы булуын билгеләгән. Ивет бу урынга карата булган карашын башкача карап, шулай ук Изге Язмаларны өйрәнергә теләүчеләрне тапкан.

10. Кешеләрне Изге Язмаларның хакыйкатенә өйрәткәндә безнең төп мәсьәләбез нәрсәдән тора?

10 Кайбер Шаһитләр Изге Язмаларны өйрәнүне үткәрергә көчләре җитмәс дип уйлап, кызыксынган кешеләргә аны тәкъдим итәргә куркалар. Әлбәттә, безнең һәркайсыбызның да сәләте төрлечә. Ләкин кешеләрне Изге Язмаларның хакыйкатенә уңышлы өйрәтер өчен, зур остаз булу мәҗбүри түгел. Алла Сүзе үзеннән-үзе зур көчкә ия һәм Гайсә әйткәнчә, сарыклар чын Көтүченең тавышын ишеткәндә танырлар. Шуңа күрә безгә Игелекле Көтүче Гайсәнең тәгълиматларын безнең сәләтебез ни дәрәҗәдә рөхсәт итсә, шулкадәр ачык итеп тапшырырга кирәк (Яхъя 10:4, 14).

11. Изге Язмаларның хакыйкатенә нәтиҗәлерәк өйрәтергә нәрсә ярдәм итәр?

11 Гайсәнең тәгълиматларын нәтиҗәлерәк тапшырырга нәрсә ярдәм итә? Иң башта бу тема буенча Изге Язмаларның нәрсә дип әйткәне белән танышырга кирәк. Сорауны башкаларга аңлатканчы, башта үзеңә аңларга кирәк. Өстәвенә тагын, өйрәнү алып барганда ихтирамлылык һәм шул ук вакытта дуслык атмосферасын тотарга тырышыгыз. Өйрәнүчеләр, шулай ук бик яшь булганнары да, үзләрен иркен сизсәләр һәм өйрәтүче аларга хөрмәт һәм игелек белән караса, материалны яхшырак үзләштерәләр (Гыйбрәтле хикәя 16:21).

12. Өйрәнүчегә сез аның белән үткән материалның аңлаешлы булуын ничек белә аласыз?

12 Өйрәтүнең максаты — укучының безнең арттан тик кабатлап торуыннан гына тормый. Кешегә алган белемнәренең асылын аңларга ярдәм итегез. Өйрәнүченең белеме, элекке тормышы һәм ни дәрәҗәдә Изге Язмалар белән таныш булуы, аның сез әйткән сүзләрне, аңлавына тәэсир итә. Шуңа күрә үзегездән сорарга кирәк: ул өйрәнергә дип китерелгән материалдагы шигырьләрнең мәгънәсен аңлыймы? «Әйе» яисә «юк» дип кенә җавап бирелә торган түгел, ә тулырак җавап таләп ителә торган сораулар аның үз фикерен әйтергә дәртләндерер (Лука 9:18—20). Кайбер өйрәнүчеләр өйрәнү вакытында сорау бирергә оялалар. Нәтиҗәдә күп фикерләр алар өчен аңлаешсыз булып кала. Шуңа күрә өйрәнүчене сораулар бирергә һәм аңа нинди дә булса фикер аңлашылмаса аның турында әйтергә кызыксындырырга кирәк (Марк 4:10; 9:32, 33).

13. Өйрәнүчегә өйрәтүче булырга ничек ярдәм итәргә?

13 Изге Язмалар өйрәнүнең төп максаты — өйрәнүчегә өйрәтүче булырга ярдәм итү (Галатларга 6:6). Моның өчен үткән материалны кабатлаганда, өйрәнүчегә гади сүзләр белән нинди дә булса фикерне, бу турыда беренче тапкыр ишеткән кешегә сөйләгән кебек, аңлатып бирергә тәкъдим итәргә мөмкин. Соңрак, өйрәнүче Аллага хезмәт итүдә катнашырга әзер булгач, аны үзегез белән вәгазь сөйләргә чакырырга була. Сезнең белән аңа бәлки тынычрак булыр, ә тәҗрибә белән аңа Аллага мөстәкыйль рәвештә хезмәт итәргә ышанычлылык та килер.

Өйрәнүчеләргә Йәһвәнең дуслары булырга ярдәм итегез

14. Өйрәтүченең төп максаты нәрсәдән тора һәм аңа ирешергә нәрсә ярдәм итәр?

14 Мәсихче өйрәтүченең төп максаты — өйрәнүчегә Йәһвә белән дуслыкны үстерергә ярдәм итү. Бу әйткән сүзләр белән генә түгел, әмма сезнең үрнәгегезгә карап та ирешелә. Үрнәк өйрәнүченең йөрәгенә көчлерәк тәэсир итә. Сүзләрне ишеткәнгә караганда, эшләрне күрү, бигрәк тә кешене әхлак принципларына өйрәткәндә һәм анда тырышлык уятканда кирәк. Әгәр дә ул сезнең сүзләрегез һәм эшләрегез Йәһвә белән якын мөнәсәбәтегезнең нәтиҗәсе икәнен күрсә, өйрәнүче, бәлки, Алла белән үзе дә шундый мөнәсәбәтләрне ныграк үстерергә теләр.

15. а) Өйрәнүченең Йәһвәгә дөрес теләкләреннән чыгып хезмәт итәргә тырышуы ни өчен мөһим? б) Өйрәнүчегә рухи яктан үсүендә туктамаска ничек ярдәм итәргә?

15 Без өйрәнүченең Армагеддонда һәлак булудан курыкканга күрә түгел, ә Йәһвәне яратканга күрә хезмәт итүен телибез. Аңа шундый саф теләкләр үстерергә ярдәм итеп, тасвирлап әйткәндә, без иман сынауларына бирешмәскә сәләтле булган, янмый торган материаллардан төзербез (1 Коринфлыларга 3:10—15). Дөрес булмаган ниятләр, мәсәлән, барысында да сезгә яисә башка кешегә чамадан тыш охшарга тырышу теләге, өйрәнүчегә зыянлы тәэсиргә каршы торырга көч тә һәм хакыйкать буенча тормышын алып барырга батырлык та бирмиләр. Сез аны мәңге өйрәтеп тормаганыгызны истә тотыгыз. Мөмкинлек булган чагында аны Йәһвәгә даими рәвештә якынлашырга дәртләндерегез, һәр көн Алла Сүзен укысын һәм аның сүзләре турында уйлансын. Шулчакта ул, аның белән өйрәнү тәмамлангач, Изге Язмаларда һәм аңа нигезләнгән басмаларда булган «шифалы тәгълиматларның үрнәкләрен» үзләштерүен дәвам итәчәк (2 Тимәтигә 1:13).

16. Кешене ихлас күңелдән дога кылырга ничек өйрәтергә?

16 Өйрәнүчегә Йәһвәгә якынлашырга ярдәм итәр өчен, аны шулай ук ихлас күңелдән Аллага дога кылырга өйрәтергә мөмкин. Ә ничек итеп өйрәтә алабыз? Аның игътибарын Гайсәнең үрнәк догасына һәм шулай ук Изге Язмаларда язылган күп кенә башка ихлас күңелдән әйтелгән догаларга, мәсәлән, Мәдхия китабындагы догаларга юнәлдерергә мөмкин (Мәдхия 16, 85, 142; Матфей 6:9, 10). Моннан тыш, өйрәнүче, сезнең өйрәнү башында һәм ахырында дога кылганыгызны ишеткәндә, Йәһвәгә карата сезнең нәрсә тойганыгызны сизәр. Шуңа күрә сезнең догаларыгызда һәрвакыт эчкерсезлек һәм саф күңеллелек һәм шулай ук рухи һәм хисле басынкылык сизелсен.

Балаларыгызга коткарылуга ирешергә ярдәм итегез

17. Ата-аналар балаларына коткарылу юлында калырга ничек ярдәм итә алалар?

17 Без үзебезнең гаилә әгъзаларын да коткарырга телибез. Мәсихчеләр гаиләсендә үскән балаларның күбесе эчкерсез һәм «иманда нык». Ләкин башка балалар хакыйкатькә үз йөрәкләрендә төпләнергә ирек бирмәгәннәр (1 Питер 5:9, ЯД; Ефеслыларга 3:17, 18; Колосслыларга 2:7). Бу яшьләрнең күбесе буйга җиткәндә, яисә җитә дигәндә мәсихчеләр юлын калдыралар. Ата-аналар мондый нәтиҗәнең ихтималлыгын ничек киметә алалар? Беренче чиратта гаилә әгъзалары арасында яхшы мөнәсәбәт булдырырга кирәк. Яхшы гаиләләрдәге балалар хакимияткә дөрес карарга, кешеләр белән тату яшәргә өйрәнәләр һәм шулай ук барлык хәзинәләргә карата дөрес караш үзләштерәләр (Еврейләргә 12:9). Якын туганлык мөнәсәбәтләре балаларга Йәһвә белән дуслыкны үстерергә яхшы нигез булып хезмәт итә алалар (Мәдхия 21:11). Нык гаиләләрнең әгъзалары, хәтта моның өчен ата-аналарга, шәхси файда алыр өчен куллана торган вакытларын корбан итәргә туры килсә дә, һәрвакыт гомуми шөгыльләр табалар. Шулай үз үрнәкләрендә балаларны тормышта дөрес карар кабул итәргә өйрәтеп була. Ата-аналар, балаларыгыз материаль байлыкларга түгел, ә күбрәк сезнең үзегезгә — сезнең вакытыгызга, көчегезгә һәм яратуыгызга мохтаҗ. Сез аларга моның барысын да бирәсезме?

18. Ата-аналар балаларының нинди сорауларына җавап бирергә ярдәм итәргә тиеш?

18 Мәсихче ата-аналарга аларның балалары да үзләреннән-үзләре мәсихче булырлар дип санарга кирәкми. Даниел исемле биш баласы булган өлкән болай дип әйткән: «Ата-аналарга мәктәпләрдә һәм башка урыннарда балаларының уйларына керә торган шикләнүләрне таратыр өчен, вакыт бүлеп куярга кирәк. Алар балаларына: Без чыннан да ахыргы вакытта яшибезме? Бер генә хак дин булуы дөресме? Кайбер классташлар яхшы булып тоелсалар да, ни өчен алар белән аралашырга ярамый? Өйләнешкәнгә кадәр җенси мөнәсәбәтләрдә булу һәрвакытта да гаеп итәрлекме? — дигән сорауларга җавап табарга түземлек белән ярдәм итәргә кирәк». Ата-аналар, Йәһвәнең сезнең тырышлыгыгызга фатиха бирүенә бер дә шикләнмәгез, чөнки ул да сезнең балаларыгызның иминлеге белән кызыксына.

19. Ни өчен ата-аналарга үз балалары белән өйрәнүләрне үзләренә үткәрү яхшырак?

19 Кайбер ата-аналар үз балалары белән өйрәнү үткәрүләре барып чыкмас дип саныйлар. Ләкин болай уйлау дөрес түгел, чөнки сездән башка сезнең балаларыгызга беркем дә яхшырак итеп үгет-нәсихәт бирә алмый (Ефеслыларга 6:4). Балалар белән өйрәнү үткәргәндә аларның йөрәкләрендә һәм уйларында нәрсә икәнен белеп була. Алар эчкерсез итеп сөйлиләрме яисә төпле булмаган җаваплар бирәләрме? Алар белгәннәренә чыннан да ышаналармы? Йәһвә алар өчен чынмы? Сез балаларыгыз белән үзегез өйрәнү үткәргән очракта гына, бу һәм башка шактый әһәмиятле сорауларга җавап таба алачаксыз (2 Тимәтигә 1:5).

20. Ата-аналарга гаилә өйрәнүен ничек шатлыклырак һәм файдалырак оештырырга?

20 Гаилә өйрәнүен даими рәвештә үткәрергә нәрсә ярдәм итә? Улы һәм кызы булган Джозеф исемле өлкән болай дип әйтә: «Гаилә өйрәнүе Изге Язмаларга нигезләнгән һәрбер өйрәнү кебек күңелле, көтелеп алына торган вакыйга булырга тиеш. Вакытны бик нык чикләү өйрәнүгә зыян гына китерергә мөмкин. Безнең өйрәнү бер сәгать дәвам итәргә мөмкин, ләкин бездә ун минут вакыт кына булса да — кайчак шулай була — без барыбер өйрәнергә утырабыз. Балалар һәр атна уза торган өйрәнүне без анда „Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым“ * дигән китапның сюжетларын сәхнәләштергәнгә күрә дә көтәләр. Мондый сәхнәләштерүләр бала күңелендә тирән эз калдыралар һәм алар ярдәмендә Изге Язмаларны тирән аңлау, үткән абзацлар саныннан күпкә әһәмиятлерәк».

21. Ата-аналар балаларына кайчан үгет-нәсихәт бирә алалар?

21 Һичшиксез, балаларны өйрәтү моның өчен махсус рәвештә бүленеп бирелгән вакыт белән генә чикләнми (Икенчезаконлык 6:5—7). Мәкалә башында сүзләре китерелгән, Таиландта хезмәт итүче Шаһит болай дип әйткән: «Мин әтинең үзе белән вәгазьләргә алып барганын бик яхшы хәтерлим. Без велосипедка утырып, безнең җыелыш вәгазьли торган иң ерак җирләргә кадәр бара идек. Тулы вакытлы хезмәтне башларга безгә ата-анабызның үрнәге, һәм шулай ук аларның һәрбер мөмкинлектән файдаланып өйрәткәннәре ярдәм итте. Күрәсең, без аларның дәресләрен яхшы үзләштергәнбез. Мин бүгенгесе көнгә кадәр вәгазьләү урыннарының иң ерак почмакларында хезмәт итәм!»

22. «Һәрвакыт үз-үзеңне һәм ничек итеп өйрәтүеңне күзәтеп» нәрсәгә ирешергә була?

22 Гайсә озакламыйча, Алланың хәзерге системаны юкка чыгару хөкемен үтәр өчен, төгәл билгеләнгән көнендә киләчәк. Соңыннан бу мөһим вакыйга тарихка керәчәк, ә Йәһвәнең тугрылыклы хезмәтчеләре мәңгелек коткарылуга ышанып, Аллага хезмәт итүләрен дәвам итәчәкләр. Сез балаларыгыз һәм сезнең белән Изге Язмалар өйрәнгән кешеләр белән бергә алар арасында булырга өмет итәсезме? Алайса: «Һәрвакыт үз-үзеңне һәм ничек итеп өйрәтүеңне күзәт. Моның белән һәрвакыт шөгыльлән, шулай эшләп үзеңне дә һәм сине тыңлаучыларны да коткарырсың»,— дигән сүзләрне истә тотыгыз (1 Тимәтигә 4:16, ЯД).

[Искәрмә]

^ 20 абз. Күзәтү Манарасы Җәмгыяте тарафыннан бастырылган.

Сез аңлата аласызмы?

• Алланың кайчан төгәл хөкем итүен белмәгәнгә күрә, бездә нинди караш булырга тиеш?

• Ничек без «һәрвакыт үз-үзебезне һәм ничек итеп өйрәтүебезне күзәтә» алабыз?

• Өйрәнүчегә Йәһвәнең дусты булырга ничек ярдәм итәргә?

• Ата-аналарга балаларын өйрәтер өчен вакыт бүлеп кую ни өчен мөһим?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[24 биттәге иллюстрация]

Өйрәнү барганда ихтирамлылык һәм шул ук вакытта дуслык атмосферасын тоту өйрәтүнең сыйфатына хезмәт итә.

[26 биттәге иллюстрация]

Мәсәлән, Сөләйманның ике уйнашчы хатын бәхәсен чишкәне турындагы Изге Язмаларның хикәяләрен сәхнәләштерү, гаилә өйрәнүләрен шатлыклы итә.