Марк 9:1—50

9  Шуннан соң ул аларга: «Сезгә хак сүз әйтәм: монда басып торучыларның кайберләре, Аллаһы Патшалыгының үз кодрәтендә идарә итүен күрмичә, үлемне татымаячаклар»+,— диде. 2  Алты көннән соң Гайсә, үзе белән Петерне, Ягъкубны һәм Яхъяны гына алып, биек тауга менде. Шунда алар алдында аның кыяфәте үзгәрде.+ 3  Аның киемнәре күз чагылдырырлык ак төскә керде, җир йөзендә беркем дә аны шулкадәр ак итеп агарта алмас иде. 4  Алар алдында шулай ук Ильяс белән Муса хасил булды. Алар Гайсә белән сөйләшә иделәр. 5  Шунда Пете́р Гайсәгә: «Остаз, монда шундый рәхәт. Каршы булмасаң, без өч чатыр корыр идек: берсен сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска»,— диде. 6  Алар нык курыккан иделәр, шуңа күрә Петер нәрсә эшләргә дә белмәде. 7  Шунда бер болыт килеп аларны каплады, һәм болыт эченнән: «Бу минем сөекле Улым.+ Аны тыңлагыз»+,— дигән тавыш+ ишетелде. 8  Алар як-якларына карап алды: яннарында Гайсәдән башка инде беркем дә юк иде. 9  Таудан төшкәндә, Гайсә аларга анда күргәннәрен Адәм Улының үледән терелеп торуына кадәр берәүгә дә сөйләмәскә катгый боерды.+ 10  Алар аның сүзләренә колак салды,* әмма үзара бу терелеп тору нәрсә аңлата икән дип сөйләште. 11  Шуннан соң алар аңа мондый сорау бирде: «Ни өчен канунчылар башта Ильяс+ килергә тиеш дип әйтә?»+ 12  Ул аларга болай диде: «Әйе, башта Ильяс киләчәк һәм барын да яңадан торгызачак.+ Ни өчен соң, алайса, Адәм Улы күп газаплар чигеп+ кимсетелергә тиеш дип язылган?+ 13  Мин сезгә шуны әйтәм: Ильяс+ инде килде, һәм, аның турында язылганча, аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр».+ 14  Алар калган шәкертләр янына әйләнеп кайтса, болар янына күп кеше җыелган, һәм канунчылар алар белән бәхәсләшеп тора.+ 15  Халык Гайсәне күреп, таң калды һәм сәламләр өчен аңа таба йөгерде. 16  «Алар белән нәрсә турында бәхәсләшәсез?» — дип сорады ул. 17  Халык арасыннан берәү аңа җавап бирде: «Остаз, мин синең яныңа үз улымны китергән идем, чөнки аның эчендә аны телсез итүче рух бар.+ 18  Ул улымны кайда эләктерсә, шунда җиргә ега, һәм улым авызыннан күбекләр чыгара, тешләрен шыгырдата һәм көчсез кала. Мин шәкертләреңнән аны куып чыгаруларын үтенгән идем дә, алар булдыра алмады». 19  Ул аларга җавап итеп: «И имансыз буын,+ иманыгыз үссен өчен миңа сезнең белән тагын күпме булырга? Миңа сезне күпме түзеп торырга? Аны минем янга китерегез»,— диде.+ 20  Теге егетне Гайсә янына китерделәр. Гайсәне күрү белән рух егеткә тәэсир итте, һәм аны көзән җыерып алды.+ Егет җиргә егылып, авызыннан күбекләр агыза-агыза тәгәри башлады. 21  Шунда Гайсә аның әтисеннән: «Бу хәл аның белән күптәнме?» — дип сорады. Әтисе болай диде: «Балачактан бирле. 22  Рух аны үтерергә тырышып, утка да, суга да берничә тапкыр ташлады. Әгәр берәр нәрсә эшли алсаң, кызган безне һәм ярдәм ит». 23  Гайсә аңа: «Ни өчен син: „Әгәр эшли алсаң“,— дисең? Иман итүче бар нәрсәне дә башкара ала»,— диде.+ 24  Баланың атасы шунда ук кычкырып: «Иман итәм! Иманым җитмәсә, ярдәм ит!»+ — диде. 25  Гайсә, халыкның үзләре янына ашыгып җыелганын күреп, җенне шелтәләде дә: «Телсез һәм чукрак итүче рух, мин сиңа аның эченнән чыгарга һәм башка кермәскә кушам»,— диде.+ 26  Шунда җен кычкырып җибәрде, ә егетне каты көзән җыерды, һәм җен аңардан чыкты. Егет үлгән шикелле ята иде, шуңа күрә кешеләрнең күбесе: «Ул үлде!» — диештеләр. 27  Гайсә егетне кулыннан тотып торгызды. 28  Гайсә өйгә кергәч, шәкертләре аның белән генә калып: «Ни өчен без аны куып чыгара алмадык?» — дип сорады.+ 29  Ул аларга: «Андый рухларны дога белән генә куып чыгарып була»,— диде. 30  Шул урыннан киткәч, алар Гәлилә́я аша юл тотты. Әмма ул беркемнең дә моның турында белүен теләмәде, 31  чөнки ул үз шәкертләрен өйрәтә иде. Ул аларга: «Адәм Улы дошманнар кулына тапшырылырга тиеш, һәм алар аны үтерәчәкләр.+ Әмма үтерелсә дә, ул өч көннән соң терелеп торачак»+,— дип сөйләде. 32  Алар аның әйткәннәрен аңламаса да, сораштырырга куркалар иде. 33  Кәпернаумга килгәч, алар бер өйгә керделәр. Гайсә алардан: «Юлда барганда, сез нәрсә хакында бәхәсләштегез?» — дип сорады.+ 34  Алар дәшмәделәр, чөнки юлда барганда, араларында кем иң бөеге дип бәхәсләшкәннәр иде. 35  Шунда ул утырды һәм, үзе янына 12 рәсүлен чакырып: «Беренче булырга теләүче соңгы булырга һәм бөтенесе өчен хезмәтче булырга тиеш»+,— диде. 36  Ул бер баланы чакырып, алар арасына бастырды да, аны кочаклап, болай диде: 37  «Минем исемем хакына мондый балаларның+ берсен кабул итүче мине дә кабул итә. Ә мине кабул итүче мине генә түгел, мине Җибәрүчене дә кабул итә».+ 38  Яхъя аңа: «Остаз, без бер кешенең синең исемеңне кулланып, җеннәрне куып чыгарганын күрдек һәм аны, безнең белән бергә йөрмәгәнгә, туктатырга тырыштык»,— дип әйтте.+ 39  Ләкин Гайсә болай диде: «Аңа комачауламагыз, чөнки минем исемем хакына берәр кодрәтле эш башкаручы минем турында шунда ук берәр нинди начар сүз әйтә башламас. 40  Безгә каршы тормаучы безнең яклы бит.+ 41  Һәм берәрсе, сез Мәсихнеке булганга, сезгә эчәргә бер касә су бирсә,+ сезгә хак сүз әйтәм: ул үз әҗерен, һичшиксез, алачак.+ 42  Әмма берәрсе миңа иман итүче бу кечеләрнең берсен иманнан ваз кичәргә этәрсә, аны, муенына тегермән ташы бәйләп, диңгезгә ташласалар, аның өчен яхшырак булыр иде.+ 43  Кулың сине гөнаһ кылуга тартса, аны чабып ташла. Гәһәннәгә, сүнмәс утка, ике куллы килеш барганчы, тормышка гарип килеш керүең яхшырак.+ 44  —— 45  Аягың сине гөнаһ кылуга тартса, аны чабып ташла. Гәһәннәгә+ ике аягың белән эләккәнче, тормышка аксак килеш керүең яхшырак. 46  —— 47  Күзең сине гөнаһ кылуга тартса, аны алып ташла.+ Гәһәннәгә ике күзле килеш эләккәнче, Аллаһы Патшалыгына бер күзле килеш керүең яхшырак.+ 48  Гәһәннәдә кортлар да үлми, ялкын да сүнми.+ 49  Һәркем ут белән тозланырга тиеш бит.+ 50  Тоз — яхшы нәрсә, әмма тоз үз тәмен югалтса, аны нәрсә белән тозлы итәрсең?+ Сездә тоз булсын,+ һәм бер-берегез белән тату яшәгез».+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «моның турында берәүгә дә сөйләмәде».

Искәрмәләр

биек тауга: Монда, бәлки, Филипия Кайсариясе янындагы Хәрмун тавы турында сүз барадыр. (Мк 8:27; Мт 16:13 кә аңлатманы кара.) Аның биеклеге диңгез өсте тигезлегеннән 2 814 м кадәр җитә. Гайсә кыяфәтенең үзгәрүе Хәрмун тавы очларының берсендә булгандыр. (Ә10 кушымт. кара.)

аның кыяфәте үзгәрде: Мт 17:2 гә аңлатманы кара.

Остаз: Сүзгә-сүз «Равви»; «минем бөегем» дигәнне аңлата. Ул «бөек» мәгънәсе йөрткән рав дигән еврей сүзеннән барлыкка килгән. Гадәттә «равви» «остаз» дигәнне аңлаткан булган (Ях 1:38).

тавыш: Яхшы хәбәрләрдә сурәтләнгәнчә, өч очракта кешеләргә Йәһвәнең тавышы ишетелгән, һәм бу — икенчесе. (Мк 1:11; Ях 12:28 гә аңлатмаларны кара.)

Адәм Улының: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.

телсез итүче рух: Ягъни кешене сөйләшә алмаслык итүче явыз рух.

көзән җыерып: Бу очракта эпилепсия билгеләре җеннең тәэсире белән бәйле булган. Әмма Изге Язмаларда эпилепсия, гадәттә, җен китергән зыян аркасында булган дип әйтелми; шуны ук чукрак һәм телсез булу турында да әйтеп була. (Мк 9:17, 25 белән чагыштыр.) Мт 4:24 тә кешеләр Гайсә янына авыруларны, шул исәптән «җенлеләрне, эпилептикларны» алып килгән дип әйтелә, һәм анда бу ике төрле авыру кешеләр аерып күрсәтелә. (Мт 4:24 кә аңлатманы кара.)

Телсез һәм чукрак итүче рух: Ягъни кешене сөйләшә һәм ишетә алмаслык итүче явыз рух.

дога белән: Монда кайбер кулъязмаларда «һәм ураза тотып» дигән сүзләр өстәлгән. Ләкин бу сүзләр борынгырак һәм ышанычлырак кулъязмаларда юк. Бу сүзләрне, күрәсең, уразаны яклаган һәм аны тоткан күчереп язучылар өстәгән. Борынгырак кулъязмаларда ураза турында әйтелмәсә дә, алар бу сүзләрне кат-кат керткән. (Мт 17:21 гә аңлатманы кара.)

иманнан ваз кичәргә этәрсә: Сүзгә-сүз «абыну ташы булса». Яки «алдына абыну ташы куйса». Мәсихче Грек Язмаларында скандали́зо дигән грек сүзе күчмә мәгънәдә абынуны аңлата. Шушы контекстта бу төшенчә киң мәгънәдә кулланылып, берәр кардәшнең Гайсәгә ияргән һәм ышанган башка кардәшнең иманына абыну ташы булып китүен күрсәтәдер. Ул шулай ук кешене гөнаһ кылуга этәрүне я кеше өчен тозак булуны белдерергә мөмкин. Абыну Аллаһы кануннарының берәрсен бозуны, иман югалтуны я ялган тәгълиматларга иярүне үз эченә алырга мөмкин. (Мт 18:7 гә аңлатманы кара.) Бу кечеләр дигән сүзтезмә Гайсәнең шәкертләрен белдерә; алар бу дөнья карашыннан кечеләр булып күренәдер, ләкин Аллаһы карашыннан алар кыйммәтле.

тегермән ташы: Мт 18:6 га аңлатманы кара.

сине гөнаһ кылуга тартса: Бу контекстта скандали́зо дигән грек сүзен «синең өчен тозак булып китсә; сине абындырса» дип тә тәрҗемә итеп була. (Мт 18:7 гә аңлатманы кара.)

аны чабып ташла: Гайсә монда гипербола кулланган. Аның сүзләре буенча, кеше кул, аяк яки күз кебек, кадерле нәрсәгә үзен тугрылыксызлыкка этәрергә юл куяр урынына, аннан баш тартырга әзер булырга тиеш булган. Әлбәттә, Гайсә кешеләрне үзләрен гарипләндерергә дәртләндермәгән яки кеше кул-аягы я күзе ихтыярына ничектер буйсынган дигәнне күздә тотмаган (Мк 9:45, 47). Ул шуны әйтергә теләгән: кеше үзенең тән әгъзасын гөнаһ кылыр өчен кулланыр урынына, аны «үтерергә», образлы әйткәндә, чабып ташларга тиеш. (Кл 3:5 белән чагыштыр.) Кеше бернәрсәгә дә үзенә тормышка керергә комачауларга рөхсәт итәргә тиеш түгел.

Гәһәннәгә: Мт 5:22 гә аңлатманы һәм сүзлекне кара.

Кайбер кулъязмаларда монда болай диелә: «Анда аларның кортлары да үлми, ялкын да сүнми». Әмма бу сүзләр ышанычлы борынгы кулъязмаларда юк. Охшаш сүзләр 48 нче шигырьдә очрый, һәм аларның дөреслеге сораулар тудырмый. Кайбер фактлар буенча, берәр күчереп язучы я күчереп язучылар 48 нче шигырьдәге сүзләрне 44 нче һәм 46 нчы шигырьләргә өстәгән. (А3 кушымт. кара.)

сине гөнаһ кылуга тартса: Мк 9:43 кә аңлатманы кара.

Гәһәннәгә: Мт 5:22 гә аңлатманы һәм сүзлекне кара.

Мк 9:44 кә аңлатманы кара.

сине гөнаһ кылуга тартса: Мк 9:43 кә аңлатманы кара.

Гәһәннәгә: Мт 5:22 гә аңлатманы һәм сүзлекне кара.

Гәһәннәдә: Мт 5:22 гә аңлатмада әйтелгәнчә, Гайсә көннәренә Һинном үзәне (аннан «Гәһәннә» сүзе килеп чыккан) чүп-чар яндыру урыны булып киткән. Кортлар да үлми, ялкын да сүнми диеп, Гайсә, күрәсең, Иш 66:24 тә язылган пәйгамбәрлекне күздә тоткан. Шул пәйгамбәрлектә тере кешеләрнең җәфалануы сурәтләнми, ә анда Йәһвәгә каршы баш күтәргән «кешеләрнең мәетләре» белән нәрсә булганы искә алына. Ялкын яндырып бетермәгәнне кортлар чыгып ашап бетергән. Димәк, Гайсәнең сүзләре буенча, Аллаһының хөкеме газаплануга түгел, ә тулысынча юк ителүгә китерәчәк.

ут белән тозланырга: Бу образлы әйтемне ике төрле аңлап була. 1) Бу әйтем Гайсәнең Мк 9:43—48 дә язылган сүзләре белән бәйле булса, ул Гәһәннә утындагы юк ителүне аңлата. Гайсә монда, Аллаһы Үле (Тозлы) диңгез янындагы Сәдүм белән Гамура «өстенә күкерт һәм ут яудыргач», шул шәһәрләр белән нәрсә булганын күздә тоткандыр (Яр 19:24). Бу контекста Гайсәнең «һәркем ут белән тозланырга тиеш» дигән сүзләре шуны аңлата: кулына, аягына я күзенә үзен я башкаларны тугрылыксызлыкка этәрергә юл куйган һәркем Гәһәннә уты, ягъни мәңгелек юк ителү, белән тозланыр. 2) Әгәр «ут белән тозланырга» дигән сүзләр Мк 9:50 дә язылган сүзләр белән бәйле булса, Гайсә, бәлки, шәкертләренә иңәчәк һәм аларның файдасына эш итәчәк ут турында әйткәндер; ул ут алар арасында тыныч мөнәсәбәтләр булдырыр. Бу контекста һәркем, ягъни аның бар шәкертләре, Йәһвәнең Сүзе ярдәмендә һәм шулай ук эзәрлекләү я сынаулар уты ярдәмендә сафландырылыр һәм чистартылыр; Аллаһы Сүзе бөтен ялганны һәм хаталарны яндырып бетерә, ә эзәрлекләү я сынаулар уты кешенең тугрылыгын һәм Йәһвәгә җан-тән белән бирелгәнлеген сынап, сафландыра (Ир 20:8, 9; 23:29; 1Пт 1:6, 7; 4:12, 13). Гайсә, бәлки, бу ике фикерне дә күздә тоткандыр.

Тоз: Ризык саклау һәм азык тәмләткеч сыйфатында кулланылган ак минерал. (Мт 5:13 кә аңлатманы кара.)

үз тәмен югалтса: Яки «үз көчен югалтса». Гайсә көннәрендә тозны Үле диңгез тирәсеннән җыйганнар. Ул башка минераллар белән катыш булган. Бу катнашмадан тоз юкка чыкса, тәмсез, файдасыз калдык кына калган.

Сездә тоз булсын: Гайсә монда, күрәсең, тоз сүзен мәсихчеләрдә булган сыйфатны күрсәтер өчен куллана. Ул сыйфат аларны күркәм, файдалы, әдәпле һәм кешеләрнең тормышларын сакларга ярдәм итүче нәрсәләрне әйтергә һәм эшләргә дәртләндерә. Рәсүл Паул «тоз» сүзен шул ук рәвешчә Кл 4:6 да куллана. Бу сүзләрне әйткәндә, Гайсә, бәлки, үз рәсүлләренең кем иң бөеге булыр дигән бәхәсләшүе турында уйлагандыр. Образлы тоз ярдәмендә башкаларга кешенең әйткәннәрен кабул итү җиңелрәк була, һәм шулай итеп аларга тату яшәргә булыша ала.

Медиаматериал

Хәрмун тавы
Хәрмун тавы

Хәрмун тавының биеклеге 2 814 м җитә, һәм аның янында Филипия Кайсариясе урнашкан булган. Бу тау — Израиль тирәсендә иң биек тау. Аның карлы түбәләре су парларын конденсацияләп, мул итеп чык булдыра. Моның ярдәмендә корылык чорында үсемлекләр кибеп бетми (Зб 133:3). Хәрмун тавының эрегән карлары Үрдүн елгасын туендырып торуда төп роль үти. Гайсәнең кыяфәте, бәлки, Хәрмун тавында үзгәргәндер (Мт 17:2).

Хула үзәненнән караганда Хәрмун тавы
Хула үзәненнән караганда Хәрмун тавы

Вәгъдә ителгән җирнең төньяк чигендә урнашкан Хәрмун тавы берничә таудан тора. Аларның иң югарысының биеклеге диңгез өсте тигезлегеннән 2 814 м. Бу таулар Антиливан тау тезмәсенең көньяк өлешен тәшкил итә. Гайсәнең кыяфәте, бәлки, Хәрмун тавында үзгәргәндер.

Өске һәм аскы тегермән ташлары
Өске һәм аскы тегермән ташлары

Рәсемдәге кебек, зур тегермән ташын йорт хайваны, мәсәлән, ишәк әйләндергән, һәм ул ашлык тарттырыр я зәйтүн җимешләрен сытар өчен кулланылган. Өске тегермән ташының диаметры 1,5 м җитә алган, һәм аны тагы да зуррак аскы таш өстендә тәгәрәткәннәр.

Бүгенге көндәге Һинном үзәне
Бүгенге көндәге Һинном үзәне

Мәсихче Грек Язмаларында Гәһәннә дип аталган Һинном үзәне (1). Гыйбадәтханә тавы (2). Яһүдләрнең беренче гасырдагы гыйбадәтханәсе шул тауда урнашкан булган. Бүген гыйбадәтханә тавында иң билгеле бина — Кыя гөмбәзе мәчете. (Ә12 кушымтадагы картаны кара.)

Үле диңгез ярындагы тоз
Үле диңгез ярындагы тоз

Бүгенге көндә Үле диңгез (Тозлы диңгез) сулары дөньядагы океаннарның суларыннан якынча тугыз мәртәбә тозлырак (Яр 14:3). Үле диңгез суларының парга әйләнүе исраиллеләр өчен мул итеп тоз булдырган. Бу тоз түбән сыйфатлы булган, чөнки ул башка минераллар белән катыш булган. Исраиллеләр шулай ук финикиялеләрдән тоз сатып алгандыр; финикиялеләр тозны Урта диңгез суыннан тапканнар дип санала. Изге Язмаларда тоз тәмләткеч итеп искә алына (Әп 6:6). Гайсә кешеләрнең көндәлек тормышындагы нәрсәләрне мисалларда кулланырга оста булган, шуңа күрә ул тозны мөһим рухи нәрсәләрне сурәтләр өчен кулланган. Мәсәлән, Таудагы вәгазендә ул үз шәкертләренә: «Сез — җирнең тозы»,— дигән. Шулай итеп ул аларның башкаларга рухи һәм әхлакый яктан бозылудан сакланырга ярдәм итә алганын күрсәткән.