Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

51 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Йәһвә Аллаһы «рухы сынык булганнарны» коткара

Йәһвә Аллаһы «рухы сынык булганнарны» коткара

«Йәһвә боек күңеллеләргә якын, рухы сынык булганнарны ул коткара» (ЗӘБ. 34:18).

30 ҖЫР Йәһвә — Атам, Яклаучым һәм Дустым

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. Бу мәкаләдә нинди фикерләр каралачак?

КЕШЕ гомере «кыска һәм кайгы-хәсрәт белән тулы» (Әюп 14:1). Моның турында уйлау безне боектыра ала. Йәһвәнең борынгы хезмәтчеләре дә андый хисләр кичергән. Кайберләре хәтта үләргә теләгән (1 Пат. 19:2—4; Әюп 3:1—3, 11; 7:15, 16). Әмма алар Йәһвә Аллаһыга таянган, һәм ул аларны кат-кат юаткан һәм рухландырган. Безне өйрәтү һәм ныгыту максаты белән аларның очраклары Изге Язмаларда язылган (Рим. 15:4).

2 Бу мәкаләдә без боегу хисләрен кичергән Йәһвәнең хезмәтчеләре мисалларына игътибар итәрбез: Ягъкуб улы Йосыф, тол хатын Нагомия һәм аның килене Рут, 73 нче мәдхияне язган левиле һәм рәсүл Петер турында сүз барыр. Без Йәһвәнең аларны ничек итеп ныгытканын һәм аларның мисалларыннан нәрсәгә өйрәнә алганыбызны белербез. Бу безгә тагын бер тапкыр шуңа инанырга булышыр: «Йәһвә боек күңеллеләргә якын» һәм «рухы сынык булганнарны ул коткара» (Зәб. 34:18).

ЙОСЫФ МӘРХӘМӘТСЕЗЛЕККӘ ҺӘМ ГАДЕЛСЕЗЛЕККӘ ОЧРЫЙ

3, 4. Яшь чагында Йосыф нинди авырлыклар кичергән?

3 Йосыфка якынча 17 яшь булганда, ул Аллаһыдан ике төш күргән. Бу төшләр буенча, киләчәктә Йосыф әһәмиятле кеше булып китәргә һәм гаиләсе аны хөрмәт итәргә тиеш булган (Ярат. 37:5—10). Әмма күп тә үтмәстән Йосыфның тормышы кискен үзгәргән. Йосыфның абыйлары, нәфрәтләнеп, аны коллыкка саткан. Нәтиҗәдә, Йосыф Мисырда сакчылар башлыгы Потифарның йортында кол булган (Ярат. 37:21—28). Күптән түгел генә Йосыф яраткан атасы янында булган, ә хәзер ул — чит илдә мәҗүси мисырлының колы (Ярат. 39:1).

4 Соңрак Йосыфның тормышы тагы да авырайган. Потифарның хатыны аны көчләүдә нахакка гаепләгән. Бу мәсьәләгә төпченмичә, Потифар Йосыфны төрмәгә ташлаган. Анда аны зынҗыр белән богаулаганнар (Ярат. 39:14—20; Зәб. 105:17, 18). Бу яшь егетнең нәрсә хис иткәнен күз алдына гына китереп карагыз! Моннан тыш, бу очрак турында ишетеп, кешеләр Йосыфның Аллаһысы Йәһвә турында начарны уйлагандыр. Әлбәттә, моның барысы Йосыфны бик боектырган.

5. Йосыф ничек уңай караш саклап кала алган?

5 Кол булганда һәм төрмәдә утырганда, Йосыф хәл-шартларын үзгәртә алмаган. Аңа уңай караш сакларга нәрсә ярдәм иткән? Булдыра алмаган нәрсәләр турында уйлар урынына, ул, кулыннан килгәнне эшләп, төрмәдәге вазифаларын тырышып үтәгән. Иң мөһиме, Йосыф Йәһвәне сөендерергә тырышкан, шуңа күрә Аллаһы аның бар эшләрен фатихалаган (Ярат. 39:21—23).

6. Йосыфның төшләре аңа ничек көч өстәгән?

6 Яшүсмер чагында күргән төшләре турында уйлану Йосыфка көч өстәгәндер. Бу төшләр буенча, ул үз гаиләсе белән яңадан очрашырга һәм тормышы яхшы якка үзгәрергә тиеш булган. Һәм шулай килеп чыккан да. Йосыфка якынча 37 яшь булганда, аның пәйгамбәрлек төшләре гаҗәеп рәвештә чынга аша башлаган (Ярат. 37:7, 9, 10; 42:6, 9).

7. 1 Петер 5:10 буенча, сынауларны кичереп чыгарга безгә нәрсә булышыр?

7 Без нәрсәгә өйрәнәбез? Бу дөнья мәрхәмәтсез, һәм кешеләр безнең белән гаделсез мөгамәлә итә. Хәтта кардәшләребез безне рәнҗетә ала. Әмма, Йәһвә безнең Кыябыз һәм Сыенычыбыз булса, без куркуга бирелмәбез һәм аңа хезмәт итүдән туктамабыз. (Зәб. 62:6, 7; 1 Петер 5:10 укы.) Шунысы да игътибарга лаек: Йәһвәдән төшләр алганда, Йосыф нибары 17 яшьлек егет булган. Һичшиксез, Йәһвә үзенең яшь хезмәтчеләрен кадерли һәм аларны кулланырга тели. Бүген күп кенә яшь кардәшләр, Йосыф кебек, Йәһвәгә иманнарын раслый. Кайберләре хәтта, Йәһвәгә тугры булып калырга теләгәнгә, төрмәгә эләгә (Зәб. 110:3).

КАЙГЫГА ТАЛГАН ИКЕ ХАТЫН-КЫЗ

8. Нагомия белән Рутның авырлыкларын сурәтләп бирегез.

8 Яһүд җирендә каты ачлык булганга, Нагомия үз гаиләсе белән Моаб җирендә килмешәкләр булып урнашкан. Моабта Нагомиянең ире Әлимәлик үлгән, һәм Нагомия ике улы белән калган. Вакыт узу белән аның уллары, Махлон белән Килйон, Рут һәм Өрпә исемле моаблы хатын-кызларга өйләнгән. Якынча ун елдан соң, токым калдырмыйча, Махлон белән Килйон да үлеп киткән (Рут 1:1—5). Бу хатын-кызларны хәсрәт болыты баскан. Әлбәттә, Рут белән Өрпәнең яңадан кияүгә чыгарга хокуклары булган, әмма ул чакта Нагомия турында кайгыртыр кеше калмас иде. Бу хәл Нагомияне бик боектырган. Ул хәтта болай дигән: «Миңа Нагомия дип түгел, ә Мара дип дәшегез, чөнки Чиксез Кодрәт Иясе миңа ачы тормыш бирде». Төшенкелеккә бирелгән Нагомия Бәйтлеһемгә кайтырга булган, һәм Рут аңа ияргән (Рут 1:7, 18—20).

Йәһвә Нагомия белән Рутка күңел газапларын кичерергә ярдәм иткән. Ә сезгә ул ярдәм итә аламы? (8—13 нче абзацларны кара.) *

9. Рут 1:16, 17, 22 буенча, Рут Нагомияне ничек ныгыткан?

9 Йәһвә һәм Рут тугры мәхәббәт күрсәткәнгә, Нагомия бу авыр хәлне кичереп чыга алган. Мәсәлән, Рут үз мәхәббәтен каенанасын калдырмавы белән күрсәткән. (Рут 1:16, 17, 22 укы.) Бәйтлеһемдә үзен һәм Нагомияне тәэмин итәр өчен, Рут басуда башаклар җыйган. Нәтиҗәдә, бу хатын-кыз яхшы исемгә ия булган (Рут 3:11; 4:15).

10. Йәһвә ярлы кешеләргә үз мәхәббәтен ничек күрсәткән?

10 Нагомия һәм Рут кебек ярлы кешеләр турында кайгыртыр өчен, шәфкатьле Аллаһыбыз Йәһвә исраиллеләргә бер закон биргән. Бу закон буенча кеше, ашлыкны урганда, кырын читенә кадәр урырга тиеш булмаган. Шулай итеп, ярлыларга калган ашлыкны җыярга мөмкинлек бирелгән (Лев. 19:9, 10). Шуңа күрә Нагомия белән Рут хәер сорашып утырмаган. Алар ризыкны үзләре җыя алган.

11, 12. Богаз Рут белән Нагомиягә нинди шатлык китергән?

11 Рут ашлык җыйган кырның хуҗасы Богаз исемле бер бай кеше булган. Рут Нагомиягә карата күрсәткән мәхәббәте һәм тугрылыгы аны шулкадәр таң калдырган ки, Богаз хәтта бу гаиләнең милкен сатып алган һәм Рутны хатынлыкка алган (Рут 4:9—13). Рут белән Богазның Обид исемле улы туган. Давыт патша Обидның оныгы булган (Рут 4:17).

12 Нагомиянең, нәни Обидны кулына алып, нинди хисләр кичергәнен күз алдыгызга китерегез! Һичшиксез, аның йөрәге рәхмәт хисеннән ташыган һәм ул Йәһвәгә рәхмәтләрен белдергән. Әмма Нагомия белән Рутны тагы да зуррак бәхет көтә. Терелтелгәч, алар Обид вәгъдә ителгән Мәсихнең ата-бабасы булып киткәнен белерләр.

13. Рут белән Нагомия очрагы безне нәрсәгә өйрәтә?

13 Без нәрсәгә өйрәнәбез? Сынаулар вакытында без бик күңелсезләнә алабыз, чыгу юлы күренмәскә һәм хәтта рухыбыз сынарга мөмкин. Андый чакларда күктәге Атабызга таяныйк һәм кардәшләребездән ераклашмыйк. Йәһвә сынауны юк итмәскә дә мөмкин. Ул Нагомиягә үлгән ире белән угылларын кайтармаган. Әмма ул безгә җиңеп чыгарга булышыр — мәсәлән, рухи гаиләбез аша (Гыйб. сүз. 17:17).

ХЕЗМӘТЕН ЧАК КЫНА КАЛДЫРМАГАН ЛЕВИЛЕ

73 нче мәдхияне язган левиле, явызлардан көнләшеп, Йәһвәнең юлыннан тайпыла язган. Андый хәл безнең белән дә була ала. (14—16 нчы абзацларны кара.)

14. Ни өчен бер левиле боегуга бирелгән?

14 73 нче мәдхияне бер левиле язган. Ул Йәһвәнең гыйбадәтханәсендә хезмәт итү хөрмәтенә ия булган. Әмма бервакыт хәтта андый хезмәткә ия булган кеше көенә башлаган. Нәрсә аркасында? Йөрәгенә явыз һәм тәкәббер кешеләрдән көнләшү хисе үтеп кергән. Аның явыз эшләрдә катнашасы килмәгән, юк. Ул явыз кешеләрнең уңышлы булуларына кызыккан (Зәб. 73:2—9, 11—14). Һавалы кешеләр бай булган һәм тормыш рәхәтен табып яшәгән. Моны күреп, мәдхия җырлаучы күңел газабына тәмам бирелгән һәм хәтта болай дип әйткән: «Юкка гына мин йөрәгемне саф көенчә саклаганмын, гаепсез булуымны күрсәтеп, юкка гына кулларымны юганмын». Әйе, бу левиле куркыныч юл читендә торган.

15. Зәбур 73:16—19, 22—25 буенча, левилегә үз хисләрен җиңәргә нәрсә булышкан?

15 Зәбур 73:16—19, 22—25 укы. Вакыт узу белән левиле «Аллаһының бөек изге урынына кергән». Анда, күрәсең имандашлары арасында, ул, тынычлыкта дога кылып, үзенең фикер йөртүе турында уйлана алган. Нәтиҗәдә, ул фикер йөртүенең хаталы булуын аңлаган һәм Йәһвәдән читләшә башлаганына төшенгән. Ә явызларның ул «тайгак җирдә» торганнарын һәм аларны «коточкыч ахыр» көткәнен аңлаган. Көнләшү белән боегудан арыныр өчен, левилегә бар нәрсәгә Йәһвә күзлегеннән карарга кирәк булган. Ул нәкъ шулай эшләгән дә. Ахыр чиктә аның күңеле тынычлык һәм шатлык белән тулган. Ул хәтта Йәһвәгә болай дигән: «Син булгач, җирдә миңа бүтән берни кирәк түгел».

16. Бер левиле безнең өчен нинди сабак калдырган?

16 Без нәрсәгә өйрәнәбез? Явыз кешеләрдән беркайчан да көнләшмик. Алар бәхетле булып күренә генә. Чынлыкта исә аларның киләчәкләре юк (Вәг. 8:12, 13). Явыз кешеләрдән көнләшү күңел төшенкелеге һәм рухи зыян гына китерер. Бу дөнья кешеләреннән көнләшә башласагыз, левиле кебек эш итегез: Аллаһының ярату белән бирелгән үгет-нәсыйхәтләренә колак салыгыз, Йәһвәнең ихтыярын үтәгән башка кешеләр белән аралашыгыз. Йәһвә тормышыгызда иң мөһим урын алса, сез чыннан да бәхетле булырсыз һәм «чын тормышка» нык тотынып тора алырсыз (1 Тим. 6:19).

ПЕТЕРНЕ КИМЧЕЛЕКЛӘРЕ БОЕКТЫРГАН

Петер, күңел төшенкелеген җиңеп, Йәһвәгә хезмәт итүен дәвам иткән. Бу очрак турында уйлану безгә көч өсти ала. Моннан тыш, без башкаларны да бу очрак белән дәртләндерә алабыз (17—19 нчы абзацларны кара.)

17. Петерне нәрсә боектырган?

17 Рәсүл Петер дәртле кеше булган. Әмма кайвакыт ул хисләренә бирелеп, уйламыйча эш иткән. Моның аркасында ул әйткән сүзләренә я кылган эшләренә еш кына үкенгән. Мәсәлән, Гайсә рәсүлләренә киләчәктәге газаплары һәм үлеме турында әйткәч, Петер: «Синең белән андый хәл була күрмәсен»,— дип каршы чыккан (Мат. 16:21—23). Гайсә Петерне шелтәләгән. Ә кешеләр Гитсимән бакчасына Гайсәне кулга алырга дип килгәч, Петер, озак уйламыйча, кылычын тартып чыгарган да, баш рухани хезмәтчесенә селтәнеп, аның уң колагын чабып өзгән (Яхъя 18:10, 11). Гайсә яңадан Петерне төзәткән. Өстәвенә, Петер башка рәсүлләр Гайсәне калдырырлар, ә ул үзе Мәсихне беркайчан да калдырмаячак дип әйткән булган (Мат. 26:33). Билгеле, Петер үз көченә артык таянган! Соңрак ул кешедән куркуга бирелгән һәм үз хуҗасыннан өч тапкыр ваз кичкән. Шуннан соң, моңа бик үкенеп, ул «кайгыдан елап җибәргән» (Мат. 26:69—75). Мөгаен, Петер, Гайсә мине беркайчан да кичермәстер, дип уйлагандыр.

18. Гайсә Петергә төшенкелеккә батмаска ничек ярдәм иткән?

18 Боекса да, Петер Йәһвәгә хезмәт итүне калдырмаган. Рухи яктан абынса да, Петер мәсихче юлдан тайпылмаган һәм башка рәсүлләр белән хезмәт итүен дәвам иткән (Яхъя 21:1—3; Рәс. 1:15, 16). Петергә нәрсә ярдәм иткән? Элегрәк Гайсә Петергә болай дип әйткән булган: «Мин иманың кимемәсен дип ялварып дога кылдым, һәм син, тәүбә иткәч, кардәшләреңне ныгыт». Бу сүзләрне искә төшерү Петергә, һичшиксез, көч өстәгән. Йәһвә Гайсәнең догасына җавап бирми калмаган. Соңрак терелтелгән Гайсә Петер янына килгән һәм аны дәртләндергән (Лүк 22:32; 24:33, 34; 1 Көр. 15:5). Соңрак Гайсә — төне буе балык тоткан, әмма бернәрсә дә тота алмаган рәсүлләренә күренгән. Бу очракта Гайсә Петергә үз яратуын белдерергә мөмкинлек биргән. Гайсә кадерле дустын кичергән һәм аңа тагы да күбрәк вазифалар ышанып тапшырган (Яхъя 21:15—17).

19. Зәбур 103:13, 14 безгә үз гөнаһларыбызга Йәһвә күзлегеннән карарга ничек булыша?

19 Без нәрсәгә өйрәнәбез? Гайсә Петергә карата шәфкать күрсәткән һәм шулай итеп Йәһвәнең мәрхәмәтен чагылдырган. Шуңа күрә гөнаһ кылсак, Йәһвә безне беркайчан да кичермәс дип уйламыйк. Шайтан шулай дип уйлавыбызны бик тели. Йәһвә безгә ярату һәм шәфкать белән карый икән, димәк, без дә үз-үзебезгә һәм башкаларга шулай ук карарга тиеш. (Зәбур 103:13, 14 укы.)

20. Киләсе мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

20 Йосыф, Нагомия белән Рут, 73 нче мәдхияне язган левиле һәм Петер очраклары «Йәһвә боек күңеллеләргә якын» булуын исебезгә төшерә (Зәб. 34:18). Кайвакыт Йәһвә боектыручы сынауларга юл куя. Әмма Йәһвә ярдәме белән бу сынауларны кичереп чыкканда, иманыбыз ныгый гына (1 Пет. 1:6, 7). Киләсе мәкаләдә дә без Йәһвә боеккан хезмәтчеләренә ничек ярдәм иткәнен белербез, аеруча камилсезлек һәм авыр хәл-шартлар аркасында күңел төшенкелеген кичергән кардәшләр турында сүз барыр.

7 ҖЫР Йәһвә — безнең көчебез

^ 5 абз. Йосыф, Нагомия белән Рут, 73 нче мәдхияне язган левиле һәм рәсүл Петер, авырлыклар аркасында, төшенкелеккә бирелгән. Без аларның мисалларыннан нәрсәгә өйрәнә алабыз? Йәһвәнең аларга шәфкать күрсәткәне безне нәрсәгә өйрәтә? Бу мәкаләдән без Йәһвәнең аларны ничек итеп юатканы һәм ныгытканы турында белербез.

^ 56 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Нагомия, Рут һәм Өрпә, ирләре үлгәч, бик кайгырган. Соңрак Нагомия, Рут һәм Богаз Обидның тууына бик шатланган.