Зәбур 62:1—12
Дирижер өчен: ядиту́н.* Давытның җыры.
62 Җаным дәшмичә Аллаһыны көтә.
Миңа котылу аңардан килә.+
2 Ул минем кыям һәм коткаручым, ныклы сыенычым* минем.+
Какшатсалар да, мин беркайчан да егылмам.+
3 Кайчанга чаклы сез, кешене үтерергә теләп, аңа ташланырсыз?+
Сез барыгыз да кыйшайган стена, ишелеп төшәргә торган таш стена шикелле куркыныч.*
4 Чөнки алар аны югары урыныннан бәреп төшерер* өчен бергәләп киңәш кора,Алар ялганнан рәхәтлек таба.
Телләре белән алар фатихалый, ә эчтән ләгънәт укый.+ (Села)
5 Мин дәшмичә Аллаһыны көтәм,*+Чөнки минем өметем аңарда.+
6 Ул минем кыям һәм коткаручым, ныклы сыенычым минем.
Мин беркайчан да какшамам.+
7 Котылуым һәм даным Аллаһыга бәйле.
Ул ныклы кыям, сыенычым минем.+
8 И кешеләр, һәрчак аңа таяныгыз.
Аңа күңелләрегезне бушатыгыз.+
Аллаһы — безнең өчен сыеныч ул.+ (Села)
9 Адәм балалары бары тик сулыш кына,Кеше уллары — ялган сыеныч.+
Барын бергә үлчәүгә салгач, алар сулыштан да җиңелрәк була.+
10 Каезлап, уңышлы булырбыз дип уйламагыз,Талау белән шөгыльләнеп, табыш алырбыз дип өметләнмәгез.
Байлыгыгыз артса, күңелегезне аңа беркетмәгез.+
11 Ике тапкыр Аллаһының әйткәнен ишеттем:
Көч-куәт Аллаһыныкы.+
12 Тугры мәхәббәт тә шулай ук синеке, и Йәһвә,+Син бит һәркемгә эшләренә карап әҗерен* бирәсең.+
Искәрмәләр
^ Яки «куркынычсыз биеклегем».
^ Я, бәлки, «Әйтерсең лә ул кыйшайган стена, ишелеп төшәргә торган таш стена».
^ Яки «аның абруен төшерер».
^ Яки «И җаным, дәшмичә Аллаһыны көт».
^ Яки «тиешлесен».

