Гайсәнең «дошманнарыгызны яратыгыз» дигән әмере нәрсәне аңлата?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Гайсә Мәсих күпләргә билгеле булган Таудагы вәгазендә: «Дошманнарыгызны яратыгыз»,— дигән (Маттай 5:44; Лүк 6:27, 35). Бу сүзләр шуны аңлата: без үзебезне нәфрәт итүчеләргә яисә безнең белән гаделсез мөгамәлә итүчеләргә ярату күрсәтергә тиеш.
Гайсә Мәсих, үз дошманнарын кичереп, хәтта алар аңа күп явызлык эшләгән булса да, аларга ярату күрсәткән (Лүк 23:33, 34). Аның «дошманнарыгызны яратыгыз» дигән әмере Еврей Язмаларында язылганнар белән дә туры килә (Чыгыш 23:4, 5; Гыйбрәтле сүзләр 24:17; 25:21).
«Дошманнарыгызны яратып һәм эзәрлекләүчеләрегез турында дога кылып яшәгез» (Маттай 5:43, 44).
Бу мәкаләдә
Мәсихчеләр сугышка барырга һәм дошманнары белән сугышырга тиешме?
Дошманнарга карата ярату турындагы Изге Язмалардагы шигырьләр
Ни өчен дошманнарыбызны яратырга кирәк?
Аллаһы безгә үрнәк күрсәтә. Аллаһы «яхшылыкның кадерен белмәүчеләргә дә, явызларга да игелекле» (Лүк 6:35). «Ул кояшын явызлар өчен дә... чыгара» (Маттай 5:45).
Күрсәткән ярату дошманнарыбызны үзгәртә ала. Изге Язмалар безне дошманнарыбызга карата игелекле булырга дәртләндерә. Шулай эшләп, без аларның «башына утлы күмер өябез» (Гыйбрәтле сүзләр 25:22). Бу образлы әйтем руданы эретү процессына бәйле. Кыйммәтле металл рудадан эреп чыксын өчен, руданы кыздыралар. Без дә нәфрәт итүчебезгә карата игелекле булсак, аның йөрәген йомшарта алырбыз һәм аның яхшы сыйфатларын күрербез.
Дошманнарыбызны яратуыбызны ничек күрсәтергә?
«Үзегезне нәфрәт итүчеләргә игелек эшләп торыгыз» (Лүк 6:27). Изге Язмаларда: «Дошманың ач булса, ашат, сусаган булса, эчер»,— диелгән (Римлыларга 12:20). Алтын кагыйдә буенча эш итеп, дошманнарга ярату күрсәтер өчен, башка ысуллар да табып була. Алтын кагыйдә болай яңгырый: «Кешеләрнең үзегезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез» (Лүк 6:31).
«Сезне каргаучыларны фатихалагыз» (Лүк 6:28). Без дошманнарыбыз белән, алар безне кимсеткәндә дә, хөрмәт белән һәм игелекле сөйләшсәк, аларны фатихалыйбыз дип әйтеп була. Изге Язмаларда болай диелә: «Хурлауга хурлау белән җавап кайтармагыз. Киресенчә, фатихалагыз» (1 Петер 3:9). Бу киңәш нәфрәт утын сүндерергә ярдәм итә.
«Үзегезне рәнҗетүчеләр турында дога кылыгыз» (Лүк 6:28). Әгәр берәрсе безгә рәнҗетүче сүзләр әйтсә, без «явызлыкка явызлык белән» кайтармыйбыз (Римлыларга 12:17). Без Аллаһыдан аны кичерүен сорыйбыз (Лүк 23:34; Рәсүлләр 7:59, 60). Без үч алырга тырышмыйбыз, ә Аллаһы үзенең камил нормалары нигезендә бу кешегә дөрес карар чыгарсын өчен, барысын аңа тапшырабыз (Левилеләр 19:18; Римлыларга 12:19).
«Дошманнарыгызны яратып һәм үзегезне нәфрәт итүчеләргә игелек эшләп торыгыз, сезне каргаучыларны фатихалап һәм үзегезне рәнҗетүчеләр турында дога кылып яшәгез» (Лүк 6:27, 28).
«Түземле һәм игелекле» булыгыз (1 Көринтлеләргә 13:4). Рәсүл Паулның мәхәббәт турындагы сүзләре күпләргә таныш. Паул Маттай 5:44 һәм Лүк 6:27, 35 тә очраган шул ук грек сүзенең (ага́пе) формасын кулланган. Андый яратуны хәтта дошманнарга да күрсәтергә кирәк: түземле һәм игелекле булырга, көнләшмәскә, үзебезне алар алдында масаеп һәм әдәпсез тотмаска.
«Мәхәббәт түземле һәм игелекле. Мәхәббәт көнчел түгел, ул мактанмый, масаеп йөрми, үзен әдәпсез тотмый, үз файдасын эзләми, ярсымый, яман эшләрне санап бармый. Ул тәкъвасызлыкка сөенми, ә хакыйкатькә сөенә, барысына сабыр итә, барысына ышана, барысына өметләнә, һәрчак нык кала. Мәхәббәт мәңгелек» (1 Көринтлеләргә 13:4—8).
Мәсихчеләр сугышка барырга һәм дошманнары белән сугышырга тиешме?
Юк. Гайсә үз шәкертләрен дошманнары белән көрәшмәскә өйрәткән. Мәсәлән, Иерусалимга һөҗүм итәчәкләр дип әйткәч, ул аларга шәһәрдә калып, сугышта катнашырга кушмаган. Киресенчә, ул аларга качарга кушкан (Лүк 21:20, 21). Шулай ук бер көн Гайсә рәсүл Петергә: «Кылычыңны үз урынына кайтар, чөнки кылыч алучы һәркем кылычтан һәлак булыр»,— дип әйткән (Маттай 26:52). Изге Язмалардагы вакыйгалар һәм дөньяви тарих күрсәткәнчә, беренче гасырда Гайсәнең шәкертләре сугышка да бармаган, үз дошманнарына каршы да чыкмаган (2 Тимутигә 2:24) a.
Дошманнарыбызны ярату турындагы ялгыш карашлар
Ялгыш караш. Аллаһы кануны буенча, исраиллеләр дошманнарын нәфрәт итәргә тиеш булган.
Факт. Канунда андый таләп булмаган. Киресенчә, ул исраиллеләрне якыннарын яратырга дәртләндергән (Левилеләр 19:18). «Якының» дигән сүз бар кешеләрне аңлатса да, кайбер яһүдләр бу имандашларына гына кагыла дип санаган. Алар башка милләт кешеләрен дошман итеп күргән һәм аларны нәфрәт иткән (Маттай 5:43, 44). Гайсә, игелекле самарияле турында кинаяле хикәя сөйләп, бу карашның дөрес булмаганын күрсәткән (Лүк 10:29—37).
Ялгыш караш. Дошманнарыбызны яратсак, без аларның явыз гамәлләрен хупларбыз.
Факт. Изге Язмалар буенча, кешене ярату бу аның дөрес булмаган эшләрен хуплау дигәнне аңлатмый. Мисал өчен, Гайсә явызлыкны хөкем итсә дә, ул үзен җәзалап үтерүче кешеләр турында дога кылган (Лүк 23:34). Гайсә шулай ук явыз эшләрне, ягъни гөнаһларны, нәфрәт иткән, әмма ул гөнаһ кылучылар өчен үз тормышын биргән (Яхъя 3:16; Римлыларга 6:23).
a Э. У. Барнз исемле тарихчы «Мәсихчеләрнең барлыкка килүе» дигән китабында болай дип язган: «Бар тарихи мәгълүматларны җентекле тикшерү нигезендә шул ачыкланган: Марк Аврелий [б. э. 161 елыннан алып 180 елларга кадәр рим императоры] идарәсенә кадәр бер мәсихче дә сугышка бармаган; һәм бер солдат та, мәсихче булып киткәч, солдат булып калмаган» (The Rise of Christianity).